Яхшы хәбәр: Камилә Вәлиева алдагы ярышларда да чыгыш ясый алачак, команда алтынына кагылмыйлар

Камилә Вәлиева алдагы ярышларда да чыгыш ясый алачак. Россия фигуралы шуучыларының исә команда ярышларында яулаган алтын медаленә кагылмыйлар. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән “Чемпионат” спорт порталы хәбәр итә.

Моңа кадәр Пекин Олимпиадасында команда ярышларында, янәсе, Россия командасыннан бер спортчының допинг-тестында триметадизин препараты табылу сәбәпле, җиңгән һәм призлы урыннар яулаган фигуралы шуу осталарын бүләкләүнең кичектерелүе мәгълүм булды.


Фикер өстәү