Татарстанга Казахстан Республики Президент Касыйм-Җомарт Токаев эш сәфәренә килде

Бүген Татарстанга Казахстан Республики Президент Касыйм-Җомарт Токаев эш сәфәренә килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Казахстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Касыйм-Җомарт Токаев Татарстанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Касыйм-Җомарт Токаев Казан Кремлендә очрашыр дип көтелә.

Татарстанда булганда Касыйм-Җомарт Токаев кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булачак, аларның эшчәнлеге һәм тулаем төбәкнең сәнәгать потенциалы белән танышачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү