Чаңгычы Александр Большунов Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган

Россия җыелма командасы чаңгычысы Александр Большунов Пекинда узучы кышкы Олимпия уеннарында классик алым белән 15 чакрымга узышта икенче урынны яулаган.

Большунов бары тик Финляндия спортчысы Ийво Нисканеннан гына калышкан. Норвегиянең атаклы чаңгычысы Йоханнес Клебо финишка өченче булып килгән.
Россянең башка чаңгычы егетләре – Алексей Червоткин, Илья Семиков һәм Иван Якимушкин 5нче, 9нчы һәм 13нче урыннарны алган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү