Татарстанда яшелчә һәм чәй кыйммәтләнгән

Дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 28 гыйнвардан 4 февральгә кадәр мәгълүматлары буенча, республикада кайбер төр продуктларга бәя арткан.

Әйтик, кыярның бер килосы 3,56 процентка кыйммәтләнгән. 169,58 сум торган кыяр хәзер, уртача, 172,62 сумга җиткән. Кишернең бер килосы өчен 38,58 сум акча чыгарып саласы (арту – 1,9 процент). Моннан тыш кара чәйгә бәя 1,79 процентка арткан. Уртача алганда, бер кило чәй 874,62 сумга төшә икән.

Шоколад конфетлары – 1,71, кибет токмачы һәм кәбестә – 1,61, каймак – 1,47, шикәр комы – 1,42, маргарин – 1,38, сөт – 1,36, ә балалар өчен коры сөт катнашмаларының бәяләре 1 процентка арткан.

Шул ук вакытта чөгендер (3,57 процент), балалар өчен ит һәм яшелчә консервлары (1,47 һәм 1,23 процент), бәрәңге (1,1 процент), тавык итенең (1,03 процент) бәяләре арзанайган.


Фикер өстәү