Фәлсәфә, фәйләсүф, философия: татарча сөйләшәбез

Гыйнварның соңгы көнендә игътибарлы татар җәмәгатьчелеге милләттәшләребез арасында беренче фәлсәфә фәннәре докторы Мансур Абдрахмановның тууына 110 ел тулуны искә алды. Мансур Абдрахманов татар телендә фәлсәфи хезмәтләр, шул исәптән, «Диалектик материализм» дәреслеген язган.

Философия – телнең функциональ егәрлеген, гади итеп әйткәндә, көчен күрсәтә торган иң ышанычлы корал. Бу уңайдан тел дәресләребездә янәдән фәлсәфә сүзләренә тукталып алырга рөхсәт итегез. Озакка түгел: бер төшенчәне генә аңлатып китик.

Бу фәннең (әгәр дә аны фән дип атарга яраса инде) атамасы татарча ничек була соң? Философиямы, фәлсәфәме? Бу сорауны буш мәсьәлә дип кабул итә күрмәгез. Эш шунда ки, гарәп-мөселман фәлсәфи фикеренең бер этабы хәзерге рус телендәге хезмәтләрдә фальсафа дип атала. Башлыча Аристотель һәм Платон традицияләреннән үсеп чыгып, грек-латин философиясенә нигезләнгәнгә күрә, ул дәвердә яшәгән хикмәт ияләренең уй сөреше философия – фәлсәфә дип әйтелә. Ә шул ук гарәп-мөселман философиясенең башка этаплары һәм юнәлешләренә карата бу термин кулланылмый. Димәк, татарчага тәрҗемә иткәндә, төшенчәләрдә каршылык килеп чыга.

Әлбәттә, бу газета укучылары көндәлек тормышта килеп абына торган очраклар түгел. Әмма телебезнең мантыйгын һәм тәрҗемә эшләрендә саклык һәм игътибарлыкның әһәмиятен аңлар өчен, мондый очракларны да өйрәнергә кирәк.

Төрки-татар язма традициясенә философик категорияләр һәм төшенчәләр гарәп-мөселман мәдәнияте һәм философиясе аша үтеп керә. Шунлыктан, хәзерге әдәби телебездә рәхәтләнеп фәлсәфә төшенчәсен кулланырга кирәк. Философия сүзенең дә бер зыяны юк: бу халыкара төшенчә, башка телләрдәге сүзләргә нигез булып тора.

Фәлсәфә белән шөгыльләнүчеләрне исә кайвакыт фәйләсүфләр/фәйләсуфләр дип атыйлар. Бу – гарәпчәдән туры алынган вариант. Кайбер әдәби текстларда аны куллану урынлы булырга мөмкин. Гомумән алганда, философ һәм фәлсәфәче сүзләрен куллану хәерлерәк.

Кайбер хаталарга күзәтү

  • Кем генә булмасак та (Кем бы мы ни были). Рус теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә тырышып, ни кисәкчәсен татарчага булу фигыленең юклык формасы аша белдерү нәтиҗәсе. Дөрес варианты: кем генә булсак та.
  • Кайчан мин мәктәпкә бардым. Мондый җөмләләр көндәлек аралашуда да, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә дә, кайбер басма текстларда да көннән-көн ныграк очрый. Бу – телебез кичерә торган куркыныч үзгәрешләрнең бер чагылышы. «Чыктым аркылы күпер» дигән гыйбарә нәкъ менә шушындый җөмләләр турында бит инде. Әгәр дә шикләнәсез икән, беркайчан да кайчан алмашлыгын җөмләнең башына куймагыз. Әлбәттә, ул җөмлә башында да килә ала (ике җөмләдәге мәгънәләрне бер-берсенә капма-каршы куеп әйткәндә һәр җөмлә алдыннан китерелә, «нинди вакытта гына булмасын, һәрвакыт» мәгънәсендә килгәндә җөмлә башында була ала, кайчан карама, кайчан да булса кебек тезмәләрнең башында була). Ләкин югарыда китерелгән мисалда, аңлашыла ки, русчадан тәрҗемә итү хатасы күзәтелә. Дөресе: Мин мәктәпкә баргач, мин мәктәпкә барганда.

Фикер өстәү