Тарихчы Вячеслав Данилов: Тау ягында күпме сугыш, талау, вәхшилек, кан кою булган

Республикабызның Яшел Үзән районына кергән Норлат зонасыннан башланган, Идел буйлап Ульян өлкәсенә кадәр җәелгән биләмәсе Тау ягы дип йөртелә. Мин үзем дә шул төбәктән. Балачакта, «Таулар да юк бит инде, нишләп шулай атала икән?» дигән сорауны еш ишетә идем. Соңрак тарих битләреннән бу төбәкнең катлаулы да, фаҗигале дә чор кичергәнен белдем. Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында туып үскән, гомеренең бер өлешен туган як тарихын өйрәнүгә багышлаган Вячеслав Данилов белән шул хакта сөйләшәбез.

– Вячеслав Власович, чыннан да, бу төбәк ни өчен Тау ягы дип атала?

– Тарих битләреннән күренгәнчә, бу термин Идел Болгарстаны яшәгән чорларда ук кулланылган. Болгар шәһәре Иделнең сул як ярында урнашкан. Шул яктан караганда, елганың уң як ярында татарлар яшәгән җирләр төрле биеклектәге таулар белән капланган кебек. Аннан Чабаксар, Козловка, Зөя калкулыклары, Ослан, Кама Тамагы, Сөйки, Тәтеш, Ундор, Сембер һәм Жигули (Җәяүле) таулары күренеп тора.

– Тау ягын ныклап өйрәнергә керештегез кебек. Нәрсә этәрде?

– Башта авыл тарихы белән кызыксынып киткән идем. Бу эш белән шөгыльләнгән кеше белә: бер авылны гына аерып алып, тарих язып булмый. Бик күп архивларда казынырга туры килде. Актарына торгач, бу якның галимнәр тарафыннан бик аз өйрәнелгәнен аңладым. Ике китабым дөнья күрде инде. Халык хозурына чыга алмый яткан байлыгым байтак әле. Яңалыклар да булгалап тора. Әле күптән түгел генә, Мәскәү – Казан юлын төзегәндә, Кайбыч районындагы Акхуҗа белән Мәми авыллары янында борынгы зиратка тап булдылар. Тарихыбыз юкка чыкканчы, өйрәнәсе иде. Моның өчен шартлар да бар дип әйтергә мөмкин. Хуҗа Хәсән авылында татар керәшеннәре музее эшләп килә. Белгечләр белән тәэмин ителсә, Татарстан Республикасы музее филиалы буларак дәүләт статусы бирелсә, аны тарихчылар өчен база итеп кулланырга булыр иде. Бу җәһәттән 36 күренекле галим һәм башка өлкәләрдәге атказанган хезмәткәрләр имза куйган үтенечне Татарстан Президентына юлладык. Мәсьәләне хәл итүдә Мәдәният министрлыгының ярдәме дә бик кирәк.

– Әби-бабаларыбыз бу җирләргә кайчан килеп урнашкан?

– 1392 елны Аксак Тимер Идел Болгарстанын тар-мар итә. Юлында очраган авыл-шәһәрләрне җимерә, яндыра, балаларны, хатын-кызларны да аямый. Безнең әби-бабаларыбыз, шул вакытта Тау ягына качып китеп, яңа җирләргә урнашырга мәҗбүр булалар. Хәсән, Мәлик, Кырганбаш исемле өч туган Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Кырбаш авылларына нигез сала. Хуҗа Хәсәннең уллары Күгеш, Айдар һәм Ислам бүгенге Яшел Үзән районындагы шул исемдәге авылларны төзиләр.

– Тау ягына «фаҗигале» дигән төшенчә ни дәрәҗәдә туры килә?

– Чыннан да, монда тормыш кайнап торган. Коры җирдән сәүдә юллары үткән. Илчеләр, гаскәрләр дә шушы юллардан йөргән. Мәскәүнең кайбер кенәзләре дә, Емельян Пугачев, Степан Разин гаскәрләре дә бу төбәкне урап үтмәгән. Уйлап карасаң, күпме сугыш, талау, вәхшилек, кан кою дигән сүз бит бу. Тау ягында күп кенә шәһәрчекләр һәм күзәтү постлары төзелгәнлеге билгеле. Мәсәлән, Гөбенә елгасы буенда Кайбыч районының Шушермә авылыннан ерак түгел Япанча шәһәрчеге булган. Бүгенге Яшел Үзән районына кергән Өтәк авылында рус гаскәрләре белән Казан ханлыгы гаскәрләре көч сынашкан. Бу канкоеш тарих битләренә кереп калган.

– Казанны басып алуда төп рольне уйнаган Зөя шәһәрчеге ничек төзелә?

– Казан ханы Олы Мөхәммәт җитәкчелек иткәндә, бу төбәктә күп рус авыллары барлыкка килә, шул исәптән Зөя елгасындагы Макарий монастыре төзелә. Олы Мөхәммәт тарафыннан бу гамәлләр ханлыкны ныгыту йөзеннән эшләнә, әмма турыдан-туры хыянәткә юл ачыла. Тора-бара Тау ягына тулысынча Мәскәү күзәтчелек итә башлый. Зөя шәһәрчеген 1551 елда бер ай эчендә төзиләр. Ныгытма һәм православие храмнары өчен стеналарны кыш көне Углич урманында әзерлиләр, урында ук җыеп карыйлар, бүрәнәләргә номерлар сугалар. 1551 елның язында шәһәр төзеләсе урынга Идел буйлап сал ясап китерәләр. Бу хакта белеп алгач, Тау ягының сигез авылыннан җыелган егетләр ныгытмага һөҗүм ясыйлар. Әмма анда инде кораллы солдатларның иге-чиге булмый, ә болар беркайдан да ярдәм көтә алмый. 1552 елның язында Явыз Иван җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Алатырь шәһәреннән Якле елгасы аша чыгып, Карлыга киләләр. Анда үзләренә кушылуларын сорап, авыл кешеләренә бәйрәм ясыйлар. Егетләре Зөя шәһәренә яу белән киткән авыллар да шунда була. Ризалык бирүчеләр күренми. Шуңа үч итеп, сигез авыл халкын тиз генә чукындыралар. Зөягә килеп җитәрәк, Өтәк авылы янында ял итәргә туктыйлар. Илчеләр белән сүз алышканнан, киңәшләшкәннән соң шәһәрчеккә киләләр. Берничә көннән Казанга юл тотып, Андрей Курбский, Серебряный һәм Бәхтияр Зизулин кебек кенәзләрнең гаскәрләре белән кушылалар.

– Явыз Иван гаскәре Зөягә юл тотканда нинди эзләр калдырган?

– Халкы көчләп чукындырылудан тыш, авыллар туздырылган, җимерелгән, яндырылган. Бола елгасы буендагы – Чәтбаш, Күл Кашы, Бия буендагы Кабык Күпер авыллары янында әле күптән түгел генә шул заманнан калган кораллар – уклар, кылычлар табылды. Ул урыннарда рус гаскәрләре туктап ял иткән.

– Белгәнебезчә, властька Романовлар династиясе килгәч, башка диндәге халыкларны чукындыруның икенче дулкыны башлана. Шул көннәрнең истәлеге булып, мөселман авылларында да иске керәшен зиратлары бар әле. Олы юл буенда яшәгән Тау ягы халкына бу ни дәрәҗәдә йогынты ясый?

– 1731 елның 23 августында Зөядә үз канцеляриясе белән «Яңа чор чукындыру конторасы» ачыла. Аның беренче җитәкчесе Алексей Раифский була. Контора хезмәткәрләренә чикләнмәгән вәкаләтләр бирелә. Хуҗа Хәсән кешеләренең Петр I дә тылмач булып хезмәт итүләре билгеле. 1736 елда шундый тылмачлар чукындыру конторасында пәйда була. Массакүләм чукындыру Лука Канашевич җитәкчелек иткәндә бигрәк тә куркыныч төс ала. Татарлар аны «Кара Тун» дип йөртәләр. Бу чорда Тау ягында яшәгән татарларның күбесе туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Зөя шәһәрчегеннән ничек булса да ераккарак китәргә җай эзлиләр. Яңа урнашкан җирләрдә авылларының исемнәрен саклап калырга тырышалар. Шулай итеп, бер исемдәге авыллар пәйда була. Кайбер татарлар, көчләп чукындырылудан куркып, Урал якларына ук китеп бара.

– Тау ягы бүген ничек яши?

– Идел Болгарстанының Тау ягы дип аталган зур гына территориясеннән 1920 елда Татар Республикасына бары тик бер өлеше генә кереп кала: Яшел Үзән районының Норлат зонасы, Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнары. Тау ягы республикабызның 10 мең кв. км җирендә урнашкан. Халкы – 265 мең кеше, ягъни Татарстанда яшәүчеләрнең 12 проценты. Монда зур шәһәрләр, индустрия үзәкләре дә юк. Район билгеләнешендәге шәһәрләр – Буа, Тәтеш һәм Зөя. Тау ягы күренекле кешеләре белән мактана ала. Бу җирдән бик күп шәхесләр – союз, федератив республика дәрәҗәсендәге министрлар, галимнәр, композиторлар, архитекторлар, язучылар, Советлар Союзы Геройлары, Хезмәт Геройлары чыккан. Алар белән Хуҗа Хәсән музеенда да танышырга була. Мәсәлән, СССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Кыям Абрамов (Буадан), Казахстан гимны авторы, композитор Латыйф Хәмиди (Кайбычтан), мәгърифәтче Каюм Насыйри (Яшел Үзәннән), композитор Сара Садыйкова, беренче татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский (Яшел Үзәннән). Исеме легендаларга кергән атаклы ат карагы Шәкүр дә безнең яктан. Җырчылар Галия Кайбицкая, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, язучылар Ренат Харис, Шәүкәт Галиев та Тау ягында туып-үскәннәр. Бу исемлекне бик озак дәвам иттерергә булыр иде. Үткәне дә, бүгенгесе дә бик бай Тау ягының.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү