Марат Кәбиров: Чирнең берсе дә әйбәт түгел инде, әмма үзеңә килгәненнән дә хәтәррәге юк

Чирнең берсе дә әйбәт түгел инде, әмма үзеңә килгәненнән дә хәтәррәге юк. Чөнки ул сине интектерә. Көне буе сызланып йөрисең. Әллә кайларга барасың бар, дүрт тарафтан кырык төрле эшең көтеп тора. Син аларның берсен дә булдыра алмыйсың – чир карават тирәсенә бәйләп куйган. Шуңа эчең поша.

«Бу адәм бик эч пошырып йөрмәсен әле», – дигәндәй, авыруың синең шул мәшәкатьләреңне оныттырырга тырыша, берәр җиреңнән тешләп ала да үзәгеңә үткәреп сызландыра. Авыртуны баса торган дарулар эчеп карыйсың – файдасы тими. Әллә нинди сәер авырту ул: авырткан җиреңне тотып, шул урынга басып карыйсың – авыртмаган кебек. Аягың сынса, яки берәр җирең шешеп чыкса, тәгаен беләсең бит инде. Тәнеңә кул да тидереп булмый. Ә бу бөтенләй башка төрле. Голограмма кебек. Барлыгы хак, берлеге хак – кулга тими, күзгә күренми. Кайчагында чир синең тәнеңдә түгел, ә баш мие белән бәйледер кебек тоела. Кайбер кешеләрнең аякларын кисәләр бит әле. Менә шуннан соң тегеләрнең аягы я сызлый, я үзәккә үтеп кычыта икән. Болар шул авырткан, яки кычыткан урыннарын уып карарга дип үрелә… Ә ул урын юк… Кисеп алынган… Синең авыртуың да менә шуңа охшашрак. Әйтик, тез буының үзәгеңә үтеп сызлый, ә тоткалап карый башласаң, бер җире дә авыртмаган кебек. Шуңа күрә бер дару да ярдәм итми. Табиблар да диагноз куя алмый җәфалана. Бөтен җиреңне тикшереп чыгарга мәҗбүр булалар. Ә син аңынчы авыртудан тилмереп ятасың.

Көнозын шулай җәфалагач, төнлә ул чир үзе дә арып туктарга тиеш бит инде. Сине бераз ял иттерергә тиеш. Юк. Ул төн буе интектерә. Таңга кадәр шулай караватыңда боргаланып чыгасың да, кояш күтәрелү белән, хастаханә коридоры буйлап йөренергә тотынасың. Йөрсәң, хәл әйбәтрәк кебек.

Менә шунда башка авыруларны очратасың. Кайсы култык таягы белән боларның. Кайсы пакет белән шланглар сузылган шешәләр күтәреп йөри. Кайсы – инвалид коляскасында. «Бүген дә төн буе йоклый алмадым», – дип, үз зарыңны сөйләргә телең кычытып тора инде. Чирле кеше шулай була бит ул, үз җәфасын кешегә сөйләсә, авырулары кимеп, абруе артып китәрдәй тоела. Ләкин тегеләрне күргәч, телеңне тыярга мәҗбүр буласың.

Әнә берәү култык таягы белән китеп бара. Уң тезен күкрәгенә тиярлек итеп күтәргән, аяк очы кәкрәйгән, бармаклары бармагына өелеп катып калган. Паралич суккан моны. Бер бармагын кисеп ялгаганнар. Аягын төзәтү өчен, әле тагын әллә ничә операция ясарга кирәк икән. Уңышлы чыгамы алар, юкмы – билгесез. Хәтта уңышлы чыккан очракта да өр-яңадан йөрергә өйрәнергә туры киләчәк икән…

Әнә тегендәрәк бөкрәебрәк атлаган абзыйның бер бөерен алганнар. Икенчесен ясалма аппараткамы шунда, нәрсәгәдер тоташтырырга кирәк икән. Уңышлы очракта да ул кече йомышын шланг аша башкарып йөрергә мәҗбүр булачак.

Эскәмиядә моңсу гына утырып торган берәүнең тез буыннарына протез куйганнар. Аны ел саен алыштырып торырга кирәк. Авыр эш эшләргә ярамый, ашыгып йөрергә ярамый, тозлы-борычлы ашарга ярамый, борчылырга ярамый… Тагын әллә күпме «ярамый»лары бар… Читтән караганда ничава кебек күренсә дә, тормышы әнә шундый тыюлар белән тулы икән.

Һи-и-ии… Бер генә таза кеше дә юк инде бу авырулар арасында. Барсының да хәле – кыл өстендә. Менә шуларны күрәсең дә үзеңнең көне-төне сызлап тынгылык бирмәгән аяк-кулларыңны сыпырып куясың: «Аллага шөкер!»

Аллага шөкер шул. Ничек кенә сызланма, әле синең хәлең бөтенләй үк өметсез түгел. Авыртуларыңның кайсыдыр узар, кайсынадыр күнегергә туры килер. Һәрхәлдә, бер хәрәкәтсез урын өстендә яту да, аксаклап йөрү дә, протез өстендә яшәү дә, шланг аша печ итү дә көтми. Шулай булгач, ничек шөкер итмисең ди инде! Янәшәңдә коточкыч язмышка дучар кешеләр булганда, зарлану турында уйлау да оятсызлык кебек тоела. Ә алар бар. Гомумән… Нинди генә авыр хәлгә төшсәң дә, синнән дә начаррак шартларда яшәүчеләр була. Нинди генә әйбәт тормышка ирешсәң дә, синнән яхшырак яшәүчеләр табыла. Дөнья бу.

Ә тормышыңнан канәгать булып, Аллага шөкер итү өчен күп кирәкми, үзеңнән дә авыррак язмышка дучар булганнарны күрү дә җитә.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү