15 ел эчендә Изге Вәли көненең популярлыгы дүрт тапкыр кимегән

Россиялеләрнең Изге вәли көненә карата кызыксынулары елдан-ел  кими баруын ачыклаганнар. 2022 елда аны россиялеләрнең нибары 12% гына бәйрәм итәчәк. Бу 15 ел элек булган күрсәткечтән 4 тапкыр кимрәк. SuperJob сервисы тарафыннан 3 мең кеше арасында үткәрелгән тикшеренүләр шундый нәтиҗәләр биргән.

«Россиялеләрнең нибары 12% ы гына Изге Валентин көнен билгеләп үтәргә җыена, 78% ы аны бәйрәмгә санамый.

Шул ук вакытта никахта яки мөнәсәбәтләрдә торучы һәр өченче ир-ат сөеклесенә чәчәкләр бүләк итәргә җыена. Шул ук вакытта андый респондентларның яше төрлечә: 34 яшькә кадәрге ир-атлар арасында –  һәр икенче кеше, 45 яшьтән өлкәнрәк сораштырылучылар арасында һәр дүртенче кеше сөеклесен чәчәк белән куандырырга җыена.

Россиягә гашыйклар көне узган гасырның 90 нчы елларында килгән. Шул ук вакытта 2007 елда бәйрәмне һәр икенче россияле билгеләп үтсә, 2009 елда – 40%, 2021 елда – 13% кына билгеләп үткән.


Фикер өстәү