Ялантауга ай кунган (Бәян)

Авылга Зәйтүнә кайтып төште. Яңа гына борын асларына кара төкләр чыга башлаган, тавышларына ирләр төсмере кергән яшь-җилкенчәк малайлар арасыннан гармунчы Әгъләм:

– Карагыз әле, Урал якларыннан Фатыйма түтиләргә кунак кызы кайткан, – диде. – Шундый матур, ди. Татарча да белә икән. Ну бүген үзем эләктерәм кунак кызны. Әле миңа бер генә кызның да карышканы юк. Чөнки бер генә аулак өйнең дә Әгъләмнән башка узганы юк. Һы-һы, гармунчысыз аулак өй буламыни! Ягез, бичер үткәреп карагыз миннән башка! – дип, черт итеп ирләрчә төкереп куйды ул.

Ялантау буенда көтү көткән малайлар дәшмәделәр. Әгъләмнең борын югары. Каршы төшсәң, колун балта хәтле йодрыгы белән яңак төбеңә менеп төшәргә дә күп сорамас. Ул әле малайлардан биш яшькә олырак та.

– Кыз кемгә карар бит әле. Шайтаныма кирәкме аңа синең татарча гармун уйнавың? Ул Свердлауда, урыслар арасында үскән. Әле татарчасы да ипилек-тозлык кынадыр, – диде Хыялый Сәет.

Малайлар арасында шау-шу купты. Алар таралып киткән маллары турында да оныттылар. Сыерлар акрын гына уҗымга кереп бара иде.

Әгъләм:

– Чукындыра хәзер персидәтел, – дип, маллар артыннан чапты.

Озын Исмәгыйль:

– Сыерлар күбенсә, персидәтелгә хәтле әти иманыңны укыта әле синең, – дип кычкырды.

Малайлар барысы да басуга таба йөгерделәр.

Малларны, су эчертеп, көндезге туплауга җыйганда, инде эсселеккә түзәр әмәл калмаган иде. Малкайлар Ялантау буенда ышык җирдә бергә тупландылар. Малай-егетләр исә, Ялантау итәгендәге зур ташка утырып, әниләре биреп җибәргән төенчекләрен чиштеләр, тамак ялгап алырга җыендылар.

Шешәдәге сөтләрен килә-килешкә чишмә суына тыгып калдырганнар иде. Төенчекләрендәге күкәй, инде майлары сеңеп беткән кара ипи телемнәре, дарудан бушаган кечкенә банкаларга тутырылган повидло, бер-ике баш суган, кабыклы бәрәңге, шырпы тартмасына салынган эре тоз – барысы да таш өстәлгә тезелде. Табын уртак иде.

Сыерлар, мыш-мыш килеп, койрыклары белән шап-шоп кигәвен куалар. Сирәк-мирәк кенә ямансулап мөгрәп алалар. Күктә тургай сайрый. Айба тавы буенда ап-ак казлар яңа гына каурый чыгара башлаган бәбкәләрен тилгәннән саклый. Төрле чәчәкләр белән чуарланган яшел тугайда бал эзләп йөргән эшчән умарта кортлары бызылдый. Дүртәр канатлы энә караклары болынны иңләп әйләнәләр. Әнә чуар канат күбәләк, чәчәк дип белеп, шайтан таягына килеп кунды.

– Егетләр, карагыз әле, теге күбәләкнең йөрәгенә энә кадалды, ахры, бик тиз очып китте, – диде нечкә күңелле Хыялый Сәет. Сәеткә «Хыялый» кушаматын авыл малайлары такты. Сәет сүгенү сүзләре кушып сөйли торган авыл малайларыннан кай ягы беләндер аерылып тора иде. Ул: «Таллыкта былбыл ничек өзгәләнә, аны сөйгән яры ташладымы икән әллә? Карагыз әле, малайлар, елый түгелме соң ул?» – дип шаккатыра. Мондый хисләрне аңлый алмаган малайлар чигәләренә бармакларын куеп күрсәтәләр – җүләр бу, янәсе.

«Җүләр» сүзе малайга ябыша алмады. Ә менә «Хыялый» дигәне Сәеткә чәп итеп ябышты.

Болын гөж килә – төрле күбәләкләр оча, кошлар сайрый, чәчкәләр хуш исле таҗларын кояшка таба ачалар. Әле бер тапкыр да үбешү тәмен татымаган кызлар ирене кебек кызыллары, кызлар күзләредәй зәңгәрләре, шәмәхәләре бар. Сәет чәчәкләрне кызларга охшата. Аңа бүген әллә нәрсә булган иде. Әллә нинди таныш түгел тойгы бимазалый аны. Күз алдына күрше кызы Хәния килеп басты. Бу кыз кечкенәдән, бер аягында чәкәнли-чәкәнли, Сәетне үчекли торган иде: «Сәет – хыялый, уй-фикерен җыялмый». Соңгы вакытта бу кыз да үзгәрде. Сәет яныннан озын керфекләрен түбән төшереп, шым гына үтеп китә башлады. «Кара, Хәниянең керфек очларын кояш ашаган», – дип уйлап куйган иде Сәет, иртән көтү куа төшкән кызга текәлеп карап. Кызның инде торнаныкы шикелле озын аяклары тулыланып, билләре нәзекләнеп, такта кебек түшләре матур гына түгәрәкләнеп килә.

Тик бүген Сәет Хәния турында уйламый. Аңа әллә нәрсә булды. Әле үзе белмәгән, күрмәгән кунак кызы Зәйтүнәне күрәсе килү аның бөтен вөҗүден биләп алган иде.

Тамагына ашау үтмәде. Сәет кәгазь бөкесен тешләре белән суырып алды да шешәдән генә голт-голт итеп сап-салкын сөт эчте. Аннары чикләвек куагы төбенә барып ятты. Күзләрен зәп-зәңгәр күктә йөзгән болытларга төбәде. Болытның берсе Ялантау өстеннән йөзеп барган көймә шикелле иде. Мәктәпне бетергәч, армиягә флотка китәм, дип хыялланып алды ул. Моряк киемен киеп кайтып, Хәниянең һушын алам әле… Аннан үз уйларыннан оялып, югалып калды. Әнә, колаклары да кызара башлаганын тойды бугай.

Малайлар тамакларын туйдырдылар да әтиләреннән урлап алып килгән тәмәкеләрен кабыздылар. Чәчәк, бал, мәтрүшкә исеннән оеган тугайга сасы тәмәке исе таралды.

– Сәет, Сәет, мә, син дә суырып кара, шундый шәп, башларны әйләндерә, – дип кыстады инде ачы балны да татып караган Әгъләм.

Сәет дәшмәде.

– Әйтмәсәнә шул Хыялыйга, – диделәр корык-корык ютәлләгән малайлар.

Боларның тизрәк егет буласылары, тизрәк балалыктан чыгасылары килә иде. Авыл ягыннан чиләкләр чылтыраган, кызлар көлгән авазлар ишетелде. Бер төркем кыз-кыркын суга төшеп килә. Әһә, диделәр малайлар, хәзер без боларны салкын чишмә суы белән коендырабыз. Чыркылдашып алсыннар әле. Сәет уртада көлә-көлә нидер сөйләп килүче Хәнияне күлмәгеннән танып алды. «Бүген көтү куарга да шушы күлмәген кигән иде», – дип уйлап куйды ул. Чәчен ике толым итеп үргән. Атлаган саен, толымнары тибрәлеп-тибрәлеп китә. Сәетнең йөрәге кысылып куйды. Соң шул ук чикерткә кебек Хәния бит инде ул. Нәрсә булды соң бу дөньяга бүген? Аптырады Сәет. Әнә Наҗия, Нурҗиһан, Ләбибә, Сания, ә теге кара бөдрә чәчләрен тузгытканы, кыска итәк кигәне ят кыз. Тукта әле, кунак кызы шул микән әллә?

Сәет яткан җиреннән торып утырды. Күлмәк изүләрен рәтләде. Бармаклары белән чәчләрен тарады. Шунда, никтер, үзенең кыяфәтен көзгедә күрәсе килде. Йөгерә-йөгерә чишмә буена килде дә тиз генә, малайлар күргәнче дип, чишмәгә иелде. Чишмә суы улактан агып төшкән урында дулкынланып тора да, ага торгач, тынычланып, нәкъ көзге кебек була. Сәет чишмә көзгесенә карады. Су өстеннән аңа кап-кара дулкын чәчле, зур көрән күзле чандыр гына егет карап тора иде. Сәет, битенә ут капканын тоеп, тиз генә кушучына су алып, йөзенә сипте. Чишмә-көзгедә Сәетнең йөзе әллә ничәгә бүленде. Каш-керфекләрендә эленеп калган су тамчылары әллә нинди төсләргә кереп җемелдәделәр.

Ул арада кыз-кыркын чишмәгә килеп җитте. Хәния Сәеткә бер генә күз сирпеп алды да керфекләрен түбән төшерде. Ник мин аның шундый матур икәнен бүген генә күрдем соң? Югыйсә көн саен мәктәпкә бергә йөрделәр. Укудан кайтуга, ничә еллар инде Сәетнең бабасына чишмә суы кертә Хәния. Әнисе дә: «Бар, Зариф бабаңнарның идән-сәкеләрен юып чык», – дип кертеп җибәрә иде кызын. Соңгы араларда Хәния аларга керми башлады.

Әллә нәрсә булды бу дөньяга. Әллә дөнья үзгәрде, әллә Сәет белән Хәния. Аптыраш.

Кызларны салкын су белән коендырырга җыенган малайлар да никтер тынып калганнар. Әллә ниндиләр – үзләренә охшамаганнар. Барысының да күзләре кызлар арасында уңайсызланып басып торган кыска итәкле, дулкындай кара чәчле, зур кара күзле кызда. Кунак кыз да оялып кына итәкләрен тартып куйды. Акрын гына исәнләште. Тавышы куркып кына, тыйнак кына чыкты. Үзе карашын чүәк башларына төбәде.

– Исәнме, кунак кызы, чибәркәй, – дип тынлыкны бозды Әгъләм. Авылыбызга нинди нур иңгән дисәм, матур кыз кайткан икән. Кемнәргә кайттың, чибәр кыз, Миңлебикә әбиләргәме? Бүген кичкә шулар капка төбен саклыйбыз икән. – Аннары, борылып, малайларга дәште: – Берегез дә якын киләсе булмагыз, яңак төбегезгә сылармын. Колагыгызга киртләп куегыз: әле сезнең башыгыз яшь Әгъләм абыегыздан узып йөрергә!

Их, дип уйлап куйды Сәет, ник мин Әгъләм кебек кыю түгел икән? Ул әнә әйтәсе сүзен кырт кисеп әйтә. Ә мин шул хыялланып ятарга гына булдырам. Кызлар, чишмә улагына чиләкләрен куеп, су ала башладылар. Чиләкләре тулган бере китә торды. Менә кунак кызы да чишмә улагына чиләген куйды. Ике чиләге дә көмештәй су белән тулгач, көянтәгә эләсе итте. Ләкин балачактан су ташып өйрәнгән авыл кызларыныкы шикелле осталыгы юк иде аның. Икенче чиләген көянтә башына эләктерәм дигәндә генә, чиләге ычкынып китеп, чак егылмады. Чиләктәге суы түгелеп бетте. Малайлар хихылдап көлә башладылар. Кызның күзләренә яшь тулып, ике яңагы буйлап акты. Аның, чиләкләрен ташлап, чишмә буеннан йөгереп чабасы, салкын сулы чишмә суында агып китәсе, кеше күзеннән югаласы килде. Суы түгелгән чиләген алырга иелүе булды, аягы таеп, янә егыла язды. Иңеннән көянтәсе үк төшеп китте. Кыска итәге ачылып, төз аяклары күренде. Малайлар яшь тайлар кебек кешнәделәр. Кыз үксеп елап җибәрде. Тегеләргә кызык иде. Авылның сүзгә кесәгә керми торган кызларыннан бу кыз аерылып тора иде шул.

Сәет малайлар арасыннан аерылып чыкты да кунак кызының көянтәсен иңнәренә салды. Чиләкләренә су тутырып, көянтәсенә элде. Кыз күтәрелеп караган иде, күзләре Сәет күзләре белән очрашты. Ул әкрен генә: «Рәхмәт», – диде. Сәет шунда дөньядан кичте. Үзенең иске күлмәгеннән, ямаулы чалбарыннан оялды. Бирчәйгән учларын кая яшерергә белмәде. Кызның шулай күз сирпеп бер каравы Хыялый Сәетне үтерде. Ул, башы әйләнеп, кыз яныннан ничек киткәнен дә абайламады. Малайлар янына кабат килеп басты. Ярый әле малайлар берни сизмәделәр. Бармакларын авызларына тыгып, әче итеп сызгырдылар, көлештеләр. «Папробуйте, берегез-бер Миңлебикә әбиләрнең капка төбенә барасы түгел, сыек танаулар», – дип үкерде Әгъләм.

Сәет кичне җиткерә алмый йөдәп бетте. Бүген кояшы да байый алмый интектерде. Сәет малайларның сүзләрен ишетмәде. Күзенә ак-кара күренмәде. Иртән күз алдыннан китмәгән Хәния Зәйтүнәнең бер күз сирпүеннән эреп югалды. Бүген көтү куганда күргән Хәниянең утлы карашы, кунак кызының рәхмәтле кара күзләреннән түгелгән моңлы күз карашы белән бер булып кушылды. Нәрсә булды? Дөньяның асты-өскә килде. Тизрәк кич җитсен иде. Әгъләмнең кисәтүеннән куркып тормас, Миңлебикә әбиләрнең капка төбенә барып басар. Миңлебикә әби – өшкерүләргә маһир карчык, әнисе авырганда, гел хәлен белеп торды. Их, әнисе исән булсын иде. Юк шул, Сәет әнисен бик аз хәтерли. Ул бабасы белән генә үсте. Әтисе исән дә бит, тик ул Сәетне улы дип тә белми.

Ниһаять, кич җитте. Малайлар малларын авыл ягына бордылар. Кояш Ялантау өстенә менеп җитте, аннары беркадәр эленеп торды-торды да, дөньяга моңсулык таратып, тау астына тәгәрәп юкка чыкты. Малайлар, каештан үргән чыбыркыларын шартлатып, сыерларны авылга таба кудылар. Көтү артыннан сөт исе, муллык исе ияреп барды. Рәхәт иде малайларга, күңелле иде. Әле өйдә әниләре пешергән умачлы аш, тәмле сөтле чәй көтә. Көтүдән кайткан малайларын әниләре мактый-мактый сыйларлар. Аннан соң малайлар юынып, киенеп, клуб бакчасына җыелырлар. Аларга кызлар да кушылыр. Әллә ничә җирдә түгәрәк уен уйнарлар. Сугыштан соң туган яшь-җилкенчәкнең авыр, ләкин тыныч, матур тормышы бу.

Сәет сыерларын абзарга кертеп япты да бабасы пешереп куйган кабыклы бәрәңгене утырып ашады. Яшел суганга үрелгән кулын кире тартып алды. Суган исе кунак кызына ошамас! Әнә бит, ничек итеп күзләренә карап: «Рәхмәт!» – диде. Бигрәк культурный, дип уйлады Сәет. Тиз генә юынып керде дә намазлык өстендә утырган бабасына: «Бабай, мин клуб бакчасына чыгам», – диде. Бабасы, намазын укып бетереп, инде тәсбих тарта иде. Әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә, дәшәсе итмәде. Сәет уенга киеп чыгарга дигән киемнәрен барлый башлады. Соры төстәге чалбарын чыгарды, аның балак очлары сүсәргән, чалбар үзе күп юып үтүкләүдән шомарып беткән, ялтырап тора. Сүсәргән җепләрен кисеп, киеп караса, чалбар балагы тубыктан өскә менеп киткән. Әле язын гына таман иде. Сәет аптырап калды. Кешелеккә кия торган күлмәгенең дә җиңе кыскарган. Ярый, җиңне сызганып та була анысы. Аякка кия торган ботинкасының башы купкан. Сәет ботинкасын ачу белән почмакка атты. Чалбары икенче якка очты. Үзе өйалдындагы бүлмә якка җәелгән сәкегә сузылып ятты.

Әнә, инде тулган ай күтәрелеп килә. Клуб бакчасы ягыннан гармун тавышы ишетелә. Гармунчы Әгъләм әле бию көен, әле «Зәлилә»не өздерә генә. Бүген бигрәк дәртләнеп уйный, дип уйлап куйды Сәет. Күзләренә яшь килде: үзен жәлли! Аннан әнисен исенә төшерде. Ул вафат булганда, малай әле мәктәпкә дә кермәгән иде. Сәкедә яткан хаста әнкәсенең ап-ак йөзен әле дә хәтерли Сәет. Ул көнне Миңлебикә әби (аны авылда «Каракай әби» дип тә йөртәләр) кергән иде. Әнисе елый-елый сөйләде. Аның бер көйгә генә сөйләгән тавышы шундый моңсу иде.

– Каракай әби, мин үләм инде. «Духтырлар да, инде яшәмәс, үлә, дип чыгардылар, – диде Инсаф, мине әтиләргә китереп куйганда. – Өйләнәм, – диде. – Синең үлгәнеңне көтеп тора алмыйм, – диде. – Гомерем үтте чирле хатын белән, ирләр сауны ярата, хатыннар байны ярата», – диде. Тәрәзәгә капланып карап калдым. Атлар җигепләр, тарантаска утыртыплар алып кайтты яшь хатынын. Мин үлгәнне дә көтмәде. Озак тормас идем инде, әзрәк көтсә шунда. Мине бит ул уналтым тулганчы ук урлап алып кайтты. Мин бит аларга килгәнче сау-сәламәт идем. Матур идем. Инде балам кала. Әти дә карт, әни дә үлде. Үзем дә ятимлектә үстем. Ни эшлим, нихәлләр итим? Баламны кемнәр карар? Бу хатынны бик усал, диләр. Әле үз улы да бар икән. Бигрәкләр имансыз булды Инсаф. Бер көн рәхәт күрсәтмәде. Ирсез хатыннар күп, барысының да ишеген какты. Мине генә сөймәде. Сәетемне тапкан көнне дә кайтып кыйнады. Түбән өйгә төртеп төшереп, ике сәгатьтән соң гына ачты, бала елаганга түзә алмагач кына. Әнисе дә гел котыртып торды. Мине аңа тиң дип санамады. Алар бай, без хәерче, имеш. Нәрсәгә миңа аларның байлыгы? Шуннан өзлектем. Кеше була алмадым. Аның өстенә җүнләп ашарга бирмиләр. Эт көнендә яшәдем инде.

– Йә Ходаем, үзең кичер бәндәләреңне. – Миңлебикә түти балкашык белән Хәятнең авызына су салды. – И җаным, синең нинди тормышта яшәгәнеңне бөтен авыл халкы белде инде. Тик без нишли ала идек соң? Кәнсәләргә барып әйтсәң, үзе нәчәлник. Башыңны өтермәндә черетер. Ул имансыздан ни көтәсең? Йә, балам, кайгырма, терелерсең, Алла кушса. Менә шулпа алып кердем, кап әле.

– Юк, Каракай әби, кабасым килми. Мин сизәм: тиздән өзелермен. Әнә, улыма… Каракай әби, Сәетемә күз-колак булыгыз инде. Әти янына кергәләп йөр. Бүген шундый матур төш күрдем. Әнине. Имеш, бүлнистә ята икән. Мин хәл белергә килгәнмен. Авыруларның һәммәсен болынга чыгарып куйганнар. Караватларда яталар. Ап-ак чыбылдык эчендә ята болар. «И әни, – дим, имеш.  – Мин сезне эссе, тынчу бүлмәдә ятасыз дип торам, ә сез нинди җиләс, матур болында ятасыз икән». Минем, Каракай әби, андый чәчәкләрне, андый яшеллекне беркайда да күргәнем юк иде. Анда кошлар да үзенчә бертөрле моңлы итеп сайрый. Үзләре шундый матурлар! Шаккатмалы. Әни әйтә: «И кызым, монда шундый рәхәт! Әйдә тау астына чишмәгә төшеп меник», – ди. Әни авырмаган да кебек. Җәһәт кенә торды да, икәү чишмәгә төшеп киттек. Андагы матурлык! Әни үзе чишмә читендәге челтәрле эскәмиягә барып утырды, мине су эчәргә җибәрде. Ул суның тәмлелеге! Су эчеп килгәч, мин әнигә әйтәм: «Әни, әйдә меник инде, – дим.  – Сумкамны сестралар янында калдырган идем, ипилек-тозлык акчасы да бар, югалтсам, Инсаф үтерер», – дим. «Кызым, мин шушында утырып көтеп торам, иртәгә бөтенләйгә минем яныма килерсең, монда бик рәхәт, кызым. Бик интектең инде», – ди әни. Мин әнигә: «Ярар, килермен, әни», – дип, хушлашып, сестралар янына мендем. Алар барысы да озын күлмәктән. Чәчләрен яулык астына җыйнап тыкканнар. Үзләре гел елмаеп кына торалар. Гел кычкырып тора торган сестраларга охшамаганнар. Мин аларга: «Минем сумкамда бераз акчам да бар иде, югала күрмәсен, ату ирем үтерер», – дим. Алар, елмаеп: «Курыкмагыз, апа, монда акчаның кирәге юк. Монда акча йөрми», – диләр. Шуннан уянып киттем. И-и, бер дә уянасым килмәде, Каракай әби, шунда гына каласым килде. Әллә җәннәтне күрдем микән мин? Әни: «Иртәгә килерсең, бөтенләйгә», – диде бит. Вакыт җиткәндер инде, дип, күз яшьләрен арык кул аркасы белән сөртте әнисе. Шуннан арып-талып йокыга китте.

Миңлебикә түти каракучкыл кулларын күтәреп дога кылды. Яшь хатынны жәлләп елый-елый чыгып китте. Чыкканда, Сәетнең башыннан сыйпап, кесәсеннән бер кәнфит алып бирде. «Мә, улым, бигрәкләр бәхетсез бала булып тугансың, Аллаһы Тәгалә сине ташламасын. Кичен кереп, ясин укырмын, бүгеннән калмас, күкрәге белән генә сулый. Үлем алдыннан кеше шулай җиңеләеп китә», – дип, бабасы белән саубуллашты. Бабасы да, яшьле күзләрен Каракай әбигә күрсәтәсе килмичә, читкә борылды:

– Аллага тапшырдым, язмыштан узмыш юк, Миңлебикә кордаш.

Иртәгесен Сәет йокыдан уянганда, әнисен идән уртасындагы урындыкларга куелган колашага сузып салганнар иде. Тирә-ягына күрше-күлән, туган-тумача әбиләр җыелып, тәсбих тарталар, елашалар. Өйдә әллә нинди тынлык. Сәет торып басты. Әкрен генә әнисе янына килеп, битеннән сыйпады. Әнисенең сап-сары бите салкын иде. Сәетнең әнисен кочагына аласы, җылытасы килде. «Әни җаным, туңгансың ич. Әнә, битләрең нинди салкын. Әни, әйдә өстеңә бабайның җылы толыбын ябыйк. Җылынырсың», – диде малай, өстенә нинди хәсрәт ишелеп төшкәнен аңламыйча. Әнисенең баш очында тәсбих тартып утыручы Каракай әби малайны, кочаклап, мич артына алып кереп китте. Әбинең каракучкыл бите буйлап күз яшьләре тәгәри, үзе, малайны тынычландырырга теләп:

– Әйдә, улым, безгә керик, кайнар чәй эчәрсең. Әниең китте инде, улым. Аның җаны күбәләк булып күккә ашты. Ул: «Минем улым еламасын, ул еласа, миңа бик читен булыр», – дип, сиңа өстән карап тора. Елама, улым, үсәрсең, Алла кушса.

Малай шунда гына әнисенең үлгәнлеген, үзенең дөм ятим калганлыгын аңлап алды. Әбинең кулыннан ычкынып китеп, әнисенең җәсәденә ташланды.

– Китегез, барыгыз да чыгып китегез. Әни йоклый гына ул. Сез китсәгез, ул уяначак, – дип, ауный-ауный еларга тотынды. Бабасын чакырып керттеләр. Бабасы, әкрен генә килеп, Сәетне идәннән күтәреп алды.

– Балам, ятимнәр калдык шул. Нихәл итәсең? Аллаһы Тәгалә бәндәсенә үзе күтәрә алмас хәсрәт бирмәм, дигән. Әниеңнең гомере кыска булды. Шул мөртәт Инсаф кына башына җитте баламның. Әйдә, Каракай әбиеңнәргә кереп тор. Ату бик авыр булыр, – дип, Сәетне киендереп алып чыгып китте.

Әнисенең җеназасын капка төбенә чыгарып куйгач кына, соңгы тапкыр күреп калсын дип, Каракай әбинең кызы Фатыйма апасы аны урамга алып чыкты.

– Әйдә, үскәнем, – диде тәмле телле Фатыйма.  – Әниең белән хушлаш! Бигрәкләр ятим калдың инде, үскәнем. Ничекләр гомер итәрсең? Бабаң да бик картайды, – диде ул.

Инде әнисенең җеназасын җиргә куйганнар. Солтан бабай моңлы итеп җеназа догасы укый. Җыелган халык лышык-лышык елый. Капка төбе әллә ничек шомланып, иске капка нәүмизләнеп, моңланып калган кебек тоелды Сәеткә.

Әнисе чыгып утыра торган эскәмия дә ятим шикелле. Әнисен күтәреп алып киткәндә, малайның эчендә нәрсәдер өзелде. Мәңге әйләнеп кайтмаячак хәзер аның әнисе. Үзенең иң кадерле кешесен югалтты ул.

Малай шул мизгелдә кинәт өлкәнәеп китте. Күз яшен чыгармады.

– Еламыйм, ату әни борчылыр. «Өстән карап тора», – дип әйтте бит Каракай әби.

Көз көне беренче сыйныфка аны бабасы озата барачак. Башта ул малайга фанердан сумка ясады. Аны куе зәңгәргә буяп та куйды. Иске каештан бау да куйгач, җайлы гына сумка, бабасы әйтмешли, букча килеп чыкты. Фатыйма апасы бабасының кәчтүм-чалбарыннан мәктәп формасы текте. Күлмәкне бабасы Теләче базарыннан алып кайтты. Дәфтәрләр, ручка, каләм, кара савыты һәм буяу карандашлары да юнәтте. Сәетнең буяу карандашлары белән тизрәк рәсем ясыйсы килде.

– Бабай, бабай, тизрәк очлап бир инде карандашларны. Мин хәзер сиңа салават күпере ясыйм. Ялантауга кунган айны ясап күрсәтәм. Ул урак хәтле генә булып калгач, шул калкулыкка менеп куна да, тау нәкъ мәчет манарасы була да куя инде, бабай. Төнлә ат саклаганда, үзем күрдем, билләһи дим, очла инде, – дип ялынды ул бабасына.

Ләкин бабасы очламады карандашларны. Мәктәпкә барганчы яңа торсын, диде.

Сәет беренче сентябрьне өзелеп көтте. Вакытны үткәрә алмыйча азапланды.

Ниһаять, беренче сентябрь җитте. Укытучы апалары янында ак алъяпкычлы, көрән күлмәкле кызлар бөтерелә. Нәкъ күбәләкләр инде менә. Чәчләрендә дә – ак күбәләкләр кебек атлас тасма. Малайларның өстендә – өр-яңа кием. Аякларында – ялтырап торган ботинка. Кулларында – сумкалар. Сәет алар янында үзен бик уңайсыз сизде. Кулындагы фанер букчасы да авырайды. Ул аны аркасына яшерде, күзләренә яшь тулып, керфекләрендә эленеп калды. Ярый әле укытучы Нурания апалары, Сәетне кочаклап: «И Сәет, ничек матур киенеп килгәнсең, әнә бабаң нинди матур сумка ясап биргән үзеңә! Мондый матур сумка беркемдә дә юк. Карагыз әле, балалар», – дип, Сәетнең күңелен күтәреп җибәрде. Сәет укытучысының зәп-зәңгәр күзләренә, матур йөзенә карап, яңадан әнисен күргәндәй булды. Аның шушы матур апага барып сыенасы, иркәләнәсе килде, тагын күңеле тулды. Күрше кызы Хәния дә, әтисенең яңа хатынына ияреп килгән Рәфыйк та аның белән бер класста иделәр.

* * *

Сәет укуда тиз алдырып китте. Ул укытучысы сөйләгәнне бик тиз отып ала. Өйдәге эшләрен дә бабасы әйткәнче үк эшләп куя. Мәктәп киемнәрен саклап кына кия. Сыерны көтүгә куу, бозау арканлау, бәрәннәргә үлән алып кайту, су ташу – барысы да үзеннән-үзе Сәет өстенә күчте. Авыру бабасы күбрәк намазлык өстендә утыра. Аның моңлы итеп Коръән укуы Сәетнең җанына иңә барды. «Өйрән, улым, – диде бабасы, – дога әниеңә ризык булып бара. Укымышлы, динле бала калдырган ата-ананың тәне мәңге тәмуг күрмәс. Алар теге дөньяда – фирдәвес җәннәтләренә эләгеп, зәм-зәм сулары эчеп, зиннәтле сарайларда гына яшәрләр, – ди. – Әниең дөньялыкта рәхәт күрмәде, улым. Инде менә син Коръән укысаң, әниең тегендә рәхәттә яшәр. Өйрән, улым. Тик бу турыда кешегә сөйли күрмә. Минем хакта да, бабай Коръән укый, дип әйтмә. Алла сакласын, алып китеп ябып куярлар. Үзең генә калырсың. Ул мәлгунь бригадир атаңнан өмет юк. Аның атасы да дөньяның бер явызы иде. И улым, мәчет манарасын кисәргә шул бәдбәхет менде инде. Гөрселдәп килеп төште җиргә мәчет манарасы, уфылдап. Бөтен авыл халкы җыелды. И җыладылар инде, бигрәк тә хатын-кызлар җылады. Мәңгегә рәхәт күрмә, кабахәт. Нәселең киселсен, үлә алмый интегеп ят», – дип теләделәр. Аллаһы Тәгалә күрә ул, җәзасын алмый калмас. Манараны кискәндә, мәчетнең ае бер кырыйга тәгәрәде. Мин, улым, ул айны тиз генә чабуыма алып тыктым. Берәү дә күрми калды. Печәнлеккә яшердем мин аны. Күрсәтермен әле. Гомерем күп калмагандыр. Инде син аякка басканчы яши алсам ярар. Килер бер көн, балам, сез яңа мәчетләр салырсыз. Дин барыбер кайта ул. Аллага ышанмыйча мөртәт булып күп яшәп булмый. Дөрес түгел бу. Син, улым, ул айны яңа мәчетнең манарасына куярсың, яме. Бу – минем васыятем, улым. Дөньялыкны белеп булмый.

– Ярар, бабай, – диде оныгы.

Сәетнең әнисен ахирәттә рәхәт яшәтәсе килә иде. Ул бик тырышып Коръән укырга өйрәнде. Тавышы моңлы иде малайның. Кичләрен җиделе лампаның сүрән уты яктысында сәкедә аякларын бөкләп Коръән укучы оныгын тыңлап, карт рәхәтлектә йөзде. Күзләреннән яшьләре агып төшә иде. Аллага шөкер, иманлы балам кала, дип юанды карт. Әтисе кебек явыз бәндәләр оныгының рухын сындырмасыннар иде инде. Йә Раббым, шушы ятим хакына гомер бир, дип теләде ул.

– Әйдә, улым, ятыйк, иртәгә иртүк торасы бар. Сыер да бозауларга тора. Инде бик авырайган, Алла сакласын. Бозавы туңып үлә күрмәсен. Исән-имин булса, көзгә сиңа киемнәр алырга акча юнәтеп булмасмы дип, карт бер кулы белән куыкны каплап, өреп, лампаны сүндерде. Лампаның уты дерт-дерт итеп торды да өйгә керосин исе таратып сүнде. Өй караңгылыкка чумды. Мич астындагы чикерткә генә сайравыннан туктамады. Тышта салкын. Ап-аяз төн. Бабасы, бисмилласын әйтеп, ухылдап, сәкегә менеп ятты. Яткач та, әле бик озак медер-медер дога укыды. «Төне бигрәк аяз, ай яктысында мәрҗән тезәрлек, сөбханалла», – диде карт, сөенеп.

Сәетнең күзенә йокы кермәде. Бабасы көзгә киемнәр алабыз диде бит. И-и, ничек әйбәт булыр иде, Рәфыйкныкы шикелле матур форма, сумка алсалар. Ату ул һаман Сәетне үчекләргә генә тора. Беркөнне мәктәптән кайтканда, фанер сумкасын тибеп очырды.

«Хәерче тәре, сумка алырга да акчагыз юкмыни? Бабаң алып бирә алмыймы, класста син иң хәерче, сине атаң да ташлап киткән. Ул мине ярата. Нурания апа да сине жәлләп кенә мактый. Ә син шуңа ышанасың. Дөм ятим бит син», – дип, елый-елый карга сибелгән китап-дәфтәрләрен җыеп азапланган Сәеткә китереп типте явыз малай. Сәетнең сыны катты. Сәет, бөтен көчен җыеп, Рәфыйкка ташланды. Кара савыты ватылып, карасы түгелде. Ике малай мышный-мышный карда аунадылар. Әле берсе, әле икенчесе өскә чыкты. Кара савытының ватылган пыяласы Рәфыйкның битенә кадалып, кар өстенә кып-кызыл кан ага башлады. Малай, бияләе белән ярасын каплап, акырып елап, өенә чапты. Эчендә ачу кайнаган Сәет, җиңү шатлыгы кичерсә дә, кан күргәч курыкты. Бабасы ни әйтер?

Ул кайтканда, бабасы капка төбен көрәп йөри иде. Канга буялган оныгын күреп, кырыс кына: «Нишләдең, ник шулай таланып кайттың?» – диде.

– Әйсәнә, Рәфыйк белән сугыштык.

– Ниткән хәл ул сугышып йөрү? Юньлелеккә илтерме ул сугышу?! Бүтән күрмим бу кыяфәтеңне. Әниең күреп тора, ни әйтер!

– Әй бабай, Каракай әби әйтте: «Әниеңнең җаны күбәләк булып очты», – диде. Ә күбәләкләр кыш көне йоклый.

– Юк, улым, әниеңнең җаны төрле кыяфәттә кайта: күбәләк булып та, Ай нурлары булып та. Тәрәзәдән үрелеп карый әле ул сиңа. Минем улым ничек яши икән дип. Тәртипсез түгел микән дип. Әниеңне борчыма, улым, җәме.

– Ярар, бабай, борчымам. Ул Рәфыйк мине гел үчекли. Ятим, хәерче, ди. Бабай, без хәерче түгел бит, име?

– Түгел, улым, Ходай иман байлыгын бирсен. Дөнья малы – дуңгыз каны ул, балам. Бер дә аптырама, җәме? Син аның ише малайлардан читтә йөр.

– Ярар, бабай, – диде Сәет, дуңгызның начар нәрсә икәнен аңлап. Ә үзе Рәфыйкны кыл дуңгыз кыяфәтендә күз алдына китерде дә эчтән генә елмаеп куйды. Бабасына ияреп Теләчегә барганда, дуңгызлар күреп шаккаткан иде малай.

– Сыерыбыз бозаулады син җугында. Бикәч бозау китергән. Өйгә керттем сыерны имезергә. Кышы бигрәк суык. Җылы мал абзары булмагач, туңар, дидем.

Сәет өйгә атылды. Анда сыер апаралы салам ашый, ә кечкенә генә, хәлсез генә бозау сыер имиенә танавын төрткән. Ай-һай матур бу Чувашның бозавы! Үзе җирән булса да, бозавы аклы-каралы. Сыерга, чуваш кешесеннән сатып алганга, «Чуваш» дип исем кушканнар иде.

– Бабай, ник аклы-каралы ул бозау, Чуваш үзе җирән бит?

– Аттан ала да туа, кола да туа, балам.

– Карале, бабай, моның борыны Рәфыйкның ботинкасы төсле күн икән.

Бабай, бераз дәшмичә торганнан соң:

– И балам, нәүмизләнеп яшисең инде. Алла боерса, бозауны саткач, Теләче базарыннан синең дә аягыңа алып кайтырбыз. Исән-сау гына булсын мал, – диде.

Бабай сыерны абзарына алып чыгып китте. Бозау да, әнисе артыннан иярәсе итеп, әле ныгымаган аяклары белән алпан-тилпән килеп, ишеккә юнәлде. Сәет, бозауга каршы төшеп, аны кочаклап алды. Бозау дымлы һәм җылы иде. Ул кара җимештәй кара күзләре белән малайга аптырап карап торды да кытыршы теле белән аның битеннән ялап алды. Сәеткә күңелле булып китте. Өйдә тагын бер җан иясе артты.

Бабасы, кергәч, бозауны ишек төбендәге боҗрага арканлап куйды.

– Улым, бозау хаҗәтен үти башласа, менә бу савытка турылат, – дип, мич кырыена яньчелеп беткән калай савыт китереп куйды.

…Мичтән борчак ашын чыгарып ашый башлаганда, ишектә укытучы апасының ягымлы тавышы ишетелде.

– И-и, сыерыгыз бозаулаган икән, игелекле мал булсын, – дип, гөрләп килеп керде Нурания апасы. – Кара әле, нинди матур бозау! Туны да ала-кола. Исән-сау гына үссен инде.

Сәетнең колак очларына кадәр кызарып чыкты. Ул:

– Исәнмесез, апа! – дип әйткәнен сизми дә калды.

– Без бүген исәнләшкән идек инде, Сәет. Әле менә сезнең яннан үткәндә, кереп, хәлегезне белеп чыгыйм, дидем. Нихәлләрдә ятасыз икән? Менә, кичә балан бәлеше пешергән идем. Сез дә авыз итегез!

– Бик зур рәхмәт, Нурания, без ятимнәрне искә алганың өчен. Безгә хәзер балан бәлешләре күрү юк инде ул. Хәят кызым, аягында йөргәндә, шундый да тәмле итеп пешерә торганые… Үзегез нихәл торасыз соң? Өегездә татулыкмы? Татулыктыр, нәселегез нык сезнең. Затлы, игелекле нәсел. Маһруйбикә карчык исән-саумы? Һаман шулай ютәллиме? Шулай ул: чир килгәндә генә тиз килә, аннары чыбыркылап кусаң да китми. Әйдә, утыр. Мичкә борчак ашы куйган идем. Иллә дә изрәп пешкән инде. Борчак ашы мичтә тәмле пешә. Телеңне йотарлык булган, мин сиңа әйтим.

– Юк, Зариф абзый, мин китим инде. Әле кызымны да Миңлегөлсем әбидә генә калдырган идем. Бу арада бик елап тора. Әллә берәр җире авырта инде.

Сәет, уңайсызланып, ишегалдына чыгып китте.

– Зариф абзый, менә, ачуланмасаң, улымнан калган киемнәр бар иде. Улым быел бик үсеп китте. Әтисе шикелле, буйчан булырга охшаган. Сәеткә ярар кебек. Сумкасы да ару әле. Мин киткәч, кигезеп карарсың, яме, – дип, уңайсызланып, урыныннан торды.

Ул чыгып киткәч, Зариф карт урынында озак утырды. И-и, бу баланың игелеклелеген күр инде. Үзенең дә өч баласы бар бит. Ул да майда-балда йөзми. Балаларының авызларыннан өзеп алып килгән инде ул ризыкларын. Карт күчтәнәч-бүләкләргә озаклап дога кылды. «Балаларыңның рәхәтен күр, сау-сәламәт бул», – дип теләк теләде. Укытучы чыгып киткәч, Сәет өйгә керде.

– Апа ник килгән ул?

Рәфыйкның бите киселгәнгә, малайларның сугышканнарын ишеткәнгә килгән дип коты очкан иде Сәетнең.

– Улым, менә апаң сиңа кәчтүм-чалбар, каеш, кепка, аяк киеме китергән. Киеп кара әле.

Ятьмә букчадан чыккан киемнәрне күреп, малайның һушы китте. Алар өр-яңа иде. Зариф карт та, укытучының, боларга уңайсыз булмасын өчен, улымнан калган киемнәр дип алдаганын аңлап алды.

Сәет ашыга-ашыга киемнәрне киде дә көзгегә карады. Чебен чуарлап бетергән көзгедән шундый да матур малай карап тора иде.

– Матур бит, бабай, әйеме?!

– Матур, улым, җылы тәнеңдә тузсын, балакаем. Апаңның бу яхшылыгын бер дә онытма. Яхшылыкны оныткан кеше игелек күрми ул.

– Ярар, бабай, – диде Сәет, – онытмам!

Сәет иртәне җиткерә алмыйча интекте. Иртән, матур киемнәрен киеп, мәктәпкә китте. Ботинкаларны бабасы, язга киярсең, улым, дип җыеп куйды. Класста Рәфыйк күренмәде. Укытучының да күңеле төшенке. Укучылар белән дә елмаймыйча, коры гына исәнләште. Сәетнең йөрәге дерт итеп куйды. Рәфыйкка берәр нәрсә булганмы әллә? Шунда класска дулый-дулый Рәфыйкның анасы килеп керде дә керә-керешкә Сәет өстенә ташланды.

– Ах син, хәерче калдыгы, үләксә! Минем улымның битен умырып төшергәнсең. Врачлар бүген тегеп кайтарганнар. Шәмәхә карасы тәненә сеңеп, мәңгелеккә ямьсезләнеп каласы ди. Инсаф кына кайтсын, буып үтерә үзеңне, кабахәт, – дип, малайны уңлы-суллы яңаклый башлады. Укытучы килеп җитмәгән булса, Сәет нишләгән булыр иде? Бала нәни куллары белән битен капламакчы була, ә сәер апа аны, парта арасыннан йолкып чыгарып, ишеккә таба өстери иде. Яңа кәчтүмнең төймәләре тукымасы белән бергә умырылып чыкты.

«Айгыр» кушаматлы Маһинур кулында Сәет бәләк сыман бәргәләнде. Укытучы тиз генә Сәетне йолып алды да үзе белән ышыклады.

Айгыр Маһинур укытучыга ташланды.

– Кем икәнемне беләсең, Нурания, яклама аны. Бүре баласы ич ул. Бетергән бит улымны, имгәткән, – дип, үкереп еларга тотынды хатын.

Нурания аңа су алып килеп бирде.

– Тынычлан, Маһинур, бәлки әле, әйбәт булыр. Алдан алай бетеренмә. Сәет бер дә начар малайга охшамаган. Рәфыйк үзе Сәеткә гел бәйләнеп тора. Күрәм ич мин. Ник ятимне шулай рәнҗетәсең? Ходайдан оял!

– Әле син, авызыңны тутырып, Ходай дип торасыңмы? Күрсәтермен мин сиңа Ходайны! Иртәгә үк язып бирәм кәнсәләргә. Директорыңа да хәбәр итәм. Сине мәктәптән буклы пумала белән куарга кирәк, – дип дулап, хатын директор кабинетына юнәлде.

Нурания куркынган балаларны тынычландырып, урыннарына утыртты:

– Ягез, тынычланыгыз, балалар. Менә күрдегезме нинди күңелсез хәл килеп чыкты. Күңелегезгә салып куегыз, балалар. Кеше кычкыра дип, сез дә кызып китеп, алай тавышланмагыз, югыйсә шул кеше дәрәҗәсенә төшәрсез. Намусны бер югалтсаң, табуы, ай-һай, бик читен булыр.

Шунда Гөлҗиһан торып басты:

– Апа, – диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә.  – Сезне хәзер, «Ходай» дип әйткән өчен, эштән алалармы инде? Апа, син андый сүзне әйтмәдең ич, без ишетмәдек, име, кызлар, әйтмәде бит, име, малайлар?

Төрле яктан «юк, юк, ишетмәдек» дигән сүзләр ишетелде. Укытучының күзләренә яшь килде. Кара әле бу балаларны. Алар бит апаларының кача-кача Коръән аятьләре укуын, ураза тотарга тырышуын белмиләр. Җаны-тәне белән Аллага ышана бит ул. Әти-әниләре дә намазларын калдырмады, ураза тотты. Гает намазын картлар, кача-поса, таш келәттә укыйлар. Бөтен авыл халкына хәер-дога кылып торалар ич. Ә берсендә, өйләренә мәктәп директоры белән колхоз председателе килеп кереп, әтиләрен намазлык өстендә тотып, икенче көнне халыкны клубка җыйдылар. Авылда дин сөремен таратучы дип гаепләп алып киттеләр әтисен. Бәхилләшеп чыгып киткәндә, җиде бала әтиләренә килеп асылынды.

– Әниегезне тыңлагыз! Нәселгә тап төшермәгез! Ничек булса да үсәрсез. Укырга тырышыгыз! Безнең нәсел математика фәненә хирыс…

Балалар әтиләренең кечерәеп, бөкрәеп калган гәүдәсен клуб тыкрыгына кереп югалганчы карап калдылар.

Клубта районнан килгән вәкил дә бар иде.

Габделхәйне беренче рәттәге артсыз урындыкка утырттылар. Сәхнәдә – мәктәп директоры, теге вәкил һәм колхоз председателе.

Диннең – агу, Габделхәйнең дошман икәнлеген, аның ише кешеләрнең авылда яшәргә хакы юклыгын, урыны төрмә булганлыгын озак аңлаттылар халыкка. Габделхәй алар сөйләгән сүзләрне аңларлык хәлдә түгел иде. Хатыны җиде бала белән кала, балалары яшь… Нишләр ул? Миңа кайтулар юк инде, дип уйланып утырды Габделхәй.

Арыган вәкил мәсьәләне кабыргасы белән куйды:

– Кем дә кем Габделхәйне районга җибәреп тикшертергә, башын төрмәдә черетергә ди, кулларыгызны күтәрегез. – Клубта үлем тынлыгы урнашты. Шулай да бер-ике бирчәеп беткән кул күтәрелде. – Активрак булыгыз! Йокладыгызмы әллә анда? Үзегезнең дә китәсегез киләме? – дип, өстәлгә сукты вәкил.

Шунда акрын гына бер хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Габделхәйне алып киткәч, безнең казан төбен кем ямар суң, комганнарыбызны кем ямап бирер, кем безнең уракларыбызны тешләр?

Шул бер җөмлә җитте халыкка.

– Габделхәйсез кем сәгатьләребезне төзәтер?

– Ипи-тоз бетсә дә, шуннан алып торабыз.

Шау-шу купты. Авылның карап торган бер Габделхәе бит ул.

Халык гөж килде.

– Не имеешь права, укыса соң, урамга чыгып укымый ич ул намазын. Өйдә генә укый. Аракы эчми, тәмәке тартмый, балалары тәүфыйклы.

– Кагылмагыз Габделхәйгә. Үстерсен балаларын. Инде Сталин вакытында да ярты авылны бетердегез.

Вәкил халыкны туктата алмады. Шунда Галиулла карт күтәрелде. Вәкарь белән сүзен башлады:

– Менә утырттык ди без Габделхәйне, алда язгы чәчү тора. Әйт әле, персидәтел, синең чәчкечләреңне кем төзәтер? Бер кешең дә юк бит. Үзең төзәтсәң генә инде. Габделхәйсез нишләрбез? Ул бит бөтен тирә-як авылларга бер Габделхәй. Әйт әле, син язгы чәчүгә гатаваймы? Габделхәйсез нишләрбез? – дип кабатлады Галиулла.

Персидәтел дәшмәде.

Авыл халкы аннан да яманрак шаулаша башлады:

– Җибәрмибез, тимәгез безнең Габделхәйгә. Ул нәләт төшкән Шәрәфинең дә әләкләп туясы булмады.

Әтисе исемен ишеткән Инсаф дерт итеп китте. Өстәлгә китереп сукты.

– Җиттегез, Себер китәсегез киләме? Кайсыгыз әйтте бу сүзне?

Халык шым булды.

Сәхнәдә утырганнар үзара киңәштеләр дә Габделхәйгә сүз бирделәр:

– Әйт, Габделхәй, башка намаз укымам, ураза тотмам, качып, гает намазы укымам, – дип әйт, өеңә кайтасың килсә!

Габделхәй торып басты. Авыр итеп сулады да юаш бер тавыш белән акрын гына:

– Ярар, – диде.

Аның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Үзе авылдашлары каршында гөрнадир кебек гәүдәсе белән елап торуыннан оялды. Тик бу күз яшьләрендә авыл халкына булган рәхмәте күбрәк иде.

Шул хәлләрне күз алдына китерде укытучы. Әнә ишек артында Маһинурның мәктәп директорына тәтелди-тәтелди сөйләп килүе, шыгырдап класс ишеге ачылуы ишетелде. Болай да каракучкыл йөзе тагын да каралып киткән директор артыннан Маһинур килеп керде. Балалар торып бастылар.

– Әнә, балалар алдында миңа, Ходайдан оял, дип әйтеп тора. Әнә, ул балаларны боза инде. Аңа мәктәптә урын юк. Атасы да мулла булып йөрде, – дип тезде Маһинур.

– Бу ни бу, Нурания Габдулхаевна? Бу сүзләр дөресме?  – диде директор. Йөзендә боз салкынлыгы иде. – Балалар алдында шул сүзләрне әйттегезме?

– Туктагыз әле, бу балалар алдында хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Әйдәгез, сезнең кабинетка кереп сөйләшик.

– Юк, Маһинур хаклы, балалар алдында хәл итәбез. Балалар, әйттеме апагыз бу сүзне?

Чая Гөлҗиһан торып басты:

– Юк, абый, әйтмәде. Маһинур апа үзе Сәетне кыйнады, минем малайның битен җырткансың, дип. Мин үзем күреп торганыем. Кичә Рәфыйк Сәетне төртеп екты да эченә типте. Син хәерче, атаң мине ярата, дип. Кара савыты ватылды да, Рәфыйк таеп китеп кара савыты өстенә егылды. Бите канады. Сәет тик кенә торганые. Аның гаебе юк, абый.

Гөлҗиһанга Хәния кушылды:

– Мин дә шунда идем, абый. Рәфыйк үзе гаепле ул. Гел Сәетне кыйный. Аның бит әнисе дә, әтисе дә юк. Ник кыйный ул Сәетне? – дип, Хәния елап җибәрде. Аңа Гөлҗиһан да кушылды. Сәетнең дә күзләреннән яшь ага иде.

– Барыгыз, кайтыгыз, – диде Маһинурга директор.

– Ә сез бүген миңа керегез, – диде директор, Нураниягә усал караш ташлап. Сәетне кочаклап торган укытучы яшьле күзләрен мәктәп бакчасына төбәде.

Нураниягә соңгы кисәтү ясадылар. Тагын шушы хәл кабатланса, мәктәптән куу белән янадылар.

Шул төнне беренче тапкыр йөрәк өянәге тотты хатынны. Балалары авылның фельдшеры Нюрага чаптылар.

«Кизү, җаным, кизү бу» дигән диагноз куеп, кешеләрне тынычландыручы бу марҗа хатыны авыл халкы өчен иң зур профессор иде. Ул килеп керсә, инде үләргә яткан авыру да терелеп киткән сыман була. Нюра апага каян килгәндер кешене юата белү сәләте? Ходайдандыр. Шушы хәлдән соң мәктәптә узган һәр педсоветта бәйләнде директор укытучыга. Педсоветның ахыры Нураниянең йөрәк өянәге белән тәмамлана торган иде. Дәресләренә кереп йөдәтте. Үзе кермәсә, уку-укыту эшләре мөдирен кертте.

Педсовет буласы көнне балалары йөрәкләре алынып көттеләр. Кышын карга бата-чума, язын-көзен су ерып Нюра апаларына чабу өчен, һәрвакыт әзер булып тордылар.

* * *

…Сәет таң атканчы йоклый алмады. Күз алдына гарьләнеп үткән бала чагы килде. Әй чиләнеп тә карадылар соң бабасы белән. Сыерга печән җыю дисеңме. Ызаннарда сусылланып баш төртә башлаган әрекмәннәрдән башлап, кукуруз, алабута, эт эчәгесе, билчән, зәңгәр чәчәк җыеп киптерү дисеңме. Ярый ла аны капчыкка тутырып алып кайтканда, председатель күрмәсә. Ул Сәеткә бигрәк тә каныга. Улының бер як бите ямьсезләнеп, кап-кара җөй эзе калды. Шуның үчен алуы бугай. Әллә инде малайның буйга тартылып, әнисенә охшап баруы ачуын чыгарамы? Сәетнең күңелендә беркайчан да «бу – минем әти бит» дигән хис уянмады. Бабасының: «Шул мөртәт кенә җитте кызымның башына», – дип әрни-әрни әйткән сүзләре бәгыренә таш булып утырды. Ачу ташы! Инде менә үсмер егет өстенә кияр киеме юкка үртәлеп ята. Ничек барсын клуб бакчасына бу киемнәре белән?

Таң ату белән, сыерларны көтүгә куа башладылар. Ишегалдында чиләк чылтыраганы, сыерлар мөгрәгәне ишетелә. Бабасы сыер сава. Чиләк төбенә зең-зең итеп сөт агып төшә…

Сәет урыныннан сикереп торды. Тиз генә капкалап алды да, чыбыркысын алып, көтү туплана торган төшкә җыенды.

– Ник ул киемнәрең төрле якта җата? – диде Зариф карт, аптырап.

– Тузганнар.

– Ник, тузган әйберне тышка аталармыни?

– Кечерәйгәннәр.

Сәетнең бабасы белән дә сөйләшәсе килми. Кәефе юк. Чыбыркысын сөйрәп, сыерлар туплана торган урынга килгәндә, аны Хәния куып җитте, ул үзләренең сыерларын савып, көянтә-чиләкләрен асып, сөт җыючы Шәяхмәт абзыйларга сөт илтә бара иде.

– Нихәл, Сәет, ник кичә клуб бакчасына чыкмадың? Көтеп торганыем, – диде Хәния, уңайсызланып кына.

– Чыгасы килмәде лә, арылды кичә, сыерлар артыннан чабып йөреп…

– Бик күңелле булды. Әгъләм бик матур итеп уйнады кичә. Бер дә ялындырып тормады. Зәйтүнәгә ошыйсы килде инде аның.

Сәет дәшмәде. Кичә кунак кызын кем озатканын бик беләсе килсә дә, сорап торасы итмәде.

Кояш Урыстау өстенә күтәрелә башлауга, малайлар сыерларны Ялантау ягына кудылар. Бер-ике сәгать кенә йоклап алган үсмерләр, авызларын ачып исни-исни, ялкау гына атладылар. Әгъләмнең нигәдер кәефе юк. Сәет күз кырые белән генә Әгъләмгә карап ала. Моңа нәрсә булган? Әгәр кичә Зәйтүнә белән борчаклары пешкән булса, очып йөрер иде. Димәк, кунак кызы моңа тәтемәгән!

Иртәнге салкынча һава үзенекен итте. Малайларга җан керә башлады. Алар бер-берсен үчекли-үчекли, шаярыша-көлешә, инеш буена килеп җиттеләр.

– Кара әле, Әгъләм, кичә Фатыйма түти табагач белән сыйлады мәллә үзеңне? Кунак кызын карата алмаганга, әлүн кагы капкан кебек кыланасың. Ату әле миңа бер кызның да каршы килгәне юк дип мактанган идең. Чирттеме борыныңа кунак кызы?

Әгъләм, каш астыннан гына Исмәгыйльгә карап, теш арасыннан җөмләсен сытып чыгарды.

– Телеңә салынып тор әле, торна тәре. Шушы ташка сылап куям хәзер. Тагын бер генә сүз әйт.

Ләкин үсмер малайларны туктатып булырдай түгел. Алар кичә Әгъләмнең Каракай әбиләр капка төбендә Зәйтүнәне тотып алуын, мондый тупаслыкны күрмәгән кызның кычкырып җибәрүен, Фатыйма түтинең, табагач күтәреп, Әгъләм артыннан куа киткәнен күргәннәр. Шуңа күрә Әгъләмнән эчләре катып көләләр. Берсеннән-берсе арттырып, малайны үчеклиләр. Әгъләм малайларга карап торды да:

– Әгәр бүген бу кыз минем янда калмаса, исемем гармунчы Әгъләм булмасын. Кичә Фатыйма апа гына чыгып эшне бозды. Ул чыкмаган булса, бер үпмичә кайтып китми идем. Бүген капка төпләренә җиткәнче үк тотам мин ул кызыйны. Әйтте диярсез.

Сәетнең күңеле үсте. Вәйт Зәйтүнә! Булдырган! Юньле бала икән, дип, эчтән генә сөенде үсмер егет, эчтән генә үзе яраткан көйне көнозын көйләп йөрде:

Бишмәтеңдә синең биш төймә ләй,

Нигә төймәләймисең?

Болын кичәгегә караганда матуррак, чәчәкләр хуш ислерәк тоелды Сәеткә.

Әмма… Их, кайлардан гына чалбарлык акча табарга? Аяк киемен ямап кисәң дә була. Берәрсе акча биреп торса, күкәй сатып булса да түләр иде әле. Әллә инде Миңлебикә түтидән сорап торасы? Их, шул акча юклык үзәккә үтә. Ләкин яшьлек – яшьлек инде. Булыр әле, Алла бирсә, бары да булыр. Бер җае чыгар.

Кичен өйгә кайтып кергән Сәет өй эчендә кемнәрнеңдер медер-медер сөйләшкәнен ишетеп сагаеп калды. Фатыйма апа икән, хәл белергә килгән. Ишек төбендә Фатыйма апаның кызыл эчле галушлары янәшәсендә ап-ак туфлиләр. Кемнеке булыр бу? Сәет аңлап алды: Зәйтүнә!!! Үзе килгән. Сәет, өстендәге киемнәреннән оялып торса да, өйгә керәсе итте. Күпме качып йөрергә була! Ни булса шул. Өйгә кергәч, өйләрен танымыйча торды егет. Өй бу яхшы кешеләрдән төшкән нурдан балкып тора.

– Ә-ә, менә Сәет тә кайтты. Сәет, таныш бул. Бу – сеңлем Саниянең кызы Зәйтүнә. Свердлаудан кайтты. Җәйне авылда торачак. Олы хәсрәтләре бар: әтиләрен шахта баскан. Бик авыр, ди, хәле. Сәет улым, син минем кызымны саклап, карап йөрт инде. Бик тәртипле бала. Кичә Әгъләм мөртәт котын алган баламның. Җәме, наным, – диде Фатыйма апа.

Сәет баскан җирендә катып калды. Кара әле, күктән көткәнне җирдән тапты бит. Күңеле ышанасы итмәде. Чын хәлме бу? Безнең өйгә килеп кергәнме бу бәхет? Йә Алла, рәхмәт сиңа!

Зәйтүнә үзе сүз башлады:

– Сәет, мин сине клуб бакчасында көткән идем кичә. Нигә чыкмадың? – дип, Сәеткә кулын сузды. – Син миңа бүген авылны күрсәтерсең, яме. Кичә бер малай шундый куркытты. Мин аны бандит дип торам. Бүген безгә кил, яме…

Кыз татар телендә чиста сөйләшә иде.

– Ярар, без киттек. Таныштырдым. Әйдә, кызым, өйдә эшләр дә күп, – дип саубуллашты да Фатыйма апа кызны алып чыгып китте. Алар артыннан өйдә әллә нинди тәмле исләр эленеп калды.

– Улым, – диде бабасы, – иртәгә ял көне. Теләче базарына барырбыз. Чалбар сатып алырбыз. Аяк киемеңне ямап куйдым. Күлмәк-ыштаның бик тузган. Иртәгә, Алла теләсә, җаңаны алып кайтырбыз. Үстең инде, улым. Тәмам җегет булдың, Аллага шөкер.

Сөенеченнән Сәетнең башы күккә тигәндәй булды. Караңгы төшүгә, бабасы ямап куйган аяк киемнәрен, иске күлмәген киде дә Фатыйма апалар очына китте. Өй каршындагы бакчага сикереп төште дә тәрәзәгә чиртте. Шул ук минутта, пәрдә чите күтәрелеп, тәрәзәдә Зәйтүнәнең елмайган йөзе күренде. Озак та үтмәде, кыз Сәет янына чыкты. Йә Хода, булса да булыр икән чибәрлек!

– И Сәет, мин сине бүген дә килмисең дип торам. Шундый көттем, шундый көттем. Очень долго. Кич җитте. Караңгы булгач кына килдең.

Сәет дәшмәде. «Син минем иске күлмәгемне күрмәсен дип, караңгыланганны көттем», – дип әйтә алмый бит инде ул.

– Әйдә әле, Сәет, чишмә буена алып төш әле мине. Анда шундый матур.

Сәет, кыенсынып кына:

– Ярар, – диде.

Кыз сөйли дә сөйли:

– Минем әни шушында үскән. Ялантау чишмәсен бик сагына ул. Туган якларын сагына. Шундый сагына инде менә! Шуңа күрә мине дә гел татарча сөйләштереп үстерделәр. Татарча җырлый да беләм әле мин. Әни әйтә: «Кызым, син – минем бер генә балам. Монда кала күрмә. Укуыңны бетергәч, Казанга кайтырсың. Үз татарларыбыз янына. Сыярсың әле Казанга. Үз илендә чыпчык та үлми, – ди. – Без әтиең белән икәү генә торырбыз», – дигәние… Әтине шахта басты. Бик авыр хәле. Әни гел аны саклый, ә мине җәй буена монда кайтардылар.

Сәет кызның шулай ачылып сөйләшүенә сөенде. Чөнки үзе сөйләнер хәлдә түгел иде. Чишмә буена җиткәнче, кызны гына тыңлап барды.

Ялантау чишмәсе үз көенә генә ага. Әллә нинди серлелек өстәп, өздереп, ниндидер кош сайрый. Шундый да рәхәт иде ике саф күңелле балага. Әнә урак ай Ялантау өстенә менеп кунды.

– Зәйтүнә, кара әле айга. Шул калкулыкка ай менеп кунгач, тавыбыз нәкъ мәчет манарасы була да куя инде, иеме?

– Ие шул, Сәет, нәкъ мәчет кебек була икән шул. Минем Казанда Мәрҗани мәчетен күргәнем бар. Әти белән әни алып барып күрсәттеләр. Бик борынгы мәчет ул. Аның да ае шундый матур.

– Безнең бабай әйтә: кайчан да булса яңа мәчетләр салырлар әле, ди. Авылга дин кайтыр, кешеләргә иман кайтыр, ди. Аллага ышанмаган кавем озак яши алмый ул, бетә ул, улым, шуңа күрә син Коръән укырга өйрән, ди. Син сер тота беләсеңме?

– Беләм, Сәет. Ник алай дисең?

– Мин сиңа бер сер сөйлим. Авыл мәчетенең манарасын кискәндә, ае егылып төшкән. Минем бабай ул айны яшереп куйган. Хәзер без аны саклыйбыз. «Яңа мәчет төзегәч, бу айны мәчет манарасына менгереп куярсың», – дип әйтте бабай. Берәр вакыт сиңа да күрсәтермен әле ул айны, яме. Тик кешегә сөйли күрмә. Ату бабайны алып китеп ябып куярлар…

– Юк, сөйләмим, Сәет. Син Аллага ышанасыңмы?

– Ышанам, Зәйтүнә. Минем бабай намаз укый, ураза тота. Мин дә ураза тотар идем, тик мәктәптә көчләп авызга су салалар. Мин үлгәннән соң кабат тереләсемә дә ышанам. Минем әни күптән үлде. Аның җаны күбәләк булып кайта. Мин әнине шундый сагынам.

– Әнисез кыен инде ул. Сиңа бик читендер.

– Ияләндем инде. Әйдә теге ай кунган җиргә алып менәм. Тау башына!

– Әйдә, тик минем аягым тая. Туфлиемнең табаны күн.

– Мин сиңа булышырмын. Бир кулыңны.

Кызның кулы Сәетнең зур учына сыенды. Ул кош баласы кебек кайнар иде. Гомерендә кызлар кулы тотып карамаган малайны ток суктымыни?! Алар акрын гына тауга күтәрелә башладылар. Зәйтүнәнең ара-тирә аягы таеп-таеп китә, ләкин кыз Сәетнең кулын ычкындырмый. Калышмыйча барырга тырыша. Менә тау башына менеп җиттеләр. Калкулыкка кунган ай янәдән күккә ашты. Тау астыннан берәр кеше бу якка карап торса, бу икәүне һәйкәл дип уйлар иде. Балаларның җитәкләшкән кулларын ычкындырасылары килмәде. Бәхетләре югалыр дип курыктылар.

– Ой, красота! Рәхмәт сиңа, Сәет! Бик зур рәхмәт сиңа! Минем мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле. Син шундый көчле. Тәки мине сөйрәп алып мендең бит. Әни менә ни өчен бу тауны, бу чишмәне сагынып елый икән. Әйтәм аны һаман Казанга кайтырга кыстый. Кара әле бу хуш исне. Безнең шәһәрдә ап-ак кар ява да икенче көнне үк карала башлый.

– Ә син бөтенләйгә авылга кайт, Зәйтүнә.

– Юк, әтием-әниемә минсез бик читен булыр. Миңа да аларсыз.

– Шулай инде. Әти-әнисез бик читен. Ятимлекнең хәлләре җиңел түгел, Зәйтүнә. Әнисен югалткан кеше – иң бәхетсез кеше инде ул. Минем дә гел генә әниемә сыенасым, иркәләнәсем килә. Балалар берәрсе кыерсытса, әти-әниләренә кайтып әләклиләр, аларны әти-әниләре юата иде. Ә мине олырак малайлар кыйнап кайтарганда да, юатыр кешем булмады. Төннәр буе елап ята торган идем. Ашау-эчү дә… Бабай пешергән – бабай пешергән инде. Ярый әле, Нурания апа, укытучым юата торганые. Мин аны гел әнием шикелле күрәм. Ул аңа охшаган да. Минемчә, барлык әниләр дә аңа охшаган булырга тиеш. Нәкъ шундый. Йомшак, матур. Ул мине гел үз баласыдай саклап үстерде. Бабай әйтә, бу игелекле апаңны мәңгегә онытма, ди. Онытмыйм да мин аны! Мин, үскәч, моряк булам, Зәйтүнә.

– И-и, нәрсәгә инде алай уйладың? Аннан кайтмыйсың инде син. Шунда берәр марҗа алып калачак.

– Юк, Зәйтүнә, аннан без Казанга кайтабыз, укырга керәбез. Укытучы апам әйтте: «Син, Сәет, укы. Башың бар, акылың бар. Укыган кешеләр илгә бик кирәк», – диде. Бабай гына менә ялгыз кала инде, мин киткәч…

– Ә мин табиб булам. Әтине дәваларга булышам әнигә.

…Шулай сөйләшә-хыяллана торгач, вакытның үткәне сизелми дә калды. Урыстау ягыннан агарып таң атып килә. Берсен-берсе уздырып, әтәчләр кычкырыша. Җиргә мул булып чык төшкән. Сәет белән Зәйтүнә әкрен генә авылга якынлаштылар. Алар, Фатыйма апалар капка төбенә кайтып җиткәч кенә, кулларын ычкындырдылар. Сәеткә бүген көтүгә чыгасы түгел. Урынына кереп ятты. Күзенә йокы эленмәде, кулларында һаман да әле Зәйтүнәнең кул җылысы тора кебек. Шунда тау башында кызның иңнәреннән кочып аласы, күзләренә, иреннәренә кагыласы килде Сәетнең. Үзен көчкә тыеп торды. Зәйтүнә янында эреде дә бетте. Беркемгә сөйләмәгән серләрен сөйләп ташлады. Бер белмәгән кызга бит ул! Беренче мәртәбә күргән кызга! Аңа хәзер бу дөньяда Зәйтүнәдән дә якын кеше юк. Ул аның өчен утка да, суга да керергә әзер. Авылда Фатыйма түтиләрнең чирәмле капка төбеннән матуррак урын да юк кебек тоелды Сәеткә.

Йокыга оеп китүе булды, бабасы уятты:

– Тор, улым, Теләче базарына Башчапкан Әнвәре ат белән бара ди. Син дә шуңа утырып барырсың. Ату ун чакрым туда, ун чакрым суда озак, арырсың.

Сәет сикереп торды. Бабасы аның кулына илле сум акча тоттырды.

– Улым, акчаңны ышпаналар ала күрмәсен, ерак яшер, үзең сайлап ал инде, күлмәк-ыштанны, дим. Мин инде ала да белмәм, киңәш бирердәй кеше дә түгелмен.

…Теләче базары гөж килә. Мактый-мактый әйбер сатучылар бихисап. Малай тукыма, кием-салым рәтенә юнәлде. Ак күлмәк, кара чалбар сатып алды. Әле үзенә яраклы кара чүәккә дә акчасы калды. Рәхмәт бабасына, ничекләр итеп акча юнәткән?! Вәгъдәләшкән вакытка Әнвәр абыйсы көтәргә тиешле урынга килсә, ат та, Әнвәр абыйсы да юк. Җәяү кайтып китте. Елга буйлап та, тау аслатып та кайтты ул. Зәйтүнә белән очрашу мизгелләрен уйлап кайта-кайта, ун чакрым араны сизмәде дә Сәет. Әле бүген дә кич буласы бар. Зәйтүнә белән тагын күрешерләр. Аңа әллә нинди серләрен сөйлисе бар аның. Ялантау чишмәсе буена да төшәрләр, кулга-кул тотынышып, тауга да менәрләр…

Беренче мәхәббәт! Кешелекнең мәңге кире кайтмас татлы мизгелләре! Әгәр адәм баласы яшьлекнең кадерен белсә, аның бер минутын да әрәм итмәс иде.

Сәет өйлә турынарак кайтып җитте. Бабасы намаз укый иде. Самоварын куеп җибәргән. Самовар капкачы читеннән марля күренеп тора. Димәк, бабасы күкәй пешерәсе иткән. Ул шулай күкәйне самовар эченә куя. Чәе дә кайный, күкәе дә пешә.

Сәет, кулларын юып, киштәдән шакмаклы тастымалга төрелгән ипине алды. Бабасы иске чалгыдан ясаган пычак белән ипи кисте. Шикәрне, ватып, шикәр савытына салды. Йомыркаларны салкын суга салды – алай тизрәк әрчеләләр. Өстенә кунган көлне өреп төшерде дә самоварны өстәлгә менгереп утыртты. Самовар үзенә бертөрле моң таратып җырлый иде. Әллә Сәетнең йөрәге җырлыймы? Аңламассың. Бабасы, намазын укып бетергәч, озаклап дога кылды да малай янына килде.

– Кайттыңмы, улым, юлың уңдымы?

– Әйе, бабай, рәхмәт инде сиңа киемнәр өчен!

– Җылы тәнеңдә тузсын, олан!

– Рәхмәт, бабай, эшли башлагач, сиңа да шундый киемнәр алырмын.

– Алырсың, улым, дөньялар гына тыныч булсын. Әле өстемдәгеләрен киеп бетерәсем бар. Аларның барысы өчен дә теге дөньяда җавап бирәсе, улым. Анда сорарлар икән, нинди акчага сатып алдың бу әйберләрне, дип, хәрәмгәме, хәләлгәме? Алла сакласын, олан.

Ай-яй бу көннең озынлыгы. Дилбегә буе, бабай әйтмешли. Сәет инде Теләчегә барып кайтты. Аның әле шуннан ераккарак бара алганы юк иде. Өйдә никадәр эш эшләде! Күпме утын ярды! Идән-сәкеләрне юып чыгарды. Өйне ялт иттереп куйды, алай-болай Зәйтүнә килеп керсә дә оялырлык түгел.

– Әле кичә генә җуганыең. Ник тагын җуасы иттең? – диде бабасы.

– Югач, өйнең һавасы алышына. Тышта эссе бит.

– Алай дисәң генә. Бар, җатып тор. Ату кичә иртән генә кайттың. Төн ката нишләп йөрисеңдер, йокы калдырып.

– Йокы килми әле, бабай.

Сәеттә йокы кайгысы юк. Аның, бабасы күрмәгәндә, яңа киемнәрен киеп карыйсы килә…

Әкрен генә эңгер иңә башлады. Сәет, әзерләнеп, Фатыйма апалар ягына китте. Кыз инде киенеп куйган. Сәетне көтеп тора. Фатыйма апа Сәетне шау килеп каршы алды.

– И Сәет наным, рәхмәт инде сиңа. Шундый да күңеле булган инде Зәйтүнәнең. Кичә Ялантауны да күрсәткәнсең икән. Рәхмәт төшкере! Тик әйбәт кенә йөри күрегез, яме. Алла сакласын!

Фатыйма түти үзе атасыз бала үстерә. Шуңа хурланып яши иде.

Зәйтүнә Сәетне күреп шаккатты.

– И-и Сәет, синме соң бу? Шундый матур син! Фатыйма апа, карале, шундый матур киенгән бүген Сәет!

– Ие шул, адәм күрке – чүпрәк, агач күрке – яфрак, диләр. Шундый килешә, наным. Котлы булсын! Өстеннән өстәлсен, җылы тәнеңдә тузсын, – дип тезде Фатыйма түти.

Сәет белән Зәйтүнә клуб бакчасына киттеләр. Инде яшьләр төркем-төркем булып клубка агылалар. Клуб ягыннан Әгъләмнең сузып-сузып гармун уйнаганы ишетелә. Аңа кушылып, кемдер җыр суза:

Атландым атның биленә,

Киттем Герман җиренә.

Алар клуб бакчасына икәүләп килеп керделәр. Хәниянең утлы карашы икесен дә өтеп алгандай итте. Әгъләм сер бирмәде. Уйнады да уйнады. Менә «Зәлилә» уйный башладылар. Зәйтүнә уртада калгач, Әгъләм җыр башлады:

Язлар җиткәч, зәңгәр күктә

Сайрый-сайрый тургайлар.

Борыныңны бик күтәрмә,

Чиләк элеп куярлар.

Аның җырына кушылучы булмады.

– Нигә шулай җырлый ул?

– Игътибар бирмә шуңа.

Менә уртада Әгъләм калды:

Зәңгәр чәчәкле үлән

Җитен була икән ул,

Кызлар сиңа карамагач,

Читен була икән ул…

Шулай җырлашып уйный торгач, Зәйтүнә Сәеткә:

– Әйдә, Сәет, үзебезнең мәчетебезгә китик. Анда рәхәтрәк, – диде.

Алар икесе чыгар капкага юнәлделәр…

Әнә ай да мәчет манарасына менеп кунган. Моңаеп кына боларны көтә. Сәет, авылдан чыгуга, Зәйтүнәне кулыннан тотып алды.

– Әйдә, Зәйтүнә, татарча җырла әле бер!

– Әй, оялам ла мин.

– Оялма инде, әйдә, мин дә кушылам.

– Әйдә, «Мәдинә гөлкәем»не җырлыйбыз.

– Әйдә! Әни матур җырлый иде бу җырны.

– Сәет, син башла, мин кушылам.

Сәет акрын гына җыр башлады. Тавышы утырган иде егет-малайның, тигез җырлый. Кыз аңа кушылды. Тик Сәет «Мәдинә» урынына «Зәйтүнә гөлкәем» дип җырлады. Үсмер егетнең кызга әйтә алмаган сүзләрен җыр аша ирештерүе иде бу. Ялантау өстендәге калкулыкка – иң саф хисләрнең шаһиты булган урак Ай каршында вәгъдәләр бирешергә мәхәббәт үзе менде бугай. Тау өстенә менеп җиткән яшьләр беренче үбешүләреннән оялмасыннар дип, ай, ашыга-ашыга, күккә ашты. Егет тау башында кызны күтәреп үк алды. Алар, үз хисләреннән үзләре исереп, озак тордылар. Бер-берсенә сүз әйтерлек хәлдә түгел иде бу икәү.

– Әйдә, Зәйтүнә, үзебезгә йолдыз сайлыйбыз!

– Әйдә! Сәет, әнә теге болыттан өстәрәк балкыган йолдызны сайлыйбызмы?

– Юк, Зәйтүнә, Җидегән йолдызны күпләр сайлагандыр инде. Бигрәк якты ич ул. Ә без синең белән иң кечкенә йолдызны – Җидегән йолдыздан азрак уңдарак торган йолдызны сайлыйк. Син Тагилыңа кайткач, мине сагынсаң, шул йолдызга кара. Минем белән сөйләшкән кебек, аның белән сөйләш. Мин дә йолдызга «Зәйтүнә!» дип дәшәрмен. Һәр кич саен мин синең белән шул йолдыз аша сөйләшермен. Синнән башка саргаеплар үләрмен мин. Моңарчы синсез ничек яшәлгән – белмим. Әйт, Зәйтүнә, әниеңнәргә: монда күчеп кайтсыннар, Фатыйма апаларга. И рәхәт тә булыр иде, әйеме?

– Шулаен шулай да бит. Бер киткәч кайтмый инде алар. Әни әйтә, бик интегеп яшәдек авылда, ди. Ашарга да булмады, кияргә дә, ди. Тавык салган күкәйне дә җыеп налугка илтә идек, ди, заёмы тагын… Хәзер рәхәт инде. Бөтен нәрсә бар. Әти акчаны шахтада бик күп ала иде бит. Әни дә эшли.

– Беләм, Зәйтүнә, сездән посылка еш килә Каракай әбигә. Ул безгә күчтәнәч итеп кертә иде тәмле әйберләрне. Мин ул вакытта сине белмидерием шул. Ник кайтмадың соң син моңарчы?

– Мин еш кайттым авылга. Ул вакытта очрашылмаган.

…Алар таң алдыннан гына авылга таба атладылар. Таудан төшкәч, Сәет кызның биленнән кочаклап алды. Кыз каршы килмәде. Капка төпләренә кайтып җиткәч тә аерыла алмыйча озак тордылар.

* * *

Сәетнең күңеле күтәренке иде. Ул, сызгыра-сызгыра, өйләренә таба атлады. Әтәчләр, берсен-берсе уздырып, таң атуын хәбәр итеп сөрән сала.

Рәхәт! Җәйге иртәне ярата Сәет. Шундый да күңел тынычлыгы белән уяна җәен авыл. Ә бүген… Ул бүген беренче тапкыр сөйгән кызы белән үбеште. Зәйтүнә белән! Кыз да каршы килмәде. Кыз иреннәренең тәме әле дә Сәетнең иреннәрендә тора. Аның, бөтен авылны яңгыратып:

– Яратам сине, Зәйтүнә! – дип кычкырасы килә. Хисләре, күкрәгенә генә сыеп бетә алмыйча, тышка агыла.

Тыкрыктан узганда, кинәт кемдер авыр әйбер белән Сәетнең башына сукты. Үсмер егетнең күз аллары караңгыланып китте, ул гөрселдәп җиргә ауды. Борыныннан кан китте.

– Мә сиңа, хәерче калдыгы, үләксә…

Болар Рәфыйк белән Әгъләм иде. Малай аңын җуйды.

Иртән көтү куарга чыккан хатыннар табып алды Сәетне. Шул минутта «Сәетне үтергәннәр!» дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Зариф карт та килеп җитте. Ул, аңсыз яткан оныгын күреп:

– Ах, җир битләр, имансызлар! Улым, кемнәр җитте башларыңа? Шул Инсаф мөртәтме, Рәфыйкмы?

Ул оныгын күтәреп алмакчы булды. Ләкин куллары тыңламады. Карт оныгы өстенә сыгылып төште дә хәрәкәтсез калды… Аның үле гәүдәсен ир-атлар, күтәреп алып кайтып, караватка салдылар. Ә малайга кагылдыртмадылар. «Милиция килгәнне көтегез», – диделәр. Мизгел эчендә Нюра апаны җилтерәтеп алып килделәр.

– Бабайга инфаркт булган, – диде Нюра апа. – Ә Сәет исән. Хәзер үк больницага илтергә кирәк. Баш мие зарарланган булырга тиеш. Башына күсәк белән сукканнар. Канлы күсәкләре әнә чатта аунап ята.

Инсаф «милицияне көтегез» дисә дә, көтмәделәр, Әнвәр абый ат җигеп килде. Арбага ямь-яшел печән түшәлгән. Берничә ир Сәетне печән өстенә сузып салды. Ул, авыртудан аңына килеп, су, су дип ыңгырашты.

– Түз инде, Сәет, – дип хәленә керделәр аның.  – Хәзер бүлнистә терелтерләр сине. Анда Равилә исемле бик шәп духтыр бар. Ул сине дәвалар. Курыкма. Кайсы дуңгызының эше икән бу?

Больницада Сәетнең бик каты мие селкенгән, баш капкачы ватылып, баш миенә дә зыян килгән диделәр. Операция ясарга Казанга илтергә кирәк. Палатага чыгарып салганда, ишек артында Зәйтүнә белән Фатыйма Сәет янына керергә рөхсәт сорап ялвара иде:

– Кертегез инде, зинһар өчен, кертегез. Бер күзем белән генә карыйм, – дип ялына Зәйтүнә.

– Ярар, ләкин ишек төбеннән узасы түгел.

Зәйтүнә Сәетнең күм-күк булып янган йөзен, ап-ак бинтка уралган башын күреп аһ итте. Ул Сәеткә таба бер адым атламакчы булды. Аны кочагына алып, барлык әрнүләрен үзенә аласы килде. Ләкин шәфкать туташы кызның беләгеннән кысып тоткан иде, җибәрмәде. «Озак торырга ярамый», – дип алып чыгып китте. Фатыйма апасы:

– Йә Раббым, ни эшләткәннәр баланы! Анда бабасы үлеп ята. Инде монысыннан гарип ясаганнар. Бер бәхетсез гел бәхетсез инде ул. Нинди генә булып калыр бу бала? Кемнәр генә эше икән бу?! Әнә авылга милиция килгән. Табарлар, Алла боерса. Шул бәдбәхетләрне тапмый калмаслар. Куллары корыр әле. Аллаһы Тәгалә күрми калмас, – дип, күз яшьләрен сөртеп алды.

Авылга кире кайтканда, Зәйтүнә елады да елады:

– Фатыйма апа, Сәетне минем өчен генә кыйнадылар, әйеме, мин гаепле монда. Әнә Хәния дә: «Синең аркада гына бетерделәр Сәетне. Зариф бабай да синең аркада үлде. Башка монда эзең дә булмасын», – дип кычкырды.

– Юк, наным, синең аркада түгел. Аларның иманнары юк. Иманы булган кеше хайванга да сукмый күсәк белән. Мин аларның кемнәр икәнен чамалыйм. Башына күсәк белән органнар ди бит. Әйдә, кызым, тизрәк кайтыйк, Зариф картны җирлисе бар. Бабасыннан башка нишләр инде Сәет? Әлегә әйтми торырга кушканнар брачлар. Күтәрә алмас бу хәсрәтне, дип.

Алар кайтып җиткәндә, Сәетләрнең капка төбе тулы кеше иде. Ике милиционер сорау ала. Кем күргән, нәрсә булган? Инде зираттан күмү кирәк-яраклары саклана торган җирдән комганнар, колашалар алып килгәннәр. Авылда мулла булып йөрүче Солтан бабай да шунда.

– Язмыштан узмыш юк. Барыбыз да Ходай каршына барасы. Аллага тапшырдык. Әйбәт, гадел карт иде Зариф. Ул – сугышларны әйләнеп, Яурупага хәтле барып җиткән кеше. Авылдашлары салган хәсрәттән үлде. Сәете дә иллә дә намуслы, әйбәт җегет булып үсеп килә иде. И сөенәдерием аның шундый тәртипле булып үсүенә. Исән-имин генә терелә күрсен инде.

Үз улын бар дип тә белмәгән Инсаф та бик кайгырган кыяфәттә йөри. Сәеткә – унбиш, ә аның үги малаена уналты яшь. Ул, укырга бер елга соңрак кергәнлектән, Сәетләр классында укый. «Сәетне кыйнаганнар» дигән сүзне ишетүгә, өенә чапты Инсаф. Малае чаршау артындагы йомшак түшәктә йоклап ята. Ап-ак битендә зур гына зәңгәр-кара җөй. Тупас йөзле, әллә нинди генә бу малай. Инсаф керде дә ачу белән: «Тор!» – дип кычкырды. Малай, куркып, сикереп торып утырды, күзләрен тутырып, әтисенә карады.

– Синең эшме?

– Нәрсә ул?

– Сәетне сез үтердегезме?

Малайның коты очты.

– Үлгәнмени?

Инсаф үги улын җилкәсеннән алып селкетә башлады:

– Төрмә сиңа, төрмә! Ни үчең бар иде анда? Үзең генә идеңме? Син суктыңмы? Хәзер өйгә милиция килә. Сәет аңына килгән. Сорау алырга киттеләр. Бар, кая булса да качып тор, әнә әбиләргә – Шытсуга китәсеңме… Аннан да табарлар. Дурак баш. Яшең җиткән, төрмә сиңа.

Тавышка Маһинур йөгереп керде:

– Нәрсә булды, ник акырышасыз таң тишегеннән?

– Әнә малаең Сәетнең башына җиткән. Шул хәсрәттән Зариф бабай да үлгән. Милиция килеп җитә хәзер. Малаеңны төрмәгә ябарга. Шулай инде ул. Үксез бозау асрасаң, авыз-борының кан булыр.

Инсаф дулап чыгып китте. Маһинур, үкереп елап, малаена ташланды.

– И балакаем, нишләдең? Синсез нишләрмен!

– Бар, ачуымны китереп улама әле, – диде улы әнисенә. – Синсез дә баш каткан.

Рәфыйк ачу белән ишекне каты бәреп чыгып китте.

«Кара, кемне үстереп ятам бит, – дип уйлады Инсаф. – Моннан нәрсә көтәргә кирәк? Ни кыяфәт, ни холык. Анасыннан да уңмадым инде. «Башка авылның яхшысы – үз авылыңның шакшысы» дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Их, Хәятемнең кадерен белмәдем. И-и, чисталыклы хатын да булган икән. Күзенә генә карап торырга бит. Ә монысы арыш боламыгы кебек җәелде. Ашап туйгач, ана үрдәк кебек алпан-тилпән атлап йөри шунда. Хәятем, иртән торуга, озын кара чәчләрен турыдан ачып тарап куяр иде. Яулыгына кадәр килешеп торыр иде җаныйның. Җыйнак гәүдәсенә киемнәре дә ятышлы иде. Егерме бише дә тулмаган килеш китте бит. Чәчәк ата алмаган гөл сыман. Ә мин Хәятемә охшап туган үз улымны, үз канымны кемгә алыштырдым соң?» Инсафның җанын үкенү хисе өтеп алды. Ул озак йокысыннан уяна алмаган сыман уйланып утырды да Зариф картларга таба китте.

Картны озатырга җыенган халык икегә бүленеп юл бирде. Куркалар иде Инсафтан. Әтисе Шәрәфине дә сөймәделәр. Утыз җиденче елларда ул, әләкләп, күпме кешене зинданга яптырган?! Күпме бала-чага ятим калган?! Инсаф район архивында әтисе язган әллә ничә әләк хатына тап булды. Габделхәйләр турында язылган хатында менә ниләр тезгән ул: «Болар кибет тоталар икән. Ялчы булып торган Рәхимуллага Галиябануны биргәннәр икән. Барыбер кулак инде алар. Ишегаллары, абзарлары тулы мал. Әле түбәләре дә калай. Кешенеке салам булганда бит ул». Шушы хаттан соң бит инде Габделхәйнең атасын – Котдус картны өеннән мунчага куып чыгардылар. Ул чакта инде Котдус карт үлем хастасы иде. Күршеләре Гайшә түти боларга коймак керткән булган.

– Әле син коймак ашап ятасыңмы? Кеше ач чагында! – дип, баш астыннан мендәрен, артсыз урындыкка куйган коймакны алып, бабайны болдыр басмасыннан тибеп төшергәннәр. Болдырлары биек иде Котдус абзыйларның, баскычлы иде. Өйләре уйсулыкка салынганга күрә, су кермәсен дип, шулай эшләгәндер, күрәсең, Котдус бабай. Шомырт агачы төбенә килеп төшкән карт. Агачның ботакларына сыдырылган битеннән аккан кан, күз яшьләренә кушылып, шомырт төбенә аккан. Бу шомыртны ул, баш баласы тугач, әрәмәдән күчереп утырткан булган.

– Ни өчен, ни гаебем бар? Ник болай кыланасыз, авылдашлар? – дигән Котдус карт, рәнҗеп.

Чая карчыгы Нәфисә, йөгереп чыгып, Котдусны күтәреп алмакчы булган. Хәле җитмәгән. Кызы Зәкиябануны Габделхәй улына йөгерткән.

– Шәрәфиләр әтине үтерә, дип әйт. Өйдән кудылар, дип әйт. Тизрәк чап, кызым, тизрәк. Әтиең үлә!

Зәкиябану килеп кергәндә, Габделхәй намазлык өстендә була. Ул тиз генә догасын кыла да хатыны белән бергәләп туган нигезенә чаба. Малае килеп кергәндә, Котдус карт җирдә ята, әмма аңында була әле. Улын күргәч, ул мескен бер елмаю белән:

– Менә, улым, әтиеңне, артына тибеп, болдырдан тәгәрәтеп төшерделәр. Хәерчеләр, ялкаулар почётта бу блачта, улым. Әниеңне, эне-сеңелләреңне ташлама, улым. Бу – минем сиңа соңгы васыятем.

Котдус карт кич белән мунчаларында җан бирә. Кара мунчада биш бала белән калган Нәфисә карчык сыгылып төшә. Нишләргә? Баш астына салырга ни мендәр, ни юрган, ни самовар юк. Кызларына бирнәгә дип суккан киндерләрен, кызының чулпы-тәңкәләрен – барысын да алып чыгып киттеләр. Әтисен җирләп кайтканнан соң, Габделхәй туганнарын, әнисен үзләренә алып кайтты. Кич белән әкрен генә тәрәзә чирткәнгә ишеккә килсә, үзеннән ун яшькә олы Хәсән абыйсы:

– Габделхәй, иртәгә өегезне сатарга куялар. Арзан чыга. Авылдашлар ник килми, дип аптырама. Куркалар. Мин картлар белән сөйләштем. Акча җыешырбыз. Авыл халкыннан берсе дә алмаска булды сезнең йортны. Үзең алырсың. Нинди кулак инде сез?! Иртәнге таңнан төнгә кадәр эшлисез. Иртәгә торгига кил. Кәнсәдә була. Тик шуны бел: мин сиңа бер сүз әйтмәдем, җәме. Ату үземне дә шул ук хәл көтә.

Габделхәй кулын Хәсәннең иңенә салды.

– Рәхмәт, Хәсән агай, – диде.

Хәсән караңгыга кереп югала. Икенче көнне Котдусның нигезен саталар. Югарыдагы бәядән күп арзан булса да, бу нигезне алырга беркем җөрьәт итми. Шунда Хәсән торып баса да:

– Җәмәгать, тормаган йорт хәзер ишелә ул. Азрак акча керер. Әйдәгез Габделхәйгә сатыйк. Урынында череткәннән арурак була ул.

Шулай итеп, Габделхәй үз нигезен үзе сатып ала. Сөенә-сөенә, үз йортларына күченәләр. Кара мунчада вафат булган Котдусның ашларын үз нигезендә үткәрәләр. Караңгы төшүгә, берәм-берәм авылдашлары килә башлый. Торгида сатып алынган әйберләрне кире китерәләр.

– Нәфисә түти, сездән күпме игелек күреп, ничек бу әйберләрне тотмак кирәк?! Алла сакласын, рәнҗешегез балаларыбызга төшәр, – диләр алар.

Өйгә бәрәкәт кайта. Нәфисә карчык, балалары, килене белән бергәләп ястү намазын укып, авылдашларына хәерле гомер, саулык, бәрәкәт тели.

– Йә Раббым, рәхмәтле бәндәләреңә мәрхәмәтеңне яудыр! Бу җир йоткыры Шәрәфинең балаларына рәнҗеш төшә күрмәсен… Рәнҗеш газизеңә төшүчән була.

Котдус картлар гаиләсе генә рәнҗемәде аңа. Тагын әллә күпме кеше өстеннән язды Шәрәфи. Элегрәк Инсафка әтисенең бу эшләре үзенә күрә бер мәртәбә булып күренә иде. Күпме әйбәт кешене харап иткән ләбаса! Кулак мөһере сугылып, авылдан сөрелгәннәрнең малларын хәерчеләргә таратсалар да, ул маллар әрәм-шәрәм булып бетте. Күпме дини китапларны харап иттеләр?! Сөрелгәннәрнең идәннән түшәмгә тиеп торган көзгеләре, затлы сәгатьләре ватылып-кырылып бетте. Күпме әйберләрне Шәрәфи карт юк бәягә сатып алып кайтты торгидан?! Ләкин кеше малы белән байый алмады. Бер малае урманда фаҗигагә тарыды. Унҗиде яшендә генә иде югыйсә. И елады соң Шәрәфи. Халык бу хәбәрне авыр кабул итте. Габделхәйнең йөрәге дерт итте. Аһ Алла, сөлек кебек егет иде. Юаш, акыллы малай иде ләбаса. Әрәм генә булды. Рәнҗеш төшә дигәннәре шул була торгандыр инде.

Авыл халкы бу нәселне өнәмәде. Ләкин алардан курку да көчле иде. Зыян күргәндә дә, каршы сүз әйтүче булмады. Инде Инсафның үз тормышы да менә ничек булып чыкты. Әнисенең сүзенә карап рәнҗетте бит ул Хәятне. Ир кеше була белмәде. Бик яратканга күрә урлап алып кайткан иде ич югыйсә. Бер көн рәхәт күрсәтмәде үзенә. Әнисе көн саен эштән кайтышына хатының тегеләй итте, хатының болай итте дип әләкләп торды. Хәят күпме генә: «Юк, Инсаф җаным, нахак сүз», – дип еласа да ышанмады. Инде менә бу үги малае тагын. Әллә ниләр күрсәтер әле. Маһинур аңа бала тапмады. Шул бер малайга карап яшәделәр. Сораган бер әйберен алып бирергә тырыштылар. Үз улы хәерчелектә яшәгәндә бит ул! Зариф карт баш иеп килмәде. Булганын бәрәкәтле итеп тоттылар. Фатыйма әйберләрен ямаштырып, рәтләп тора, диделәр. Менә инде Зариф карт та Инсафка рәнҗеп китте. Малай калды. Исән бугай бит әле. Ничек тә үз ягына авыштырырга иде аны.

Зариф картны бөтен авыл халкы озатты. Урыны җәннәттә була күрсен. Баласын үзеннән алда гүргә куйган кешенең тәне тәмуг уты күрмәс, диләр. Нинди тәмуг инде ул аңа! Малларын да «рәхмәт төшкерләре» дип кенә әрли иде бит ул. Беркемне рәнҗетмәде. Ә бит үзенең күңеле рәнҗегән чаклары күп булгандыр. Өстенә килгән соңгы хәсрәтне күтәрә алмады. Ятим оныгын калдырып китте. Бәхил булсын, рәнҗеп китмәсен Зариф авылдашларына. Ир-егетләр, бер-берсен алыштыра-алыштыра, чиратлашып күтәреп бардылар картның җәсәден.

* * *

Нурания өйдәгеләрне ашатты да җәяүләп кенә Сәет янына больницага китте. Табиб белән сөйләшеп кайту иде теләге. Өч чакрым араны, үз уйларына чумып, акрын гына атлады. Күз алдына Сәетнең беренче сыйныфка фанердан ясалган тартмага китап-дәфтәрләрен салып килүен, киемнәренең ямьсезлегеннән оялып, яшьле күзләрен аяк очына төбәп басып торуын да исенә төшерде. Укытучы апасы аңа карагач, малайның тартманы артына яшерүе дә бүгенгедәй күз алдында. И нарасый, үзем дә инде… Ник беренче сыйныфка форма, сумка алдыгызмы дип сораштырмаганмын? Үксезнең җаны алай яраланмас иде. Класста да һаман шул Рәфыйклар кыерсытты үзен. Кая карап бетерәсең кырыклап баланы?! Инде менә бабасы да үлеп китте. Үзәкләрең өзелер инде, Сәет. Җир йөзендәге бердәнбер якын кешең иде бит. Инде гарип кенә кала күрмә. Нурания шулай үз уйларыннан уелып барганда, аны председательнең кара айгыры куып җитте.

– Әйдә, Нурания, утыр. Мин дә Саушка барам.

– Юк, Инсаф, саф һава сулап атлыйм әле. Көне бигрәк матур.

– Утыр инде. Син дә Сәет янына барасыңдыр.

– Син нишлисең анда? Рәфыйклар кыйнаган бит аны. Сәетне юмаларга барасыңмы? Кагылма инде син аңа. Әзрәк тернәкләнсен. Инсаф, җаның юктыр синең! Бер генә көн дә рәхәт күргән малай түгел бит ул. Барысы да шул ятимне рәнҗетергә генә тора. Ни хәл соң бу? Син дә, мәктәп директоры да, улың, хатының – барыгыз да шул баланы рәнҗетәсез. Әле дә аның җаны таш булып катмады. Хәят ахирәтемә охшап, бигрәк инсафлы булып үсеп килә иде. Зинһар, тимәгез аңа, егет исән-сау гына терелсен, – дип, Нурания елап җибәрде.

Кара айгыр урынында тик торды. Инсаф дәшми. Нурания бу ник китми инде дип күтәрелеп караса, Инсафның кырынмаган яңагы буйлап күз яшьләре тәгәри, үзе карашын Урыстауга төбәгән. Бу ник елый? Нәрсә булган бу таш күңелле бәндәгә? Үги малае өчен ут йоту елатамы, әллә…

– Әйдә, Нурания, утыр инде. Болай да йөрәгем яна. Дөрес яшәлмәде.

– Кеше рәнҗетеп яшәдегез нәселегез белән.

– Әти дә гаепле инде. Кеше өстеннән гел язып торган. Архивтан үзем табып укыдым. Соң инде. Үкенүдән файда юк. Әнә, Зариф картны ничек хөрмәтләп озаттылар. Мин үлгәч, катты, шул кирәк ул мөртәткә, дип калучылар да шул ук кешеләр булыр. Мин бүген әллә нишләдем, Нурания. Шундый сагынам Хәятемне. Улыма да әти була алмадым. Ир кеше була торып, үз улыңны кеше баласына алыштыр инде син, ә? Әле ул да адәм рәтле булып үсмәде. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диюләре хак икән. Яңадан яшь чагыма әйләнеп кайтсам, яши белер идем. – Инсаф сөйләде дә сөйләде. – Нурания, Сәет мине гафу итәр микән? Әгәр янына килеп тезләнсәм, ә? Гафу итәр микән? Иртәгә үк Зариф карт йортына күчеп килер идем. Маһинурдан биздем мин.

Укытучы дәшмәде. Ул бу бәндәнең кыланышына тәмам аптыраган иде.

– Ник дәшмисең? Сине очратканыма шундый сөенгән идем. Акыллы хатын бит син. Берәр киңәш бирерсең, дип.

– Мин нәрсә әйтә алам, Инсаф? Кеше күңеле – карурман, дигәннәр. Аңлый алмыйм мин сине.

Алар килеп кергәндә, Сәетне Казанга озатырга җыеналар иде.

– Монда гына була торган түгел, баш сөяге, чәрдәкләнеп, миенә кадалган. Хәле бик авыр, башына зыян килеп калырга мөмкин, – диде баш табиб. – Кешеләр кыйнамагандыр аны, вәхшиләрдер. Карар җирен калдырмаганнар баланың. Оятсызлар. Таптыгызмы кем эше икәнен? Милиция килеп сорау алмакчы иде. Кертмәдем. Ул бер һушына килә дә аннан тагын онытыла. Саташып «Рәфыйк, тимә», «үтерәсез», «Әгълә-әм» дигән сүзләрен генә ишеткәннәр сестралар. Алар аның янында чиратлап кизү торалар. Менә хәзер машина килә дә, Казанга алып китәләр. Сез китми торыгыз әле, Инсаф. Машинага салырга булышырсыз.

– Мин Казанга озата барам, – диде Инсаф. – Син, Нурания, атка утырып кайта тор. Сәет аңында түгел ди бит. Шулай булгач, монда утыруыңнан файда юк. Балаларың янына кайт. Бригадирга бир атны. Мин кайтканчы калхузга күз-колак булсын. Бәлки, бер-ике көн торасы булыр. Улын Казанга бүлнискә алып китте, диярсең, яме.

Нурания авылга кайтып кергәндә, аңа бригадир очрады:

– Кая, Инсаф кайтмадымыни?

– Юк, улымны Казан бүлнисенә илтәм, диде. Ышаныч бик юк, яшь организм үзенекен алдырса гына инде, диде баш табиб.

– Нинди улын, аның улы авылда ич, абзар артында тәмәке тартып торганын күргәннәр.

– Сәет – аның үз улы ич, – диде хатын каты итеп. – Акылына килгәндер! Укытучы, үз уйларына чумып, өенә таба атлады: «Йә Раббым, рәхмәтеңнән ташлама. Әти-әнием исән. Ирем янымда. Балаларым үсеп җитте. Йөрәгемнең генә көе юк. Ватык мотор кебек. Бер тибә, бер туктый. Йокы, ял да күргән юк инде. Җитмәсә, директор дигәне дә һаман каныга. Нәрсә эшләсәм – шул ошамый. Ярар ла, Нурания ничек тә гомер итәр әле. Ялгыз түгел. Менә Сәет кенә бигрәкләр ятим калды. Ничекләр яшәр?

Нураниянең эзеннән бастырып, аларга Маһинур килеп керде:

– Ни, кая Инсаф, нинди Казанга китсен ул? Аның малае өйдә. Нинди улын озата китсен ул? Нәрсә булмаганны сөйләп йөрисең?! Оятсыз!

– Тукта, Маһинур, сүзеңне үлчәп сөйлә. Ямьсезләнмә алай. Мин Инсаф тапшырырга кушкан сүзне генә әйттем. Үземнән бер сүз дә өстәмәдем. Ярар, сау булып тор. Минем вакытым тар. Зариф бабайның өчесен үткәрергә булышасым бар, – дип, җыена башлады. – Гореф-гадәтләрне үтәргә кирәк. Бар, дин юлында йөри, дип, тагын әләклә. Без йөрмәсәк, кем йөрер? Зариф бабайның оныгыннан башка беркеме дә юк иде. Әнә, оныгын да… кыйнаганнар.

– Нәрсә, минем малай кыйнаган дип әйтмәкче буласыңмы? Ул сукмаган аңа, Әгъләм суккан. Сәет үзе минем малайны гарип ясады әле. Теге вакытта син генә араладың, үтерә идем мин аны.

– Маһинур, мин тикшерүче түгел. Шуңа күрә бер сүз дә әйтә алмыйм.

* * *

Нурания Зариф картларга уйлана-уйлана барды. Инсаф ничек тора икән бу хатын белән? Хәят өстеннән шушы хатын белән йөрде бит. И Раббым, Хәятнең кискән тырнагына да тормый лабаса бу хатын. Улы тагын. Үсмер генә әле. Инде әче бал эчә, тәмәке тарта, Алла сакласын! Кеше баласын сөйли торган түгел, үземнекеләр дә бар. Ходай тәүфыйкларыннан аермасын!

Нурания Сәетләргә килеп кергәндә, өй эчендә, мәш килеп, картның өчесен уздыру турында сөйләшәләр иде. Өйдәге хәерчелеккә исләре китеп шаккаталар. Һәрберсе өйләреннән тәлинкә, кашык ише нәрсәләр алып керде. Кем нәрсә әзерләү турында сөйләштеләр.

– Мин бодай бәлеше пешерермен, янына кабартма да куярмын, – диде Нурания.

– Минем әче катыгым барые, сөзмә итәрмен. Бабайның сыерын савып, май да язган идем. Нурания, бәлешкә салырга маеңны тотма, мин, сепарат аертып, ак май язган идем, үзенеке үзенә китсен, – диде Фатыйма.

Хатыннар барысы турында да килешеп таралыша башлаганнар иде дә, Нурания туктатты:

– Мин бит Сәет янына бардым. Аны Казанга әтисе озата китте.

Өйдә тынлык урнашты.

– Ниткән әтисе? Әтисе юк бит аның. Нурания, син ялгышмыйсыңмы?

– Инсаф инде, Сәетнең әтисе ич ул.

– Ай Алла, аның малае кыйнаган бит Сәетне. Шуңа милициягә язмасынга йөри инде ул!

– Алай димәгез, дүрт аяклы ат та абына. Акылына килгән бугай ул. Бик үкенә үткән гамәлләренә.

– Белмим, дуңгызның кондызга әйләнгәнен күргән юк әле. Үткән ел гына да әле эскерт төбеннән алып кайткан саламын фермага илттереп бушаттырган дип сөйләделәр. Югыйсә ул черек саламны барыбер яндыралар инде аны. Оятсыз. Ул малай кечкенәдән сыерга үләнне үзе ташырые. Таяныр кешесе булмагач, нишләсен? Михнәт күреп үсте. Әй җаным, үзе матур, үзе тәртипле иде. Кара әле, Фатыйма, Тагилдагы Сания кызы Зәйтүнә белән бик борчаклары пешә дип ишеттек. Шул дөресме? Инсафның күрәселәре алда әле. Әтисе дә үлә алмыйча азапланды. Үлгәндә әйткән ди: «Мәчет рәнҗеше генә төште миңа, Себер киткән авылдашларның рәнҗеше, – дигән ди. – Габделхәйне чакырыгыз әле, теге вакытта авылдашлар коткармаса, ул да беткән иде. Габделхәй килеп ясин чыкса, тынычлап үләрием», – дип әйтеп әйткән ди.

– Барганмы соң Габделхәй?

– И малай, Габделхәй бармый кала торган кешеме соң?! Барган. Ясин чыккан. «Шәрәфи абзый, яшьлек белән эшләнгән хаталар яшьлектә калсын. Мин сине гафу итәм. Инде Ходай кичерсен», – дигән. Ясин чыгып бетерүгә, йоклап кына китте, сулаудан да калды, дигән хатыны. Күзеннән бер бөртек яше тәгәрәп төште дә тынды, дигән…

* * *

Зариф картның өчесе дә, җидесе дә үтте, Инсаф кайтмады. Бер айлык отпускы алган, диделәр. Авылга өзек-өзек хәбәрләр ирешә торды. Инсаф, бик күп акча түгеп, Сәеткә операция ясаткан, ди. Духтырлар өмет бар, имеш, дип әйтәләр, ди. Баш капкачын ачып, миенә сауган канны алганнар, ди.

Авыл халкы аһ итте.

– И малай, баш капкачын ук ачкач, кеше була алмый инде ул. Тиле булып кына калмасын. Ходай ярдәмен кылсын ятименә.

Маһинур аптырады. Инсафтан бер хәбәр дә юк. Рәфыйк белән Әгъләмне милициягә алып киттеләр. Алардан да бер хәбәр юк. Ялгызы өйдә арлы-бирле йөрде хатын. Ачуыннан нишләргә белмичә, Фатыймага барып бәйләнде.

– Нишләп йөрисең анда чит кеше йортында? Чистый капландыгыз шул Сәеткә. Бөтен авылыгыз белән капландыгыз. Гарипләнеп калгач та карарга өлгерерсез әле.

– Явызланма, Маһинур, Сәетнең әтисе бар. Әтисе карар. Бүлнистән туры Зариф карт йортына кайтам. Улымны үзем карыйм, – дип әйтеп әйтә, ди. – Яшерен-батырын түгел. Мин инде Инсафның бер кызын үстерәм. Нишлисең, сугыш вакыты, ирләр юк. Персидәтел бик күп хатын-кызны… ул чакта. Бер мине генә түгел…

Кемдер кереп килә иде. Сүзләре бүленде. Кемдер дигәннәре Нурания икән:

– Мәктәптән кайтышым. Сөенечле хәбәр әйтим дип кергәнием. Ирем Казаннан кайтты. Сәет янына кергән, Инсафны күргән. Сәет алга таба, ди, сөйләшә башлаган, ди. Берәр айдан рәтләнеп бетәр, дигәннәр. Инсаф аны әллә нинди профессорларга күрсәткән.

Маһинур зәңгәрләнде. Аның Инсафы, бер сүз әйтмичә, бер хәбәр бирмичә, шул хәерче Зариф оныгын карап ятсын әле! Отпуск алып бит! Кабахәт!

– Үтерәм, кайтсын гына, үтерәм. Улыбыз милициядә ята. Ул чыгара ала бит аны. Шул Сәет аркасында интегеп ята бит ул анда. Сине дә эштән кудыртам. Әйткән иде диярсең! Син дә, зинадан бала табып, кеше өйрәткән буласың. Оятсызлар!

Маһинур, күлмәк итәген күтәреп, шыңгырдатып борынын сеңгерде дә галушын лыштыр-лыштыр сөйрәп чыгып китте.

Фатыйма күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде:

– И Нурания, картаймыш көнемдә ялгыз калмыйм, дип тапкан балам ул минем. Ярый тапканмын әле. Мин, Нурания, кызым булганга бик сөенәм. Үзе генә хурлана, җаныкаем. «Әни, ник мине «җилдән туган» дип үртиләр?» – ди. Әй, уйларымнан уелган чакларым күп булды инде, ахирәт. Кеше ирләре белән кунакта утырганда, син ялгыз утырасың. Кимсенеп. Мин кемнән ким инде югыйсә? Каһәр төшкән сугыш! Күпме кешегә кайгы-хәсрәт китерде бу Гитлер?! Ирсез бала таба торган кеше идемме мин?! Сугышка кадәр күпме чаптылар минем арттан?! Әйләнеп тә карамадым мин аларга. Чәнти бармагымны да тоттырмадым. Бала тап инде, җә? Кыз килеш бит! Бәхетем булмады инде. Алай да сөенәм: балам бар! Әнә Хәдичә хәзер япа-ялгыз! Ничә корсак төшерде бит?!

Соңгысында ник тазара тагын бу Хәдичә дисәң, чираттагы корсагы икән. Анасы кендек әбисе булган. Малай иде, ди. Миңа үзе кереп сөйләде.

– И җаным. Шундый зур бала иде. Имиләремә сөт төште. Чуп-чуп итеп имде сабый. Туйганчы имездем дә шомырт төбенә алып чыгып күмдем. Алдан чокыр казып куйган идем.

Әни алдыма тезләнде:

– Үтермә, үтерә күрмә! Үзеңә иптәш булыр. Әнә, Фатыйма кызын үстерә. Халык сөйләр-сөйләр дә туктар.

Этеп кенә җибәрдем әнине: «Синең эшең юк!»  – дидем.

Үтерергә кулым бармады, Фатыйма. Әни, тимә миңа дигән кебек, күземә карап тора, нарасый! Тууга, шундый күзе белән ялт-йолт карый. Хикмәт, яңа туган бала димәссең. Томалыйм дип, кулыма мендәр алдым, кулым бармады. Иске прастынага төрдем дә чокыр төбенә салдым. И җылады инде. Балчыкны шактый ташлагач та тавышы ишетелеп торды нарасыйның. Аннан соң гына прых-прых итте дә тынды. Кеше кабер дип белмәсен дип, өстенә яфраклар сиптем.

Шул көннән әни түшәккә менде. Тора да: «Бала кая, баланы кая куйдың?» – дип аптырата. Ике кулын күтәреп, миңа таба килә. Беркөнне, күршеләрнең баласын бишектән алып күтәреп кергән. Киленнәре суга гына киткән булган. Кайтса  – баласы юк. Бала тавышын ишетеп, безгә кергән. Әни, аягына мендәр куеп, шул мендәргә баланы салып тирбәтеп утыра ди. Хатын килеп баласын алмакчы була, әни бирми ди.

– Сәлимә түти, бу – минем балам бит. Сезнең балагыз юк ич, – дигән.

– Нигә булмасын, бар! Әле кичә генә Хәдичә малай тапты да үтерәм дип алып чыгып китте. Чынлап та үтергән дип курыккан идем, сезгә генә керткән икән. Аллага шөкер, рәхмәт яугыры. Эзләдем-эзләдем дә таптым менә.

– Сәлимә түти, безнеке кыз бала бит, әнә кара әле.

Әни, акылына килгәндәй:

– Әй, кыз икән ләбаса! Ачуланма инде, килен, безнең бала дип торам. Безнеке кая икән соң? Хәдичә әллә Саушка илтте микән? Барыбер табам мин аны. Мә, кызым, ал балаңны. Бала балдан татлы ул, дип биреп чыгарган.

Үземнең дә төшемә кереп интектерде ул сабый. Әни, ди, нигә үтердең син мине? Монда караңгы, салкын, ди. Әни, ашыйсым килә, ди. Төшемдә җылап уянам. Шул баланың илереп елавы колак төбемдә тора. Аннан соң прых-прых итеп тончыкканы. Кайчагында, әллә казып карыйммы икән, исән түгел микән, дип уйлыйм. Кая инде ул!

Әнине дә саклап бетерә алмыйм, Сауш ягына чыгып китә.

– Безнең Хәдичә бала тапканые, шуны Саушка алып китәсие, күрмәдегезме, дип, бар кешедән сорый, ди. Алла сакласын, милициягә ишетелсә, – дип сөйләгән иде. Инде аңа шактый еллар узды. Ул малай минем кызымнан берәр яшькә генә кечерәк булыр иде. Мин Фирая кызым булганга бик сөенәм. Үзе генә хурлана:

– Әни, ник мине балалар, уйнаштан туган, дип үртиләр? – ди.

Инсафка рәхмәтем зур, балам бар бит. Әнә Хәдичә хәзер берүзе. Әнисе Сауш юлында бала эзләп йөреп катып үлде. Берүзе кая карап бетерсен инде?!

Ә минем Фираям бар, картаймыш көнемдә таянычым. Аллага шөкер, Ходай саулыгын бирсен! Ә Маһинур кебекләр сөйләсен шунда телләренә телчә чыкканчы! Үзе, Хәят үлем хәстәсе булганда, Инсафка кияүгә чыкты әле, үлгәнен дә көтмәделәр.

Хәдичә дә соңга таба әллә нәрсәгә сәерләнде. Минем кызыма карап тора да:

– Фатыйма, кайтыйм әле, улымның ашыйсы киләдер. Ул йоклаганда гына кереп чыгасы иткән идем. Өсте ачылып туңып ятмасын, дип, ашыга-ашыга чыгып китә. Көн саен шулай, әллә ниндигә әйләнде.

– Ярый, Фатыйма, мин кайтыйм инде. Сәет турында хәбәр ирештерергә генә керүем иде. Көтү кайтыр вакыт җитә,  – диде Нурания һәм капкага таба атлады.

* * *

Зәйтүнә, Фатыйма апасына ияреп, ике тапкыр Казанга барды. Ләкин Сәетне күрә алмады. Табиблар хәле авыр дип кертмәделәр. Август башында Зәйтүнәгә «әтиең үлде» дигән хәбәр килде, һәм кыз аяктан ук егылды. Өстенә берсе артыннан берсе ишелгән хәсрәт яшь кыз күтәрерлек түгел иде. Ул сыгылып төште. Миңлебикә әби өшкереп тә карады. Кыз барыбер тынычлана алмады. Ул һаман Ялантау чишмәсе янына йөгерде. Фатыйма апасы кайгылы хәбәр килгәннең икенче атнасында кызны поездга утыртып өйләренә озатты. Ялантаудагы «манарасына» кич саен чыгып куна торган ай нәүмизләнеп ялгыз калды.

Инсаф бер айдан гына кайтты. Ул ябыгып, суырылып калган. Күзләре моңсуланып, яңаклары эчкә баткан. Ир турыдан-туры Зариф карт йортына юнәлде. Ул кайтып кергәндә, Фатыйма сыер савып йөри иде. Инсафны күргәч, сискәнеп китте.

– Син икәнсең, норсыз, кем дип торам. Нишләп йөрисең монда? Сине монда кем көткән?

– Фатыйма, чәпчемә әле. Мин улым йортына кайттым. Сәет белән шулай дип сөйләштек. Ул мине кичерде, Фатыйма. Менә кайттым әле. Сәет хәзер үзен-үзе карый ала башлады. И-и, ялгышлар күп булды инде. Әллә мине бозган булдылар микән ул? Маһинурның әнисе әфсен-төфсенне бик белә иде бит. Яңа гына күзем ачылды. Шул баланы күпме рәнҗеттем?! Бәләкәй куллары белән җыйган чүп үләненә кадәр ферма бозауларына илттердем. Елап кына басып торырые сабыкай. Күңеле катмаган, кайтып киткән чакта: «Әти, – диде. – Өйгә кайт, сыерны бетермә, яме, – диде. – Тагын бер үтенечем бар сиңа, әти: Миңлебикә әбинең оныгы Зәйтүнәне Казанга алып килә алмассыңмы?» – дип сорады.

– Алып килермен, улым, дидем. Менә теге ялда Казанга барам. Зәйтүнәгә әйт, аны да алып барырмын. Сәет бик көтә. Милициягә дә язмыйм,  – диде Сәет. – Барысына да Ходай үзе хөкемдар, дип сөйләшә. Бигрәкләр дә анасына охшаган инде, миһербанлы!

– Зәйтүнә китте шул, Инсаф. Әтисен шахта баскан иде бит. Әхмәтебез вафат. И җылады инде балакаем. Сәет өчен дә бик бетеренде. Фатыйма апа, әйдә Ялантауга барыйк әле. Анда безнең мәчетебез бар. Ул безнең Сәет белән икебезнеке генә, ди. Сәет терелер микән, Фатыйма апа? Әгәр Сәеткә берәр нәрсә булса, мин яшәмим дә, аннан башка миңа беркем кирәкми, ди. Инде менә атасы да мәрхүм булды. Бу арада гел яман хәбәрләр генә килеп тора әле, Инсаф. Аллага тапшырдык.

– Ярар, Фатыйма, сиңа йортны карап торганың өчен зур рәхмәт! Сыер саварга килгәләп йөр инде. Мин рәтен-чиратын белеп бетермим. Көне-төне эштә йөреп, каян белеп бетерәсең ул тавык чүпләп бетермәслек хатын-кыз эшен?! Сәет кайтканчы килгәләп йөр, яме.

– Ник, син өеңә кайтмыйсыңмыни?

– Юк, Фатыйма, кайтмыйм. Үз баламны үзем карыйм. Сәеткә хәзер мин кирәк. Йорт-җир дә калсын Маһинурга. Ярата алмадым мин ул хатынны. Сөяркә булган чакта әйбәт кебек иде, хатын булгач, әллә нишләде шунда. Шапшак бер җыбыткыга әйләнде. Синдәге кызым да хурланып үсә инде. Кичер мине, кичерә алсаң.

– Ходай кичерсен, Инсаф. Әйе, кызым хурланып үсә, ләкин минем кочагыма алырдай балам бар. Ә ул булмаса… Ирләрнең сугышта беткән вакыты бит. Баласыз да калсам, нишләрием? Йә Раббым, үзең кичер бәндәләреңне, – дип, Фатыйма капкага юнәлде. Инсаф өйгә кереп китте.

Әмма хатын капкага барып җитә алмады, теге яктан Маһинур дулап килеп керде.

– Әле монда зина кылып ятасызмы, оятсызлар? Өенә дә кайтмыйча, монда себерелеп ята. Җир бит, үтерәм! Икегезне дә бәреп үтерәм, – дип, Маһинур Фатыйманың чәченә ябышты. Моны көтмәгән хатын аягыннан егылды. Тегесе айгыр хәтле гәүдәсе белән аны, чәченнән сөйрәп, капкага чаклы китерде. Фатыйманың ачыргаланып кычкырганына Инсаф атылып чыкты да бәләк хәтле йодрыгы белән Маһинурның яңагына орды. Маһинур чәчрәп барып төште. Борыныннан шаулап кан китте. Инсаф исә җиргә егылган Фатыйманы тартып торгызды да, өсләрен кагып, капкадан озатып калды.

– Гафу ит, зинһар, гафу ит!

Капка ябылгач, җирдә яткан хатыны янына килде:

– Тор, нәрсә аяклана алмаган сыер сыман ятасың?! Тор, сөрт авыз-борыннарыңны. Сөйләшәсе сүз бар.

Маһинур мүкәләп торырга азапланды. Өстендәге халаты кан катыш туфракка буялган, итәгенә тавык тизәге ябышкан. Үзе бер мескен хәлгә кергән. Ул мүкәләп торып басты да болдыр баскычына килеп утырды.

– Маһинур, – дип сүзен башлады Инсаф. – Безнең тормыш барып чыкмады. Йортта син каласың. Рәфыйк белән яшәрсез. Мин Зариф карт йортына күчәм. Үз улым янында торасым килә. Мин шулай хәл иттем. Йорттан берни дә алмыйм, киемнәремне генә алам да вәссәлам.

Маһинур телсез калды. Бераздан аның үкереп елаган тавышы авылны яңгыратты.

– Уу-аа, уйнашчы Фатыйма беләнме, аның белән монда күчәсеңме? Бәдбәхет! Мине ташлап…

Инсаф Маһинурны култыклап алды да капкадан чыгарып җибәрде:

– Бар, тынычлан, өеңә кайт, – диде ул хатынына тыныч кына.

Маһинурны озаткач, аның күңеленә җылы дулкын булып, моңарчы башына да килмәгән уй килде. Ә нигә бу турыда уйлап карамаска?! Әгәр Фатыйма риза булса. Кызы да әтиле булып үсәр иде. Сәет тә каршы килмәс. Аңламый торган егет түгел, аңлар.

Икенче көнне, көтү куганда, авылда «Инсаф Маһинурны ташлаган, Фатыймага өйләнә икән» дигән хәбәр таралды.

– И-и, әйбәт тә булган, ул Айгыр Маһинур тәмам азынган иде инде.

– Фатыйманың баласы да Инсафтан ич. Сәетнең апасы була бит инде ул.

– Фатыйма риза диме соң?

– Ризадыр. Ир җылысы күргән хатын түгел ич ул. Ирле кеше Идел кичкән, диләр.

– И-и, Маһинур соң… Хәят үлгәнче үк килеп утырды бит. Маһинурны алып кайтканда, Хәят тәрәзәгә капланып җылап калды. «Өйләнә бит, әнә тарантаска утыртыплар алып кайта яңа хатынын. Мин үлгәнне дә көтмәде», – дип өзгәләнде җанашым, – дип сөйләгән иде Миңлебикә әби.

– Анысы да дөрес инде. Маһинур, Хәят исән чакта ук, Инсаф белән типтерде. Әнисе әфсенләгәндер әле Инсафны. Әнә хәзер, малаен карап, ай буе Казанда яткан. Ул анда дөнья акча түккән ди прафисырларга. Шул гына терелткән Сәетебезне.

Нурания дә сыерын сауды да көтүгә илтә китте.

Укытучыны куып җиткән Фатыйма аның белән ягымлы итеп исәнләште:

– Нихәл, ахирәт? Исән генә йоклап тордыгызмы? Әле сине күрәсем киләдерие. Кичә Инсаф кайтты бит. Андагы хәлләр, малай, шаккатмалы! Маһинур кереп тавыш куптарды. Аның янына кайтмыйм, ди Инсаф. Зариф карт йортына чыгам, ди. Үз баламны үзем карыйм, ди. Сәет тә кичергән бугай аны.

– Сәет аңсыз малай түгел, Фатыйма, үзләре беләләрдер. Кеше тормышын аңлап булмый, кеше күңеле – карурман.

Фатыйманың әллә ниләр сөйлисе килә иде ахирәтенә. Ләкин Нурания ашыкты:

– Ашыгам, кызый, улым авырып тора. Нюрага барып киләсем бар.

Ул китеп баргач, Фатыйма бик озак ахирәте артыннан карап калды. Кара әле, шундый ябыккан, күләгәсе генә калган ахирәтенең. Эше дә күп шул. Ире дә авырып китте. Ун ел буе акылы киткән каенанасын карады. Җәй көннәрендә ире белән алма бакчасында ләгәнгә утыртып юалар иде карчыкны. Бер авырыксынмады инде җаным. Әле җәй буе бөтен туганнарының балалары аңа кайтып ята. Шуларны уйлады Фатыйма. Аның үз әнисе Миңлебикә карчыкны авыл халкы «Каракай әби» дип йөртте. Каракучкыл йөзле булганга. Озын, мәһабәт буйлы карчык бик яратты Нуранияне. Көн саен бер урап кайтыр иде алар яныннан. Бакчаларына кереп, берәр стакан карлыган җыярые. «Миңлебикә түти, күбрәк җый. Әнә зуррак банкага җый», – дисә, «Юк, килен, алай гадәтсез булырга ярамый. Алай күңелле булмый ул», – дияр иде. Аның да кәефе юк. Гел урын өстенә менде бу ара.

Әй гомерләр диген. Фатыйманың апаларыннан посылка бик еш килер иде Каракай әбигә. Ташкенттагы Гөлшат апасы җиләк-җимеш белән кинәндерде. Ул үзбәк кешесенә икенче хатынлыкка кияүгә чыкты. Бер ишегалдында ике зур йорт салды үзбәк. Ике хатыны да өчәр малай үстерделәр. Авыл халкы шау килеп сөйләде инде. Гөлшат икенче хатынлыкка кияүгә чыккан, дип. Хатыннары бер-берсе белән шундый да дус яшиләр икән. Балалары бер-берсенең балаларын абый-апа дип йөриләр, ди.

Авыл хатыннары бу хәлне аңлый алмадылар. Берәр елдан үзбәк ир белән Гөлшат балаларын ияртеп кайтып төшкәч, эчә-эчә зәңгәрләнеп беткән ирләреннән гарык булганнары әйтеп куйды: «Ире шәп икән. Ике хатын булсани соң?! Сагынып торасың аны. Ашаткач, эчерткәч, ни, Гөлшат өйдә генә ята ди бит. Ә без монда фермыда чиләнәбез, аяктан галуш, өстән телогрейка төшми. Чыксаң да ярый шул».

Читтәге икенче апасы да күчтәнәчтән өзмәде. Тагилдагы сеңлесе тагын ярмасын, прәнниген, кәпчүни колбасасын дигәндәй җибәреп торды. Караулы булды Каракай әби. Йорттагы барлык эшне Фатыймасы эшләде. Инде менә оныгы да кул арасына керә. Авылдагы тагын бер кызы Гөлсем унике бала тапты. Ун кыз, ике малай. Каракай әби җимешле агач иде, кадер-хөрмәттә яшәде.

* * *

Менә ничә көн инде Фатыйма Инсафның Зариф карт йортын ныгытуын, сипләвен күреп йөри. Сыер саварга килгәч, җилкәсе аша Инсафның җылы күз карашын тоя. Йөрәгенең кысып-кысып сулкылдавын сизә. Инде кырыкка якынлашып килүче, ялгызлыктан тәмам ялыккан, ирләр назына сусаган бу хатынны кем гаеп итәр?! Аллаһы Тәгалә бөҗәкләрне, җәнлекләрне, кешеләрне – барысын парлы-парлы итеп яраткан. Әгәр бу нәләт төшкән сугыш булмаса, Фатыйма да ялгыз булмас иде. Авылның йөзек кашы иде бит ул кыз чагында. И аның җырлаулары! Ул җырлаганда, клубта барлык хатын-кыз яшь түгәр, сугышка китмичә калган ирләрнең дә күзләре яшьләнер иде.

Сүс дилбегә, юкә чана

Алып булмый акчага.

Сырхауларга дәвалар бар,

Сагынуларга юк чара.

Аһ, җаным Бибисара,

Сагынуларга юк чара.

Карлыгачның муены ала,

Канат очлары кара.

Без йөрибез кавыша алмыйча,

Яшь гомер үтеп бара.

Аһ, җаным Бибисара,

Яшь гомер үтеп бара.

Яна күмер, уза гомер,

Узган гомер бичара.

Узган гомер дә жәл түгел,

Бәхетең җуйсаң, ни чара.

Аһ, җаным Бибисара,

Бәхетең җуйсаң, ни чара.

Авылга көн саен кара пичәтле хатлар килә иде. Хат ташучыны дүрт күз белән көткән хатыннар өчпочмаклы солдат хатлары урынына кара мөһерле хатларны алып һушсыз егылалар. Биш-алты бала белән тол калган хатыннар булды. Әнә Сауш авылында Шәрифел түти дә ире белән өч улына кара пичәтле хат алды. Нишләмәк кирәк? Үзәкләре өзелеп, калхуз эшен ирләре урынына гына түгел, ат урынына тартып, ачлы-туклы яшәп, әле, бәлки, кайтыр дип өмет итеп, аталарын, абыйларын, балаларын көткән хатыннарны, Фатыйма кебек, сөйгән ярлары белән бер тапкыр да үбешмичә калган кызларны әле һаман да өмет яшәтә иде. «Бәлки, кайтыр, бәлки, ялгышканнардыр» дигән өмет. Әнә, Шәйдулла Һадиулласы турында ике тапкыр батырларча һәлак булды дигән хат килгән. Ә ул отпускага кайтып кергән.

* * *

Менә вагоннар өстеннән җил йөгереп узды. Кузгалдылар бугай. Зәйтүнә йөрәгенең әллә нинди бер кылы өзелеп киткәндәй сискәнеп куйды. Перрон ул – аерылышу урыны. Әнә, кешеләр бер-берсенә кул болгыйлар, әнә, тәмле телле, олы күңелле Фатыйма апасы, күз яшьләрен сөртә-сөртә, аның белән хушлаша:

– Хуш, наным, исән сау барып җитә күр. Берүк үзеңне сакла. Сеңлемә сәлам әйт. Үзем озата барыр идем дә бит, әбиеңнең көе китеп тора. Киләсе елга кайтырга тырыш! Ходай кушса, Сәет тә терелер…

«Терелер, терелер, терелер…» – дип кабатлады шпаллар.

– Сау бул, Фатыйма апа, исән-сау торыгыз. Фирая апам да безгә килсен, – дип кычкырды Зәйтүнә. Аның инде еларлык күз яшьләре дә калмаган. Җанында бер нәрсә белән дә тутырып булмастай бушлык.

Зәйтүнә плацкарт вагонның тәрәзәсе янына килеп утырды. Әле поезд тизлеген арттырмаган, акрын гына шуышып бара. Кызыл вокзал артта калды. Бу юлы башка елларда киткәндәге кебек түгел иде. «Тиздән тагын кайтырмын» дигән өмет юк дәрәҗәсендә. Бу китү – йөрәгендә бөреләнеп килгән бәхетнең чәчәк атарга өлгермичә өзелүе, бетүедер кебек тоела. Ә алда әтисез, ятим тормыш көтә. Әнисе берьялгызы нишләр! Зәйтүнәнең әтисе, Фатыйма апасы әйтмешли, дөнья бәһасе кеше иде.

– Дүрт кыз арасында бер Саниям бәхетле булды, дип сөенгән идем, аның да бәхетен таш басты, – дип елады Каракай әби. – Инде ниләр генә күрәсем бар икән? Болай да ике кызымны елга берәр тапкыр гына күрә идем. Гомерем бетеп бара, Раббым, бер Аллам. Балалардан калырга язмасын. Бу фани дөньяда ачлыкны, ялангачлыкны күп күрдек. Балаларның күргән авырлыклары да чиксез – чиләнделәр инде җаныйларым. Ачлыктан да шешенделәр. Өйдә ир-ат булмагач, нихәлләр итәсең? Бөтен авыр эш шулар җилкәсенә төште. Кычыткан, алабута ашап кына исән калдылар. Ул чамасыз авыр чаклар бүгенгедәй күз алдында тора Каракай әбинең.

Бер бөртек ризык калмагач, күршеләренә керде Каракай. Сыер тиресе белән тышланган ишекне көч-хәл белән ачып:

– Рәшидә, җаным, балаларым ачтан шешенеп беттеләр. Ишегеңнән салдырып бир миңа шушы сыер тиресен. Өтеп, шулпа пешереп ашатыр идем,  – дип ялынды.

– И-и-и, Миңлебикә түти, көннәр язга таба бара. Ал әйдә, ал, – диде Рәшидә. Икәү салдырдылар ишектән тирене. Бераз туган тиешле күршекәе биш-алты бәрәңге дә биреп чыгарды.

Башта Каракай тирене балта белән вак кисәкләргә бүлде: язга кадәр җиткерергә кирәк. Аннан соң учак ягып тирене өтте. Балаларны ничек тә үтермәскә, саклап калырга иде. Авылда көн саен берничә мәет күмәләр. Каракай тирене пешерде, токмач шикелле ваклап кисте, бер бәрәңге турап салды. Казан астында чытыр-чатыр чыбык яна, чыбыкларның башыннан чыжылдап су тамып тора.

Өйгә әллә нинди ят ис таралды. Тәмсез ис, янган йон исе белән күксегән май исе бергә кушылган. Аз-азлап ашатты балаларына тире шулпасын. Шулай иске тирене пешерә-пешерә, язгы үләнгә һәм кар астыннан чыккан черек бәрәңге коймагына  – кәлҗемәгә кадәр саклап, үлемнән алып калды ул чагында балаларын Каракай.

Хәзер Каракай әбине дә картлык һәм авырулар түшәккә екты. Тагын исән килеш күрә алырмы әбисен Зәйтүнә? Аның җанына өметсезлек кереп оялады.

Поезд йөрешен тизләтте. Көпчәкләрнең рельска бәрелгән тавыш Зәйтүнәгә сагышлы җыр булып ишетелделәр. Гүя алар: «Киттек, киттек, бетте, бетте», – дип тәкрарлыйлар иде. Бу аерылышуның озакка буласын, ул көткән сөю-сәгадәтле тормышның бөтенләй икенче – соры, күңелсез якка борыласын үсмер кыз сизенсә дә аңлап бетерә алмый иде әле.

– Киттек, киттек, бетте, бетте, – әти үлде, Сәет калды. Ялантау өстенә кунган ай, челтерәп аккан Ялантау чишмәсе калды. Тукта, Сәет белән икесенә бер йолдызлары бар бит әле аларның! Үзләре сайлаган нәни йолдыз! Сәет шул вакытта: «Сагынганда, мин ул йолдызга карармын да сине күргән кебек булырмын, синең белән сөйләшкән кебек сөйләшермен. Син дә мине сагынсаң, безнең йолдызга кара, яме», – дип әйткән иде бит.

Зәйтүнәнең күңеле күтәрелеп китте. Тиздән кич җитәр, күктә барлык йолдызлар белән бергә чүмеч булып тезелгән йолдызлар да кабынырлар. Зәйтүнә аларны Җидегән дип түгел, Чүмеч дип атый, чөнки Сәет: «Җидегән түгел, ә безнең бәхетебезнең мөлдерәмә тулы чүмече ул», – дип төзәткән иде. Чүмеч читендә Сәет белән Зәйтүнәнең уртак йолдызы балкып кабыныр. Сәет тә терелер. Тик табиблар гарип калыр, мөгаен, дип әйткәннәр. Аны гарип килеш тә яратыр кыз. Нинди булса да яратыр, исән генә булсын.

Менә әтисе мәңге әйләнеп кайтмаска китте. Ә Сәет исән. Фатыйма апасы әйтмешли, «чыкмаган җанда өмет бар»!

«Киттем, киттем, калдың, калдың», – дип тукылдадылар тәгәрмәчләр…

Кыз Тагилга кайтып җиткәндә, әтисен җирләгәннәр иде инде. Әнисе янында күрше хатыннары утыра. Каракай әбигә охшаган кара-кучкыл йөзе кайгыдан тагын да каралып киткән әнисен үзләренчә юатырга тырышалар.

Керү белән, әнисе кызын кочаклап алды:

– Без ятимнәрне калдырып китеп барды әтиең. Нишләрбез, ничекләр итеп гомер итәрбез, балакаем? Күмәргә сине көтеп тормадык, күңелеңдә әтиең исән килеш калсын дип уйладык, – диде дә үксеп елап җибәрде. Әниле-кызлы озак еладылар.

Үзенең күзләреннән яшьләре агып торса да, Зәйтүнә әнисен юатырга тырышты. Ләкин тынычландырырдай сүзләр таба алмады, бары тик Каракай әбисе аның үзен юатыр өчен әйткән сүзләрне генә кабатлый алды:

– Кайгырма, әнием! Ходай җан биргәнгә юнь бирә ул! – Сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәсә дә, шулай диде кыз. – Ходай ташламасын!

Зәйтүнә, әнисен ташлап, Казанга китә алмады. Медицина көллиятенә укырга керде. Яратып, бөтен күңелен биреп укыды. Фатыйма апасыннан хатлар килеп торды. Сәет, бер аягына басып, аксап булса да йөри башлаган, сул кулы юньләп эшләми икән. Фатыйма апа, Сәетнең әтисе Инсафның ай-ваена карамыйча, аңа хатын-кыз тәрбиясе кирәк дип, егетне үзенә алып кайткан.

«Каракай әбигә дә күз-колак булып торырга кеше булыр, дип уйладым» дигән Фатыйма апасы хатында. Сәет әйткән:

– Зәйтүнә мине онытсын, үзенә икенче егет тапсын. Мин гомерлек гарип, яраткан кешемнең бәхетен җимерәсем килми, – дигән.

Кыз берничә хат язып карады егеткә, ләкин берсенә дә җавап алмады.

Фатыйма апасы хатында «Кызым, хатлар язып торма, Сәет аларның берсен дә укымый, утка яга бара» дип язган.

– Гарипләнеп калуында мине гаепли торгандыр, – дип елады кыз, – мин бит аны нинди булса, шулай яратам!

Әнисе дә сәерләнеп китте: «Әтиең кибеткә чыгып киткән иде, хәзер кайтыр», «әтиең әле шахтадан кайтмаган», «әтиең быел авылга кайтып килербез, дип әйтте» кебек сүзләр сөйләп, кызны куркыта башлады. Ашарга утырсалар: «Әтиеңә дә салып куй», – ди.

Зәйтүнә шкафлардан әтисенең киемнәрен җыеп алып куйган иде, әнисе аларны яңадан үз урыннарына урнаштырды да: «Кызым, нигә әтиеңнең әйберләренә тиясең, кайткач нәрсә кияр?» – дип, Зәйтүнәнең котын алды.

– Әни, әти юк бит инде, аны шахта басты, – диде беркөнне Зәйтүнә.

– Авызыңнан җил алсын, кызым, Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән чагына туры килер, – дип шаккатырды әнисе.

Әнисенең акылына зыян килде, хастаханәләрдә дәвалауның да файдасы тимәде. Табиблар аны юләрләр йортына салырга тәкъдим иттеләр.

– Юк! – диде кыз, – үзем карыйм, тереләчәк ул!

Ләкин әнисенең авыруы көннән-көн көчәйде. Өйдән чыгып китеп югала башлады. Соңгысында атна буе эзләгәч кенә табып алып кайттылар. Бик бетеренгән, пычранып беткән иде. Ирен эзләп йөргән.

– Тапмадым, кызым, авылына кайтып киткәндер инде. Нигә мине ташлап китте икән? Башка вакытта гел бергә кайта идек, – дип аптырады.

Кыз көллияткә әнисен өйдә бикләп калдырып китә башлады. Әнисе төннәр буе йокламый, төн уртасында уянып ашарга сорый, радио кабызып куя. Арыды, йөдәде кыз. Укуы артта кала башлады. Шул вакытта Василий ярдәмгә килде.

Аның күптәннән Зәйтүнәгә күзе төшеп йөри иде. Моңсу кара күзле кыз башкалардан бөтенләй аерылып тора. Үзе бик тырыш, үзе егетләрнең күзләренә керергә тырышмый.

Югыйсә Васяга кызыгып йөргән кызларның исәбе юк. Ләкин Васяга Зәйтүнә-Зоя ошый. Ул кызга да бер мәртәбә «Зоя» дип дәшкән иде, кыз, кара бөдрә маңгай чәчләрен сыпырып җибәрде дә:

– Минем әти-әнием кушкан исемем – Зәйтүнә, миңа башка «Зоя» дип дәшмә. Мин бит сине Васыйл дип йөртмим, – дип кырт кисте.

– Миңа Васыйл да ошый. Зәйтүнә, син мине яныңнан кума гына, – диде егет, кызарып.

Тора-бара Василий гел Зәйтүнә янына килә торган булды, яшьләр дуслашып киттеләр. Зәйтүнә лекцияләргә килә алмаганда, үзенең конспектларын алып килде егет. Васяның ярдәме булмаса, Зәйтүнә уңышлы укып бара алыр идеме икән әле? Чөнки әнисенең хәле көннән-көн авырайды, Зәйтүнәгә күп вакытын аның янында уздырырга туры килде.

Һәр аяз төндә кыз, балконга чыгып, нәни йолдызы белән сөйләште:

– Йолдызым минем, Сәет мине искә аламы? Ул да бит хәсрәтләр дәрьясында калып эреп югала бара. Тиздән җәй җитәр. Безнең аебыз, Сәет белән Зәйтүнә килерләрме икән дип, безне көтәр. Тау мәчетебез башына кунып көтәр-көтәр дә юкка чыгар…

Беркөнне Василий Зәйтүнәгә мәхәббәтен белдерде:

– Яратам мин сине, Зәйтүнә, хәзер җавап бирә алмасаң, күпме көтәргә дә риза. Тик мине ташлама гына!

– Минем яраткан кешем бар, Васыйл, мөмкин булса, мин сиңа шулай дип дәшер идем. Ләкин ул мине оныткандыр инде. Минем сиңа бер үтенечем бар: безгә килгәндә, тәре асып килмә, яме. Ничектер йөрәккә авыр.

Василий дәшмәде.

Еллар уза торды. Зәйтүнәгә егерме бер яшь тулганда, Василий аның янына күченеп килде. Кечкенә генә туй кебек мәҗлес оештырдылар. Кавышуларыннан алдагы төндә Зәйтүнә йолдызы белән сөйләште. Бу аның Сәет белән хушлашуы иде.

– Хуш, Сәет, – диде кыз, – мәңгелеккә хуш. Мин иртәгә ир хатыны булам. Синең белән башка күрешә алмабыз. Сиңа булган беренче мәхәббәтем Ялантау чишмәсе буенда адашып калды. Син мине аңламадың, Сәет. Мин сине нинди булсаң, шул килеш ярата идем. Василий – әйбәт кеше, мине бик ярата, ләкин урыс. Әнием минем башка милләт кешесенә кияүгә чыгуыма катгый каршы килгән булыр иде, ләкин ул хәзер үз акылында түгел. Василийга «әти» дип дәшә. Рәхмәтем зур Васяга. Ул миңа бик булыша: укуымда да, әнине карашырга да. Хуш, Сәет, мәңгелеккә хуш! – дип кабатлады Зәйтүнә, күз яшьләрен тыя алмыйча.

* * *

Сәет ярты ел буе Фатыйма апаларында яшәде. Әтисе алып биргән тальян гармунда көй чыгарырга өйрәнде. Баштарак уң кулының бармаклары белән төймәләргә баскалады, бераздан сул кулының бармаклары да тыңлый башлады. Хәзер Зәйтүнәгә багышланган җырны үзе уйнап җырлый ала ул:

Зәйтүнәкәй матур,

Гөл-чәчәкләр кебек…

Ярты елдан әтисе янына күчте егет. Клуб тирәсенә, яшьтәшләре янына бармады. Аңа «Чатан Сәет» дигән кушамат тактылар. Тәмам үз эченә бикләнде егет. Фатыйма апасы, көн саен килеп, сыерларын сауды, ашарга пешерде, йортларын җыештырды. Инсафның борылырга да вакыты юк, колхоз председателе вазифалары аның бөтен вакытын ала. Өйләрен яңартып, заманча йорт җиһазлары алып куйдылар, мул тормышта яши башладылар.

Сәет урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Ул көнне аларга Фатыйма апасы бәлешләр пешерде. Кызы Фирая да кайткан иде. Дүртәүләп бәйрәм иттеләр.

– Энекәш, мин шундый акыллы туганым булганга сөенәм, бәхетең ташып торсын, – дип, Фирая Сәетнең күңелен үсендереп җибәрде. Шул көннән Сәет Фираяга «апа» дип дәшә башлады.

Инсаф белән Фатыйма бер-берсенә карашып куйдылар.

– Сәет, – диде Инсаф әкрен гына. – Сиңа институтка укырга керергә кирәк. Кайда керәсең килсә, шул уку йортының ишеге ачык, имтиханнар да биреп торасың юк. Тулай торагы да булыр, укырга кер син.

Сәет бу турыда күптән уйлана иде инде. Әтисенең әйткән киңәше аның үз теләгенә туры килде.

– Карап карармын, әти. Минем саулык белән әллә кая барып булмас, ләкин шулай да карап карармын.

– Соңгы тапкыр Казанга баргач, сине дәвалаган профессор белән очраштым. «Килсен әле, берәр дәвасын табып булмасмы», – дип өметләндереп җибәрде ул мине.

Сәетнең күңелендә дә өмет уты кабынды. Аяклары яңадан төзәлеп китсәләр, шул ук көнне Зәйтүнәсенә хат язып салыр иде. «Кадерлем, мин савыктым, киләм, каршы ал» дип язар иде ул.

Урамда кайчандыр бабасы ясап куйган эскәмиягә чыгып утырды да тальян гармунын сузып җибәрде.

Ә башында бетмәс уйлары, хыяллары. Саулыгы кайтса, барысы да тормышка ашар иде: укырга керер, диңгезче була алмаса да, институт тәмамлап, инженер булыр иде. Эх, сөенер иде Зәйтүнәсе! Сәет аның килгән хатларын укымады, үзе белән берәр хәл эшләүдән курыкты.

Бабасы әйтә иде:

– Улым, тәмуг җиде катлы булыр. Иң төбе – сихерчеләр, әфсенчеләр һәм үз-үзенә кул салучылар урыны. Алар аннан мәңге чыкмаслар. Аллаһы Тәгалә адәм баласына үзе күтәрә алмаслык сынау бирмәс, түзәргә кирәк. Кеше үзенең гомерен үзе өзә алмый!

Сәетнең күңеленә берничә тапкыр шундый караңгы уйлар килде, ләкин бабасының әйткән сүзләре аны бу адымнан саклап калды. Менә куллары, бармаклары тыңлый башладылар. Ә аяк һаман өстерәлеп йөрүен дәвам итә. Арттан малайлар «Чатан Сәет килә» дип кычкырып калганда яисә хатын-кызларның «И наным, хараплар гына иттеләр сөлек кебек егетне» дип кызганып күзләрен сөрткәндә, Сәетнең йөрәге парә-парә килә, колак очларына кадәр кызара, әйтерсең лә ул гариплекне үзе теләп алган! Тиз генә ишегалдына кереп, капканы ябып куярга ашыга. Сыерны көтүгә куарга да Фатыйма апасыннан сорый. Гариплегеннән ояла егет.

Казанга китәр алдыннан Сәет Каракай әбисе, Фатыйма һәм Нурания апалары белән саубуллашып чыкты.

– Рәхмәт сезгә, – диде егет, – яхшылыгыгызны мәңге онытмам. Каракай әбием, исән генә була күр! Син миңа үз әбием кебек булдың. Сездән, Нурания ападан һәм әтиемнән башка минем бу дөньяда беркемем дә юк. Син, Фатыйма апа, әти янына килгәләп йөр инде. Бабамның төсе булып калган сыерыбызны да бетермәгез, яме.

Каракай әби, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, Сәеткә хәерле юл теләп, дога кылып калды. Фатыйма апасы:

– Сәфәрең уң булсын, балам, юлларыңа рәхмәт фәрештәләре ак җәймәләр ябып куйсыннар. Сау-сәламәт йөреп кайт! – дип озатып калды.

Сәет белән әтисе Казанга юл тоттылар.

Хыяллары зур иде егетнең. Институтны уңышлы тәмамларга, инженер дипломы алырга. Әмма иң зур хыялы – аякка басу. Зәйтүнә каршына гарип, мескен булып түгел, аңа лаек егет булып килеп басачак әле ул!

Зәйтүнәнең әнисе авырып киткәнен, кызның медицина көллиятенә укырга керүен Фатыйма апасыннан ишетеп белә иде ул.

– Әниеңне бергәләп тәрбияләрбез, аягыма гына басыйм, – диде Сәет, гүя Зәйтүнәсенә дәшеп.

Иң элек әтисе белән химия-технология институтына документлар тапшырып кайттылар. Аннан соң әтисе Сәетне элек аны дәвалаган профессор янына алып китте. Борынына күзлек элеп куйган, ап-ак чәчле, җыйнак гәүдәле профессор Сәетне төрлечә тикшерде. Аягына энә белән чәнчеп карады, тез башына чүкеч белән суккалады. Ләкин аяклар авыртуны сизмәделәр, тыңларга теләмәделәр. Кулын тикшереп карагач, карт профессорның йөзенә елмаю кунды үзе.

– Молодец, если руку смог восстановить, непременно восстановишь и ногу, непременно!

Кулын ничек дәвалавы турында сорашты. Сәет үзенең гармунда уйнарга өйрәнүен, акрынлап бармакларының тыңлый башлавын сөйләде.

– Молодец, сынок! Заниматься будешь, лечение я назначу, непременно сможешь ходить, непременно!

Канатланып чыкты Сәет доктор яныннан. Ул йөриячәк! Ләкин кайчан, күпме вакытттан соң, анысын әйтмәде профессор.

– Ашыкма, егет, барысы да үзеңнән тора. Үзеңнән генә! Мин инде синең аякка басарыңа да ышанмаган идем. Кулың үзеңне тыңлый башлагач, өмет зур. Баш миенә сигнал барып җитү кирәк. Ул, бәлки, бүген булыр, бәлки, еллар узар, – диде чал профессор.

Бүген тормышка ашсын иде ул хыял! Яхшы итеп йөреп кит идең дә, йөгерә-йөгерә, авылга, Нурания апалар, Каракай әбиләр, Фатыйма апалар янына кайтып кер идең!

Хәтта Хәния дә кызганып карап калды бит артыннан, яратып түгел, кызганып. Бер дә кызганыч буласы килми егетнең. Бик зур өмет һәм омтылыш бар. Әллә ничә тапкыр «непременно!» дип әйтте бит профессор. Татарчасы «савыгырсың, бернигә карамый терелерсең» дигән сүз була бит инде!

* * *

Өченче курста укыганда, Сәетнең сул аягы да бераз тыңлый башлады, уң аяктан калышмаска тырышкан кебек. Егет үзе дә сизә: көне-төне спорт белән шөгыльләнү, дәвалану үзенекен итә. Аягына ныграк басып йөри башлады, таягын да тулай торак бүлмәсендәге шкаф артына ук тыгып куйды. Яңадан кирәге генә чыга күрмәсен! Кыюлыгы кайтты: сүзен өздереп сөйләшә, әйтәсен беркемнән дә оялмыйча әйтә. Күкрәге киңәйде, мускуллары уйнап тора егетнең.

Институтның һәвәскәрләр түгәрәгенә йөри, җырлый һәм гармунда уйный. Бөтен фәннәрдән дә бик яхшы билгеләренә укый. Группаларында староста итеп сайлап куйдылар үзен. Ел саен институттан әтисенә рәхмәт хатлары килеп тора. Әтисе сөенеп туя алмый. Сәетнең хатларын Фатыйма белән бергә укыйлар. Инсаф хәзер элек Сәеткә булган мөнәсәбәтен исенә төшермәскә тырыша.

– Эх, бабасы белән әнисе исән булсалар, ничек куанырлар иде! Башлары күккә тияр иде җаннарымның, – ди Фатыйма, – исән түгелләр шул. Теге дөньяда да җүнле кешеләр кирәктер, күрәсең!

Фатыйма Инсафка йорт эшләрендә булыша: сыерын сава, сөтен аертып, май, катык, эремчек ясый. Үзенең сыеры картайгач, сатып җибәрде. Бик күп сөт бирә торган акыллы, күндәм сыер иде. Суярга җөрьәт итмәде. Сыерның муенына сүс аркан тагып, ат арбасы артына бәйләп чыгып киткәндә, каерылып, каракучкыл-шәмәхә күзләре белән Фатыймага карап, кызганыч итеп мөгрәде игелекле мал. Шул вакытта нечкә күңелле Фатыйма, сыерының күзләреннән яшьләре түгелергә торганын күреп, үзе дә елап җибәрде. Гүя сыер:

– Җибәрмә мине, ияләнгән абзарымда калдыр. Мин сине ничә еллар туендырып тордым?! Нигә соң сез, кешеләр, шундый каты бәгырьле? Без сезне ашатабыз, болыннардан сезгә шифалы сөт җыеп алып кайтабыз, ә сез, кирәгебез калмагач, безне суеп ашыйсыз яки сатып җибәрәсез! Каты бәгырьле сез, кешеләр, – дип әйтә кебек.

Сыерны алып китәргә килгән Кәвәл керәшене эшне тиз тотты:

– Ит комбинаты иртәнге якта гына кабул итә. Колбасныйга илтеп тапшырырга өлгерергә кирәк.

– Му-у, му-у-у, – дип мөгрәде сыер, җилкапкага таба борылып.

Фатыйма абзарга кереп үкереп елады.

Эндәшмичә генә чыгып китеп булмыймыни соң, нигә гомере буенча интегеп яшәгән хатынның йөрәгенә яра саласың? Шул сыеры белән кеше белән сөйләшкәндәй сөйләшә иде бит Фатыйма. Аңарга бер авыр сүз дә әйткәне булмады. Саварга утырса:

– Әйдә әле, бәгырькәем, никадәрле сөт алып кайткансың, рәхмәт төшкере, – дип сауды. Ә иртәләрен: – Бар, җаныкаем, болыннарда иркенләп йөреп кайт, абзарда ятма, – дип, көтүгә куды.

Сугыштан кайтмаган, бер тапкыр үбешмичә дә калган ир-егеткә бирәсе назын бирде ул сыерына. Ә бу керәшен мужигы, йөрәген телеп, җанын рәнҗетеп алып чыгып китте.

Абзар кырыена кагып куйган казыкта сыер тышавы нәүмизләнеп эленеп калды. Абзарда җанга якын сыер һәм тирес исе!

Өйгә керде Фатыйма. Тәрәзә янында яткан Каракай әби:

– Алып киттеләрме, кызым? – дип сорады. – Әйбәт мал иде, игелеген күрсеннәр.

Фатыйма сыерны ит комбинатына алып китүләре турында әйтмәде.

– Шулай була күрсен инде, – дип, әллә әнисен, әллә үзен юатты.

Ул көнне кулыннан эше төште хатынның. Тизрәк кич җитсә, көтү кайтса, Инсафның сыерын саварга барыр. Сыерның кайнар тыгыз җилемен җылы су белән юар да үзенең сыерын исенә төшерер. Чиләк төбенә бәрелгән сөтнең зең-зең иткән тавышы күңелен күтәреп җибәрер. Сыер сауганда, зеңгелдәп чиләккә төшкән сөтнең моңын үзе сыер тотмаган адәм баласы аңлый алмый. Үзенә бертөрле көе бар аның. Буш чиләк төбенә нәзек сөт җебе башта зеңгелдәп төшә. Чиләкнең төбе күмелә башлагач, зеңгелдәү үзгәрә, куера, ә тулы чиләккә инде шаулап төшә. Чиләк өстенә ап-ак, болыттай йомшак сөт күбеге җыела. Ә яңа сауган сөт исе соң! Бәрәкәтле муллык исе!

Менә өйләреннән шул моң, шул ис, шул бәрәкәт чыгып китте бүген. Фатыймага рәнҗегәндәй чыгып китте.

Кичен Инсафларга китте Фатыйма. Ул хәзер һәр кичне көтеп ала, Инсаф та аны сагынып тора сыман. Көтү кайткач, Инсафның сыерын савып алды. Сөтне сөзеп, сөзгән марлясын юып элде дә сепаратка салды. Күңеле бераз ачыла төште. Үз уйларына күмелеп, «Галиябану» җырын көйләп, сепаратның бер улагыннан сөт өсте, икенчесеннән сыек сөт агуын күзләп утырганда, «Нихәл, Фатыйма, саттыңмы сыерыңны?» дигән тавышка сискәнеп китте. Инсаф кайтып кергән дә, ишеккә сөялеп, аны күзәтеп тора икән.

– И норсыз, котымны алдың, сөт белән мавыгып күрмичә дә калганмын! – диде хатын. Тик «норсыз» дигәне бик йомшак килеп чыкты.  – Саттым, Инсаф. Сыерым белән бергә җаным чыгып киткәндәй булды. Көтү кайткан вакытны көч-хәл белән көтеп алдым да сезгә йөгердем: көтү кайтканда, сыерың капкадан кермәсә, читен булыр, дип уйладым.

– Бер мал тотып өйрәнгән кешегә сыер малыннан аерылу авыр инде ул, Фатыйма. Бүген үзем дә гел өйгә ашкындым – синең иртәрәк киләсеңне күңелем сиздеме шунда. Минем синең белән сөйләшәсе сүзем дә бар иде. Әйдә, өйгә керик әле.

Күпме еллар инде ялгыз яшим, – дип дәвам итте сүзен Инсаф, өйгә кергәч. – Зинһар, дөрес аңла мине. Чит хатыннар янында аракы эчеп, аңкы-миңке күпме йөрелде, син беләсең. Синең дә тормышың минем аркада заяга узды. Сәет күптән әйтә: «Әти, сез нигә Фатыйма апа белән кушылып тормыйсыз, ике йортка казан асканчы», – ди. Фирая кызыбыз да каршы килмәс. Өең дә бик тузган. Әйдә, никах укытыйк та бергә яши башлыйк. Каракай әби дә урын өстендә, аны да икәү карарбыз. Риза була күр, яме. Сәет белән Фирая авылга кайтмаячаклар – анысы факт. Сак белән Сок кебек яшәмик инде, – дип, сүзен төгәлләде Инсаф.

Фатыйма бу сөйләшүне күптән көтте. Инсафның җылы күз карашын, үзе килеп керүгә, ирнең йөзе яктырып китүен җаны белән сизә иде ул. Үзе дә һәр көн кичне җиткерә алмыйча аптырый түгелме соң?

Ләкин ул каушап калды һәм:

– Кит, булмаганны! Балалардан оят, алар нәрсә әйтер, – диюдән башка сүз тапмады.

– Балалар үсеп җитте, алар бу көнне үзләре дә көтә булыр. А то авылда әллә нинди сүзләр йөри, минем сиңа тырнагым белән кагылганым булмаса да. Маһинур хәерсез тарата бугай ул гайбәтне. Борынгылар, ялгыз хатын кыңгыраулы була, дип бик дөрес әйткәннәр. Риза бул, Фатыйма. Күптәннән әйтергә теләдем, ләкин һаман кыймый йөрдем – синең кире кагуыңнан курыктым. Ялгызыма яшәү авыр. Ир уртасы гына бит әле мин – хатын-кыз назына бик сусадым.

– Әни белән киңәшмичә бер сүз дә әйтә алмыйм,  – диде Фатыйма һәм үзе белән алып килгән борчак ашын, салып, Инсаф алдына куйды да өйләренә ашыкты. Аның үзе генә каласы, бүгенге көн вакыйгаларын яңадан башыннан үткәрәсе килә иде. Ул җанының җылына баруын, күңеленә ниндидер бер рәхәт хиснең дулкын-дулкын булып тула баруын сизде.

«Йа Алла! Нинди була икән ул ирле тормыш?» Әтисез үсте, ирсез гомер итте. Ир куенында уяну гына түгел әле ул. Кунакка баргач, аш-су тирәсендә кайнашмыйча, башка хатыннар кебек, түр башында «менә мин кем, минем иңемне куярга имәндәй ирем бар» дип масаеп утыру да. Кызык! Әнисе ни әйтер икән? Кызының ирсез бала табуына да бик хурланып елаган иде бит:

– Йөземә кара яктың! Бу хурлыкны күргәнче, үлемем артык иде, – дип битәрләде. Соңрак «Ярый әле Фирая оныгым бар» дигәч тә… Күрде инде Фатыйманың башлары!

– Фатыйма, иртәгә җавап көтәм, – дип калды Инсаф.

Тәмам караңгыланды. Хатын җәһәт кенә идән-сәкеләрне юып чыгарды. Әллә ничек итеп, дәртләнеп җыештырды.

– Әйдә, әни, чәй эчеп алыйк, – дип, әнисен өстәл янына чакырды. Каракай әби уфылдап урыныннан кузгалды да корама юрган җәелгән сәке читенә килеп утырды. Башта сыерлары турында сөйләштеләр. Игелекле малның бозау чакларын, тана, сыер вакытларын искә алдылар.

– Кызым, чиләндең дә инде курмы әзерләп, бер дә рәхәт күрмәдең. Калхузның иң авыр эше синең җилкәңдә булды. Башка сыер алып тормабыз. Өтерге белән төртеп тишкән тамак юк. Булганы бәрәкәтле булсын. Инде Фираябыз да эшли башлады, – диде әнисе, кызын кызганып.

– Әни, – диде Фатыйма, колак очларына кадәр кызарып, – мине Инсаф кияүгә кыстый бит, син нәрсә дип әйтерсең икән? Үземә генә авыр. Гомер буе син дә ялгыз булдың, мин дә ялгыз… – Фатыйма сүзен әйтеп бетерә алмады, үксеп елап җибәрде.

Каракай әби кулындагы шакмаклы тастымалын күзләренә тидерде:

– Кызым, Фатыйма! Сиңа рәхмәттән башка әйтер сүзем юк. Фираяңны тапкач та, бик рәнҗеттем үзеңне. Каһәр төшкән сугыш! Бөтен дөньяның астын-өскә китерде. Инде миңа рәнҗемә, үзең ничек теләсәң, шулай эшлә. Ялгызлык – яман, Инсафка да бик читендер. Миннән хәер-фатиха. Тик мине нишләтерсез? Үзем генә тора алмам бит,  – диде әнисе.

– Әни, җаным, безнең белән бергә торырсың. Инсаф: «Каракай әбине икәүләп карарбыз», – диде.

Фатыймага канатлар үстемени! Ул әнисеннән уңай җавап көтмәгән иде. Каракай әби кызын хурлыкка калдырган Инсафны һаман да күралмый, дип уйлый иде. Бик озын булды аның өчен бу йокысыз төн! Урыстау ягы агарып торды да, кызарып таң атты. Фатыйма, таң беленүгә, ишегалдына чыкты. Бәбкә үләнле ишегалдына мул булып чык төшкән. Чутылдап сандугач сайрый. Бер-берсеннән уздырырга тырышып, әтәчләр кычкыра. Сыер абзарының ишеге ачык – аннан, мөгрәп, сыеры килеп чыгар кебек. Ләкин хәзер сыер юклыгы да хатынны элеккедәй ямансулатмый сыман. Ул күңелендә искиткеч җиңеллек тойды.

Өйгә керсә, әнисе дә йокламый икән:

– Иртә тордың, кызым, әллә бөтенләй йокламадың инде?

– Күзгә йокы керми, әни.

– Шулайдыр, – дип, бер сүз белән генә җөмләсен төгәлләде Каракай әби. Уфылдап борылып ятты да акрын гына «Аятел көрси» догасын укый башлады:

– Аллаһу лә иллә һүәл…

Фатыйма иртүк Инсафларга китте. Шаулатып сыер сауды, сөтне сатарга Шәяхмәт картка илтеп тапшырды. Чәй куеп җибәрде.

Урыныннан торып чыккан Инсафның «Бигрәк иртәләгәнсең бүген, әле көтү куарга шактый вакыт бар» диюенә, «Иртә торганга Ходай биргән», – дип җавап кайтарды.

Инсаф та йокламаган, күрәсең: күзләре кызарган, йөзе йончыгандай күренә.

– Каракай әби нихәлдә?

– Әйбәт, Аллага шөкер! Исән генә яшәп ята.

– Интектермә инде, Фатыйма! Минем нинди җавап көткәнне беләсең бит!

– Әни: «Үзеңә кара, миннән хәер-фатиха», диде.

Инсаф көчле куллары белән хатынны кысып кочаклап алды. Фатыйма да аның кочагыннан чыгарга талпынмады, ирнең куенында эреде дә бетте ялгыз хатын, тәмам юкка чыкты…

Балалар белән сөйләшкәннән соң, Солтан карттан никах укыттылар…

* * *

Сәет йокысыннан уянганда, Фатыйма апасы кече якта нәрсәдер пешеренеп йөри иде. Таң атып килә. Бер-берсен уздыра-уздыра, әтәчләр кычкыра. Таң атканда гына була торган тынлыкка көн мәшәкате кереп килә. Әтисе эшкә чыгып киткән: ул таң белән уяна да төнгә генә кайта. Егетнең исәбе  – Зәйтүнә турында сөйләшү. Элегрәк Фатыйма ничә тапкыр сүз катып караса да, егет сүзсез кала бирде.

– Фатыйма апа, бу турыда сөйләшмик бүтән! Әйттем ич, яраткан кешемне бәхетсез итәсем килми. Үз тиңен тапсын! – дип әйтә иде егет.

Хәзер инде менә аксавы да беленми диярлек. Зәйтүнәгә хат язып салсаң да була торгандыр. Нинди сүзләр язасын да төне буе уйлап чыкты Сәет.

«Зәйтүн гөлем! – дип башлар ул хатын, – мин сине өзелеп яратам. Хатларыңа җавап бирмәвемне аңлатырмын. Менә, шөкер, аякка басып киләм. Йолдызыбыз белән көн саен сөйләшеп торам. Син мине онытмадыңмы?..» Тагын әллә ниләр язар кебек иде дә – сүзләр таба алмый. Күңелендәгесен кәгазьгә төшерсә, уй-фикерләренең мәгънәсе югалыр, хисләре суыныр кебек егеткә.

Ул чыкканда, Фатыйма бәрәңге әрчеп утыра иде. Бәрәңге кабыклары, өзелмичә, озын тасмалар булып чиләккә төшәләр. Хатынның зәңгәр күзләре Сәетне күрүгә яктырып киттеләр.

– Тордыңмы, наным? Менә сарык ите салып бәрәңге шулпасы пешерермен дип тора идем. Әтиең ярата бәрәңге шулпасын. Хәзер сиңа чәй әзерләрмен. Аннан эшкә китәсем бар. Безнең Фирая йоклый әле, кичә таң аткач кына кайтты. Кайда йөргәндер.

– Фатыйма апа, минем сиңа сүзем бар иде. Күреп торасың, саулыгым да рәтләнеп килә. Хәзер Зәйтүнә каршына гарип булып түгел, аңарга тиң ир-егет булып барырга була. Хат язып салырмын дигән идем. Бәлки, барып та килермен.

Фатыйма, сәерсенеп, егеткә карады:

– Син ишетмәдеңмени? Кияүгә чыкты Зәйтүнә. Көзләргә бәби алып кайтырга тора. Хатларына каршы хат язмагач, бик өзгәләнде инде балакаем! Кияүгә чыгар алдыннан миңа хат язып салган иде. Апам, әнине үзем генә карап бетерә алмыйм, ярый әле, бергә укый торган Вася исемле егет бар, ул булыша, дигән. Бәхетем булмады инде. Сәетне өзелеп яраткан идем, ул да мине ташлады. Минем аркада шушы хәлләргә калдым, гарипләндем, дип уйлый торгандыр инде, дигән. Әгәр сораса, әйт: миңа рәнҗемәсен, кичерә күрсен. Аннан башка беркемне дә ярата алмаячакмын, дигән.

Сәет катып калды. Зәйтүнәгә яңа егерме бер яшь тулып узды гына бит әле. Кая ашыккан? Алай дисәң, авырган әнисен ничек берүзе карап бетерсен? Бер сүз дәшмичә чыгып китте егет.

«Соңга калдым, соңга калдым, – дип, үзалдына кабатлады ул. – Нинди олы бәхетемне югалттым! Ничек яшәргә инде хәзер?»

Зәйтүнә үзе янында булмаса да, йөрәгенең түрендә иде. Хәзер ул – ир хатыны! Алар бергәләп мәчет салу турында хыялландылар. Ә ул тоткан да урыска кияүгә чыккан. Димәк, яратуы шулкадәр генә булган.

– Нигә хатларын алып укымадым? – дип уфтанды Сәет. Аяклары үзләреннән-үзләре Ялантау буена таба атладылар.

Чишмә буена килеп җиткәч, ул яңадан элеккеге Хыялый Сәеткә әйләнгәндәй булды. Малайлар белән көтү көткәндә, ризыкларын куеп ашый торган өстәл-ташка килеп утырды. Чишмә суы җыела торган уйсулыкка сөт бидоннары китереп тутырганнар – элек кич сауган сөтне гел монда калдыралар иде, хәзер дә шулай икән. Болында шул ук чәчәкләр. Чишмә буенда сандугач сайрый – чут-чут, чут-чут. Чишмә җырына кушылып моңлана сандугач. Болынга әйтерсең дөньяның бөтен асыл ташлары чәчелгән – ялт-йолт итеп, төрле төсләргә кереп җемелдәшеп торалар. Хуш истән башы әйләнеп киткәндәй булды Сәетнең. Бу чәчәкләр, болын, Ялантау үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә сыман. Зәйтүнәсенең булмавы, яшенең егерме бердән узып баруы хисләрен үзгәрткән, ахрысы. Күз алдына кызның су алганда егыла язып, күзләренә яшь тулып торган вакыты шундый да ачык итеп килеп басты.

Айба тавы дип аталган калкулык янында нәни генә күл бар. Шул тау итәгендә бәхет чәчәген эзләп йөргәннәр иде. Имеш, бәхет чәчәген табып ашасаң, бәхетле буласың икән. Таң атканчы эзләделәр, әмма тапмадылар. Таба алмадылар бәхет чәчәген…

Сәет, акрын гына кузгалып, авылга таба атлады. Адымнары авыр, башы чатнап авырта, күңелендә ниндидер бер кыл зеңгелдәп өзелгәндәй булды. Аяксыз-кулсыз вакытта ничек хыялланды ул Зәйтүнгөле турында!

Ул җәһәтрәк атлый башлады. Тау мәчетләре. Шул мәчет манарасына кунып, егет белән кызны көн дә көтеп алучы, беренче үбешүләренә шаһит булган ай да хәзер төннәрне ялгыз кичәр. Алар беркайчан да җитәкләшеп Ялантауга менмәсләр, шашкын мәхәббәттән исермәсләр!

«Мин беркайчан да урыс егетенә кияүгә чыга алмас идем», – дип ышандырган Зәйтүнәсе көзгә урыстан бала табар. Тагын бер мөселман кызы дөньяга урыс арттырыр. Чиркәүгә дә барып чукындырырлармы икән инде? Бу уйдан Сәет сискәнеп китте.

«Нинди тиле уйлар керә башыңа?!» – дип, үзен-үзе орышты егет. – Алай булмас! Зәйтүнә Василийны да Васыйлга әйләндергәндер әле. Шулай гына була күрсен, берүк шулай булсын!»

Сәет сөйгәнен марҗа итеп – кара итәктән, кара шәлдән күз алдына китереп карады. Алла сакласын! Бабасы әйтмешли, динен саткан кеше теге дөньяда тәмуг кисәве, тәмугта яндырырга утын булачак.

Әнә, Саушта Ярми карт яшәгән, ди. Явыз Иван мөселманнарны чукындырган вакытта авылда староста булып торган ул. Кара тунлы поплар халыкны сафка тезеп куйганнар. Ярми картның да йөзенә тәре китереп терәгәннәр дә үбәргә боерганнар. Ярми бабай үпмәгән, чукындыручыларның йөзләренә төкергән. Үтергәнче кыйнаганнар үзен. Ике көннән җан биргән Ярми бабай. Динен сатмас өчен, гомерен биргән. Шуннан соң чукындыручылар Сауштан китеп барганнар, башка әйләнеп кайтмаганнар. Сауш халкы үз динендә калган, мөселманлыктан ваз кичмәгән.

Сәет үзен Ярми бабай урынына куеп карады. Ул шулай булдыра алыр идеме икән? Егет җавап таба алмады. Ләкин ул бервакытта да бабалары динен сатмас! Чын мөселман гаиләсе төзер. Аның әле, бабасы амәнәтен үтәп, бабасы коткарып калган, авылдашларының дәһшәт-хәсрәтләренә шаһит булган айны яңа төзелгән мәчет манарасына менгереп куясы бар! Бу – Сәетнең иң зур хыялы!

Сәет, өйләренә кайтып җиткәндә, көтү куып кайтып килүче Хәнияне очратты. Кыз тәмам тулып пешкән. Күзләре янып тора.

– Сәет, – диде кыз, – таң белән кайдан кайтышың? Кичә клубта да күренмәдең. Нигә чыкмадың? Әллә син, студент булгач, авыл яшьләрен иш итмисеңме? Бик көткән идем үзеңне.

– Син соң үзең нигә безгә кермисең? Элек керә идең бит.

– Элек бит ул, – диде кыз. – Син хәзер бик чибәрләнгәнсең, бөтенләй башка егеткә әверелгәнсең. Бүген кич клубта күрешербездер бит?

– Мин бүген китәм инде, Хәния. Ашыгам, имтиханнар арасында гына кайткан идем.

– Әгәр теләсәң, миңа хат язып сал. Мин дә сиңа авыл хәлләрен ирештереп торырмын. Яз, яме.

– Ярар, – диде Сәет, әллә аңлап, әллә аңлап бетермичә. – Ярар, язармын.

Сәет өйләренә кайтты да әйберләрен җыештыра башлады. Өйдә әтисе белән Каракай әби генә. Фирая ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөри. Көтүне инде куганнар. Урамнан сыерлар мөгрәгәне, ара-тирә көтүчеләрнең чыбыркы шартлаткан тавышлары ишетелә. Көтүне инеш аръягына, Урыстау янына чыгарулары.

– Ник ашыгасың әле? – дип сорады әтисе. – Кичке автобуста апаң белән китәриең.

– Имтиханнар вакыты, әти. Монда әзерләнә алмам, китә торыйм.

– Алайса шофёрга әйтәм, Күкчәгә кадәр менгереп куяр.

– Кирәкми, әти, тау аслатып җәяү генә менәрмен. Миңа күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Әйберем авыр түгел, автобус килергә дә шактый вакыт бар әле.

– Ярар, – диде Инсаф, – ләкин бик сагындырып кайтасың, ешрак кайт. Көтеп торабыз бит. Каракай әбиең дә бик сагына.

– Уку авыр, әти, бик күп вакытны ала. Урысча белмәү читен. Урыслар белән рәттән укып бару өчен нык тырышырга кирәк. Быел җиңелрәк анысы. Урысчам шомарып килә. Аннан соң гел больница юлын таптарга да туры килә бит миңа. Хәзер анысы да көйләнеп бара. Ярый, хушыгыз. Апа, син вакытың булган саен килеп йөр.

– Килермен, Сәет. Миңа иртәгә икенче сменага гына. Бәлки, мин иртәгә иртәнге автобуска гына чыгармын.

Сәет Урыстау астыннан су буйлап Күкчәгә таба атлады. Автобус килергә ике сәгатьләп вакыт бар. Акрын гына, ашыкмыйча, үз уйларына чумып барасы, ялгыз калып уйланасы килде егетнең.

Хәния исенә төште. Кара, Сәет аксак вакытта кызганып карап кала иде. Ә хәзер күзләреннән сөю ташып тора.

Бәлки, Хәниянең сөю тулы карашы Сәеткә гарип вакытында кирәк булгандыр. Үзәкләре өзелеп, тәмам өметсезлеккә төшеп, үз уйларыннан уелып торган чагында. Ул вакытта егеткә әтисе, Фатыйма һәм Нурания апалары, Сак-Сок бәетен, Йосыф-Зөләйха кыйссасын көйгә салып укыган Каракай әбисе терәк булды. Бу миһербанлы кешеләрнең яхшылыкларын ул мәңге онытмас!

Юк, ул вакытта сөйгәне Зәйтүнә бар иде. Әйе, еракта булса да, бар иде бит ул! Көн саен диярлек хатлары килеп торды. Ул хатларны утка ата бармаган булса, бәлки, әле дә булыр иде Зәйтүнә. Сәет үзе гаепле.

– Зәйтүнә миңа хат язмасын, үзенә икенче егет тапсын, – дип, Фатыйма апасының колак итен ашаучы да Сәет үзе ләбаса!

Менә тапкан да! Нишләсен ул яшь кыз, көтмәгәндә шундый авыр хәлдә калгач? Зәйтүнәгә бик авырдыр дип уйлап та карамады бит Сәет! Үз кайгысы кайгы булды. Ә Василий исемле урыс егете Зәйтүнәгә таяныч була алган. Ул таяныч Сәет булырга тиеш түгел идемени? Хәзер соң инде…

Зәйтүнә – урыс хатыны. Бөтен җаны-тәне белән мөселман динендәге кыз тоткан да урысны иш иткән. Балалары да урыс булып үсәр микән? Тәре тагып… Юк-юк, алай булмаячак! Зәйтүнәнең үз балаларын татар итеп тәрбияли аласына ышанычы зур иде Сәетнең.

* * *

Зәйтүнә, кияүгә чыгып, бер ел узуга, ир бала тапты. Сары чәчле зәңгәр күзле малайга «Сергей» дип исем куштылар. Яшь хатын карышып караса да, каенанасы:

– Бабасының исемен кушабыз – бездә гадәт шундый, – диде. – Инде ничә ел Василий синең дивана әниеңне караша, рәхмәт әйт, – дип, авызын томалап куйды.

Менә шулай итеп, урыс малае Иванов Сергей Васильевич якты дөньяга аяк басты. Бала янында күбрәк каенана булды, шуңа күрә Серёжаның теле дә «мама», «папа» дип ачылды. Зәйтүнә күп вакытта әнисе янында яисә эштә. Эштән өйгә кайтуга, тавык чүпләп бетерә алмаслык хатын-кыз эшләре көтеп тора. Шулай итеп көн артыннан көн туды, айлар, еллар уза торды. Сергейга ике яшь тулганда, кызлары дөньяга аваз салды. Анысына татар исеме кушуга тагын каршы килделәр. Исеме каенанасының әнисе хөрмәтенә Надежда булды  – Иванова Надежда Васильевна. Монысының да теле «мама, папа, баба» дип ачылды.

Зәйтүнәнең үзе белән дә татарча сөйләшүче кеше юк: өйдә – русча, эштә – русча. Төннәрен әнисенең авырмаган вакытта әйткән сүзләре исенә төшә:

– Кызым, монда кала күрмә, Казанга кайт, татар егетенә кияүгә чыгарсың. Картайгач, барыбер үз диненә кайта кеше. Өеңнең бер почмагына икона элеп куеп чукына башласалар, бик читен булыр. Үз динеңә хыянәт итә күрмә, балам!

Зәйтүнәнең күз яшьләре мендәренә тама. Васяның: «Ник елыйсың, Зайтуна?» – дигәненә җавап бирми. Көннән-көн иреннән суына баруын тоя ул.

Әнисе хәзер бөтенләй берни белешми. Аны ире белән чиратлашып саклап торалар.

Каенанасы кухняларының бер почмагына тәре элеп куйды. Бәйрәм көннәрдә шәм яндыралар, өйгә шәм исе чыга.

 

 

* * *

Укуын тәмамлап, диплом алган Сәетне Башкортстанның Салават шәһәрендәге химия заводына инженер итеп җибәрделәр. Башкортларның телләренә, ничектер «һау-һау» итеп сөйләшүләренә тиз генә ияләшә алмады егет. Ләкин тиздән башкортларның моңлы җырларына, мәһабәт Урал тауларына, курай моңына гашыйк булды.

Көннәрдән беркөнне кино карарга баргач, янәшәсенә бер кыз килеп утырды аның. Фильм сугыш турында иде. Кыз вакыт-вакыт күзләрен сөртә. Сәет күз кырые белән генә кызга карап ала. Озын чәчләрен иңенә толым итеп салган, Зәйтүнә кебек кап-кара күзле иде кыз. Сәетнең йөрәге кысылып куйды: Зәйтүнәгә охшаса да охшар икән! Кем икән бу чибәркәй?

Фильм тәмамлангач, залдан чыгып барганда, Сәет:

– Бу чибәрнең исеме кем була инде? – дип сорамыйча булдыра алмады.

– Сез һәрбер кыздан шулай исемен сорыйсызмы? – диде кыз, елмаеп. – Бик кызыксынсагыз  – Мәрьям булам мин.

– Исемегез бигрәк матур икән, үзегез кебек. Минем бер танышыма охшагансыз. Сезне озатып куярга буламы?

Кыз елмайды:

– Мин монда туып үстем, адашмамын. Алай да озатыгыз соң, бергә-бергә күңелле булыр.

Суы түгелгәнгә елап торган Зәйтүнә түгел бу, бик чая күренә.

Кичке Салават урамнарында озак йөрделәр алар. Чибәркәй Сәет эшләгән заводтагы баш инженерның кызы булып чыкты. Бөтен нәрсәдән кызык табып чыркылдап көлә торган көләч кыз. Киемнәре дә үзенә бик килешеп тора. Кулындагы кечкенә сумкасын селти-селти, Сәеткә туган шәһәре, Йөрүзән суының гүзәллеге турында озак сөйләде Мәрьям. Егет аның башкортча сөйләгән сүзләренең кайсын аңлап, кайсын аңлап бетермичә, тавышының аһәңенә сокланып тыңлады да тыңлады. Үзе:

– Алай икән, – дип җөпләп барудан узмады.

Кыз медицина институтын тәмамлаган икән. Сәеттән ике яшькә өлкәнрәк. Алар көн саен диярлек очраштылар. Көз көне авылга бергә кайттылар.

Өйдәгеләр ел буе кайтмаган Сәеткә бик шатланды. Мәрьямне кем дияргә дә белмәделәр.

– Балам, сине күрмичә үлеп китәрмен, дигәнием инде, – диде шактый картая төшкән Каракай әби. – Күрәсем бик килде, бик сагындым үзеңне. Нинди матур кыз алып кайткансың! Сөбханалла, бигрәкләр дә Зәйтүнәмә охшаган. Ходайга шөкер, ахирәт сәфәренә чыкканчы күреп калдым үзегезне,  – дип, кабат-кабат сөйләнде әбекәй. – Инде бүтән күрешмәсәк, бәхил булыгыз, балалар. Озын-озак гомер иттем, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем бик зур. Рәхәтен дә, хәсрәтен дә күп күрдем. Инде сезгә кала дөнья. Тату яшәгез – татулыкка ни җитә!

Рәхәтләндереп кунак иттеләр яшьләрне. Көн саен диярлек мунча яктылар. Әтисе сарык суйды. Фатыйма көн дә мич алдында кайнашты. Токмачлы аш, бәлешләр пешерде. Кая утыртырга белмәделәр егет белән кызны.

Сәет белән Мәрьям көн саен кичке уенга чыктылар. Авылда яшь гармунчылар үсеп җиткән. Икешәр, өчәр түгәрәк җыелышып «Наза – Зәлилә» уйныйлар. Тыпыр-тыпыр бииләр, клуб бакчасы гөр килеп тора.

Сагынган иде Сәет гармунлы авыл кичләрен. Үзенең дә гармун уйныйсы килеп китте. Сәетнең авылда абруе зур. Алансуда туып үскән ятим Хыялый Сәет, соңыннан Чатан Сәет зур заводта инженер дәрәҗәсенә җитсен әле! Әнә, бер читтә Хәния басып тора. Кыз әле һаман ялгыз. Утлы карашы белән яндырып карый Сәеткә. Тик бу юлы салкын гына исәнләште.

Фатыйма Сәеткә Хәниянең сүзләрен җиткергән иде:

– Үсмер чактан үлеп яраттым Сәетне. Ничә егет сүз катып карадылар, күңелем тартмый башкаларга.

Киләчәктә бәхетле булсын иде. Акыллы, әйбәт кыз.

Клуб бакчасында яшь кызлар очына-очына бииләр. «Уналтыда, унҗидедә кызның матур чаклары» дип, юкка гына җырламыйлардыр. Егермедән соң акыл утыра башлый, үсмер вакытта бертөрле күренгән әйберләр башкарак төсмер ала, үзгәрә. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай тиеш, – дип уйлап куйды Сәет.

Ул гармунчы егеттән гармун сорап алды да Зәйтүнәгә багышланган көйне уйнап җибәрде. Күңелләрне өздереп, моңлы итеп уйнады егет. Күңелендәге уфтану, сөйгән ярын югалтудан әрнегән йөрәк сыкрануы һәм мәңгелеккә аерылышу ачысы – барысы бергә гармун телләреннән моң булып түгелде. Әллә җырлады тальян, әллә елады…

Хәния аңлады: Зәйтүнәсе белән хушлаша инде бу. Нинди чибәр кыз ияртеп кайткан, өйләнә ди. Хәниянең өмете өзелде. Соңгы кайтуында Зәйтүнәсенең кияүгә чыкканын белеп, янына килгәннән соң, көн саен хат көтте ул Сәеттән, бүген булмаса, иртәгә язар дип көтте. «Вакыты юктыр», – дип, үзен-үзе юатты. Менә хәзер барысы да бетте. Өмет өзелде.

Сәет Мәрьямгә дәште:

– Әйдә, Ялантауга менәбез, чишмә җырын тыңларбыз. Ялантау өстендәге калкулыкка ай килеп куна да, тау мәчет манарасына охшап кала, шуны сиңа күрсәтәсем килә.

– Хыялый да инде син, Сәет! Чишмә җырлый беләмени? Калкулык та мәчет манарасы була алмый. Әллә нинди сәер син, – дип куйды кыз. – Әйдә, өйгә кайтып йокларга ятыйк. Монда миңа неинтересно.

Сәетнең йөрәгенә салкын су сиптеләрмени  – кызның эчке матурлыгы артында ниндидер җансызлык, салкынлык бар иде.

– Әйдә, алайса, син кереп ят. Фатыйма апа урын җәеп куйгандыр. Ә мин Ялантау буйларын бер әйләнеп кайтыйм әле. Бик сагындырды.

Мәрьям өйгә кереп китте, ә Сәет Ялантауга юнәлде. Чишмә белән күңеленнән озак сөйләште егет. Урал таулары нинди биек, матур булсалар да, алар барыбер Ялантауга җитми. Эх, алыштырып буламыни соң үзең туып үскән төбәкне!

Авыллары Алансу, ана күкрәгенә сыенган бала сыман, Урыстау белән Ялантау куенына сыенып утырган. Бер ягыннан талгын гына Мишә елгасы ага. Ташлыгында бабасыннан качырып алып чыккан җәймә белән күпме ташбаш балыгы тотылган. Күпме юсаң да, ул җәймәне агартып булмас иде! Бабасы бер яктан орыша, икенче яктан балыкларны чистартып кыздырып бирә дә:

– Ярар, бер әбәд булса да үтәр, синең тешләр нык, – дип, күңелен үсендереп җибәрә иде.

Бабай, бабай! Күрә алмадың бит оныгыңның егет булганын!..

Озак йөрде егет Ялантау буйларында. Ай яктысында бәхет чәчәген дә эзләп карады. Тик күпме генә эзләсә дә таба алмады. Зәйтүнә үзе бәхет чәчәге булгандыр, күрәсең… Аны югалтмыйча саклап торасы иде дә бит… Үткәннәрне кайтарып булмый шул.

Мәрьям белән Сәетнең арасы көннән-көн якыная барды. Кыз чибәрлеге, чаялыгы, үзен иркен тотуы белән егетнең йөрәгенә үрләде. Ләкин Зәйтүнә урынын яулап ала алмады. Зәйтүнәгә охшаган, тик ул түгел…

Кайтып килгәндә, Ялантауга янә борылып карады егет. Ай калкулыкка менеп кунган да, ямансулап, моңсуланып, Сәет белән Зәйтүнәне көтә. Ләкин яшүсмерләр беркайчан да килмәячәкләр. Беркайчан да!

Хуш, яшьлек, хуш, Зәйтүнә! Алда – яңа тормыш. Нәрсә көтә аны? Ләкин шунысы билгеле: бу Зәйтүнә белән бергә хыялланган тормыш булмаячак.

* * *

Сәет белән Мәрьямнең туйлары гөрләп узды. Салаватка әтисе белән Фатыйма апасы, Фирая килделәр. Авылдан килгән кунакларның ресторанда узган мондый бай туй өстәлен күргәннәре юк иде әле. Чәнечке-пычакларны ничек тотарга белмичә, гомерләрендә күрмәгән ризыкларга шаккатып утырдылар. Кияү белән кәләшнең матурлыклары күз явын алырлык. Мәрьямнең өстендә ялтырап торган кыйммәтле ташлар белән бизәлгән туй күлмәге. Биле нечкә, өзелердәй булып тора. Сәет исә ак күлмәк, кара костюм-чалбардан, карага аркылы ак сызыклар төшкән галстук таккан.

– Хәят ахирәтем, күрә алмадың бу бәхетле көннәрне! – дип уфтанып куйды Фатыйма.

Кызның әти-әнисе кәттә кешеләр икән. Яшь белгечләргә фатир да алып бирмәкчеләр.

– Без үзебезнең тарафтан бердәнбер кызыбызга һәм хәзер инде улыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырбыз. Алар беркайчан да интегеп яшәмәсләр, – дип тост әйтте кода.

Инсафның күңеленә авыр булып китте. Гомумән, аларга әллә ни игътибар бирүче булмады. Затлы кунаклар алдында аларның киемнәреннән, авылча кычкырып сөйләшүләреннән кода бераз уңайсызланып та куйды бугай. Фатыйма, үзенең авыр эштән яргаланып беткән кулларын күрсәтмәс өчен, ризыкларга үрелмичәрәк утырды. Тирә-ягында утырган ап-ак беләкле, кызыл тырнаклы хатыннар аңа җирәнеп карыйлардыр кебек. Хатынының халәтен аңлаган Инсаф:

– Аша, әнә алар, авылга кайтып, синең кебек сыер савып карасыннар – тырнаклары тиз сынар,  – дип, бераз күңелен күтәреп җибәрде.

Сәет берничә мәртәбә әтиләре утырган өстәл янына килде:

– Сезгә монда күп кеше арасында игътибар да җитми, ахры. Шуңа күрә оялып тормагыз, ашап-эчеп, күңел ачып утырыгыз. – Егет үз туганнарының бу мәҗлестә уңайсызланып утыруын, шуңа күрә дә күңелләренең төшенке булуын сизә иде. Егетнең күзләре дә никтер сагышлы, бу туйга әллә ни сөенми дә кебек ул. Туйга кадәр Мәрьямнең әтисе Сәеткә:

– Син безгә «әсәй, инәй» дип дәшәрсең, – диде.

Сәет кырт кисте:

– Безнең якта «әби, бабай» дип әйтү гадәткә кергән. Ә эштә исемегезгә әтиегезнең исемен кушып дәшәрмен. Ачуланмагыз.

Инсаф Сәетнең кодага биргән җавабын хуплады. Улын бу кәттә кода белән бүлешәсе килми иде аның.

Сәет туганнарын күп күчтәнәчләр төяп, олылап, җиңел машинада вокзалга төшереп куйды. Саубуллашканда, бераз уңайсызланган кыяфәттә сөйләште:

– Бик зур рәхмәт сезгә, үпкәләп китмәгез. Мин сезне, Алансуны бик сагынам. Отпуск алу белән кайтырмын. Кайтырбыз, – дип, үзен төзәтеп куйды.

Поезд акрын гына кузгалып китте. Сәет калды. Хәзер инде елына бер генә тапкыр күрешерләр. Анда да бер, ике атна. Шактый озак вакыт үз уйларына батып, сөйләшмичә бардылар.

Беренче булып тәмле телле Фатыйма сүз башлады:

– Без нишләп балтабыз суга төшкән кешеләр кебек утырабыз әле? Үзебезчә, пычак-чәнечкесез генә ашап-эчеп алыйк әле. Улыбыз югалып кала торган егет түгел, Аллага шөкер!

Юл күчтәнәчләрен чыгарып, купе өстәленә тезделәр. Күңелләре күтәрелеп китте. Борчылырга урын юк: Сәет башлы-күзле булды – куанырга гына кала. Үз көннәрен үзләре күрерләр.

Фирая дәшми-тынмый барганнан соң әйтеп куйды:

– Әни, Инсаф абый, инде минем дә яшем җиткән. Киләсе атнада без егетем белән авылга кайтырбыз дигән идек… Сездән хәер-фатиха сорарга. Ул – бик әйбәт егет, сезгә ошар дип уйлыйм.

– Син башта товарыңны күрсәт, шуннан соң бәя куярбыз, – диде Инсаф, елмаеп.

* * *

Зәйтүнәнең әнисе дә бакыйлыкка күчте. Үләренә ике көн кала кызы янына килде дә:

– Кызым, ник безнең кухняда тәре тора ул? Без әллә чиркәүдә торабызмы? Теге урыс ник безнең өйдә йөри? Куркам мин ул урыстан, әйт, чыгып китсен! Әйдә, кызым, кайтып китик моннан. Үз өебезгә кайтыйк, әтиең янына. Торма, балам, чиркәүдә. Бу марҗа кызын, урыс малаен монда калдыр. Үз балаңны тап! Мин әйттем бит сиңа, үз Казаныбызга кайт, үз илебезгә кайт, дидем. Тыңламадың шул мине. Тыңламыйча хараплар булдың, кызым. Үзем дә инде. Балаңны чиркәүдә тот, имеш! Тузга язмаганны! Әнкәй ни әйтер? Өйгә дә кертмәс!

Зәйтүнә, аптырап, әнисенә карады. Әнисенең күзләре, сау чагында кебек, ап-ачык итеп, элеккечә карап торалар.

– Әни, әни, – диде Зәйтүнә. – Ни турында сөйлисең син? Чиркәү түгел бу, безнең өебез. Үзебезнең әти белән гомер иткән фатир. Ник, танымыйсыңмыни? Менә әти белән сезнең йокы бүлмәгез, ә монысы – минем бүлмәм. Менә монысы  – безнең зал. Телисеңме, әни, мин сиңа «Шахта» көен уйнап күрсәтәм. Әйдә, әни җаным, утыр әле менә бу йомшак креслога. Әйдә әле, җаннарыбыз туган туфракны, Алансуыбызны айкап кайтсын әле!

Зәйтүнә әнисен йомшак кәнәфигә утыртты да, кара пианино каршындагы түгәрәк утыргычка утырып, «Шахта» көен уйнап җибәрде. Күз алдына Алансу, Ялантау, челтер-челтер аккан чишмә тавышы, Сәет, Ялантауга менеп кунган ай килде. Күзләреннән ихтыярсыз яшь акты. Кәнәфидә утырган әнисе кушылып җырлады:

Шахтёр егет күмер чаба,

Кемнәр ала исәбен?

Гомерем бетеп таш басмаса,

Ташламам, җан кисәгем!

Зәйтүнә селкенергә дә куркып уйнады да уйнады. Урыныннан кузгалса, әнисе тагын акылын җуяр дип курыкты.

Әнисе җырлап туктады да үксеп елап җибәрде.

– И Раббым, Аллам, әтиеңне таш басты бит, кызым. Ничекләр итеп ансыз гомер итәрбез! Минем әтиеңнән башка яшисем дә килми. Озак тормам кебек. Мине озаткач, Казанга кайтып кит. Калма монда, чит җирдә, яме, кызым!

Зәйтүнә борылып караса, әнисенең күзләреннән яшь ага, үзе әтисенең стенага элеп куйган сурәтенә караган.

Зәйтүнә, килеп, әнисен кочып алды:

– Әни, әни! Син мине таныйсыңмы?

– Бәй, нишләп танымаска! Син – минем кызым Зәйтүнә. Мине тилергән дип уйламыйсыңдыр ич?

– Әни, Василий – минем ирем, ә болары – минем улым һәм кызым.

Әнисе акылыннан китеп торган ун ел вакытны белми иде.

– Кызым, урыска кияүгә чыктыңмыни? Ник инде, балам? Хараплар булгансың! Чиркәүгә барып чукындың дамы? Бу балалар да чукынганмы? Раббым, бер Аллам, теге дөньяга киткәч, ни дип җавап бирермен? Анда әйтерләр икән: баласы эшләгән гөнаһлар өчен анасы җавап бирергә тиеш, ник өйрәтмәгән, дип.

Зәйтүнә әнисен тынычландырды:

– Юк, әни, нишләп чукыныйм ди мин! Балаларым да мөселман динендә. Иремне дә Васыйл дип йөрибез. Аллага шөкер, әни. Зинһар курыкма, әни җаным! Тыныч була күр! Менә оныкларың – Наҗия, Самат. – Хатын кызы белән улын әнисе каршына китереп бастырды.

Әнисе зәңгәр күзле сары чәчле балаларга карап торды да, исе китмичә генә:

– Алай икән, синең балалар икән, – дип, башларыннан сыйпагандай итте.

Зәйтүнә каенанасының балаларын чиркәүгә алып барып чукындырып кайтуы турында хәбәрдар түгел иде.

– Әйдә, әни, чәй эчеп алыйк, – диде Зәйтүнә, кухня якта чәйнек сызгыра башлагач.

Табынга утырдылар. Кыз әнисе алдына сөтле чәй ясап куйды, тәм-томнарны табынга тезде. Чәйне чынаяк тәлинкәсенә бүләм дигәндә, әнисенең почмактагы тәрегә күзе төште. Ул акрын гына урыныннан торды да, артсыз урындык куеп, лампададагы тәрене кулына алды.

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, – дип кабатлый-кабатлый, аны тастымалга төреп, ишек катына чыгарып куйды. Кулларын юып килгәч:

– Кызым, әйт урысыңа, бу тәресен чиркәүгә илтеп бирсен. Үзең: «Бу – безнең өй, ирем мөселман булды», – дисең. Ник алайса безнең өйдә тәре тора? Дөрес түгел бу, балам, алдыйсың бугай. Кил әле монда, үз күзләрем белән күрим әле, – дип, кызының күлмәк түшендәге төймәләрен ычкындыра башлады.

– Аллага шөкер! Әле үзең дә тавык тәпие такмадыңмы икән, дип кайгырган идем. Әлһәмдүлиллаһи, биргәнеңә мең шөкер, – дип, чәй эчәргә утырдылар. Озаклап эчтеләр чәйне, элеккечә сөйләшә-сөйләшә эчтеләр.

– Җәйгә авылга кайтырбыз. Анда безне сагынганнардыр. Үзем дә шундый өзелеп сагындым, кызым. Әнине, Фатыйма апамны, Мишә буйларын, Ялантау чишмәсен. Бәлки әле, фатирыбызны Казанга алыштырып булыр. Һава җитми миңа монда! Тыным кысыла.

Сания тынып калды. Зәйтүнә күтәрелеп караса, әнисенең җыерчыклы яңагы буйлап күз яшьләре тәгәри.

Кыз әнисенә Каракай әбинең үлеме турында бер сүз дә әйтмәде. Ун ел буе берни белешмәгән, кызын да танымаган, киявен «әти» дип йөргән әнисенең кинәт кенә акылына килүе Зәйтүнә өчен бер могҗиза булды. Ул, әнисен кочаклап, озак елады.

– Әнием, җаныкаем! Әйдә, тагын сөйләшеп утырыйк әле, авыл турында, Ялантау турында.  – «Сәет турында…» дип әйтмәкче булган иде дә, тынып калды: әнисе Сәетне белми бит. Теге чакта аңа Сәет турында сөйләргә җитешә алмый калды  – әнисе, әтисенең үлемен күтәрә алмыйча, акылга җиңеләйде.

Озак сөйләштеләр әниле-кызлы ул көнне. Күпме сөйләшсәләр дә, сүзләре бетмәде.

Әнисе ун ел элек Зәйтүнә җыеп куйган намазлыкны сорап алды. Озаклап намаз укыды. Әрвахларга дога кылды. Кызына, кияве Васыйлга, оныклары Самат белән Наҗиягә, әнисе – Каракай әбигә, имчәктәш туганнарына озын гомер, бәхетле-сәгадәтле тормыш, саулык теләде. Авылдан алып килгән шәмаилен таптырды. Табып бирде Зәйтүнә шәмаилне, Коръән белән бергә төреп салып куйган урыннан – иске чемодан төбеннән алып бирде.

Сания башта, бисмиллаһ әйтеп, шәмаилне элекке урынына элеп куйды. Аннан тастымалга төрелгән Коръәнне алды.

– Әнине күргән сыман булдым, кызым, – дип, «Фатиха» сүрәсен укыды. Аннан соң эчке бер мәкам белән ясин укый башлады:

– Ясин, вәл курьәни хәким. Иннәктә ләминәл мөрсәлинә…

Өйгә нур кунды. Зәйтүнә туктый алмыйча елады да елады. Үзенең тормышы турында озак уйлады ул. Аның җанына, тәненә мөселманлык әнисенең күкрәк сөте, әбисенең үгет-нәсихәте, Сак-Сок бәетләре, Йосыф кыйссалары, тәмле телле Фатыйма апасының җырлары белән балачактан ук иңгән иде ләбаса! Нишләде соң ул? Кайда ялгышты?..

Әнә, әнисе Коръән укый. Җаны канат какты кызның! Әнисе балаларын татарча сөйләшергә, догалар укырга өйрәтер. Аңа бит балаларын үзенчә тәрбияләргә мөмкинлек булмады. Улы белән кызының ничек үскәнен дә белмичә калды. Йә әнисен саклады, йә эштә булды. Нигәдер каенанасына да каршы килә алмады. Ул тәрене өй почмагына элдермәсә була иде ләбаса! Бәреп үтермәсләр иде әле. Имеш, Василий әнисен караша! Аннан башка бер нәрсә эшли алмый, янәсе. Шулай аңкы-миңке ун ел үтеп тә киткән.

Ә балалар урыс җанлы булып үсәләр! Алла боерса, барысы да үзгәрер. Әнисе янында улы белән кызы да татар телен өйрәнер. Әнисе генә сау булсын!

Зәйтүнә эшкә җыенды. Әнисен өстеннән бикләп китәсе итте. Моңа кадәр әнисен караучысыз калдырганнары юк иде. Бүген күңелендә тынычлык, рәхәт бер хис. Хатынның күңелендә элеккеге кебек җан тынычлыгы.

Алла боерса, җәйгә авылга кайтып киләсе булыр. Авыл һавасының, Ялантау чишмәсенең, болындагы аллы-гөлле чәчәк исләренең шифасы тияр әнисенә. Балаларына әбисенең туган җирләрен күрсәтер.

* * *

Сания акрын гына фатирының бүлмәләре саен йөреп чыкты. Ябык куллары белән тастымалга төреп куелган Коръәнне сыпырып куйды, иреннәрен тидереп үбеп алды.

– Йә Раббым, гөнаһларымны кичерә күр! Балама, оныкларыма саулык бир! Иманнарыннан аерма!

Озак итеп иске фотоларны карап утырды. Әнә, әнисе белән төшкән төссезләнеп калган бердәнбер рәсеме. Ярата Сания бу фоторәсемне. Уртада әнисе утыра. Ул чәчләрен турыдан ачып үреп салган. Башында ак яулык. Кырыенда өч кызы. Сания  – иң кечесе – алдында утыра. Ул вакытта авылга кәртечкә төшерүче килгән иде. Бөтен йорт саен йөреп чыкты фотоаппаратын күтәргән ул адәм. Акчалары булмаганнар күкәйләтә түләделәр. Бөтен авыл төште кәртечкәгә. Сания хәтерли: әнисе барысының да чәчләрен тарап үрде. Иске ләгәнгә бастырып, чебиләгән аякларын юды.

– Не мой, апа, всё равно не будет видно, – диде фотограф.

– Юк, юам, балаларын юбалгы йөртә икән, димәсеннәр, дип, Каракай кычыткан сабагы белән ышкый-ышкый юды кызларының аякларын, канатып бетерде. Күлмәк итәкләренең ямавын да үзенчә яшергәндәй итте.

Беренче мәртәбә кәртечкәгә төшүе иде Каракайның. Кәртечкә төшерүче, кара калын чүпрәк астына кереп:

– Внимание, снимаю, – дип әйтүгә, гәүдәсен бик кәттә кыяфәттә турайтып куйды, үзе әйтмешли, уклау йоткан кебек.

Шул чаклар исенә килеп төште Саниянең.

Ә бусы – ире белән бергәләп кызлары Зәйтүнә тугач төшкән сурәтләре. Парлы, бәхетле вакытлары… Башларын башка терәп ук куйганнар, йөзләре, күзләре көлеп тора.

Шулай уйланып утырганда, тышкы якта ишек ачылган тавыш ишетелде. Сания куркып китте: кем булыр бу? Балалар әле генә мәктәпкә киттеләр, кызы эштә. Кияве генә булса инде.

Ишектән юан гәүдәле бер хатын-кыз килеп керде. Ухылдый-ухылдый, өс киемнәрен элгечкә элде, аягындагы итекләрен салып, кухняга узды. Нәрсәгәдер ачуы килеп кире чыкканда, зал ягында нишләргә белмичә басып торган Санияне күреп:

– Что стоишь как истукан, где крест, где лампада, – дип акырып җибәрде. – Зачем убрала? Дура, как ты нам надоела и не сдохнешь никак!

Юан хатын ишек төбендәге тәрене яңадан урынына элеп куйды.

Сания, коты очып, диванга барып утырды.

– Нельзя крест, нам грех дома крест держать! Мы мусульмане! Мои внуки – тоже мусульмане.

– Это тебя дома держать нельзя, в психушку давно пора сдать! Замучила моего сына, сумасшедшая чаплашка! Кто сказал, что твои внуки – мусульмане, их давно уже крестили. Православные мои внуки, русские.

Саниянең бөтен гәүдәсе калтырап сүзен әйтә алмас хәлгә килде.

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Нет, нет, мы мусульмане! Ты кто такая? Зачем зашла в наш дом? Уходи, уходи! – дип, хатын өстенә урындык күтәреп китте. – Сейчас милицию вызову! – дип кычкырды.

Хатын бу хәлне көтмәгән иде, күрәсең, аптырап китте, ишеккә таба чигенде. Зәйтүнә югында Санияне типкәләгәне дә бар иде югыйсә. Бер почмакка басып:

– Тимә, әтигә әйтәм, – дип тик елап торыр иде тегесе. Ни эшләгән бу, агрессивныйга әйләнгән. Малайга әйтергә кирәк, дурдомга илтсен!

Ул аяк киемнәрен кигәнче, Сания почмактан тәре белән лампаданы алып килде дә юан хатынга тоттырды:

– Тебе это нужно, да? Забери, дома повесишь, ладно. Больше не приходи к нам, а то милицию вызову!

– Бу диванага ышаныч юк, берәр нәрсә белән китереп орса, – дип уйлап, юан хатын, чигенә-чигенә чыгып китте. – Васяга әйтергә кирәк, иртәгә үк дурдомга илтеп атсын, бәласеннән баш-аяк!

Зәйтүнә кайтканда, әнисе үз бүлмәсендә ятып тора иде. Чәй эчәргә дә чыкмады.

– Кызым, башым авырта. Әллә нәрсәгә күңелем болгана. Бүген син югында өйгә бер юан хатын килде. «Бу тәрене ник алып куйдың? – ди. – Чаплашка, тебя надо сдать в дурдом, никак не сдохнешь. А твоих внуков я давно крестила», – ди. Зәйтүнә кызым, дөресме бу сүз?! Аһ Аллам, хараплар гына булгансың икән! Раббым, бер Аллам, кичер кызымны, тәмуг газапларыннан арала баламны! Тәмуг утларына утын итмә! «Оныкларыңны чукындырдым», – ди бит юан хатын.

Илереп-илереп елады әнисе.

Зәйтүнә:

– Нишләп чукындырыйм мин аларны?! – дип әйтеп караса да, ана ишетмәде.

Әнисенең кан басымы ике йөздән артып киткән, башы авыртуга түзә алмыйча бәргәләнә. Үзе һаман бер сүзне тәкрарлый:

– Раббым, Аллам, үзең кичер, үзең кичер бәндәләреңне!

«Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәндә, әнисе үлгән иде инде.

Бәргәләнә-бәргәләнә елады Зәйтүнә:

– Әни, җаным, кичерә күр мине! Нишли ала идем соң мин?! Васяга, әнисенә каршы бер сүз әйтә алмадым, җебегән нәрсә!

Әнисе бер көн акылына килеп алды. Кеше шулай үләр алдыннан үзгәреп китә диюләре хак булды, ахрысы.

– Мин үтердем әниемне, динемне саттым! Авылда Коръән укып, абыстай булып йөргән Каракай әбиемне саттым! Сәеткә биргән вәгъдәмне боздым! Мин бит аңа беркайчан да урыска кияүгә чыкмам, – дигән идем. Ә минем балаларымны, миңа әйтмичә, миннән рөхсәт тә сорамыйча, чиркәүгә алып барып чукындырганнар!

Зәйтүнәнең күз алдына озын сакаллы урысның, кызы белән улын суга тыгып, «Господи, помилуй!» дип, аларның ап-ак нәни муеннарына тәре асканы күз алдына килде дә, ул калтыранып куйды.

– Раббым, кичер мине! Әнием, җаным! Синең алдыңдагы гаебемне гомерем буена да юып бетерә алмам!

* * *

Әнисен җирләгәнче, күп газапланырга туры килде Зәйтүнәгә. Мулланы, юып кәфенли белә торган әбиләрне, төн саклаучыларны табарга кирәк. Мөселманнарның зираты да җәһәннәм тишегендә. Ләкин алай да ул әнисен үзе теләгәнчә, мөселманча итеп күмде. Кабере әтисе белән янәшә. Ире белән пар аккошлардай яшәгән Сания хәләле янына җир куенына кереп ятты. «Аккош та, парын югалтса, хәсрәтеннән үлә» дигән гыйбарә чын, күрәсең!

Сания Әхмәтеннән башка яши алмады. Ун ел буе ул башка дөньяда, башка мохиттә, анда да ире Әхмәт белән бергә яшәде. Бер генә көн аңына килеп торганнан соң, иренең юк икәнен, кызының урыс белән яшәгәнен, оныкларының күптән чукындырылганын, ашый торган җирләрендә тәре эленеп торганын күреп, бу хәсрәтне күтәрә алмады. Кечкенәдән Коръән укып, әнисенең үгет-нәсихәтләрен тыңлап үскән Саниянең йөрәге чыдамады, ире янына бакыйлыкка күчте. Кызының гына йөрәге парә-парә телгәләнеп калды.

* * *

Каенанасы икенче көнне үк килеп җитте:

– Не плачь, Зоя, – дип, иңнәреннән кочакламакчы булды.

Хатын каенанасына кара күзләрен тутырып карады да:

– Меня зовут Зәйтүнә, прошу Вас, дорогая Мария Васильевна, отныне называть меня своим именем. И я не хочу, чтобы Вы командовали в моём доме! Больше никаких крестов и лампад!

Боздай салкын иде килененең күз карашы:

– Я мусульманка, мои дети – тоже. Кто Вам разрешил крестить моих детей?! Вы у меня спрашивали об этом?

– Мы советовались с Васей.

– Вы оба убийцы! Вы убили мою мать! Я вас ненавижу!

Зәйтүнәнең күзләреннән утлы очкыннар чәчрәде. Юан хатынның исе китте: «Мама, мамочка» дип торган юаш Зояга ни булган? Юләр әнисе акылына килгән булганмы әллә? Аптыраш!

Ул Зәйтүнәләр фатирыннан чыкты да үзләренә таба китте. «Азрак хәсрәте басылгач, акылына килер әле, бернәрсә дә эшли алмас!» – дип уйлады.

* * *

Инсафлар Алансуга кайтып төшкәндә, кояш баюга таба авышкан иде. Урамны тутырып көтү кайта. Сыерлар артыннан сарыклар теркелди. Сарыклар алдыннан атлаган егермеләп кәҗә берәм-берәм йортларга тарала бара.

Авылда җаннарны иркәли торган тынлык. Көндәлек эшләреннән бушаган авыл халкы капка төбендә көтү каршылый.

Ишегалдына йомшак келәм булып бәбкә үләннәре түшәлгән. Рәхәтләнеп ят та ауна шунда.

Менә кызлары да кияүгә чыгарга җыена. Бәхете генә була күрсен инде! Бигрәк уңган, итагатьле бала. Сәетне әллә кайда Урал таулары буенда калдырып кайттылар. Ир баланың хатыннан уңуы кирәк.

– Ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын,  – дип әйткән борынгылар. Санлап торса ярый инде. Кодалары – бик бай кешеләр. Әллә ничек күңелләре кителебрәк кайтты Фатыйма белән Инсафның.

Кодалар үзләренә ничектер кимсетебрәк караган кебек тоелды Инсафка. Тиң итмәгән сыман. Кәттә кунаклар алдында аларның тупасланып беткән кулларыннан, фасунсыз киемнәреннән оялдылар, ахры. Имиләре күлмәк түшеннән менә-менә ишелеп чыгам дип торган йомры хатын кырыенда яшел чәчәкле күлмәгенең күкрәк турына тәлгәш-тәлгәш кызыл карлыганлы брошки таккан Фатыйма үзен уңайсыз хис итте. Инсаф исә каршысындагы симез хатынның, салатка үрелгәндә, күкрәге чыгып төшеп хур булмаса ярар иде дип куркып утырды. Шул арада Фатыймасына карап алды:

– Оялып утырма. Син аларга караганда мең тапкыр матуррак, сөйкемлерәк, уңганрак. Боларны мунчага алып кереп юсаңмы? Һи, җаным, мунчала гына алып бетерә алмый ул буяуны! Карачкыга охшап калачаклар лабаса бу мимылдап торган кәттә хатыннар. Бер дә оялма, – дип пышылдады.

Туй беткәнен көчкә көтеп алдылар. Дөбер-дөбер яңгыраган музыка башларына кабып бетте.

Сәет боларны күзәтеп утыра икән. Торып басты да:

– Менә минем әни җырласын әле. Ул җырласамы! Бөтен Алансуның йөзек кашы ул безнең әни, беләсегез килсә!

Хатынның йөзенә ут каптымыни. «Әни» диде түгелме соң? Фатыйма бу сүздән, артык игътибардан тәмам коелып төште.

– Юк, юк! Мондый затлы кунаклар каршындамы?!. Булмаганны!

Ай-ваена карамадылар. Кырыена баян күтәреп ябык кына бер ир-ат килеп басты:

– Әйдәгез, апа, нинди көй уйныйм?

Инсаф та:

– Әйдә инде, Фатыйма, ялындырма! Сәетнең бик җырлатасы килә бит, Алансуыбызны сагынадыр.

Фатыйма торып басты да тамак кырып куйды:

– Әйдәгез, булмаса. «Галиябану»ны җырлап карыйм.

Әле генә дөбер-дөбер музыка яңгыраган ресторанда моң агылды. Кунаклар селкенергә дә кыймыйча тыңладылар Фатыйманы. Җырлап бетергәч тә, әле озак кына тынып тордылар. Кода кеше басып рәхмәт әйтте.

Инсаф, иелә төшеп, Фатыйманың колагына:

– Рәхмәт, карчык, Сәетебезгә зур бүләк ясадың,  – дип пышылдады.

Шуларны уйладылар капка төбендә Инсаф белән Фатыйма.

– Әйдә керик, Инсаф, иртәгә Фирая кайтыр. Кеше алдында адәм хуры булмыйк, кыз сорарга кайталар, ди бит. Камырга баш ясап куярмын. Иртәгә бәлеш салырмын. Син мунча ягып җибәрерсең. Алла кушса, бар да әйбәт булыр. Йортыбыз да кешегә күрсәтмәслек түгел.

– Шулай, әнисе, йортыбыз да ару, үзебез дә ничава, – дип, Фатыйманы кочып алды.

Тегесе:

– Кит, норсыз, кеше көлдермә, – дип каршы килеп караса да, буйсынды, чынлыкта «норсыз»ы «Әйе, карт, үзебез дә төшеп калганнардан түгел» кебегрәк чыкты.

Алар өйләрен сагынып кайттылар:

– Үзләре яшәсеннәр шәһәрләрендә – таш капчыкларында. Авылга җитәме соң?!

Күрше хатыны мал-туарны карап торган. Сыерын савып, каймагын аертып, келәт почмагына эремчеген чиста марляга салып саркытырга элеп куйган. Чиләктә ачы су җыелган. Чиләк кырыенда чебиләр, йөгерешеп, яшел үлән чүплиләр. Әниләре, ялт-йолт каранып, бәбиләрен тилгәннән саклый.

Йөрәкләрне авырттырырлык дәрәҗәдә якын туган нигез исе! Әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең рухын саклаган, аларны искә төшереп торучы ишегалдына таш сукмак җәелгән. Ташлары инде шомарып ялтырап тора, араларыннан әрсез чирәмнәр борынлап чыккан.

Фатыйма өйгә керде дә, агачтан эшләнгән озынча җилпучны алып, он иләп куйды. Иртәгә кызы белән булачак кода-кодагыйлары кайтачак. Ниндирәк кешеләр икән кызының булачак ире, каенана белән каенатасы? Гадирәк кешеләр булсалар ярар иде. Югыйсә Сәетнекеләр белән кодалашып йөреп булмас, мөгаен. Ә Фатыйманың кодалар белән табыннар корып, аралашып яшисе килә. Интегеп, хурланып үстерде бит ул Фираясын. Кызы елап кайтып керер иде.

– Әни, әни! Ник мине үзләре белән уйнатмыйлар, син җилдән туган, дип үртиләр. Җилдән бәби туамыни?

Үзәкләре өзелер иде Фатыйманың. Кызының яшьле күзләреннән үбеп:

– Син алар белән уйнама, кызым. Үзеңә әйбәт дуслар тап. Әтиең бар синең. Ул еракка, акча эшләргә китте. Менә кайтыр, сиңа матур күлмәкләр, курчаклар алып кайтыр. Җилдән бәби тумый, кызым, әтиең бар синең.

Инде менә Фираясы тулып пешкән җиләк кебек җитеште. Кем генә өзеп алыр кызын?! Нәкъ үзенә ошаган. Матур итеп җырлый. Бәхете генә булсын инде! Фатыйма күргәннәрне кызы күрмәсен!

Алай дисәң, Фатыйманың бүгенге көне Аллага шөкер. Инсаф белән матур итеп яшәп яталар. Ул иренең кайтуына төрле-төрле ризыклар пешереп тора. Тәмле ашарга ярата Инсаф. Ризыкның тәмен белеп, мактый-мактый ашый. Күңеле була инде хатынның.

– Карчык, ничекләр шулай тәмле итеп пешерергә өйрәндең син? Тиздән ишеккә сыймый башлыйм ич инде! Бәхетләрем олыгайган көнемә калган икән. Мин сине эштән шундый сагынып кайтам. Өең – курчак өе шикелле. Синең кебек уңган хатын бөтен җир йөзендә юктыр, билләһи! Адашкан мәхәббәтебезне таптык бит тәки, ә?

– Әйтәм аны, җирле әтәчләр уянуга, таң тишегеннән чыгып китәсең дә төн җиткәндә генә кайтып керәсең. Сагынуың шул икән, – ди Фатыйма, үзе, үпкәләгән булып, кече якка чыгып китә.

– Эш күп бит, Фатыйма. Тавык чүпләп бетерә алмастай колхоз эше. И-и, өйдә генә ятсам, өйдә генә ятсаммы – яныңнан бер дә китмәс идем, гел яратып кына торыр идем үзеңне. Валлаһи, дим, бер дә яныңнан китмәс идем.

Фатыйманың күңеле була инде:

– Беләм, Инсаф, эшеңнең күп икәнен бик беләм. Шаяртып кына әйтүем. Мин сине көне буена ничә генә сәгать күрәм?! Үзем дә сагынып торам. Гомергә шулай булсын инде.

– Шулай, Фатыйма, ничә ел гомерне дәрьяларга салып агыздым. Үтте дә китте гомерләр. Бер дә үтмәс кебек иде, әнә чигәләргә чал кунды. Синең толымнарыңда да берән-сәрән ак чәчләр күренә. Картаябыз, карчык, картаябыз, – дип, Инсаф Фатыйманың иңнәреннән сыйпап алды. – Кая, ишегалларын себереп алыйм, булачак кодалар килешенә ялт итеп торсын.

Иртән Инсаф кунакларны каршыларга рульгә үзе утырып китте. Алайса кунакларга машинада тыгыз булыр.

Казан автобусы килергә шактый вакыт бар иде әле, тукталышта озак кына көтәргә туры килде.

Фираясында үзенең чалымнарын күреп сөенә Инсаф. Әйтәсе сүзен өздереп әйтә, эшне сындырып эшли. Инде бәхете генә була күрсен. Кызының хурланып үткән бала чагын кызганып, йөрәге телгәләнә Инсафның.

* * *

Сәет туйдан соң башы-аягы белән эшкә чумды. Яратып, җиренә җиткереп башкарды эшен. Үзен дә яраттылар. Кешеләрне рәнҗетмичә, ләкин таләпчән итеп сөйләшүе, олыны – олы, кечене кече итә белүе белән хезмәттәшләренең күңелен яулый алды егет. Хатыннан да уңды кебек. Мәрьям чисталыкны һәм пөхтәлекне бик ярата. Иренең киемнәрен юып, оекбашларына кадәр үтүкләп элеп куюны гадәт итте. Әллә нинди затлы костюм-чалбарлар, аяк киемнәре сатып алдылар. Зур заводта баш инженер булып эшләүче бабасының бар җирдә дә сүзе үтә, җаны теләгән һәрбер әйберне таба ала иде.

Ләкин Сәет күңеленең бер почмагына кереп оялаган канәгатьсезлекне, бушлыкны бер нәрсә белән дә тутыра алмады. Ниндидер салкынлык бар иде хатынында. Чибәрлеге, булганлыгы артында Сәет аңламый торган нәрсәдер яшеренгән дә, алар арасына боз катламы булып яткан. Хыялый Сәеткә чит булган акча, хисап, байлык иң беренче урынга чыкты. Менә шул Сәетнең җанына, йөрәгенә тынгылык бирми. Югыйсә, читтән караганда, Сәеттән дә бәхетлерәк кеше юктыр кебек. Икесе генә аерым фатирда яшиләр. Аны менә дигән итеп бизәп куйдылар – күз явын алырлык.

Ләкин Сәет авылын сагына. Өзелеп-өзелеп сагына ул Алансуны. Бәбкә үләнле ишегалларын, урамнарын, күлмәк-чалбар алырга акча булмаган вакытларын сагына Сәет.

Хәзер исә барысы да бар, тик күңел тынычлыгы гына юк.

Тыныч кына эшләп йөргәндә, авылдан телеграмма килеп төште: «Сабантуйда апаң кияүгә чыга, көтәбез. Әтиең».

Сөенде Сәет – авылга кайтырга сәбәп табылды. Кичен, өйгә кайткач, хатынына сүз катты:

– Мәрьям, июньнең егермеләренә отпуск ал, яме. Апам кияүгә чыга, атна-ун көнгә авылга кайтырбыз.

– Нинди авыл, үз акылыңдамы син? Әти Кырымга санаторийга путёвка юнәтеп куйды бит инде. Юк, кайтмыйбыз!

Сәетнең күз аллары караңгыланып китте:

– Ничек инде кайтмыйбыз? Минем апамның туе! Әти, әни ни әйтерләр?

– Теләсә нәрсә әйтсеннәр! Мин ел саен диңгезгә барып өйрәнгән. Нишлим мин синең авылыңда? Кайтмыйбыз. Отпускы әрәм итеп. – Мәрьям үксеп елап җибәрде.

– Путёвка алганчы, ник минем белән киңәшмәдегез? Мин сезгә җансыз бер урындык түгел бит! Син теләсәң ни эшлә, мин апамның туена кайтам!

– Кайтсаң, мине оныт! – диде Мәрьям, елый-елый. – Минем әти алып биргән фатирның ишеген ачып керәсе булма!

Үтерде бу сүзе белән Сәетне хатыны. Әти алып биргән фатир, әти алып биргән җиһаз, әти юллап тапкан путёвка – тагын әллә ниләр. Нәрсә, Сәет эшләмимени? Аның бу зиннәтле фатирда тыны кысыла башлады. Залдагы диванга мендәр атты да беренче тапкыр хатыныннан аерым йокларга ятты. Йокы бүлмәсеннән хатынының мышык-мышык елаганы ишетелеп торды. Күзенә йокы кермәде Сәетнең.

Ә иртәгесен бабасы – баш инженер – аны үз кабинетына чакыртты:

– Сәет, син нигә Мәрьям белән шулай дорфа сөйләшәсең? Минем бердәнбер кызым бит ул. Әллә кайчан әллә кемнәр аша Кара диңгезгә путёвка юллап куйдым. Кемгә тәти андый бәхет? Авылдан килгәнеңне онытма! Шундый фатирда торасың!

– Юк, онытмадым. Минем бабаларым да, әтием дә – җир кешеләре һәм үзләренең хәләл көчләре белән яшәгәннәр. Авылдан килү хурлык икән, ни өчен Мәрьям миңа кияүгә чыкты соң? Үзегезнең дә әти-әниләрегез, тамырларыгыз авылдан түгелмени? Аннан соң мин Мәрьям белән дорфа сөйләшмәдем, ә бары тик үз фикеремне әйттем. Әгәр сезгә «ләббәйкә!» дип торучы кияү кирәк булса, бигайбә, мин бүген үк тулай торакка чыгып китәм. Беркайчан да «минем фатир, минем җиһаз» дип, мине битәрләмәгез. Кирәкми миңа сезнең байлыгыгыз. Хушыгыз, Илфат Абдуллаевич! – дип урыныннан кузгалды Сәет, китәргә җыенып.

Бабасы туктатты:

– Тукта, ашыкма, Сәет! Кызып киттем, гафу ит. Бердәнбер кызымны бәхетле итәсем килә. Үтенеп сорыйм, кайтма инде авылыңа, барыгыз Кырымга!

– Юк, бабай, апамның туена кайтмый калсам, кем булам инде мин? Ә Мәрьям барсын, әнә, әби белән барсыннар.

– Ярар, син шулай да тулай торак турында оныт, яме. Ялгыш сүзләр әйттем бугай. Адәм хуры булмыйк. Шәһәрдә булган абруйны төшерергә ярамый.

Шул көннән башлап Сәет белән Мәрьямнең аралары бозылды. Мәрьям белән әнисе Кырымга ял итәргә киттеләр, Сәет исә авылга апасының туена кайтып китте. Ниндидер бер кыл өзелде аның йөрәгендә, өзелде дә, йөрәген авырттырып, әллә ни вакыт зеңгелдәп торды.

Күкчәдә автобустан төшеп калгач, әтисенә хәбәр итеп тормады, Урыстау итәгеннән Алансуга таба атлады. Күңелендәге авыр хисләр таралып киткәндәй булдылар.

Уйлар, уйлар… Теләгенә иреште сыман Сәет. Моряк була алмаса да, инженер булды. Зәйтүнәне беренче тапкыр күргән кичтә:

– Их, чалбар, күлмәк юнәтергә акча табасы иде, – дип хыялланып яткан егет хәзер авылдашларының төшенә дә кермәслек затлы киемнәрдән йөри. Ходай Тәгалә саулыгын да кайтарды. Гел шөкер генә итеп яшәргә иде дә бит, тик күңеле китек. Гомер бизмәненә акча белән мәхәббәт салынды. Сәет намазлыгын җәеп намаз да укый алмый. Яхшысынмый…

Бабасына биргән вәгъдәсен дә үти алмый Сәет.

– Коръән укы, улым! Әниең теге дөньяда Фирдәвес җәннәтләрендә яшәсен дисәң, Коръән укы. Биш вакыт намазыңны калдырма. Мин үлгәч, мәчетләр салырсыз. Бу айны мәчет манарасына үзең менгереп эл, улым! Мин шуны күреп, тынычлап ятармын. Бөтен авыл халкына хәер-дога, иминлек теләп торыр ул изге ай, – дигән иде бабасы.

– Ярар, бабай, – дигән иде ул вакытта әле беренче класста гына укучы малай.

Үтиме ул үзенең вәгъдәсен? Хатыны янында намаз укырга да уңайсызлана түгелме соң?

Урыстау асты гөр килә. Чут-чут итеп сандугач сайрый. Тукранбашлар, күке сабыны, бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, чыпчык күзләре… Сәетнең җанына шундый якын алар. Инде исемнәре онытыла башлаган болын гөлләре өстендә бал кортлары, шөпшәләр, энә караклары оча. Аллаһы Тәгалә җир өстенә бетмәс-төкәнмәс зурлыктагы келәм тукыган да җәеп куйган.

Хуш истән башлары әйләнде Сәетнең. Чемоданын җиргә куйды да, тын гына Мишәгә таба агып ятучы Тереклек елгасы буена утырып, ботинкаларын салды. Аяклары рәхәтләнеп китте. Яр буенда үсеп утырган кәҗә сакалын алып, иреннәренә тидерде. Шундый да җанга якын, бала чакны исенә төшерә торган ис. Сәет рәхәтлектән күзләрен йомды. Шул кәҗә сакалы, балтырган, мәче борчагы, каз юасы, кычыткан ашап үскән бала чагы, яшьлеге күз алдына килде. Колмактан баш ясап, бәрәңге кушып пешерелгән авыл ипие… Сәетнең, бабасы иске чиләк төбеннән кадак белән тишеп ясаган угыч белән бәрәңге уып, җаны чыга иде. Бармаклары туналып бетә, алар бәрәңге крахмалыннан үзәкләре өзелердәй булып әчетәләр, Сәетнең күзләреннән үзеннән-үзе яшь ага. Бабасы кичтән баш ясап куя да, иртән-иртүк торып, камыр куеп җибәрә. Арыш оныннан куелган камыр күәстә пыш-пыш итеп пышылдап күтәрелә. Сәке өстендә яткан Сәеткә шундый якын ул камырның, бабасы әйтмешли, сөйләшә-сөйләшә күтәрелүе. Инде күәс өстеннән болыт кебек күтәрелеп, менә ташып чыгам, менә ташып чыгам дип торганда, камырны бабасы, килеп, яңадан баса. Камыр, уф-уф дип уфылдап, яңадан үз урынына төшеп ята. Ләкин озакка түгел, азрактан тагын күәснең кынысына кадәр менеп җитә. Ул арада бабасы тагын килеп «бисмиллаһ» әйтеп басып куя. Монысы инде соңгы тапкыр. Чатыр-чотыр килеп, мич яна. Мич ялкыны яктысында бабасының йөзендә галибанә бер разыйлык, Аллаһы Тәгаләгә шөкрана итү, икмәккә, Ходай биргән гомеренә рәхмәте чагыла. Әкияттәге тылсым иясенә охшап кала карт. Әфсен-төфсен итеп бер укыса, Сәетнең барлык теләкләре кабул булыр кебек. Малай рәхәт киерелеп, бабасының сәке читенә шакмаклы ашъяулык җәеп, аның өстенә түп-түгәрәк ипиләрне тезүен, ипиләр өстенә тагын тастымаллар җәюен күзәтеп ята. Тиздән бабасы мунчаладан ясалган пумала белән мич төбендәге көлне себереп чыгарыр. Шулай берничә кат.

– Мич төбендә көл калса, ипи чытырдап торучан була, көлен калдырмаска кирәк, – ди ул, соңгы кат мунчала пумаланы юешләп себергәндә.

Менә, ниһаять, кояшның үзе төсле түгәрәк ипиләр агач көрәк өстенә менеп кунаклыйлар. Бабасы берничә кечкенә шишара да ясап тыга. Болары Сәет өчен. Чөнки алар тизрәк пешәләр. Сәет, урыныннан торып, ләгәнгә куелган җиз комганнан су агызып, битен, кулларын юа. Бабасы әйткәнне дә көтмичә, салкын сөт алырга кар базына төшеп китә. Бозлы карны язын, көзгә кадәр җитәрлек итеп, базга кынысынача тутырып куялар. Аннан соң бабасы кар өстенә салам түши. Шыңгырдап торган бәрәңгене, тозлаган итне, каймак, сөт, катыкны җәй көне шунда саклыйлар. Тик малай базга курка-курка гына төшә – кайчакта салам өстендә, җәйге челләдән качып, бакалар сайрашып утыралар. Андый вакытта бабасы:

– Кит, булмаганны, егет башың белән бакадан куркып торасың, куркак, – дип әйтә. Сәетнең, әлбәттә, бер дә куркак буласы килми, төшә базга.

Бүген дә караңгыда салкын сөтле чүлмәкне табып алды ул. Урамнан кергәндә, өйгә шундый тәмле ис таралган, җиз самовар өстәлдә җырлап утыра. Өй эчендә искиткеч тынычлык, рәхәтлек!

– Әйдә, улым, утыр. Шишаралар пешеп чыкты, салкын сөт белән ашап җибәр. Синең үсә торган чагың. Тиздән ипи дә пешеп чыгар. Бүген камырым бик уңды. Чүпрәсен Фатыймадан алган идем, азрак колмак та өстәп җибәрдем. Камырым болытлар булып күтәрелде, сөбханалла! Исән-имин, саулык белән яшәп, үзебезгә ашарга насыйп булсын, Раббым, бер Аллам! Бер атналык итеп салдым, киләсе дүшәмбегә хәтле җитсен, дип. Бабасы бераз баш ясарлык камыр калдырып, күәсен кырып юып куя.

Җиз самовар өстендәге көлне өреп төшерә дә самоварны өстәлгә менгереп утырта. Борыны китек чәйнеккә такта чәй салып, учакка – мичтән тартылган күмерләр өстенә утыртып куя.

Чәйне азрак күпертеп алсаң ару. Чәе каралыбрак чыга, бәрәкәтле була.

Сөт белән кайнар шишара ашап кинәнә малай. Бабасы исә хуш исле сөтле чәй эчә.

Уйларыннан айнып китте Сәет. Күңеле белән бабасы исән вакытларга кайтып киткән ләбаса.

Әй балачак! Әкиятләргә ышана торган самими рәхәт вакытлар!

Ана назы күрмичә, михнәттә, ятимлектә үскән Сәеткә, кырысрак булса да, яхшы күңелле бабасы, мәрхәмәтле авылдашлары, серле урманнары, Каракай әбисенең Шүрәле, Су анасы турында сөйләүләре, Сак-Сок бәетен көйләүләре, Ялантау бәгыреннән бәреп чыгып, үзенең моңы белән малайны коендырган, яшәү көче биргән чишмәсе, һәм төн саен Ялантауга кунгай ай – ул чаклар Сәет гомеренең иң бәхетле вакытлары булган лабаса!

Сәет болын чәчәкләре өстенә чалкан ятты. Зәңгәр күк йөзендә кабарынкы мамык болытлар йөзә. Тик теге вакыттагы кораб шикеллесе – Сәеттә диңгезче булу теләген уятканы юк. Ул, инде әллә кайларга, Каф таулары артына китеп, яңгыр булып яугандыр.

– Әллә инде авылда гына каласы, – дип уйлап куйды Сәет. – Мәрьям кайтмас шул.

Сәет капкадан килеп кергәндә, Фатыйма тавык-чебеш ашатып йөри иде.

– Сәет улым, рәхмәт яугыры, кайттыңмыни! Ник үзең генә, Мәрьям кайда? Әллә авырып киттеме, Ходаем? – дип сораулар белән күмде.

Егет, йөгереп килеп, Фатыйманы кочаклап ук алды.

– Кайттым, әни, бик сагынып кайттым үзегезне. Әти эштәдер инде?

– Эштә, улым, эштә. Иртән таң яралганнан чыгып китә дә караңгыда гына эт булып арып кайтып керә. Ничекләр генә чыдый торгандыр? Шул колхоз эше дип бер ял күргәне юк әтиеңнең. Кичә генә, Сәет кайта алыр микән, кайтмаса, апасына да, безгә дә бик күңелсез булыр инде, дип сөйләнеп торганые.

– Кайттым, әни! – Ул «әни» сүзен, балачакта «әни» дип әйтергә интегеп үскән заманга үч иткәндәй, бик тәмләп әйтте. – Аллага шөкер, җае да чыкты. Мәрьям кайта алмады, эшеннән җибәрмәделәр, – Сәет хатынының Кырымга китүе турында әйтеп тормады.

Фатыйма, Сәетне түргә уздырып, үзе тиз генә чәй куеп җибәрде.

– Бүген апаң да кайтып төшәргә тиеш. Кунаклар бик күп буласы, кодалар ягы ишле, ди. Кайтып, кыз сорап киттеләр. Аллага шөкер, гади кешеләр икән. Безнең кебекләргә нәчәлникләр кирәк түгел. Кияү буласы кеше Илдар исемле, заводта эшли. Күңелгә ятышлы үзе, елмаеп кына сөйләшә. Әтиең дә, мин дә булачак кияүне, кодаларны ошатып калдык. Үзебез күк прастуй кешеләр. Ату синең туеңда бик уңайсызланып утырдык, кимчелекле кешеләр кебек. Татар халкы әйткән бит: тибенгәндә, тиңең белән тибеш, дигән.

– И әни, ник кимсендегез инде, рәхәтләнеп, «мин кем» дип утырасы урында… Аларның сездән кай җирләре артык соң, ә?! Аларны бит сез – җир кешеләре ашатасыз. Ашаган ризыклары сезнең тирегез белән ашланган! Төн йокылары күрмичә, интегеп эшлисез. Синең куллар сыер савып тупасланып беткән бит. Инде Фирая апаның бәхете булсын! Менә, азрак ярдәмем тисен дип, бераз акча да алып кайткан идем. Аз булса да, күп итеп алыгыз инде, – дип, Сәет хатынның кулына калын гына төргәк тоттырды.

– Кит, булмаганны! Шуның хәтле бүләк була димени? Минем моның кадәр акчаны гомеремдә дә күргәнем юк! – дип, Фатыйма төргәкне Сәеткә кире бирде.

– Әни, карышмыйча гына алып куй, зинһар өчен, дим. Сезгә булган бурычымны гомеремдә дә түләп бетерә аласым юк!

Фатыйма тиз генә табын әзерләде. Йомырка тәбәсе кыздырып алды. Аны Фатыйма үзенчә пешерә: йомыркаларны сыта да, тоз салып агач кашык белән озак итеп туглый. Аннан соң каймак, аз гына сөт өстәп, тагын туглый. Табада сары май кызып чыжылдый башлагач, йомырка катнашмасын сала да, капкач каплап, болгатмыйча гына сүрән утта алтынсу сары төскә кергәнче тота. Сәетнең андый тәмле йомырка тәбәсен беркайда да ашаганы юк.

Аш-суга оста шул Фатыйма. Алансуның бер генә туе да аннан башка үтми иде. Гомере буе кешегә өстәл әзерләргә булышып яшәде. Инде хәзер, Инсаф белән кушылгач, алай йөри алмый. Кунакка баргач, аларны, олылап, табынның иң түренә утыртып куялар. Персидәтел хатыны белән килгән бит. Менә шулай теләгенә иреште Фатыйма. Ирле тормыш шундый була икән! Пар канатлы булып, җилкәңне терәрдәй имәндәй ир ышыгында яшәү рәхәт икән! Мәртәбә икән! Ишек катында сыңар урындыкта утырып, савыт-саба җыешып, кунак көйләшеп утыру түгел инде бу. Табында аны кабат-кабат җырлаталар:

– Әйдә, Фатыйма, «Бибисара»ны җырла әле. Иллә дә матур итеп, үзәкләргә үткәреп җырлыйсың шул җырны!

Нигә җырламасын, җырлый Фатыйма:

Яна күмер, уза гомер,

Узган гомер бичара.

Узган гомер дә жәл түгел –

Бәхетең җуйсаң, ни чара?

Аһ, җаныем, Бибисара,

Бәхетең җуйсаң, ни чара?

Табын янындагы тол хатыннар тыела алмыйча елыйлар, заяга узган гомерләрен, югалган бәхетләрен кызганып, табын түрендә шәп ире янында утырган Фатыймадан көнләшеп елыйлар.

Сәет табын янына, элек утыра торган урынына утырды. Өйдә салкынча, рәхәт. Әнисе табынга бар булган сыен тезгән. Үзе, бәхете ташып торган күк күгәрчен кебек, гөрли генә.

– И Сәет улым, ярый әле кайткансың. Кайта алмасаң, табыныбызның бер кырые китек булыр, туйның яме китәр иде. Фираямның бәхете дә ким булыр иде. Кызымның туена нур өстенә нур булдың! Өлкәнәйгән көнемә калган икән бар бәхетем! Синең дә, Фираямның да бәхеткәйләрегез булсын! Тигез яши күрегез! Тупырдатып балалар табыгыз! Балаларыгыз ишле булсын, улым! Туганлы булсыннар. Менә сез дә абыйлы-апалы булдыгыз, Аллага шөкер! Мәрьямең белән матур, тату яши күрегез, наным!

Фатыйма, «наным»ны куша-куша, матур сүзләрен тезде дә тезде. Сәетнең йөрәгенә сары май булып ята аның сүзләре. Ул туган төбәгенең җырлап торган ягымлы сөйләмен үзәкләре өзелеп сагынган иде. Фатыйма апасының ике сүзнең берендә «наным» сүзен кыстырып сөйләве бала чагының авыр, ләкин җанны авырттырырдай рәхәт вакытын искә төшерә. Үзәкләре өзелердәй булып әнисен юксынганда, Фатыйма аны:

– Үсәрсең, наным, авыр чаклар бер үтеп китә ул. Зур кеше булырсың, бер дә кайгырма, наным,  – дип кочаклап сөя торган иде.

Сәет башкортларның «һау-һау»лап сөйләшүләренә күнегә алмады. Аңласа да, сөйләшергә өйрәнсә дә, әллә ничек ят иде аңа бу сөйләм. Инде менә Мәрьям белән, әби-бабасы белән аралары суынып бара. Торып бетерә алырлармы, юкмы – ир үзе дә белми. Ичмасам, балалары да юк.

Әтисе эштән кайтканчы, әнисе белән бабасының каберләренә барып, догалар кылып кайтырга ниятләде. Әнисе үлгәнгә дә инде ни гомер узган! Еллар берсен-берсе алыштыра-алыштыра үтәләр. Әнисенең хәтеренә мәңге онытылмаска уелып калган сурәте дә, вакыт томаны артына күчеп, акрынлап эреп югалып бара. Сәет хәзер аның күзләренең төсен дә хәтерләми. Бары тик ак ябык куллары белән Сәетнең башыннан сыйпаганы гына исендә калган. Куллары гел салкын була иде әнисенең.

– Улым, ятимнәр каласың инде. Дөм ятим каласың! Ничекләр генә гомер итәрсең, балам?  – дип, Сәетне күкрәгенә кысып, үкси-үкси елый торган иде әнисе. Дөп-дөп итеп тибә иде әнисенең йөрәге, тигез итеп түгел, туктый-туктый тибә иде. Әнисенең йөрәге туктап торганда, яңадан тибә башлавын коты чыгып көтеп тора иде малай. Йөрәге туктар да, әнисе, Сәетне ятим калдырып, үлеп китәр дип курка иде.

Әллә кайдан, тирәннән, йөрәгенең түреннән үк сулкылдап, ухылдап, актарылып калка балачак хатирәләре. Әнә, Сәет, нәни кулларын әнисенең күкрәгенә куеп, ватык сәгать кебек типкән йөрәк тибешен тоеп тора – тук-тук, тук-тук, аннан күпмедер вакыт тынлык урнаша. Ул арада малай үз йөрәгенең саңгырау гына тибешен ишетә: тук-тук. Әнисенең йөрәге туктап торганда, аныкы тибә. Сәеткә үзенең йөрәк тибеше әнисенең гомерен саклый кебек тоела.

Мәрьямгә өйләнгәч кенә белде: әнисендә аритмия чире булган икән. Әнисенең моңсу күзләрендә улына таяныч булып яшисе килү теләге утлы күмер кебек көйрәп торгандай тоела иде нәни малайга.

Гомер дисбесе төймәләрен тискәрегә тарта-тарта, артка таба чигерә-чигерә, үз уйларыннан уелып, зиратка кадәр барып җиткәнен сизми дә калды Сәет.

Әнисенең кабере караулы. Фатыйма апасы төрле-төрле чәчәкләр утырткан – резедәләр, лалә чәчәкләре, раушаннар. Кабер ташында канатына көрән сипкелләр сибелгән ак күбәләк утыра.

– Әниеңнең җаны күбәләк булып кайтыр, – дигән иде Каракай әбисе.

Әллә чынлап та шулай, әнисенең җаны, улының кайтканын сизеп, кояшта җылынган ап-ак кабер ташына Сәетне каршыларга көрән сипкелле ак күбәләк булып чыгып утырган микән?

– Менә, әни, тагын кайттым, сине, туган туфрагымны сагынып кайттым. Мин хәзер синең яшеңдәмен, әни. Син минем күңелемдә һаман шулай яшь килеш калырсың, ә мин еллар узган саен картая барырмын.

Сәет кабер ташында утырган ефәк канатлы күбәләккә учын куйды. Күбәләк очып китмәде, Сәетнең кулына күчеп утырды да тынып калды. Озак карап торды күбәләккә егет. Әнисе белән сөйләшкән кебек, күбәләк белән сөйләште.

Аннан бабасының, Каракай әбисенең, башка туганнарының каберләренә барып, һәркайсына аерым-аерым дога кылды да, әрвахлар белән саубуллашып, зират капкасына таба атлады.

Шул вакытта, сандугач тавышын басып, өзеп-өзеп козгын кычкыра башлады.

– Кемнәрнең җанын сорыйсың тагын, юньсез нәрсә! Зиратка килеп, җаннарга шом салып коңгылдамасаң, башка урын юкмыни соң сиңа?  – диде Сәет, кәефе кырылып.

Сәет, зираттан чыгып, шактый юл үткәч тә, козгын тавышы әллә ни гомер яңгырап торды.

* * *

Шаулап-гөрләп үтте апасының туе. Баянда уйнап кинәнде Сәет. Бөтен авылга йөрәгенең түреннән иңрәп чыккан моң таралды. Моңны дәртле бию көйләре алыштырды. Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып торалар. Нәрсә генә юк иде өстәлләрдә! Фатыйма кызының туена аш-суны мулдан әзерләгән. Кодалар ризыкларны мактый-мактый ашыйлар, яңа кодагыйларының уңганлыгына, ризыкны ләззәтле, тәмле итеп әзерли белүенә шаккаталар.

Фатыйма очына-очына табынга аш-су ташый. Өстәл түрендә ап-ак күлмәк киеп утырган, шатлыктан йөзе балкып торган кызыннан, йөзеннән елмаю китмәгән киявеннән күзен ала алмый. Почмак якта чаршау артына кереп елап та ала.

– Раббым, бер Аллам! Балаларымны шушы бәхетләреннән аерма! Хатынның бүгенге көннең шатлыгын бөтен дөньяга таратасы килә, күңеле яз килүенә куанган карлыгач кебек канат кагына. Кодалар янында Инсафы шәбәеп утыра. Азрак төшереп алган. Сәет уйный, монысы кушылып җырлый. Кодасының иңенә үзенең таза беләкләрен салып, күзенә карап җырлый Инсаф.

Ничек килдегез сез безгәй,

Батмаенча диңгезгәй?

Кадерле кунак сез безгәй,

Ни хөрмәт кылыйк сезгәй?

Шулай җыр җырга, моң биюгә алышынып, туй таң атканчы барды. Сәет әллә ничә тапкыр Зәйтүнгөлгә багышлап гармун уйнады. Күңеленең бер читендә «бәлки, туйга кайтыр, бәлки, күрешербез» дигән өмет тә бар иде.

Фатыймадан:

– Зәйтүнә кайтамы? – дип сорарга яхшысынмады. Капка ачылган тавыш ишетелгән саен, улдыр, кайтмыйча калмас, ире белән кайтадыр инде, – дип өметләнеп көтте.

– Нинди икән син хәзер, кара күзле, зифа буйлы, кыска итәкле чибәркәй? Үзгәргәнсеңдер инде. Ләкин егетнең теге вакыттагы – Ялантау түбәсенә Сәетнең көчле кулларына тотынып менгән оялчан кызны күрәсе килә. Өзелеп сагына шул кызны Сәет! Бер күрер өчен, әллә ниләр бирер иде дә бит!

Ләкин кайтмады Зәйтүнә Фираяның туена.

– Ник кайтмады? – дип сорарга уңайсызланды егет. Чөнки Сәет – өйләнгән ир, Зәйтүнә – ир хатыны.

Ә менә Хәния керде. Әле дә кияүгә чыкмаган, чибәрләнгән, яше утыздан узып бара торган кыз. Туй беткәндә, үзе Сәет белән килеп күреште:

– Нихәл, Сәет, тормышлар көйле генә барамы?

– Аллага шөкер, бер җае белән бара шунда.

– Хатыныңны нигә алып кайтмадың? – дип сорады Хәния, күңеленең бер почмагында өмет очкыны уянганын тоеп.

– Эшеннән китә алмады, врач булып эшли бит, мөмкинлеге булмады.

– Алай икән, үзеңә генә күңелсез түгелме соң? Әйдә, яшь вакытларны искә алып, бер урам әйләник әле, Сәет. Курыкма, Мәрьямең күреп тормас.

– Мин курыкмыйм. Синең үзеңә өйләнгән ир белән урам әйләнү ничек булыр икән соң, Хәния?

– И Сәет, минем кешедән курка торган күлмәгем күптән тузган инде! Сиңа охшаган егет очрамасмы, дип озак көттем. Шулай гомер узганын сизми дә калганмын. Берүзем калам бугай инде. – Хәниянең тавышы калтырап китте. – Ялгызлык яман, иптәш кызларымның барысы да кияүгә чыгып беттеләр. Инде икешәр, өчәр балалары бар. Сезнең кечкенәгез юкмы әле?

– Юк, Хәния, бик көтәбез инде. Алла боерса, булыр әле.

– Булыр, Сәет, парлы кешенең барысы да булыр. Тик сыңар канат белән очып булмый менә. Канатсыз кош кебек адашыплар йөргән көн.

– Ник кияүгә чыкмыйсың соң? Шундый матурлыгың, уңганлыгың белән ялгыз йөрисең?

– Сораучылар күп булды анысы. Тик җаным теләмәгәнгә чыгасым килмәде. Хәзер исә күбесе өйләнделәр. Әгәр миңа чыксаң, хатынымны аерам диючеләр дә бар. Ничек инде кеше бәхетен җимереп кияүгә чыгасың? Балаларының рәнҗеше төшәр, Алла сакласын!

Хәния тыелып кына елап җибәрде. Аның куе керфекләр каймалаган зур зәңгәр күзләрендә шулкадәр әрнү, гаҗизлек күреп, Сәетнең йөрәге телгәләнде.

– Елама, Хәния, сиңа да насыйбың табылыр.

Сәет, Хәнияне юатмакчы булып, кочагына алды. Кыз тынып калды. Тынлыкта икесенең йөрәк тибешләре генә кайтаваз булып ишетелә иде.

Акрын гына урам буйлап атладылар.

– Хәния, әйдә, бала чагыбыз үткән болыннарны әйләнеп кайтыйк. Сагындырды. Урал таулары бик матур. Ләкин туган җир – туган җир инде ул, җанга якын. Йолдызлар да, ай да монда яктырак яналар. Учыңны йолдыз юлына куйсаң, шыбыр-шыбыр йолдыз коелыр кебек, – диде Сәет.

Кайчан да булса басылыр микән бу сагыну хисе?! Югыйсә нужадан башка нәрсә күрде соң ул бу авылда? Этләнеп, чиләнеп яшәде. Ләкин ул көннәрне бернәрсә дә алмаштыра алмас. Алтынга алыштыргысыз балачакның атлар саклап үткәргән серле төннәре!.. Өлкәннәрнең җеннәр, пәриләр турында сөйләгән әкиятләре. Урманда яшәүче шүрәлеләре белән куркытып, ләкин җанны кытыклап, ымсындырып торучы урман ешлыклары. Нәни бала елаган тавыш белән йөрәккә шом салып илаулаган мәче башлы ябалак ухылдавы. Малайлар «Куркак» дип үртәмәсен өчен, урман эченә кереп киткән атларны йөрәгеңне учыңа кысып кереп алып чыгулар. Төн буена бер дә тынып тормаган урман тавышлары. Бәхет китерүче абаганың чәчәк атуын көтеп йөрүләр. Кар эри башлауга, кар астыннан сөенеп борын төрткән яшел хәтфә уҗымнар. Күктән моң түккән тургайлар… Алар малайчак бәгыренә мөлдерәмә тулып калганнар да, авылын, якыннарын сагынган саен, ташып чыгып түгелергә торалар.

Гомеренең чишмә башы – авыл. Бу авыллар бетсә, халык тоташ шәһәрдә генә яши башласа, кешелекнең яшәү рәвеше нинди булыр иде икән? Ничек инде авылсыз яшәп булсын ди! Алсуланып таң атканын яки дөрли-дөрли шәфәкъ «кабынганын» шәһәрдә күреп буламыни? Фатыйма әнисе әйтмешли, таш капчыкта.

Хәниянең: «Кара әле, син ник дәшмисең?» дигән сүзләреннән айнып китте Сәет. Балачакта бабасына чәй суы керткән, бер аягында чәкәнли-чәкәнли сикергәләп: «Сәет – хыялый, уй-фикерен җыялмый», – дип үртәүче Хәния бар икән ләбаса! Ләкин ул торна аяклы, такта түшле Хәния түгел, инде тәмам тулып пешкән, тулыланасы җирләре тулыланган, билләре өзелеп торган чибәр кыз. Әле туйда утырганда да, Сәет Хәниягә текәлеп карап торды. Нигәдер балачактан күңеленә кызның зәңгәр күзләрен каймалап алган, очларын кояш ашаган керфекләре уелып калган иде.

«Керфекләренә кара сөрмә тартып куйган», – дип уйлаган иде Сәет шул вакытта.

– Әй Хәния, бала чакны, үсмер чакларны уйлап барам. Күңелгә моңсу, ямансу булып китте. Шуңа күрә янымда син барын да онытканмын.

– Син мине гомер буе күрмәдең инде, Сәет.

– Алай димә, мәктәпкә көн саен бергә йөри идек бит.

– Мин ул турыда сөйләмим, Сәет. Син минем түгелергә торган мәхәббәтемне күрмәдең! Минем дә Зәйтүнәдән, Мәрьямеңнән ким җирем юк иде ләбаса! Ә минем күземә синнән башка егет күренмәде. Әйтерсең дөньяда башка бер ир-ат та юк, барысын синең белән чагыштырдым. Тик синдәйләр табылмады шул! Әллә кайдан сулкылдап, балачак илләреннән иңгелдәп, актарылып кайта хәтер уяткан хатирәләр. Балачакта бертуганым кебек ярата идем үзеңне. Яклаучым, саклаучым итеп. Үсмер кыз булгач, башка төрле хисләр уянды. Өй турыннан узып киткәнеңне карап кала идем. Күзләрем талганчы. Үзем сезгә керергә ояла башладым. Әни чәй суы кертергә кушкач та, төрле сәбәпләр табып кертми идем. Аннан соң әллә кайдан гына Зәйтүнә кайтып төште. Белмәдең генә, Сәет, ул кызны үтерердәй көннәрем күпме булганын! Бөтен тормышымны, яшьлегемнең чәчәк чакларын, татлы хыялларымны чәлпәрәмә китерде ул Зәйтүнә! Клуб бакчасыннан чыгып, сезнең Ялантауга киткәнегезне күреп, кача-поса артыгыздан барып күзәттем. Ялантау башына менеп кочаклашып үбешеп басып тора идегез, һәйкәл кебек. «Зәйтүнә урынында ник мин түгел? Аның миннән кай җире артык? Ник бәхеткәйләрем юк икән?!» – дип бәргәләнеп еладым мин ул чакта. Әле хәзер дә, исемә төшкәндә, үзәкләрем өзелеп китә. Үз-үземә кул салырдай көннәрем күп булды. Әнине генә жәлләдем. Миннән башка ул нишләр? Шул гына тотып калды, – кыз үксеп елап җибәрде.

Сәет аптырап калды. «Йә Аллам, кеше күңеле  – карурман, диюләре хак икән! Бу кызның йөрәгендә күпме әрнү, газап! Ә бит нинди чибәр матур кыз!»  – дип уйлады ул.

Матурлык өләшкәндә, иң беренче булып җитешкән, соңга калмаган, диләр аның кебекләр хакында.

Уңганлыгын сөйләп тә торасы юк. Аларның идәннәренә басарга котың алыныр. Аксыл-саргылт төстә аларның идәннәре, әллә күкәй сарысы салып юа иде инде, белмәссең, Шул кыз бүген Сәеткә күңелендә булган барлык уй-хисләрен, җаны тулы сөю хисен ачты. Хәзер янында үксеп басып тора. Ә Сәетнең бу турыда башына да килгәне юк иде ләбаса.

– Әйдә, Хәния, Ялантау түбәсенә меник әле. Әнә ай да тау мәчетенең түбәсенә менеп кунган. Күптән бу тауга менгән юк.

– Сез Зәйтүнә белән үбешә, кочыша торган җиргәме?

Сәет аптырап калды:

– Син каян беләсең аны, Хәния? Әллә безнең арттан шымчылык иттеңме?

– Шуны сөйләп торам бит, кача-поса артыгыздан бара идем, дип. Сукыр идең бит син, Сәет! Әгәр Зәйтүнә кайтмаган булса, аны күреп бөтен дөньяңны онытмаган булсаң, сиңа булган яратуымны, бәлки, күргән дә булыр идең. Минем бит төннәр буе сине уйлап йокламый таңнар аттырган төннәрем күпме булды! Башка егетләр минем өчен юк иде бит! Инде менә карт кыз булып утырып калдым. Зәйтүнәң кияүгә чыккач, тыным-көнем бетеп сөендем. Кайтыр, миңа да күз салыр, дип уйладым. Син күрмәдең! Үзем синең яныңа керергә уңайсызландым. Бабаң исән вакытта әле сезгә кергәләп йөрергә сәбәп бар иде: йә су керткән булып, яки идән-сәкеләрне юарга дип керә идем. Соңыннан, үсмер кыз булгач, уңайсызландыра башлады. Әллә ничек шунда, кешедән яхшы түгел кебек. Ә Зәйтүнә… Кайткан көненең икенчесендә үк килеп җитте. Шәһәр кызлары үткенрәк була икән шул, өлгеррәк. Мин бит чишмә буенда синең аңа булган хисләреңне беренче караштан аңладым. Аңа, чиләкләренә су тутырып, көянтәсен иңнәренә элгән вакытта ук йөрәгем урыныннан чыгам-чыгам дип дулады! Ярар, дидем, бу кыз озак тормас, китәр, онытыр ул аны. Ләкин син онытмадың. Мин дә сине оныта алмадым шул, Сәет! Балачак мавыгуы бөтен гомеремә җитәр, ахрысы. Зәйтүнә урыска кияүгә чыккач, шундый сөенгән идем! Бәлки, син гарипләнеп калгач, минем үземә синең яныңа киләсе булгандыр. Яхшысынмадым… Үзең килмәдең. Аннан чибәр башкорт кызы ияртеп кайттың. Шул көнне үлдем мин, Сәет. Син мине мәңгелеккә үтердең!

Егет, аптырап, Хәниягә карады. Күзләреннән туктаусыз яше агып торган бу кыз аңа шулкадәр якын, газиз иде, кочагына алып иркәлисе, назлыйсы килде.

– Хәния, кичер мине. Мин бит сине күрше кызы, классташ итеп кенә якын иттем. Ничектер сеңлем, туганым кебек идең син миңа.

Сәет кызны юатырдай сүз таба алмады. Әллә ниләр әйтеп юатасы килгән иде югыйсә! Гаҗизләнеп, иңнәреннән кочып алды. Инде менә Ялантау түбәсенә менеп җиттеләр. Хәниянең аягы таеп китеп чак егылмыйча калды. Сәет кызның биленнән тотып өлгерде, ә кыз кайнар беләкләре белән егетнең муеннарына уралды. Шунда әллә нәрсә булды Сәеткә. Үсмер чактагы кебек, Зәйтүнә образы Хәния белән буталды. Ничә еллардан соң әйтерсең Зәйтүнәсен куенына алды. Хәниянең чәчләреннән аңкып торган хушбуй исе дә нәкъ теге чактагыча, шул ук ис иде – шомырт чәчәге исе! Сәетне бу ис исертте. Хәниянең иреннәрендә дә шул ук тәм иде… Урак ай да, оялып, тау астына тәгәрәде.

Алар авылга бер сүз сөйләшмичә кайттылар.

– Сәет, син кайта тор, мин азрактан кайтам, – диде Хәния, Сәеткә күтәрелеп карамыйча гына.

– Хәния, иртәгә күрешәбезме? Әйдә, кич белән чишмә буенда очрашыйк.

– Юк, Сәет, без синең белән башка беркайчан да очраша алмыйбыз. Минем кеше бәхетен җимерәсем килми! Гафу итә күр мине. Оятсызга, намуссызга санама! Рәхмәт сиңа, бер төн ярату бүләк иттең! Миңа шул гомерем буена җитәчәк! Бар, атлый тор. Икәү авылга кайтып керсәк, авыл халкы ни сөйләмәс!

Сәет, Хәнияне кочагына алып, дәшми-тынмый гына басып торды. «Хараплар гына иттем мин бу кызны! Инде нишләр? Авыл җире бит: бер даны чыкса, җыеп ала алмассың!» Ярый, Сәет Салаватына китеп барыр да барысын да онытыр. Оныта алса! Әллә ничек кенә Зәйтүнәсе белән яратышкан кебек булды. Малай чакта Зәйтүнә белән Хәния икесе бер булып күңелендә буталганнар иде. Хәзер дә шул халәт.

– Кичер мине, Хәния, кичерә алсаң, кичер! Хуш! – диде Сәет һәм авылга таба атлады.

Хәния, чишмә буендагы ташка утырып, кулындагы ефәк яулыгы белән күзләрен каплады. Йөрәгенең түреннән, әллә кайлардан актарылып, дөньясына рәнҗеп, әрәм узган үсмер чакларын кызганып, үртәлеп елады кыз. Үксеп-үксеп елап, челтерәп аккан чишмәгә карады. Их, шушы чишмә суы кебек агып китеп, ургылып-ургылып аккан елгаларга барып кушылсаң, кеше күзләреннән юк булсаң иде!

Торып, итәкләрен тарткалады. Ике учын чишмә улагына куеп, битен, кулларын юды.

Ул бүген кызлыгын югалтты. Күпме генә юынса да, чистарына алмас, сафлыгы кире кайтмас! Ул бит үзен Сәеткә дип кенә саклаган иде. Инде менә минутлык йомшаклыгына үкенә.

Тәмам яктырды. Ташлык ягыннан сөтле бидоннар төягән җигүле ат килә. Гайнулла агай җәйләүдән иртәнге савымны чишмәгә китерә булыр. Чишмә агып төшкән җирдән читтәрәк җирне казып күл кебек сулык әзерләгәннәр. Шунда инде егермеләп бидон кичке савым сөт саклана.

Хәния, акрын гына кузгалып китеп, авылга таба атлады.

Сәет кайтып кергәндә, Фатыйма сыер савып кергән дә сепарат аертып утыра иде. Ул Сәетнең «Хәерле көн»енә дә салкын гына җавап бирде:

– Нихәл, Сәет, төннәр буе кайларда йөрдең? Хатының барын оныттыңмы әллә?

– Фатыйма апа, Ялантау буйларында йөреп кайттым, сагындырган, – диде Сәет һәм, колакларына кадәр кызарганын сизеп, тиз генә өйгә кереп китте.

«Нишләдем мин, нишләдем?! Хатыным күзенә, кешe күзенә ничек күреним?! Хәния нишләр? Оятын кая куярсың? Йә Алла, гомердә мондый эшкә бармам, дигән идем бит! – Сәет чалкан ятып уйга калды. – Бәлки, миңа авылга кайтыргадыр? Мәрьям белән тормыш әллә ничек кенә  – суытмый да, җылытмый да. Яз да түгел, көз дә түгел – бушлык. Балаларыбыз да юк ичмаса! Ә Хәния мине үлеп ярата икән ләбаса!»

Зәйтүнә – инде ике бала анасы. Урысы белән яшәп ятадыр, әллә кайчан оныткандыр Сәетне. Урысын яратадыр.

Сәет аптырап калды. Тормышын чәлпәрәмә китерде бу төн! Өстен аска әйләндерде.

– Бүген үк хәбәр салам хатынга. Эштән чыгам да Казанга кайтам. Хәниягә өйләнәм. Бәлки, бәхетем шушыдыр!

Күңеле күтәрелеп китте. Фатыйма апасы чәй әзерләгән, өстәл тулы нигъмәт.

Әтисе инде әллә кайчан чыгып киткән. Җәй көне ул ике генә сәгатькә кайтып китә. Көне-төне эштә. Кодалар әле тормаган, кичәге җырлашулары иртәнгә чаклы яңгырап торды.

– Әйдә, Сәет, ашап-эчеп ал. Йокың да туймагандыр. Өйдә эссе, әнә, келәттә салкынча, урыныңны шунда әзерләдем, – дип сөйләнә-сөйләнә чәй ясады Фатыйма. Фатыйма апасының карашы сәеррәк тоелды Сәеткә. Әллә каракның бүреге яна дигәннәре дөрес микән? Авылда бернәрсәне дә яшереп булмый шул. Авылда кемнең ничек сулавы да, ни уйлавы да халыкка мәгълүм, диләр бит.

– Хәния дә синнән соң гына кайтты, даны чыга күрмәсен инде, Ходаем, бер Аллам! Шушы яшенә кадәр Мәйсәрәнең йөзенә кызыллык китермәде. Инде моннан соң да матур гына йөри күрсен. Раббым, бер Аллам, үзең сакла кыз баланы!

Сәет күтәрелеп карамады. Авызына бер чеметем ризык капмыйча, Фатыйма апасының мәтрүшкәләр салып пешергән такта чәен болгатты да болгатты.

Фатыйма апасы аның өчен генә сөйли түгелме соң? Карап, күзәтеп торган диярсең!

– И-и, намусыңны бер югалтсаң, мир теленә керсәң, беттең инде ул. Аны үзе шул көнгә калган хатын-кыз гына белә. Әле әтисез бала да туса, ул мескен гомере буе хурланып, кимсенеп, дөньясына рәнҗеп үсә инде. Белгән инде ул хәлләрне! Алла дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен! Үз-үзеңә кул саласы килгән көннәр аз булган дисеңме? Инде Хәниягә ул көннәрне күрергә насыйп итмәсен! Бигрәк тәртипле, итагатьле бала иде, утырып калды. Җегетләр кая карыйлардыр?!

Сәет, рәхмәт әйтеп, урыныннан торып китте. Сөтле, мәтрүшкәле такта чәй суынып эчелмичә калды.

Фатыйма аңлады: сизенүләре хак – кыз харап булган. Яшьлек җүләрлеге белән беткән кыз бала. Инде нишләр? Кайларга гына барып бәхетен табар? Бәхетне бер югалтсаң, табулар юк инде ул! Ниләр генә кылсаң да – юк!

Алгы яктан кодалар торып чыкты. Өйдә ыгы-зыгы башланды. Тиздән Инсафы да кайтып җитәр. Таң аткач кына таралган кунаклар тагын җыелырлар.

Авыл халкының күркәм бер гадәте бар – иртән кияү мунчасы ягу. Мунчаны комнар белән ышкып-ышкып юып чыгаралар. Кодалар алдында оятка калып булмый лабаса!

Иртән таң ату белән мунчаны ягып җибәрәләр. Фирая кичтән су ташып куйды. Илдар белән икәүләшеп ташыдылар суны. Кызы көянтә-чиләкләрен күтәреп чыгып китә дә, кайтканда исә, алмалы көянтәсен генә күтәреп кайта, ә чиләкләре ире Илдар кулларына күчә.

– И бәгырькәйләрем, гомергә шулай янәшә бара күрегез, – дип сөенеп карап торды Фатыйма. – Бәхетегез гомерле, гомерегез бәхетле була күрсен, җаныйларым!

Туй мәҗлесе дәвам итә. Баш төзәтеп алган ирләр иң беренче яшь парны, ат арбасына утыртып, мунчага илтәләр. Анда гармун тавышы, анда җыр! Яшьләр, оялуларыннан кызарынып, гармунчы егет артына чыгып утыралар. Гармунчы уйнап җибәрә, ун-унбишләп ир-ат кушыла:

Алсу таңның иртәселәй,

Бу кыз кемнең иркәсе?

Кара мунча килешмәс ләй,

Ак мунчага кертәсе!

Ай җаный, вай җаный,

Яратсаң, бар да ярый!

Менә ирләр, арбага җигелеп, көлешеп, уйнашып, яшьләрне тартып, авыл буйлап җырлашып мунчага илтәләр. Мунча авылның икенче башында, инеш буе урамында урнашкан. Берәр ай алдан белешеп куярга кирәк. Чөнки бөтен авылга ике генә мунча. Яшьләр, билгеле, чишенеп тормыйлар. Күп тә үтми, тәлинкәсе белән коймагын, графины белән балын күтәреп, яшьләр килеп җитә.

– Әйдәгез, чыгыгыз! Япь-яшь башыгыз белән мунчада шулай озак тормыйлар! Гомерегез озын әле, юынырсыз!

Кияүгә стакан тутырып ачы бал салып бирәләр.

Эчеп җибәр салганынлай,

Сорама кайдин алганын!

Эчеп җибәрсәң салганын,

Баса йөрәк янганын.

– Әйдә, кияү, менә коймагыннан авыз ит. Иллә-мәгәр хатыннан уңгансың икән: таң атуга шундый тәмле коймак пешереп куйган. Кияү куеныннан чыгып бит ул!

Кияүләрне кайтарып куйгач, чират кодаларга җитә. Шулай – көнозын.

Сәет келәткә кереп ятты. Келәттә мунча себеркесе, мәтрүшкә, әллә нинди дару үләннәрен җыйнап, киптереп элеп куйган Фатыйма. Келәт түрендә сәке өстенә урын җәелгән. Астына түшәк салган, баш астына – ястык. Йомшак урында, болын исе тулы салкынча келәттә шундый рәхәт Сәеткә. Әнә читтәрәк корама юрган. Анда нинди генә тукыма кисәкләре юк! Шуларның күбесен хәтерли егет. Юрган Фатыйма апасы өеннән килгән. Хатынның яшь чагында кигән күлмәкләреннән, алъяпкычларыннан калган төрле тукыма кисәкләре матур итеп, уемын – уемга, төсен төскә куеп, келәм шикелле итеп теккән Фатыйма. Фираясының күлмәк ишләре дә балачак хатирәсе булып келәмнең түрендә урын алганнар. Халкыбыз сакчыллыгының нинди матур үрнәге бу корама юрган!

Сәет торып тиз генә юынды да беркемгә берни әйтмичә чыгып китте. Исәбе – кереп, Хәния белән аңлашып чыгу. Шушы корама юрганга карап, уйланып ята торгач, кискен бер фикергә килде ул. Хәниягә өйләнергә! Кирәк булса, Алансуда яки Казанда урнашырлар. Аллаһы Тәгалә җан биргәнгә җүн бирер әле!

Ул килеп кергәндә, Хәниянең әнисе Мәйсәрә кош-корт ашатып йөри иде. Аны тавык-чебешләр уратып алган. Борынга пешкән вак бәрәңге һәм ат тизәге исе килеп бәрелде. Кызыл кикрикле чуар әтәч, «кот-кот» дип, тавыкларын чакыра, үзе тавыклар ашаганны гаярь кыяфәттә күзәтә. Сәеткә кызык булып китте. Әллә бу әтәч Сәетнең бала чагыннан калган инде? Ул балачакта да нәкъ шундый чуар әтәч, малайның өстенә менеп кунып, үзәгенә үтеп, талап кайтарыр иде. Үкереп елап өенә кайткач, бабасы малайны кет-кет итеп көлә-көлә орыша:

– Кит, булмаганны, егет башың белән әтәчтән талатып торасыңмы? Оят түгелме? Әниең күреп торса ни әйтер? – Бу сүзләр – Сәет өчен иң куркыныч сүзләр. Әнине рәнҗетүдән дә куркынычрак сүз була алмый! Әни ул – иң изге кеше. Җир йөзендә яшәгәндә дә рәхәт күрмәгән әнисе Сәетнең куркаклыгы аркасында, анда да, мәңгелектә дә интегеп, борчылып ятсынмы? Юк, малай әтәчтән курыкмаячак! Икенче үткәндә, кулына таяк тотып уза әтәч яныннан. Әтәч аңа тимичә тыныч кына торганда да, таягын зәһәрләнеп селкеп уза. Шуннан соң әтәч Сәеткә тимәс булды.

– Нихәл, Мәйсәрә апа, исән-имин генә торасызмы?

– И Сәет, син кайткан дип ишеткән идем. Әйбәт кенә кайттыңмы? Хатының кайта алмадымыни, наным?

– Аллага шөкер, Мәйсәрә апа. Мәрьямгә ял бирмәделәр, шуңа кайта алмады. – Сәет үзенең ялганы өчен оялып куйды. – Хәниянең дә хәлен белеп чыгармын, дигән идем. Күрше бит, классташ, барыгызны да бик сагынып кайттым.

Мәйсәрә, яшьле күзләрен тутырып, Сәеткә карады:

– Китте бит Хәниям. Иртән таң атканда гына кайтты да, әни, мин китәм, монда ялгыз башым яшәгәнче, Казанга барып урнашам. Рәнҗемә миңа, дип, елый-елый чыгып китте. Рәхимулланың сеңлесе Казанда Ак ком астында үз йортлары белән тора, шунда тукталам, диде. Мин дә бер сүз әйтә алмадым, наным. Иптәшләре өйләнеп, кияүгә чыгып беттеләр. Инде балалары үсеп бетте. Хәния генә берүзе калды. Ник шулай кисәк кенә уйлагандыр, белмим. – Мәйсәрә алъяпкыч итәге белән яшьле күзләрен сөртеп алды. – Кызымнан башка бик читен: өемнән мәет чыгып киткән кебек булды. Әйдә әле, кер, чәй эчеп чыгарсың, – дип, Сәетне өйгә керергә чакырды.

– Юк, Мәйсәрә апа, керә алмыйм, өйдә кунаклар бар бит – яхшы түгел. Сау булып торыгыз,  – диде Сәет, ни сөйләгәнен үзе дә аңламыйча.

Ул өйләренә кергәндә, туй мәҗлесе гөрли иде. Гармунчылар берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра уйныйлар.

Сәет табын читенә килеп утырды. Хәниянең кисәк кенә шәһәргә чыгып китүенә ул, тик ул гына гаепле. Мәйсәрәдән адресын да сорап алмады, ичмасам, бүген үк янына чыгып китәр иде. Фатыйма апасыннан да сорый алмый – бүген иртән сизенде бит сизгер күңелле Фатыйма! Аның күзенә күренергә дә уңайсыз. Салаватка да китәсе килми. Тәмам аптырап калды егет.

Сәетне биергә чакырып карадылар, чыкмады.

– Ник болай боегып утырасың, авырыйсыңмы әллә? – дип сорады әтисе.

– Юк, әти, болай гына, әллә нәрсәгә күңелем төшенке.

– Балтаң суга төшкән кебек күңелсезләнеп утырма, туй бит бу! Рәхәтләнеп күңел ачып утыр! Бераз ачы бал кабып куй, күңелең күтәрелер, – дип, әтисе ике кырлы стакан күтәреп килде.

– Әйдә әле, улым, икәү тотып куйыйк, апаң бәхете өчен. Бу – безнең иң бәхетле көннәребез. Матур итеп, тормышның кадерен белеп яшәсеннәр, бигрәк тә пар килгәннәр!

Икәүләп эчеп куйдылар.

Сәетнең күңеле күтәрелмәде, Ялантау буена чыгып китте.

Озак кына йөреп кайтты егет. Башында бер генә уй – ничек итеп кызның адресын табарга? Кемнән сорарга? Мәйсәрә апасына керсә сизенер. Фатыйма апасыннан сораса, ул инде болай да барысын белә булыр.

Әтисе? Әтисенә аңлатыр – бөтен тормышын сөйләп бирер әтисенә. Ул инде туй көнне үк аңлап китте. Боларның тормышлары булмас кебек. Тиң түгел алар безгә. Кодалар Ярлы Зариф оныгын тиң итеп торырлык кешеләр түгел. Әти белән сөйләшәм, адресын кереп алсын дип уйлады Сәет.

Үзенең шул кыюсызлыгы аркасында Зәйтүнәсез дә калды, инде Хәнияне дә югалтсынмы?

Сәет өйгә кайтып кергәндә, кунаклар таралган, Фатыйма белән Фирая өстәлләрне җыештырып, күрше-күләннән алган савыт-сабаны барлап йөриләр. Әтисе белән кияү тактадан әмәлләнгән өстәлләрне сүтәләр иде.

– Кайда йөрисең син, Сәет?! – дип шелтәләп каршы алды аны әтисе. – Әллә нинди син бүген, чит кеше кебек. Авыл тормышыннан бизгәнсеңме шунда? Әйдә, өстәлләрне урнаштырырга булыш.

Сәет әтисенә күршеләргә өстәлләр кертергә булышты.

– Менә бу өстәл Мәйсәрәләрнеке, әйдә икәү кертик әле, теге башыннан тот, – диде Инсаф. Сәет өстәлнең бер башыннан тотты да, капкадан чыгуга, әтисен туктатты.

– Әти, сиңа әйтер сүзем бар иде. Аңлый алсаң, тыңла әле, минем башка сөйләр кешем юк.

Өстәлне яшел чирәм өстенә куеп, эскәмиягә барып утырдылар.

– Әти, син акылсыз кеше түгел, сизгәнсеңдер. Минем Мәрьям белән тормыш барып чыкмады бит. «Ник?» дип сорама, үзең дә сизәсең булыр. Ял бирмәделәр, дип алдадым. Әнисе белән Кырымга китте Мәрьям, минем белән кайтмады. Тиң итмиләр, күрәсең. Үземнең дә торасым килми. Әгәр мин Казанга кайтсам, ни диярсең икән? Хәзер эш практикасы бар, фатир мәсьәләсен генә чишәргә кирәк.

Инсаф дәшмәде.

Шактый тын гына утырдылар.

– Улым, беләсең инде, үзем дә тормышымны матур гына кора алмадым. әллә нинди булды тормышым, хәзер дә үкенеп бетә алмыйм. Аңкы-миңке яшәлде. Шуңа күрә мин сиңа акыллы киңәш бирә алырмын дип уйламыйм. Ләкин сине тормыш башында ук санламасалар, соңыннан бөтенләй рәт булмаячак. Үзеңә кара, улым. Кеше киңәше белән эшләнә торган эш түгел, йөрәгең ни әйтсә, шул. Бала-чагагыз юк.

– Аңладым, әти, рәхмәт! Тагын бер соравым бар – Мәйсәрә ападан Хәниянең адресын сорап алмассыңмы икән?

– Нинди адрес, күршедә генә тора ич.

– Юк, ул Казанга киткән, бөтенләйгә.

– Менә гаҗәп! Әле кичә генә бер сүз дә әйтмәгән иде ләбаса!

Сәет дәшмәде.

Инсаф, колхоз эше өчен кирәк, дип, Хәниянең адресын алып чыкты.

Кергәндә, Фатыйма аларны шелтәләп каршы алды:

– Әллә, Ходаем, Мәйсәрәләр йорты басу капкасы янына күчкәнме? Шул гомер аталы-уллы дөньягызны онытып йөрисез? Атаңа иртүк эшкә барасы, Фираяларны озатасы бар.

– Әни, иртәгә мин дә Казанга барып кайтам, эш буенча кирәк иде, – диде Сәет.

– Әйдәгез, чәйләп алыгыз да, йоклар вакыт җитте. Атна буе туйга әзерләнеп арылды. Әле дә ярый Мәйсәрә күрше белән Хәния булыштылар. Алар булмаса, нишләр идем? Иртән көтү куганда, Хәния чемоданнарын күтәреп чыгып китте. «Сөт машинасын көтеп торам, Фатыйма апа. Мин бөтенләйгә китәм инде. Казанга урнаша алмасам, ялгыз башыма берәр җирдә урын табармын әле. Әни елап калды, син аның янына кергәләп йөр инде. Үзе генә нишләп бетәр? Хуш, Фатыйма апа! Рәхмәт сезгә», – дип елап, янымнан китеп барды. Бер дә китәм дип әйткәне юк иде. Нишләп кисәк кенә чыгып китәсе иткәндер, аңламассың адәм баласын.

– Үзе беләдер, – дип, коры гына җавап бирде Инсаф.

– Белүен беләдер дә, чит җирләргә кыз баланың берүзе чыгып китүе җүнлегә булсын инде! Шундый кыз ялгыз калды бит! Бу егетләрнең күзләре сукырдыр – су сөлеге шикелле кыз бит! Бер кашык су белән кабып йотардай. – Фатыйма ялт итеп Сәеткә карап алды.

Сизде Сәет гомерен ялгыз үткәргән Фатыйманың күз карашын. Ничектер егетне өтеп алгандай итте бу утлы караш. Әйтерсең Фатыйма:

– Нишләдең, ник эшләдең андый эшне? Кыз бала язмышы белән уйнарга ярыймыни? Әнисе кадерләп, бер егеткә яр булыр, безгә оныклар алып кайтып куандырыр, дип үстергән ләбаса ул кызны! Ниләр генә майтарасыз соң сез, ир затлары, җаныгыз юктыр сезнең, – дип, Сәетне сүссез генә битәрли иде.

Сәет:

– Ярый, мин чыгып ятыйм әле, – дип чыгып китте.

Иртән әтисе үзе эшендә калды да шофёрын кунакларны озатырга җибәрде.

– Мин сезне озата бара алмыйм. Болай да бу арада эшкә игътибар җитмәде. Исән-сау булыгыз, кайтып йөрегез. Барыгызны да сагынып көтеп торабыз. – Сәеткә кул биргәндә: – Улым, мин синең дөрес карар кабул итүеңә ышанам. Иртәгә кайтуыңны көтеп торырмын. Күкчәдән шалтырат, килеп алырмын, – диде.

– Юк, әти, эш вакытында сине борчып йөрмәм, җәй көне бит. Рәхәтләнеп Урыстау буйлап җәяү кайтырмын, – дип, әтисен кочып алды Сәет.

* * *

Акком асты урамыннан эзләп тапты Сәет Хәнияне. Ул кергәндә, кыз алма бакчасында җиләк чүпләп утыра иде, куллары кып-кызыл җиләккә буялган. Сәетне күргәч аптырап калды. Суырылып калган йөзенә ут каптымыни!

– Ничек таптың син мине, ник килдең монда? Туган апага ни дип әйтермен? – диде кыз, аптырап.

– Хәния җаным, әйдә кайтып китик. Мәрьям белән тормышым барып чыкмады минем. Өйләнешик. Мин Салаватка барып аерылышу турында гариза язып кайтам. Юк, дип әйтмә. Зинһар, юк, дип әйтә күрмә!

Хәния, аптырап, Сәеткә карап торды. Сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Азрак дәшми торганнан соң:

– Сәет, мин бит аңлаттым: синең тормышыңны бозасым килми. Үз бәхетемне табармын әле. Әгәр Ходай так итеп яратмаган булса, миңа да үз тиңем табылыр. Кичәге төн турында уйлап газаплансаң, шуның өчен генә килгән булсаң, гафу ит, мин бер дә үкенмим. Ләкин без синең белән башка очраша алмыйбыз. Бар, хатының янына кайт! Ә мине оныт!

– Юк, Хәния, кичәге өчен генә түгел. Ничектер күңелемә кереп урнаштың. Оныта алмам мин сине. Уйла әле, кистереп берни әйтмә. Әйткәнемчә, Мәрьям белән безнең тормыш барып чыкмады. Безнең аерылышуга син гаепле түгел. Мин бит шул ук син үчекли торган «Хыялый Сәет» булып калдым. Алар тормышына яраклаша алмадым мин, Хәния. Син уйла әле, кистереп берни әйтмә, яме!

Хәния дәшмәде. Сәет кызны кочагына алды. Кайнар сулышы кызны пешереп алгандай булды.

– Хуш, Хәния, иртәгә кичкә килермен. Җавабыңны көтәм.

Сәет җил-җил атлап чыгып китте. Хәния, үзенең халәтен аңлый алмыйча, аптырап басып калды.

– Йә Алла, нинди көн булды соң бу?! Күзләреннән туктаусыз агып торган яшьләрен кулындагы тастымал белән сөртеп, бакча кырыена җизнәсе ясап куйган яшел озын эскәмиягә утырып, тирән уйга чумды. Әле иртән генә, төне буе йоклый алмый ятканнан соң: «Авылдан китәргә!» – дип капылт кына уйлап, әнисен, күршеләрен аптырашта калдырып чыгып китте.

Ул, Ялантау буеннан кайтканда, Саескан Мөршидәсен очратты. Таң тишегеннән кайдан кайтып килүе булгандыр. Аның теленә керсәң, беттең инде! Булганына, булмаганына әллә ниләр өсти-өсти бөтен авылга таратыр!

– Нихәл, кайдан кайтып килеш, ялгыз башың Ялантауда кундыңмы әллә? – дип, кызның йөрәгенә ут салды Мөршидә.

Хәния, дәшми-тынмый гына үтеп китсә дә, җилкәсендә Саесканның очлы күз карашын озак тоеп торды.

Бәлки, берни дә уйламагандыр Мөршидә. Ләкин Хәниянең җан тынычсызлыгы, әнисенең, әгәр белә калса, сырхау йөрәгенең бу хәсрәткә түзә алмавын аңлау кызның йөрәген тимер кыршау белән кыскан да яндырып тик тора.

Туйда утырганда, озын ак күлмәк кигән, ап-ак бөркәнчек ябынган күрше кызы Фираяның шатлыгыннан балкып торган йөзенә, кунакларның ара-тирә «Ачы!» дип кычкыруларына яшьләрнең оялып кына бөркәнчек белән капланып үбешүләренә кызыгып һәм көнләшеп карап утырды ул.

– Мин кемнән ким соң? Ник Фирая урынында мин түгел?

Инде менә кача-поса гына яратыштылар. Бу яратышуны үсмер кыз булып җитә башлаганнан бирле көтә иде бит ул! Хәзер әнисе өчен куркып, оялып, йөрәге парә-парә килә. Кеше ни әйтер? Әгәр Сәет, хатынын аерып, өйләнәм дип килсә, Хәния аңа кияүгә чыгарга әзерме?

«Ә нигә әзер булмаска?!» – дип уйлап куйды кыз. Сәет Мәрьямне яратмый икән, ул барыбер аның белән тормаячак. Мәрьям яшертен генә аның бөтен җаны-тәне белән сөйгән егетен тартып алды бит. Бу юлы да, кешедән яхшы түгел, дип, егетне югалтсынмы?!

Сәет авылга кайтып җиткәндә, көн төшкелектән авышкан иде. Әтисе өйдә, Фатыйма белән туйдан калган ризыкларны ашап утыралар.

– Бәй, әллә кайтып та җиткәнсең, наным! Казанга самолёт җибәрмәгәннәрдер ич? Әйдә, кулларыңны юып табынга утыр, ашап-эчеп алырбыз,  – дип гөрләп каршы алды аны Фатыйма.

Әтисе дәшмәде. Сәетнең тынычланып калган йөзеннән барысын да аңлады Инсаф. Хәния яныннан җан тынычлыгы алып кайткан улы. Димәк, Казанга кайтачак!

Әтисе эшкә чыгып киткәч, кулына тальян алды Сәет. Ашкына-ашкына, йөрәгендәге барлык шатлыгын, хәсрәтен гармун телләренә күчереп, озаклап тартты гармун күреген. Көйгә – көй, моңга моң ялганып, Алансуга таралды.

Зәйтүнгөл чәчкәсе кебек…

Яшьли сөйгән…

Нигә инде ташлап китәргә…

– Әни, мин иртәгә китәм, тагын Казанга барып киләсем бар. Бәлки, Салаватка да чыгып китәрмен, эшләрем бар.

– Ник инде? Әле отпусканың берәр атнасы бар, дигән идең ич, кая ашыгасың? Болай да елга бер генә күрәбез үзеңне. Җәһәннәмгә китеп бардың да бер күрергә зар-интизар итеп яшәтәсең безне!

– Эш бит, әни. Моннан соң ешрак кайтырмын, туйдырып бетерермен әле.

– Белмим, наным, ул көннәрне күреп булмас инде? Ерак арадан алай еш кайтып йөри алмассың. Әйтүең генә инде.

Сәет, тальянын куеп, өйгә керәм дигәндә, капка ачылып, аннан хат ташучы килеп керде:

– Сәет, исәнме, менә сиңа ашыгыч телеграмма. Салаваттан, кул куеп ал, – дип, Сәеткә тапшырды.

«Срочно приезжай. Илфат Абдуллаевич» дип имза куелган кәгазьгә аптырап карап торды Сәет.

Тиз-тиз генә юлга әзерләнә башлады.

«Бигрәк яхшы булды әле: башта Башкортстанда Мәрьям белән араны өзеп, тынычлап, Хәния янына кайтырмын», – дип уйлады Сәет. Тик ник шулай ашыгыч чакырта бабасы – әле ялы тәмамланмаган бит.

Ул тиз генә әйберләрен җыйды да, Фатыйманы аптырашта калдырып, саубуллашып чыгып китте.

– Хуш, әни! Әтигә әйт, тиздән әйләнеп кайтырмын, борчылмасын, – дип, әле генә кайткан Урыстау буйлап Күкчәгә таба юл тотты.

* * *

Сәет бишенче катка җәяү менде – аның Мәрьям белән сөйләшү вакытын кичектерәсе килә иде.

Ничек кенә сүз башларга? Поездда килгәндә дә, шушы уй аны юл буе бимазалады. Инде ничә ел бергә яшәгән хатынына:

– Икенче кешене яратам, синең белән тормыш барып чыкмады, – дип, ничекләр әйтергә? Бабасы алдында да уңайсыз. Әбисе Зәйнәп – акыллы хатын. Ул гомере буена иренә буйсынып яшәгән. Илфат Абдуллаевичка гына түгел, Мәрьямнең һәрбер эшенә, капризына да «ләббәйкә» дип тора. Анысы да Сәетне гаепләр, кызын кызганып елар. Сәетнең башы катты.

Менә ишек төбенә килеп җитте. Чит кеше фатирына кергән кебек, ачкычны йозак уемына кертеп боруы булды, ишек төбендә махсус көтеп торган диярсең, Мәрьям Сәетнең муенына уралды.

– Сәет җаным, кайттыңмы?! Шундый сагындым үзеңне! Дорогой ты мой, без тебя, оказывается, жизни нет! – дип, битләреннән чут-чут үбәргә тотынды.

Сәет мондый кыланышны көтмәгән иде. Хатынының кояшта янган йөзе балкып тора. Кыска итәкле кызыл күлмәгенең күкрәк уемында Сәет туган көненә бүләк иткән энҗе муенса. Хатынының мондый халәтен күргәне юк иде, Сәет аптырап калды. Аяк киемнәрен салып, ишек төбендәге күн кәнәфигә барып утырды, юл сумкасын идәнгә куйды.

– Нихәл, Мәрьям? Исән генә йөреп кайттыгызмы, әби авырмадымы?

– Әй, Сәет, юкка бармадың. Шундый да рәхәт булды. Бер ай вакыт бер көн сыман үтте дә китте. Кайтасым да килмәде! Диңгез – диңгез инде ул!

– Диңгезне сез яратасыз ул. Миңа Мишә буйлары, үзем аунап үскән болыннар, урманнар якын, газиз. Авылыма кайтсам, сулышларым киңәеп китә. Туган ягымның һәр кешесе, күрше-күлән, туганнарым, классташларым җанга якын минем. Ул чит җирләрдә нәрсә калган миңа?! Үз ягымның кычытканнары да моңсуланып, сагынып көтеп торалар сыман. Ә син Кара диңгез дисең. Исеме дә әллә нинди – Кара! Безнең авылда сөйкемсез кара эчле кешегә генә «Кара» дигән кушамат тагалар.

Сәет нәрсә сөйләгәнен үзе дә белмичә сөйләнде дә сөйләнде. Аны бит Хәния көтә! Тизрәк Мәрьям белән араны өзеп, Казанга кайтып китәргә кирәк. Әле бабасы белән сөйләшәсе бар. Авыр сөйләшү булачак ул. Мәрьям белән аңлашуга караганда йөзе мәңге ачылмый торган караңгы төн шикелле болытлы, авыр карашлы, тик үзен генә акыллы дип санаучы Илфат Абдуллаевич белән аңлашу күпкә хәтәррәк!

Ниләр буласын күз алдына китерүе дә куркыныч. Башта тотып сүгәр:

– Партиядән чыгарттырам, мораль яктан череп таркалган кешегә коммунистлар партиясендә урын юк, син минем җиләк кебек кызымны хур итеп, минем абруемны төшереп, авыл гыйбаты икәнеңне онытып… – Шуннан китәр, китәр…

Ул яктан Сәетнең үзендә дә уен тузы бар: хатыны Зәйнәптән кача-поса, озын аяклы мокшы кызы  – сәркатибе белән типтерүче Илфатның, командировкага киттем дип, өчәр көн шәһәр артындагы дачада кунып-төнеп ятканын белә Сәет. Менә шул уен тузын чыгарып салыр ул. Белми дип уйлый торгандыр! Аннан соң үгетли башлар. Сәет шунысыннан курка.

Ләкин бу юлы бирешмәячәк!

Мәрьям кәнәфи кырыена күчеп утырды да башын Сәетнең иңенә салды.

– Сәет, минем сиңа әйтер сүзем бар, сөенечле хәбәр. Безнең балабыз булачак! Аллага шөкер, теләкләребез кабул булды! Сиңа охшаган озын буйлы матур малай йә миңа охшаган бер кыз алып кайтырбыз.

Сәетнең башына суктылармыни!

– Ничек инде балабыз була? Моңарчы булмаганны, каян килгән ул?!

Мәрьям, әле һаман елмаюдан туктамыйча, сүзен дәвам итте:

– И җүләр, баланың каян килгәнен белмисеңме? Әллә сөенмәдең дә инде? Мин тагын, сине сөендерим, дип, ашыга-ашыга кайттым! Ә син! Ул туачак бала – синең дәвамың бит! Твоё продолжение! Вот истукан! – дип, күзләрен яшьләндерде.

– Сөендем, Мәрьям, сөендем, – диде Сәет, аптырап. Бу хәл аның планнарына керми иде. Күңелендә бер уй – Хәния нишләр? Ул бит аны бүген көтә. Сөенеп көтә. Ә Сәет!.. Йә Алла, нинди хәлләргә калды бит, ә! Нишләргә, нинди юллар бар бу хәлләрдән чыгу өчен?

Сәет чыгу юлын таба алмады. Мәрьям сизенде: Сәет үзгәргән. Әле авылга кайтып киткәнче дә андый түгел иде. Араларында салкынлык йөгереп узса да, Сәет күңелендә хатынына карата якынлык бар иде бит. Ә хәзер ике арага катлам-катлам боз яткан.

Мәрьямнең күңеленә шом йөгерде. Туачак баласы өчен борчылу хисе уянды. Әгәр авыз суларын корытып сөйли торган шул Алансуында берәрсенә гашыйк булып кайткан булса? Әнисе әйтте бит Мәрьямгә:

– Кызым, – диде, – иреңне ялгызын гына йөртмә, күрмәгән диңгезең түгел, ир-ат уҗымга бер керсә, җыеп ала алмассың! Кәбестә күргән кәҗәдән ким түгел ул ир-ат. Бер ят хатын-кызның тәмен белсәме – беттем диген! Баштан кичкән инде! Әнә әтиең – аннан берсе дә калмады, марҗасы да, татары да, мокшысы да. Менә мин берни эшли алмыйм, гомерем буе хурланып, үртәлеп яшәдем. Ире читкә йөргән хатыннан да бәхетсез бәндә юктыр ул җир йөзләрендә! Бигрәк тә җитәкче урында эшләгән ирләрнең хатыннары бәхетсез. Ул мескен иренең сөяркәсе янында назланып, сөелеп кайтканын көтеп ята. Ире кайта да, салкын гына маңгаеннан үбеп: «Арылды бүген, эш күп булды, тәмам тетелеп кайттым», – дип, хатынына аркасын куеп, гырлап йоклап китә. Аның кайда тетелгәнен белеп торасың! Ләкин әйтеп кара син аңа берәр сүз! Чөнки өйдә утырган хатын-кызның үз сүзе була алмый. Ул ире алып кайткан акчага карап яши. Нәрсәгә кирәк ул затлы җиһаз?! Алтын читлектәге кенәри кебек гомер уздырып ятасың инде! Шуңа күрә, кызым, мине тыңла. Гомерлеккә ялгыз каласың килмәсә, ялгыз йөртмә иреңне, парлап йөрегез.

Әнисенең күз яшьләренә моңарчы битараф иде Мәрьям. Үзе әни буласын белгәннән соң гына күңелендә әнисенә карата кызгану хисе уянды. Иркә кызга әнисе өйдәге эшләрне башкарып, ашарга пешереп, җыеп-юып тора торган хезмәтче кебегрәк тоела иде. Әнисе дә хатын-кыз икән ләбаса! Бәхетсез хатын-кыз! Әнисен кочып алган иде шунда Мәрьям.

– Әни, мин сине шундый бәхетле дип уйлый идем. Минем иптәш кызларымның әниләре: «Мәрьям, нинди бәхетле синең әниең: майда-балда гына йөзеп яши. Кигән киемнәре күз явын алырдай! Әтиең аракы эчми, абруйлы кеше. Андый тормыш аз кешегә генә тия», – дип, кызыгып сөйлиләр иде.

– Шулай, кызым, эчеңдәгене урамга чыгарып чәчеп булмый. Гомерләр узды инде, гомер буе үртәлеп яшәлде. Аллага тапшырдык, инде син минем язмышымны кабатлама. Ирең акыллы синең, кадерен бел. Ирләр, өйләрендә наз булмаса, читкә карый, ялгыз йөртә күрмә иреңне.

Мәрьям аңлады, әнисе дөрес сөйләгән. Сәете үзгәреп килгән Алансудан. Иренең йөрәгендә кемдер урын тапкан. Әнә, юынды да, арыдым, дип, диванга барып ятты. Айга якын күрмәгән хатынына карамыйча да!

Мәрьям диван читенә ире янына килеп утырып елап җибәрде.

– Син мине яратмыйсыңмы, үзеңә икенче хатын таптыңмы? Туачак балаңа да сөенмәдеңме?

Сәет салкын гына итеп:

– Мәрьям, аптыратма мине! Нәрсә булса да эшләргә соң инде. Икебез дә соңга калдык, – дип борылып ятты.

Мәрьям, иренең йөзендә әллә нинди газап, гаҗизлек күреп, үзе дә аптырап калды: югалтты, әллә нәрсәне, юк, кадерле кешесен югалтты ул. Үз күңелендә дә бушлык, шул бушлыкка котып салкынлыгы тулды. Әнисе дөрес әйткән!

* * *

Икенче көнне Сәет, почта бүлегенә килеп, Хәниягә телеграмма юллады: «Хания, не жди, прости. Саит».

Бу телеграмманы алгач, Хәния белән нәрсә буласын аңлый ул, ләкин башка чарасы да юк. Туачак баласын ятим итсенме? Бу, әле дөньяга килергә генә җыенган нарасый да Сәет кебек эт тибенгесендә, бөтен дөньясына рәнҗеп, «әти» дип әйтергә тилмереп яшәсенме? Үзенең бәхетен шул туасы баласының бәхетсезлеге бәрабәренә төзесенме? Юк, Сәет андый эшне мәңге эшли алмаячак.

Бабасы әйтмешли:

– Улым, үз-үзеңә беркайчан да хыянәт итмә! Гомер үтә дә китә ул. Еллар тәсбих төймәсе кебек. Килә бер көн: соңгы төймәне тартып куясың да уйга каласың: дөрес яшәдемме, кемне дә булса рәнҗетеп китмимме?

Сәет Хәнияне рәнҗетте. Әгәр бу ялгышын төзәтә калса, Мәрьям, туачак улы яки кызы рәнҗеп калачаклар. Туачак баласын рәнҗетсә, үз намусына хыянәт итеп, гомере буе үкенеп яшәячәк. Мәрьям үзенә бер ир табар табуын, ләкин баласына әти таба алмас. Нинди генә ир булса да, аның улына яки кызына үги була ул.

Почта бүлегеннән чыккач, атлар-атламас адымнар белән акрын гына өйләренә таба китте ул. Уйларыннан уелып, аптырап атлады Сәет.

Әгәр Мәрьям дә ире белән бергә Фираяның туена кайткан булса, бу хәл булмас иде. Әгәр Хәния белән Ялантау түбәсенә менмәгән булса, Сәет, баласы туачагына сөенеп, бүген күкнең җиденче катында йөрер иде. Әгәр Зәйтүнәнең хатларына җавап биргән булса, бүген йөрәгенең иң түренә урнашып калган Зәйтүнә, Хәния белән буталып, бер кешегә әйләнеп, Сәет Ялантау башында зур гөнаһ эшләмәгән булыр иде.

Әгәр, әгәрләр…

Сәет шул уйларына чумып, өйгә ничек кайтып җиткәнен дә сизми калды.

Ишекне Мәрьям ачты:

– Әйдә, Сәет, төшке аш вакыты җитте, ашап ал.

– Мәрьям, мин өйлә намазын укып алам, соңыннан бергәләп ашарбыз.

Мәрьям аптырап калды: нинди намаз?

Телевизордан татарча моңлы җыр яңгырый:

Урал тауларының башларында

Төлке уйный торган орлар бар…

Сәет телевизорны сүндерде дә азан әйтте. Моңлы, матур булып, күкрәгенең әллә кай җирләреннән актарылып чыкты мөселманнарны намазга өндәгән аваз. Сәет шкаф тартмасыннан Мәрьям үтүкләп куйган сөлгене алып, диван турына кыйблага каратып җәймәкче булды да аптырап калды  – кыйбланың кайда икәнен белми иде ул. Үз өеңдә кыйбланың кайда икәнлеген белмә инде! Кайдан килсен ди ул өйгә бәрәкәт! Кыйбласын югалткан кешенең бәхете булырмы соң!

– Әй, улым, – дияр иде Зариф карт, исән булса, – үз өеңдә кыйбланың кайда икәнен белмә инде! Кыйблаңны югалтканыңа әниең ни әйтер?

Кояш йөрешенә карап, чамалап тапты кыйбласын Сәет. Озак итеп өйлә намазын укыды. Озаклап, ашыкмыйча гына әрвахларга дога кылды.

– Йә Раббым, кылган гөнаһларымны кичер, Хәниягә тормышында әйбәт ир насыйп ит. Миңа рәнҗеп яшәмәсен! Туасы балам дүрт саны да төзек булып тусын. Игелекле бала булсын.

Ул чыкканда, Мәрьям диванда утырып тора иде. Ирендәге үзгәрешләргә хәйран калган, йөзендә сәер бер аптырау чагыла. Сәет Мәрьям янына килеп утырды.

– Мәрьям, минем синең белән сөйләшәсем бар. Белмим, аңларсыңмы, юкмы. Мин сиңа хыянәт иттем. Монда да синең белән аерылышу турында гариза бирермен дип кенә кайткан идем. Ләкин туасы баламны ятим итәсем килми. Безнең тормышның барып чыкмавында ул нарасыйның гаебе юк. Үзем дә ятимлектә үстем. Балам да минем бала чагымны кабатламасын. Әгәр мине гафу итә алсаң, мин калам. Әгәр «юк» дисәң, китәм. Кем белән, ничек, дип сорама, аның сиңа кирәге юк.

Алар селкенмичә дә диванда озак утырдылар.

Сәет, башын күтәреп, хатынына карады. Мәрьямнең яңаклары буйлап күз яшьләре ага. Ул аларны сөртми. Хатынның күз яшьләре муенындагы муенсага агып төшә.

Сәет хатынына кызганып карап торды да кулларын аның иңнәренә салып тынып калды. Мәрьям, шуны гына көткәндәй, үксеп елап җибәрде. Озак елады хатын. Сәет аны юатырдай сүзләр тапмады. Бәлки, әйтмәскә кирәк булгандыр бала көткән хатынга бу кадәр авыр сүзне? Ләкин Сәетнең бу ялгышын гомере буе авыр йөк итеп йөртәсе килми иде. Бүген йә барысы да өзелә, йә ул яңабаштан, чиста биттән тормышының гамәл дәфтәрен яза башлый. Үзе теләгәнчә, ирләрчә.

Мәрьям тынычланды.

– Сәет, миңа бүтән хыянәт итмәскә ант итәсеңме? Әгәр ант итсәң, мин сине туачак балабыз хакына гафу итәрмен. Чөнки синең бу гөнаһка баруыңа мин үзем дә гаепле. Синең белән авылга кайтырга кирәк булган. Әни әйтә торды: «Иреңне ялгыз калдырма, авылына парлап кайтыгыз, диңгез качмас», – диде. Мин тыңламадым. Әни язмышын кабатлыйсым килми. Ул әнә, гомере буе кимсенеп яшәгән. Әтинең сөяркәләре бихисап күп булды. Әни түзде. Минем хакка түзде. Әгәр син дә әти шикелле булсаң, мин бу хәлләрне күтәрә алмам.

Мәрьям туктап калды.

Сәет хатынын куенына алып юатты да, табын янына утырдылар. Өстәлдә ап-ак, сынарлык итеп крахмалланган, үтүкләнгән ашъяулык. Вазада биш роза чәчәге. Затлы тәлинкәләргә тәмле ризыклар тезелгән. Мәрьям – уңган хатын. Өендәге чисталыкка, тәртипкә әнисеннән өйрәнгәндер. Зәйнәп тә чисталыкны, пөхтәлекне беренче урынга куя. Ирен карап, тәрбияләп тора. Сәет әбисен иренең читкә йөрүен белми дип йөри иде. Белә һәм түзә икән.

Табынга утыргач, Сәет яңадан сүз башлады:

– Әле минем тагын җиде көн ялым бар. Бүген кичке поезд белән Казанга китәм. Җомга көнне кодалар килен токмачына чакыралар. Алла теләсә, ял көнне кайтып җитәрмен.

– Мин дә кайтам, моннан соң беркайчан да үзең генә йөрмисең! – Мәрьямнең сүзе катгый иде.

«Менә сиңа мә», – дип уйлап куйды Сәет. Алансу турында сүз чыкса, «Нәрсәгә миңа синең ул авылың? Тешсез, лыштыр-лыштыр галуш сөйрәп йөрүче авыл агайлары, капка төбенә җыелып гайбәт сатучы авыл карчыклары» дип торган хатыны нишләгән? Әллә алыштырып куйганнармы үзен?

Теге кичне, әтисеннән киңәш сораган кичне әйткән иде Инсаф:

– Улым, хатын-кызга корырак торганда гына санлый ул сине. Бер йомшаклык күрсәттеңме, алар синең муеныңа ук менеп атланалар. Бер атландырдыңмы төшерә алмыйсың. Чукынса да төшми ул иелгән муеннан. Мин, өйләнгәндә, Шакир мулла абыстае янына кереп фатиха сорадым. Иллә дә мәгәр акыллы абыстай иде! Аның исеме кем булгандыр. Карты Шакир мулла булгач, бөтен кеше Шакир мулла абыстае дип йөртте үзен. Егетләр өйләнгәндә, кызлар кияүгә чыкканда, абыстайга сәдака кертеп, фатиха алып чыгалар иде. Оялып кына кердем.

– Әйдә, әйдә уз, бәбкәм, ни йомыш иде? – диде бу. Сәдакамны суздым. Озак итеп дога кылды.

– Абыстай, мин өйләнергә булдым бит әле, – дим.

– Кем кызын аласың, улым? Ә, әйбәт нәсел баласын аласың икән. Бәхетле никах булсын инде, олан! Ләкин, тормыш иткәндә, үз чыбыркыңны шартлатып яшә, балам. Үз чыбыркыңны шартлатып…

Егетләргә шундый киңәш бирә иде абыстай.

– Ир-егетнең үз уе, үз фикере булырга тиеш аның. Өйдә ирләр хуҗа булмаса, шундый ук җебегән балалар үсә. Шуннан нәсел бетә. Ә нәселне бетерергә ярамый, улым!

Сәет, мыек астыннан гына елмаеп, хатынына карады. Әтисе дөрес сөйләгән, күпне күргән әтисе хатын-кыз психологиясен яхшы белә. Аның сугыш вакытында күргән хатыннарымы – чутсыз!

Ашап эчкәч, юлга җыена башладылар.

Ишектә – звонок. Сәет ишекне барып ачты: Мәрьямнең әти-әнисе хәл белешергә килгәннәр.

– Кияү кайткан икән. Исән-имин генә йөреп кайттыңмы? Юк шунда, кайттым дип, бабайның хәлен килеп белергә, – дип, җиңелчә генә шелтәләп алды.

– Бабай, әби, исән генә яшәп ятасызмы? Саулыклар ничек? Кичә кич кенә кайттым, хәлегезне белергә җитешә алмадым, – диде Сәет, ике куллап бабалары белән күрешеп.

Мәрьям яңадан чәй яңартты. Чәй өстәле янына утырыштылар. Ишек янына куелган чемоданнарны күреп, бабасы:

– Әле әйберләрегезне дә урнаштырмагансыз, вакытыгыз булмагандыр инде, – дип куйды.

– Юк, бабай, без бүген тагын Казан ягына юл тотарга булдык әле. Җомга көнне кодалар килен токмачына дәшәләр. Безнең якта шундый гадәт бар: туйдан соң кодалар ягы килен токмачына чакыра. Шундый ук туй инде ул. Киленнең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтү мәҗлесе. Әтиләр бик чакырдылар.

– Мәрьям, син дә кайтасыңмы? Сәет, син хатыныңның бәби көткәнен беләсеңме соң? Юл газабы – гүр газабы, диләр. Нинди генә хәлләр булмас юлда, кайтмыйсың, кызым.

Бабасы шалт итеп өстәлгә сугып куйды. Чынаякларга ясалган чәй ап-ак эскәтергә түгелеп, көрән тап булып җәелде.

Сәет, бер сүз дәшмичә, чәен болгатты.

Өйдә тынлык урнашты, авыр тынлык. Сәет күңелендә яңгыр болыты булып күтәрелгән ачуын көчкә басып утыра. Хәзер кабынып китсә, бабасына авыр-авыр сүзләр әйтәсен белә, шуңа дәшми.

Зариф бабасы болай ди иде:

– Улым, кемгә дә булса авыр сүз әйтәсе булсаң, әйтми тор. Иртәгә әйтерсең. Ә иртәгә ул сүзне мәңге әйтмисең аны. Ачу килсә, акыл китә ул.

Тынлыкны Зәйнәп бозды.

– Тукта әле, әтисе. Синең ни эшең бар балалар тормышында. Үзләренә ничек уңайлы, шулай хәл итсеннәр. Кызым, ирең кайда барса – шунда бул. Үзең ялгыз, балаң әтисез калмасын дисәң, иреңнән калма, балам. Поездда берни булмас. Безнең әниләр басуда бала тапканнар, икенче көнне уракка төшкәннәр. Унар бала тапканнар!

Илфат Абдуллаевич сикереп үк торды.

– Монысына хәтле кысылып утырган була бит тагын! Үзеңә булмаган аңгыра баш белән балалар өйрәтеп утырасың! Нәрсә беләсең соң син? Әзерне ашап, минем алып кайтканны киеп, рәхәт чигеп яшәүдән башка. Май мәчесе бит син! Гомерең буе минем ышыкта яшәп, бер михнәт күрмәдең. Акчаның кайдан килгәнен белмәдең. Базарга да машинада гына йөрдең бит син. Шул башың белән сөйләшеп утырган буласың тагын!

Сәетнең яңак сөякләре уйнап алды. Әбисенең муен тирәсе, бите кызыл таплар белән чуарланган, күз тирәсендәге җыерчыклардан яшьләре тәгәри. Кулындагы ак тастымал белән яшьләрен сөртте дә акрын, тигез тавыш белән дәвам итте.

– Син, Илфат, мине ризык белән битәрләмә. Әгәр эштән чыгартмаган булсаң, мәктәптә укытып, яраткан эшемдә – балалар арасында эшләүнең тәмен белеп, кеше булып яшәгән булыр идем. Ә минем тормышым… Кияү алдында сөйли торган сүз булмаса да әйтим инде, көннәрем синең ялган командировкалардан – сөяркәләрең яныннан кайтканыңны көтеп, төннәрем күз яшьләремә коенып үтте. Балам ятим калмасын, кимсенеп яшәмәсен, дип түздем. Түзәсе булмаган икән. Инде гомер узып киткән. Сентябрь аеннан эшкә чыгам. Үз ипиемне ашармын. Кызым, син иреңнән калма. Кайт Сәетнең әти-әнисе янына. Минем ялгышымны кабатлый күрмә. Матур итеп яшәгез.

Әбисе торып чыгып китте. Илфат Абдуллаевич аптырап калды. Хатынына, аның сүзеннән чыкмый торган Зәйнәпкә нәрсә булган? Иренең бөтен маҗараларын белеп яшәгән ләбаса! Ә бит сиздермәде, кычкырышмады. Үз көенә акрын гына яши бирде. Менә сиңа тыныч холыклы сабыр Зәйнәп!

Мәрьям әтисе янына килде дә тыныч, ләкин катгый тавыш белән:

– Әти, әйдә без синең белән шулай сөйләшәбез. Син безнең тормышка кысылма инде. Без Сәет белән ни эшлисе икәнен синнән башка да яхшы беләбез. Әгәр фатирың белән табаласаң, чыгып ук китәрбез дә Казанга барып урнашырбыз. Икебез дә эшләп торабыз, – диде.

Илфат Абдуллаевич киенде дә саубуллашмыйча гына чыгып китте.

Өйдә тирән тынлык урнашты. Залдан түшәмгә тиярдәй зур сәгатьнең келт-келт итеп йөргәне генә ишетелеп торды.

Менә сәгать, дыңгылдатып, ике тапкыр сугып куйды. Юлга җыенырга вакыт. Сәгать бишкә вокзалга төшәргә, Казан аша китәсе поездга өлгерергә кирәк.

Әбисе, елмаеп, ванна бүлмәсеннән чыкты да Мәрьямгә табак-савытларны җыештырырга булышты.

– Балалар, соңга каласыз, ашыгыгыз. Мин дә кайтыйм. Әтиегезгә кичке аш әзерләргә кирәк, – диде әнисе, берни булмагандай. – Юл кешесенең юлда булганы яхшы.

* * *

Автобус Күкчәгә килеп туктаганда, кич җитеп килә, кояш батуга таба бара иде инде. Әйберләре әллә ни күп түгел, әтисенә хәбәр салып тормадылар. Урыстау итәге буйлап Тереклек елгасы ягыннан җәяү генә атладылар. Сәет Мәрьямгә кечкенә генә сумка тоттырды да, ике кулына чемоданнар алып, салмак кына адымнар белән атлады да атлады. Нигәдер сөйләшәсе килми иде аның. Мәрьям, киресенчә, әллә ниләр сөйләнә, әллә иренә ярыйсы килә, әллә йөклелек холкын үзгәрткән – аңламассың.

– Сәет, бу елганың исеме бармы?

– Бар, Мәрьям, авыл халкы елгаларына, тауларына, чишмәләренә бик матур исемнәр кушкан. Бу елга – Тереклек елгасы. Елга үзе Мишәбаш дип аталган авылдан, кечкенә генә чишмәдән башлана. Чишмә урман буендагы бер калкулык астыннан бәреп чыккан да, җырлый-җырлый, шушы якларга таба юл алган. Аңа башка авыллардан агып чыккан чишмәләр кушылып, шактый гына зур елгага әйләнеп, ул Мишәгә килеп җитә. Ә тауның исеме  – Урыстау. Элек бу тауларга, әрәмәләргә Көлич урыслары хуҗа булган. Әрәмәдә бихисап җиләк-җимеш, карлыган, кура, бөрлегән, шомырт, балан үсә иде. Атка атланган урыслар җиләккә барган кешеләрне кыйнап кайтарганнар. Саушның ике кызы әрәмә ягына бөрлегән җыярга чыкканнар икән. Инде чиләкләре менә тула, менә тула дигәндә, Көлич ягыннан ике урыс килеп чыгып, болар янына килә башлагач, бу ике бала җан көчләре белән Мишә ягына йөгергәннәр. Балалар бит, чиләкләрен муеннарына элеп, суга кергәннәр болар. Мишә уртасына җиткәч, су тулып, чиләкләре тегеләрне аска өстерәгән, икесе дә батып үлгәннәр. Ул вакытта Мишә елгасы тирәнрәк тә, киңрәк тә булган. Икенче көнне генә ирләр ике сабыйны, багорлар белән эзләп, судан чыгарганнар. Шуңа күрә бу тауны – Урыстау, әрәмәне Көлич әрәмәсе дип йөртәләр. Татарларга зур сулыклар янында яшәргә ярамаган – рөхсәт итмәгәннәр.

– Әти-әнисе ничекләр итеп түзде икән, ике баласы тиң үлеп ятсын инде, – диде Мәрьям, кызларны кызганып.

Иркенләп, рәхәтләнеп һава сулап кайттылар Алансуга.

Алар кайтып кергәндә, әтисенең «Уазигы» капка төбендә тора иде. Машина астында шофёры Җәвит нәрсәдер төзәтеп ята.

«Исәнме, Җәвит абый, машина ватылдымыни?»  – дип сораганга машина астыннан башын чыгарып җавап бирде ул:

– Менә бу айгыр чыгымлап тора әле, нәрсә булгандыр? Җәй көне бигрәк күп йөрелә, карарга вакыт та юк. Әле әтиең кичке ашка кайткач, карап аласы иткәнием. Исән-имин генә йөреп кайттыгызмы?

– Аллага шөкер, Җәвит абый. Менә туган якларга тагын әйләнеп кайттым әле. Отпускам бетмәгән иде бит.

Өйләренә кергәндә, Фатыйма белән Инсаф, кара-каршы утырып, кичке ашны ашыйлар иде. Сәетләр килеп керүгә, аягүрә бастылар.

– Кайтып та җиттеңмени, Сәет? Килен дә кайткан икән. Рәхмәт төшкере, ничекләр генә җаен таптың? Апаң туенда, син булмагач, Сәет бик күңелсезләнеп утырды.

Мәрьям ялт кына Сәеткә карап алды да, ике кулын сузып:

– Исәнме, әти, исәнме, әни, – дип, өлкәннәр белән күреште.

– И наным, и балакаем, – дип кочаклап алды аны Фатыйма. – Киленкәем, бигрәкләр дә тәмле телле бала икәнсең, бәхетең арткыры!

Мәрьямнең «әни» дип әйтүе Фатыйманың күңеленә сары май булып ятты. Сәет тә, әтисе белән күрешкәннән соң, Фатыйма апасына кулын сузды:

– Исәнме, әни!

– Исәнме, улым, исәнме, наным, – диде Фатыйма.

Бергәләп утырып чәй эчтеләр. Юлда кайтып арыганнар иде. Фатыйма икесенә келәткә урын әзерләде. Мендәрләрен күпертә-күпертә, такта сәкегә түшәкләр түшәп, ап-ак япмалар җәеп әзерләде ул урынны. Күңелен һаман киленнең бераз тарсынып әйткән «әни» сүзе, Сәетнең горурланып, үз итеп әйткән «әни»се җылытып тора.

Сәет белән Мәрьям келәткә кергәндә, күк йөзе йолдызлар белән тулган иде инде. Алар берәм-берәм атылалар. Ай яктысы, су юлы кебек, зәңгәрсуланып тора. Рәхәт тымызык авыл киче. Кайсыдыр урамнан тальян тавышы ишетелә. Бер матур гына тавышлы егет җыр сузды:

Туган авылым урамын

Кабат-кабат урадым.

Баш очымда кош сайравын

Бәхетемә юрадым.

Тагын, тагын җырладылар. Сәеткә рәхәт иде. Әле аның туасы улын яки кызын кулына аласы бар! Ул баланы назлап, иркәләп үстерәсе бар. Ул туса, аны ирләр эшенә өйрәтер, бабасы кебек, ибен-ипкә, җебен-җепкә куеп. Ислам дине кануннары белән үстерер улын. Кыз бала булса – аны Мәрьям тәрбияләр. Әле алда әти булу бәхетен татыйсы бар!

* * *

Келәт түшәмендәге ыргакка ике каклаган каз элеп куйганнар. Казлар алтындай сары төстә, тышлары кәрәзле бал сыман ымсындыргыч, үтә күренмәле. Бар, пычак алып чык та түшеннән бер генә калҗа кисеп ал, тик комсызланма, юка итеп кенә кис, дигән сыман кызыктырып торалар.

– Сәет, әйдә кырыеннан гына, кәгазь калынлыгы гына бер кисәк кисеп алыйк әле. Аннан гына берни булмас, – диде Мәрьям, иренең уйларын укыгандай. – Нигәдер гел тозлы ризык кабасым килеп тора.

Сәетнең ишеткәне бар иде: йөкле вакытта әни буласы кеше теләгән әйберен ашамаса, бала кимчелекле булып туа икән. Берәүләр баласының кулы ат тиресенекедәй йон белән капланып туган, имеш. Исемен Миңлегөлсем дип куйганнар. Әнисенең авырлы вакытта тай ите ашыйсы килгән икән. Көннәр язга авышканда, каян килсен ди ул тай ите? Яз көне авылда яңа суйган тай ите була димени? Бу нәфес ялгышкандыр, ел фасылларын бутагандыр. Көз, кыш көннәрендә генә була ул чәйнәгән саен чәйнисене китереп, үзенә генә бер тәме килеп торган тай ите. Ә язын – сөтле аш. Аңа йә умач уып, йә тары ярмасына дөге кушып салалар. Сөт югында – суда пешкән умачлы аш. Андый ашка пешеп чыгар алдыннан гына туң майда кыздырылган суганны чыжлатып салып җибәрәсең. Аның исе! Бу искә ашказаннары, Павлов этенекеннән бер дә ким булмаганча сулкылдап, авыздан сулар китереп, өстәл уртасына табак килгәнен көтә. Ә монда яз көне тай ите, имеш! Юк инде ул, дускай, яз көне яңа чалган тай ите!

Әнә, Нургалинең башында җиләк яфрагы кебек бизәк бар. Әнисенең авырлы чакта җир җиләге ашыйсы килгән, ди. Кыш уртасында авыл җирендә каян гына табасың ул җиләкне?

– Җәйгә чыккач, урманга барып туйганчы ашармын, – дип уйлаган Гайшәбикә түти. Тик соң булган. Табигать улының башына җиләк яфрагы тамгасын чәпәгән дә куйган! Балачакта Сәетләрнең чәчләрен кырып алырлар иде. Ә Нургалинең башында – ап-ак яфрак! Малайларга шул гына кирәк  – барысының да авызында бер генә сүз:

– Нургали – Яфракбаш!

Малай чәчен үстереп йөри башлады. Ә ул яфрак урынында чәче гел ак булып үсеп, баш түбәсендә ак чәчәктәй җилфердәп торыр иде.

Армиягә китәр вакыт җиткәч, Нургалинең разведчик буласы килгән. Военкоматта әйткәннәр:

– Какой ты разведчик! Врагу попадёшься своей листвой – ты же меченый.

Шул башындагы яфрак аркасында гына разведчик була алмады Нургали. Шундый шәп разведчик чыккан булыр иде үзеннән! Әле шуның өстенә, башларын пәке белән кырып алган, комиссиядә шәп-шәрә килеш ят җирләрен куллары белән каплап басып торган авыл малайлары арасында Алансу малайлары да бар иде. Военкоматта малайга әйткән, әле үзе дә нәрсә икәнен аңламаган шул «меченый» дигән сүз «Яфракбаш» дигән кушаматны алыштырды да куйды. Ә бит сугыш уены уйнап үскән бала чагында Нургали гел разведчик булыр иде. Югары очка разведкага «тел» алырга барганда, Нургалинең беркайчан да «тел»сез кайтканы булмады. Яңа урам малайларының горурлыгы иде бит ул «разведчик Нургали». Аның ул очлы күзләре, аның ул чатнап ярылып, чебиләп беткән, әнисе кычытканлы суларга тыгып җебетеп караса да, агармаган кап-кара җитез аяклары! Яңа урам малайларының берсендә дә юк иде бу сыйфатлар. Мәче кебек сак адымнар белән барып, Югары оч инешенең таллыгына качкан «тел»не әллә нинди, үзе дә белмәгән сизгерлеге белән табып, Гайшәбикә түтинең бозауга әрекмән тутырып алып кайта торган җитмеш ямаулы капчыгын «фрисның» башына кидереп, кулларын сыер койрыгын бәйли торган сүс бау белән бәйләп алып кайтып, партизаннар командиры – Яңа урам малае Абдулладан калай «орден» алган Нургали бит ул! Менә шушы Сауш авылының «орденлы» разведчигына, папирус суырып тешләре, бармак очлары саргаеп беткән, баш түбәсе пеләшләнеп ялтырап торган военкомат кешесе «какуй-такуй синнән разведчик» дип торсын әле! «Меченый», имеш! Әнә, Сәйдәшне разведкага яздылар, ә Нургалигә – пехота!

Военкоматтан чыкканда, классташ малайлары:

– Нихәл, пехота? – дип, җанына тоз салдылар.

Шул бер тотам ак чәч аркасында разведкага алмадылар малайны.

Теләчедән тәмам тетелеп, йөрәге таланып кайтты, күзләреннән яшьләре агып төшеп яңакларын чылатты егетнең. Җанында гел ике сүз кабатланды: «меченый», «пехота». Беләмени ул военкомат кешесе Нургалинең күпме «пехотада» йөргәнен? Янсуар авылына йөреп укыдылар: җиде чакрым – туда, җиде чакрым – суда. Кышын – бабасы бөгеп биргән калын табанлы чаңгыда, язын-көзен – су ерып җәяү; җир кибеп, бераз сукмак төшә башлагач – калтырча велосипедта. Юл буе аяк өстендә бит ул авыл баласы! Көн буе «пехотада». Шуны да аңламыйсың бит син, военкомат кешесе!

Нургали авылга кайтып кергәндә, кояш баюга таба бара, морҗалардан чыккан сыек төтен койрыклары кызарып торган мамыктай болытларга барып кушылалар кебек. Моңсулык, ямансулык… Ә җанында – Нургали үзе дә белмәгән әллә нинди рәнҗеш, үпкә: «пехота», «меченый», имеш.

Гайшәбикә түти, Нургали кайтып кергәндә, ашка умач уып тора иде. Балтасы суга төшкәндәй, карасына коелып кайткан улын күреп, аптырап калды:

– Нәрсә, улым! Армиягә алмадылармы әллә, Ходаем! Берәр төрле чиреңне таптылармы?

– Алдылар, әни. Сәйдәшне – разведкага, ә мине  – «пехотага»! Рәзе разведкага ярарлык ул Сәйдәш?! Аның гомерендә бер «тел» алып кайта алганы юк, ялгыш та! Патамушты разведкага барып «тел» алып кайту өчен, минеке кебек сизгерлек, йөгерек аяклар, борыныңның эт танавы кебек булуы кирәк. Каян килсен ул гомере буе борыны кипмәгән тыңкыш Сәйдәшкә эт сизгерлеге? Аны менә разведкага алдылар! Син дә инде, әни, кыш уртасында, әмәлеңнән азып, җиләк ашыйсың килеп утыргансың! Җәй көнен көтеп тора алмадыңмы? Менә мине синең аркада разведкага алмадылар. Әгәр җәй көне җиләк ашыйсың килгән булса, әни, мин сиңа Чүнник әрәмәсеннән йә булмаса Трач буеннан чиләге белән җыеп алып кайтып ашаткан булыр идем. Ә син тапкансың кыш көне, җиләк ашыйсым килә, дип утырырга! Менә синең аркада мин разведкага эләкмәдем, – дип, әнисенең йөрәгенә тоз салды Нургали.

Гайшәбикә түтигә «разведка» ни дә, «пехота» ни.

– Улым, җиләк җыеп алып кайтып ашатырга син юк идең бит әле. Ул вакытта син тумаган идең,  – дип, улына азрак үпкәләп алды да казанга туң майда кыздырылган суган салды. Ашказаннарын сулкылдатып, өйгә кызган май исе, суган исе таралды. Нургали, үзенең авызына көн буена бер валчык ризык капмаганын искә төшереп, табын янына килеп утырды. Башында теге – нәләт төшкән «меченый», «пехота» дигән сүзләр, агач кашык калай савыт төбенә тигән саен, умачлы аш ашказанына аз-азлап төшкән саен кабатланып тордылар. Бер кашык аш ашказанына «меченый» сүзе булып төшсә, икенчесе – «пехота» сүзе булып баш миенә бәрә: меченый, пехота, меченый, пехота…

Сәет шул чакларны исенә төшерде. Келәт почмагында кадакта эленеп торган алтынсыман-сары каз түшкәсенең иң тәмле җиреннән берәр юка гына калҗа кисеп бирмәсә, Сәетнең йә улын, йә кызын көткән корсаклы хатыны берәр кызыл миңле яки ат тиресе шикелле йонлы бала тапса, моны ул үзенә гомере буе кичерә алмас! Сәет, өйгә кереп, пычак алып чыкты да казның түшеннән кәгазь калынлыгы гына ит кисәге кисеп бирде. Мәрьям, каз итенең тәменнән ләззәтләнеп, күзләрен йомды:

– Ай-яй, тәмле икән бу каклаган каз! Минем бер дә мондый тәмле әйбер ашаганым юк иде. Сәет, әйдә, башлаган-башлаган, тагын берәр кисәк кис инде.

Иртән Фатыйма, яшьләрне иртәнге чәйгә чакырырга дип, келәткә керде.

– Әйдәгез, коймак суына, суынган коймакның бер тәме калмый аның, – дип, келәт ишеген шакып эчкә керсә, матчада эленеп торган каз түшкәсенең бер кырые ашалган, пычак белән кискән урыннардан зөбәрҗәт кебек май тамчылары эленеп тора. Ай Ходаем, Фираясының килен токмачына алып барасы казын нишләткәннәр?! Аның аптыраулы йөзен яшьләр әллә күрми калдылар, әллә аңламадылар.

Иртәгә сыңар каз белән килен токмачына барып булмас. Яңа өйләнешкән яшьләргә алып килгән бүләк парлы булырга тиеш – пар паштет, пар каз, пар чәкчәк. Башка кайгы төште: кемнән тагын бер каз табарга?

Йөзенә елмаю чыгарып:

– Әйдәгез, әйдә, чәйгә керегез! Өстәлгә кисеп куярга үземнең исемә дә килмәгән, ярый әле, үзегезнең башыгыз эшләгән, – дип, башланган казны өйгә алып кереп китте ул.

Өйгә кергәч, Инсафка пышылдады:

– Бүген каян булса да бер каклаган каз табарга кирәк.

Инсаф бер як түше ашалган казны күрде дә көлеп җибәрде:

– Әйттем мин сиңа, мәчеңне келәткә кертмә дип, тыңламадың. Ярар, әнисе, эзләп карармын. Без әби-бабай булырга җыенабыз бугай. Кичә сизендем: Мәрьямнең кулы гел тозлыга үрелә.

* * *

Хәниягә Акком асты урамында яшәүче түтәсе үзләре янындагы тегү фабрикасыннан эш белешеп кайтты.

– Хәния, үзебездә генә торырсың, акчаң да янга калыр. Бездә вак-төяк эшләргә булышырсың, бала да карашырсың. Эшең дә якында гына, җәяү генә барасы, – дип, кызны сөендерде. Сәетнең хыянәтен, киләм дип тә килми калуын шулкадәр авыр кабул иткән, йөрәге менә өзелеп төшәм, менә туктыйм дип типкән, җаннары елап, әнисен, Алансуны өзелеп сагынган кызның күңеленә бу сүзләр сары май булып ятты.

Аллага шөкер, сораганнары кабул булды. Авылга нинди йөз белән кайтып күренер иде! Инде менә ничә көннәр үзендә әллә нинди үзгәрешләр сизә. Акком асты урамыннан колхоз базарына җәяүләп кенә барып, сары чәчле, каш урынын кара карандаш белән сызып куйган юан марҗадан көн саен бер тозлы кыяр сатып алып, шундый да тәмле итеп ашый.

Кызыл иренле юан хатын, йөрәгенә тоз салып:

– Женщина, малышку ждёшь, да? – дип, котын алды.

Әле Хәниянең башына да килеп караганы юк. Нинди бала? Бер мәртәбә яратышып бала була димени? Әгәр шулай булса, оятын кая куярсың? Авылга бала күтәреп кайтса, әнисе бу хурлыкны күтәрә алмас! Алай дисәң, киләсе күреме вакытында күренмәде.

– Нәрсә эшләдем мин, нәрсә эшләдем?! – дип елады кыз, Сәеткә рәнҗеп, «киләм, кичкә көт» дип китте дә «не жди» дип телеграмма сукты. Аннан:  – Сәеткә рәнҗергә ни хакың бар соң синең? Үзең бит хатынлы иргә сагыз кебек ябыштың! – дип орышты ул үзен.

Хәниянең башында ике фикер тарткалаша: берсе аны яклый, икенчесе әнисе сүзләре белән битәрли:

– Ирләр алар – түмгәккә килеп пес иткән этләр кебек. Эт тә әнә түмгәккә пес итә дә китеп бара. Икенче юлы икенче түмгәк төбенә килеп пес итә ул. Шуңа күрә сак бул, балам, намусыңны сакла! Ул-бу була калса, кеше хатын-кызны гаепли, тик кыз баланы гына. Зинһар, йөземә кара яга күрмә! Ил-көн алдында рисвай итмә. Мәңге риза булмам,  – дигән иде әнисе. Бу хәлләр чыгасын кайдан белгән диген?! Ана күңеле сизә торгандыр инде.

Хәния әнисенең ябык гәүдәсен, авыр эштән ярылып, тупасланып беткән кулларын, гомер буе берүзе тормыш арбасын сөйрәп, вакытыннан алда сулган гөл шикелле саргылт, вак җыерчыклар белән капланган йөзен күз алдына китереп, бөтен җаны-тәне белән сулкылдап куйды. Гомере буе чирле әтисен яшь баланы тәрбияләгән күк караган әнисен кызганды.

«Кичерә күр, әни җаным! – дип уйлады ул.  – Син бит мине, бердәнбер кызыңны, игелекле бала бул, дип кадерләп, салкын төннәрдә куеныңда җылытып, үзеңә таяныч булсын, дип үстергәнсеңдер».

Беренче эш көненә кыз курка-курка гына барды. Ничек итеп эшли башлар, коллективта ниндирәк кешеләр эшли икән? Ничек итеп тегәргә өйрәнер? Әгәр татар кешеләре булмаса, рус телен дә бер чама гына белә.

Курыккан эш хәерле була, диләр. Беренче көнне үк нормасын тутырды. Егерме беренче маркалы калын тукымаларны да тегә торган аяк машинасы өйләрендә дә бар иде. Хәния үзенә кирәкле кием-салымнарны үзе текте. Фатыйма апасына да алъяпкычлар, күлмәкләр тегеп бирде. Тегәргә дә аннан өйрәнде.

– Үземнең «Зингер» машинам ватылды: җеп өстенә җеп өя, дип, Хәниягә керер иде күрше апасы.

– И Фатыйма апа, монда да синең ярдәмең тиде, – дип уйлады кыз, куанып.

Кулына кара папка тоткан, озын гәүдәле, алтын сыман кысалы күзлек кигән, утыз-утыз биш яшьләрдәге мастер үзен «Айдар Каримович» дип таныштырды. Хәния яныннан әллә ничә урады, үзенең киңәшләрен бирде. Җөйне ничегрәк туры итеп җөйләү серләренә төшендерде.

– Вы большая молодец, в первый же день выполнили норму, это не каждому дано. Вы большая молодец! – дип кабатлады ул, күзлек пыялаларын ялтыратып.

Хәния соңыннан белде: Мәскәү татары икән Айдар. Мәскәүдә институт тәмамлаганнан соң, Казанга җибәргәннәр. Закон буенча Плеханов институтыннан соң хөкүмәт кая җибәрсә, шунда эшләргә тиеш икән. Бу алтын күзлекле, чибәр, хатыннар белән «сез» дип кенә сөйләшүче егет өч елга, ил алдындагы бурычын үтәргә дип, Казанга җибәрелгән икән. Ул үтә дә чибәр, итагатьле икән. Үзе өйләнмәгән, ялгызак, ди.

Өйләнеп аерылгандыр әле, утызга чаклы өйләнмичә йөрмәс инде. Шундый чибәр кеше үзенә яр тапмыйча калмас иде, берәрсенә бала ясагандыр да Казанга чыгып качкандыр. Мәскәү хәтле Мәскәүдән Казанга килмәс, башкалада калырга бер җаен табар иде. Шулай уйлады Хәния.

Тегү машинасының келтер-келтер бертуктаусыз текелдәгән тавышына уйлары, тип-тигез җөйгә салынып, солдат киеменә әйләнделәр. Менә ул теккән гимнастёркаларны, чалбарларны Алансудан армия сафларына киткән берәр егет кияр. Ул аларны авылдашы Хәния теккәнен белмәс, билгеле. Ләкин кыз белә: Хәния туган иленә хезмәт итә. Бишьеллык планнарын үтәүгә аның да өлеше керә. Шуларны уйлап сөенә кыз. Ул ара теге алтын күзлек, көненә берничә тапкыр килеп, кызга тегү серләрен өйрәтеп китә.

– Менә, җиң утыртканда, болайрак итеп эшлә, кесә теккәндә, шулайрак итеп.

Хәниянең битенә егетнең чәчләре тиеп-тиеп китә. Үзеннән сизелер-сизелмәс кенә булып ниндидер затлы бер хушбуй исе килә. Шомырт чәчәге исеннән башка ислемай исен белмәгән Хәния тора-бара бу исне башка барлык ислемайлардан аерып ярата башлады. Теге вакытта Зәйтүнә сөрткән шомырт чәчәге исен яратып, үзе дә ничә еллар кулланган хушбуйдан да тәмлерәк әллә нинди затлы ислемай бар икән. Бу Айдар исемле Мәскәү татары кай җире беләндер Сәеткә охшаган икән. Акком асты урамында, колхозчыга бодайлата, арышлата түләгән заманда, аена ике тапкыр шактый гына акчалата түли торган тегү фабрикасы бар икән. Мәскәү татары Хәниядән әллә ни ерак та булмаган «Меховой»да тора икән. Кайта торган урамы Акком асты урамы аркылы үтә икән. Кайту вакыты нигәдер гел Хәния кайта торган вакытка туры килә икән. Дөнья әллә ни кара түгел икән! Яшәү үзенә бертөрле матур икән!

Менә шуларны уйлады Хәния. Ләкин, көннәр узган саен, Хәниянең бөтен җанын-тәнен ут ала барды. Чөнки, буласы булган, чабатасы тузган иде кызның. Инде ике айлап йөрәк астында Сәетнең улынмы, кызынмы йөртә Хәния. Ояла-ояла гына хатын-кызлар консультациясенә баргач, яшь кенә гинеколог кыз әйтте:

– Язларда кулыңа бәби алырсың. Ул йә кыз, йә малай булыр, – диде. – Ник сөенмисең, нигә аптырап калдың? – диде. Үзе әллә нинди кәгазьләр язды.

– Кайда эшлисең?

– Юк, эшләмим, әлегә эш юк, – дип алдады кыз.

– Ничек декрет ялына чыгарга җыенасың, эшләмичә ятарга оят түгелме? – дип әрләде аны табиб. – Әллә ирең күп акча эшләп, син үзең өй эшләрен генә карап ятасыңмы? Алай булса, ирең эшләгән җирдән белешмә китер. Тору урының кайда, пропискаң бармы?

Тагын әллә нәрсәләр сорап җанына тиде Хәниянең теге яшь табибә. Кәгазьләргә кул куйдырды да кайтарып җибәрде.

– Тагын бер айдан кил, мин сораган кәгазьләрне алып кил, – диде.

Хәния урамга чыкты да карт каен төбендәге буяулары кубып, купшакланып беткән иске эскәмиягә килеп утырды һәм битен куллары белән каплап елап җибәрде. Нишләргә? Әгәр әтисенең апасы  – кырыс Хәмидә түтәсе белсә, бер көн дә тотмас. Болай да әнисен – Мәйсәрәне чагарга гына тора:

– Әтиеңне бик санлап тормады инде анаң. Әтиеңә җүнләп тәрбия күрсәтмәде.

Әнисенең каен апасы бит, кадалырга гына тора. Хәнияне тотуы да шул тавык чүпләп бетерә алмас өй эшләрен карашкан өчен генә. Тагын әле төннәр буе елап чыга торган Илһам белән Илһамияне карый. Шуңа гына сүз әйтми.

Анысын хәл итеп булыр. Хәзер менә эшли башлады. Әнә Габдулла Тукай китабы эчендә инде аз-маз маясы да бар.

Ә эштә нәрсә дип әйтер? Атасыз бала тапкан Хәниягә Айдар Кәримович, хушбуй исләрен аңкытып, ефәк чәче белән башка иелмәс. Юлы да Акком асты урамыннан узмас, башка кайту юлын табар. Хәнияне урап узар.

– Юк, – диде Хәния, – бу баланы табарга ярамый.

Гомере буе Фатыйма апасының Фираясы кебек, «Зинадан туган, җилдән туган» дигән сүзләрдән үртәлеп үсмәсен.

Акрын гына кузгалып өйләренә таба атлады. Ә аннан соң баласы булмаса?

– Әгәр беренче балаңны төшерсәң, бөтенләй баласыз калу куркынычы бик зур, – дигән иде гинеколог, Хәния инде ишек тоткасына үрелгәндә.

Акрын гына, өенә кайтасы килмичә генә атлады кыз. Күзе гел балалы хатыннарга төште. Әнә кыска итәкле аклы күлмәк кигән, зәңгәр сандалилы, бөдрә чәчләренә ак бантик таккан кыз, әтисе белән әнисенә нидер сөйли-сөйли, чырык-чырык көлә. Әтисе, күтәреп алып, иңнәренә утыртып куйды кызын.

– Бәхетлеләр, – дип уйлады Хәния. Нинди бәхеттер ул ирең белән улыңны йә кызыңны җитәкләп бару! Бу бит бәхетеңне җитәкләгән кебек. Әти-әнинең бәхетен тоташтырып торучы нарасый бала! Әнә Ленин бакчасындагы фонтан янында балалар кайнаша. Кайсысының кырыенда әби-бабасы, кайсысының әти-әнисе, күз угыннан җибәрмичә, бәбкәләрен тилгәннән саклаган казлар сыман, сакта торалар.

Башына ак панама кигән өч яшьләр тирәсендәге бер малай фонтан тирәсендәге суга төшеп, сөенә-сөенә, салкын суны чәчрәтә-чәчрәтә йөгереп китте. Шунда ук челтәр бәйләп утыручы әбисе, бәйләмен ташлап, оныгы янына атылды:

– Галиәскәр улым, салкын тидерәсең бит, ник сандалиларың белән суга кердең? – дип, малайны судан тартып алмакчы була. Галиәскәргә нәрсә аңарга, ике дөнья бер, уртасы камыр! Аңарга диңгез тубыктан. Җитмешләрне узган әбисе, малайны инде тотам, инде тотам дигәндә, әбисен котыртып, фонтанның эченәрәк керә бара. Инде әнә фонтан суына сузылып ук ятты Галиәскәр-ташбаш. Әбисе, аягындагы оекларын салып, суга кереп, малайны алмакчы була, тик ала алмый.

Хәния, артсыз башмакларын салып, суга керде. Сөенеченнән бөтен йөзе балкып торган Галиәскәрне ике култыгыннан тотып күтәреп алды. Малай әле һаман судан чыгасы килмичә тыпырчына, өстеннән шыбырдап су ага. Кап-кара озын керфекләрендә дә су тамчылары җемелди.

«Ник тиясез инде бу сабыйга? Алансу малайлары Сары Вәлиләр очындагы инештә тәннәренә «каз ите» чыгып, күгәреп беткәнче, иреннәре зәңгәрләнеп, сүз әйтә алмаслык хәлгә килгәнче коеналар. Берсенә дә суык тими! Ә монда Галиәскәр кебек яки кыска итәкле күлмәк кигән, ак бантик таккан кыз кебек балаларга шушы җәйге кояшта яңа сауган сөт җылысы сыман җылынган фонтан суында чуртым булсынмыни? Нинди салкын тисен ул балага? Ник ирек бирмисең аңа рәхәтләнеп суда аунарга?» – дип уйлады Хәния, үзенең бала чагын исенә төшереп. Малайны әбисенә тапшырды.

– Рәхмәт, кызым! – диде карчык. – Әгәр Галиәскәргә суык тисә, киленем бәреп үтерер. Малай юаш минем, киленем – явызның явызы.

Хәния алга таба атлады.

Әгәр шундый ташбаш малае тусамы Хәниянең, Тереклек елгасында рәхәтләнеп су коенып, колак тишекләре шалкан чәчәрлек булып каралып, яланаяк чабып үсәр иде. Мәйсәрә әбисе янына чабып кайтыр иде дә бер кисәк ипи катысын эләктереп чыгып йөгерер иде. Әгәр туса шул, әгәр туса…

Әмма ул гөнаһтан яралган баланың бу дөньяга туарга хакы юк. Хәтмулла күршеләре әйтмешли, «гөнаһтан яралган баланың дөньяга туарга никакуй правасы юк. Патамушты зинадан туган бала гомере буе хурланып, үртәлеп яши. Ул гөнаһ җимеше бик нечкә күңелле булып туа. Чөнки ул, яралган чакта ук, алдан ни күрәселәрен сизенеп, хурлыкларга гатавай булып ярала. Шуңа күрә нечкә күңелле була да инде уйнаштан туган бала. Югыйсә теге икәүнең гамәлендә нарасыйның ни катнашы бар? Ул бит яратышучыларга: «Туктагыз, яратуның ахырында минем кебек бәхетсезләр дөньяга килә!» – дип әйтә алмый.

Хәтмулла агай шундый «законный» сүзләр белән аңлата әтисез туган бала турында: «Никак не смеешь син законсыз туарга!»

Хәния шулар турында уйланып кайтты. Бүген икенче сменага эшкә барасы. Аңа Айдар көннән-көн якыная бара, әйтәсе булыр, йөрмәсен!

* * *

Хәния эштән кайтырга чыкканда, аны Айдар Кәримович куып җитте.

– Әйдә, Хәния, бергә-бергә кайтабыз, күңеллерәк булыр, – дип, янәшә атлады. – Бүген «Вузовец» кинотеатрында бик яхшы фильм була икән. Мин билетлар алдым. Бергә барабызмы? Азрак күңелең ачылып китәр. Бу арада күңелсез йөрисең. Эштә дә күңелең юк кебек.

– Әллә ничек шунда, эчем поша, авылны сагынам, Айдар Кәримович.

– Алай скучать итәргә ярамый, Хәния. Не отказывай мне, пойдём! Мне тоже скучно одному. Вдвоём веселее будет.

– Ай, белмим, апа ни әйтер? Аның ике кечкенә баласы бар, аларны карашырга кирәк.

– А почему ты должна ухаживать за её детьми? Пойдём, пожалуйста, – дип ялынып сорады егет.

– Хәзер, өстемне алыштырам да чыгам, – диде Хәния.

Хәмидә апасы ризасызлык белдереп озатып калды Хәнияне.

– Чыгасың да китәсең, чыгасың да китәсең. Мин бит сине өй эшләренә булышырсың, бала карашырсың, дип үземдә калдырдым. Алай йөрсәң, фатир эзлисе булыр.

Хәния үзе дә бу турыда уйлый иде.

– Ярар, Хәмидә апа, моңарчы тотканың өчен дә бик зур рәхмәт! Мин үзем дә аңлыйм, кешегә комачаулап озак торып булмас.

Хәмидә бу сүзләрне көтмәгән иде.

– Мин бит сине кумыйм. Бик еш чыгып югала башладың, шуңа күрә генә әйтүем.

– Ты сегодня очень красивая, – дип каршылады Айдар Хәнияне.

Кино караганда, ул Хәниянең кулларын үз кулларыннан җибәрмәде.

Ә Хәниянең башында бер генә уй: ничек егеткә, башка минем янга килеп йөрмә, дип әйтергә? Айдарның бөтен кыяфәте, зыялылыгы кызның йөрәгендәге бер аулак почмакка кереп урнашкан иде инде. Сәеткә охшаган кыяфәте, елмайганда, кояш нурлары кебек, күз кырыена җыела торган берничә җыерчыгы кызның йөрәгенә бик якынайды.

Ә экранда, үч иткән кебек, баласын төшерергә дип табибка килгән кыз турында фильм бара.

– Нигә син дерелдисең, туңасыңмы әллә? Әйдә җылытам үзеңне, – дип, Айдар кызны иңнәреннән кочып алды.

Хәния елап җибәрде. Аны орышсалар, ачулансалар еламый ул, ә монда бер җылы сүз җитте. Җанына еллар буе җыелган җавапсыз мәхәббәт, рәнҗү, гаиләле дус кызларына кызыгу, бала җитәкләгән әти-әниләргә соклану хисләре кызның күңеленнән ташып чыктылар.

Йөрәк астында йөрткән нарасые аңа: «Мин туарга җыендым, бик яшисем килә, туасым килә, якты дөньяны күрәсем килә. Әни, тимә син миңа, картайган көнеңдә сиңа зур таяныч булырмын! Мин бар бит инде, тиздән минем йөрәгем тибә башлар. Мине докторлар пычак белән телем-телем итеп турарлар, аяк-кулларым бик авыртыр бит, әни! – дип әйтә кебек. – Мин сиңа, әни җаным, коткар мине дип әйтә алмам. Мин үзем түгел, минем йөрәгем кычкырыр. Ә син ишетмәссең. Докторлар турарлар, син ишетмәссең: «Менә аягын, менә кулын, менә башын кистек, менә пычак белән йөрәген уеп алдык», – диярләр. Ишет мине, әни! Тимә миңа!»

Хәниянең йөрәге шулай типте. Ишетте Хәния нарасыеның җан авазын.

Сеанс беткәнче, Айдар бер сүз дәшмәде, дәшсә, кыз яңадан елап җибәрер, дип курыкты.

Алар җәяү кайттылар. Сөйләшмичә, акрын гына Акком асты урамына таба атладылар.

Хәния катгый карарга килгән иде инде: балага тимәячәк. «Монда авыл җире түгел. Кешеләр сөйләрләр-сөйләрләр дә туктарлар, аларның ни эшләре бар миндә? – дип уйлады ул. – Инде утыздан да уздым. Кемнең мине хөкем итәргә хакы бар?! Андый хак беркемгә дә бирелмәгән. Дөрес сөйләми ул Хәтмулла агай! Аның бу фәлсәфәсе чуртыма да ярамый. Ни эше бар бөкрәеп беткән, авызында бер теше калмаган, беләүләнеп беткән түбәтәй кигән, һәрвакыт кызмача йөргән Хәтмулланың Хәниянең туачак баласында? Уйнаштан туганмы, җилдән туганмы ул – буласы булган, тузасы тузган инде! Бу бала бик матур булыр, чөнки ул мәхәббәттән яралган. Бу бала акыллы, тәртипле булыр, чөнки аның әтисе Сәет, бабасы Зариф карт – акыллы, эшчән, гыйлемле кешеләр. Син, Хәтмулла агай, бу бала дөньяга туарга не имеет право, дип остарып утырган буласың. Син үзең аның гомеренә тыгылырга не имеешь право! Баланың яралу процессында да синең эшең юк!»

Яшьләр Тукай һәйкәле яныннан узып баралар иде.

– Айдар Каримович, әйдә, аз гына туктап ял итик әле. Минем сезгә әйтер сүзем бар.

Алар һәйкәл янындагы эскәмиягә утырдылар. Егет кулларын Хәниянең иңнәренә салды. Хәния озак итеп тыз-быз үтеп торган машиналарга, шалтыр-шолтыр килеп, ялкау гына кузгалып киткән троллейбуска карап торды. Әнә Меховой ягыннан, яп-якты утларын балкытып, алтынчы номерлы агач трамвай килә. Ут яктысында соңга калган юлчыларның арыган, аксыл чырайлары кызның күз уңыннан шуып кына үтәләр.

Ниһаять, Хәния сүзгә килде:

– Айдар Каримович, – диде ул, йөрәксенеп. Айдарның кул җылысы һаман аның җилкәсендә тора иде. Җөмләсен әйтеп бетерә алмады, теге хушбуй исе аңын томалады – ярата башлаган түгелме соң ул бу алтын кысалы күзлек кигән, елмаюы Сәетнекенә охшаган Мәскәү егетен! Күңеленә көннән-көн күбрәк керә түгелме? Ләкин чигенергә урын юк, бүген араны өзәргә кирәк. Яңа фатир табарга, эштән чыгып, икенче тегү фабрикасаны урнашырга.

Хәния уй-фикерләрен туплады да кистереп әйтте:

– Без синең белән башка очраша алмыйбыз, мин сиңа тиң кеше түгел. Минем йөрәк астымда ике айлык балам бар, яраткан кешемнән, ләкин гаиләле, ягъни өйләнгән кешедән туачак ул бала. Инде яшем утызга җиткән, ул кешене гомерем буе яратып йөргәнгә күрә бардым мин бу адымга. Хәзер үкенәм, ләкин соң инде. Балама кагылмаячакмын. Хушыгыз! Иртәгә эштән китәргә гариза язам. Чөнки сезне күрү минем өчен газап булачак. Никтер йөрәгемә бик якынайдыгыз. Гафу итегез! – дип, Хәния урыныннан кузгалып китә башлады.

– Подожди! Тукта әле, – диде егет, Хәнияне кулларыннан алып. – Ты очень любишь отца своего ребёнка. Но почему ты думаешь, что я не смогу полюбить твоего ребёнка? Почему я в тридцать шесть лет не женат? Я очень любил одну девушку, но она была русской. Родители не разрешили мне жениться на ней. Она вышла замуж, родила детей, которые теперь уже взрослые. Мои родители замучились ждать внуков. Но я не смог полюбить других девушек. А когда ты в первый раз зашла в цех, со мной что-то случилось. «Вот она, твоя суженая!» – забилось сердце. Извини, что по-татарски не могу объяснить.

Хания, я уже не мальчик. Нравишься ты мне. Твоего ребёнка я воспитаю как своего. Будь моей женой. Завтра же подадим заявление в ЗАГС. Родителям сообщу, что мы с тобой уже давно живём вместе. Никто не узнает о том, что это не мой ребёнок. Я тебе клянусь, я очень люблю детей. Яратам мин сине, Хәния, – диде Айдар. – Через год мы с тобой уедем в Москву. У меня там есть квартира, рядом с Красной площадью, ещё от бабушки осталась, – дип, Хәнияне кочагына алды ул.

Кыз үзе белән нәрсә булганын аңларлык хәлдә түгел иде, калтыранып елады. Күз яшьләре егетнең күкрәгенә тамдылар. Айдарның зәңгәрсу күлмәгендә юеш таплар калды.

– Не плачь, дорогая, всё будет хорошо, – диде Айдар. – Мы с тобой и с нашим ребёнком будем очень счастливы. А завтра переедешь ко мне.

Алар, акрын гына атлап, Акком асты урамына кайтып җиттеләр, ишек төбендә озак кына аерылыша алмыйча тордылар, үбешә-үбешә, иреннәре күпереп чыкты. Айдар, затлы ислемай исен калдырып, җитез адымнар белән җил-җил атлап китеп барды.

Айдар киткәннән соң да, кыз озак вакыт бакча эскәмиясендә бүгенге хәлләрдән һушын җыя алмыйча утырды.

Тормыш, бер дә көтмәгәндә, икенче якка борылып китте. Хәниягә килдеме бу бәхет? Аның яшерен сөюдән яралган баласы әтиле буламы? Аның оят белән төрелгән мәхәббәтен Алансу халкы белмичә калачакмы? Сәет тә белмичә калачакмы?

– Иртәгә миңа күчәсең, әйберләреңне җыйнап куй, – диде бит Айдар.

Иртәгә түгел, бүген инде ул. Әнә, таң атып килә. Хәниянең ничә төн инде йоклаганы, юньләп ашаганы юк. Кеше белән сөйләшкәндә, нәрсә сөйләгәнен аңышмый. Келтер-келтер тегеп утырган машинасының тавышы аңарга бертөрле кайтаваз, моңлы җыр кебек, бер сүзне кабатлый:

– Ни эшләдең, ни эшләдең, беттең, беттең,  – дип тәкрарлый иде. Бүген бөтен җаны-тәне җиңеләеп калды.

Болдырда Хәмидә апасы күренде:

– Син нәрсә? Кайда кунып йөрисең син? Әниеңә хәбәр итәм, бүген үк тилиграм сугам. Бу ниткән азгынлык, нәселдә юкны! Итәгеңә бәби тагып кайтасың гына калды инде!

Хәния, елмаеп, Хәмидәгә карап торды. Хатын кызды, тагын да катырак акырырга тотынды:

– Шул инде ул, анасы кем – баласы шул! Анаң да атаңа рәхәт күрсәтмәде!

– Хәмидә апа, нигә син минем әнигә тиясең? Нәрсә булган минем әнигә? Әниемнең әтине ничек тәрбияләгәнен бөтен халык белә. Минем әти, хатыншаланып, идән юып, су китереп йөрмәде. Ә менә җизнинең, мин сезгә күчеп килгәнче, кулыннан идән чүпрәге төшмәде. Ник каныгасың син минем әнигә? Сиңа әле минем әнием кадәр булырга кирәк!

Хәмидә «лап» итеп ишек кырыендагы урындыкка утырды. Аның авызы ачылган, аннан очып чыгасы сүзләре бугазына кереп кысылган да хатын, сулышына буылып, күзләрен алартып утыра. Нәрсә булды моңа, әллә бума чире бармы, дип, Хәния Хәмидәнең аркасына каккалап алды.

– Ачуланма, Хәмидә апа, мин сездән китәм, кияүгә чыгам мин. Фатирда тотканыгыз өчен бик зур рәхмәт! Эшкә урнаштырдың. Рәхмәттән башка сүзем юк, Хәмидә апа җаным. Тик әнигә тимә инде син, яме!

– Ничек син бездән китәсең, ә балаларны кем карый? – диде хатын, аптырап.

Иртән, Айдарның Меховойдагы фатирына күчеп, ЗАГСка гариза биреп кайттылар.

Икенче көнне шимбә – ял көне иде.

– Хания, я позвонил своим родителям. Мама сказала: обязательно надо ехать к родителям девушки – просить руку невесты, потом читать никах – это обязательные процедуры. Они приехать не могут – учебный график плотный. Я сказал, что никах читали в мечети, и давно живём вместе. Обманул… Мы завтра же поедем к твоей маме, а потом хазрат нам прочитает никах. Ты согласна, Хания?

Хәния Айдарны кочаклап ук алды:

– Айдар җаным, рәхмәт сиңа! Мин шундый бәхетле! Мин синең йөзеңә беркайчан да кызыллык китермәм, тәрбияләп, яратып яшәрмен.

Кыз, башка әйтер сүз тапмыйча, туктап калды.

– Наоборот, ты меня сделала счастливым, – диде Айдар. – А как обрадовались папа с мамой, когда узнали, что у нас будет ребёнок. Мама даже заплакала.

Икенче көнне Мәйсәрә түтинең капка төбенә такси килеп туктады. Машинадан озын чәчләрен җилфердәтеп, алтын кысалы күзлек пыялаларын ялтыратып, озын буйлы егет төште һәм икенче яктан, машина ишеген ачып, бер хатын-кызны чыгарды. Бу – Мәйсәрә түтинең бер көн эчендә җыенып Казанга чыгып киткән, аена ике тапкыр акча түли торган тегү фабрикасында беренче көнне үк нормасын арттырып үтәгән кызы Хәния иде. Хәниянең йөрәк астында Сәеттән баласы үсеп ятканын Мәйсәрә түти белми иде. Һәм белмәве белән бик бәхетле иде.

Машинадан төшкән бу икәү салмак кына адымнар белән атлап килеп, инде күптән ир-ат кулы күрмәгән җилкапканы ачып керделәр. Капка җиңел генә ачылды да, аннан күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырган, аягына йон оекбаш белән искереп беткән, буявы тоныкланган кызыл эчле галуш кигән Мәйсәрә түтинең аптыраулы йөзе күренде. Мәскәү татарының моңарчы авыл җирен күргәне юк иде. Ул, кергәч, башта аптырап калды. Аның әти-әнисе, әби-бабасы, зур галимнәр булып, Мәскәүнең иң зур институтында укытып яталар иде. Шулай ук ул моңарчы күрмәгән киемнәр кигән апаның чуар әтәчкә, әтәч янында пырхылдашкан тавыкларга җим сибеп йөрүе профессор малаена үтә дә кызык күренде. Ә ишегалдындагы ямь-яшел чирәмне күреп, бөтенләй исе китте аның.

Таксида Хәния Айдарны юл буе өйрәтеп кайтты:

– Минем әни русча белми, исеме – Мәйсәрә. Айдарның мондый исемне ишеткәне дә юк иде. Юл буе ятлый торгач өйрәнде тагын.

Ләкин балитәкле күлмәк кигән сәер апаны күргәч, юл буе ятланган «Мәйсәрә» «Майсара»га әйләнде дә куйды.

Айдар ике кулын биреп күреште:

– Исанмы, Майсара апа!

– И, Аллага шөкер әле, наный, әлхәмдүлиллаһи, биргәненә мең шөкер! Әкрен генә кыймылдап йөргән көн менә. Син кем малае соң? Бер дә күргән-белгән кешегә охшамагансың.

Мәскәү татарының баш мие моның кадәр катлаулы татар сүзләрен үзләштерерлек дәрәҗәдә булмау сәбәпле, ул бертуктаусыз:

– Да, да, я понимаю, – дип кабатлады.

– Кем улы дип әйтте ул үзен? – дип сорады Мәйсәрә түти.

– Әни, син белгән кеше түгел, ул – Мәскәүдән. Әйдә, өйгә керик, шунда сөйләрмен.

Мәйсәрә түти, келәт почмагына элеп куйган юынгычта кулларын чайкап, алъяпкычына сөртте дә, галушларын салып, өйгә керде. Өй эче чиста, пөхтә. Бүген генә, кунак кайтасын белгән кебек, идәннәрне юып чыгарган иде. Идәндә – суккан паласлар. Сәкенең бер почмагында тешле каба тора. Җиз самовар йортның күрке булып балкып утыра. Бу самоварны Хәния, инешкә алып төшеп, зелпеләр белән ышкып-ышкып юар иде. Кичке уенга чыкканда, көзгегә күз салып тормыйча, шул самоварга гына карый иде.

Айдар өйгә кергәч уңайсызланып калды:

– Здесь у Вас как в музее, – дип шаккатты. Чөнки ул стенага эленгән, келт-келт иткән саен, мәче күзләре сыман, әле бер якка, әле икенче якка йөреп торган, гер урынына кайчы асылган сәгатьне музейда күргән иде ул. Мәйсәрә өенең кашагалы стеналарына кызыл башлы сөлгеләр, әллә нинди шәмаилләр эленгән, бер рамга гаиләнең бөтен фотографияләре куелган, өйнең яртысын алып, ап-ак итеп агартылган мич тора.

– Здорово у Вас, всё так здорово! – диде Айдар.

Мәйсәрә түти, күзләрен зур ачып, Айдарга карап тора. Ул акрын гына кызыннан сорыйсы итте:

– Кызым, бу нинди урыс, Көлич урысымы әллә бу?

Мәйсәрә түтинең Теләчедән башка беркая да чыкканы юк иде.

– И әни, син дә инде! Урыс түгел, татар егете ул. Менә синнән мине сорарга кайтты.

– Ник алай булгач, Көлич урысы Чтапан кебек сөйләшә соң ул? Кызым, әгәр урыска чыгасы булсаң, рәнҗим, ризалыгым юк. Кыз үстер дә урыска бир тагын! Әле оялмыйча үзен Түбән оч Патый малае, дип тора.

– Әни, сиңа ул кем малае икәнен әйтмәде ич.

– Әйтте, да, да, Патый малае, диде.

– Юк, әни, син аңламадың. Ул сиңа, да, да, мин сине аңлыйм, понимаю, әйтә генә алмыйм, диде.

– Алай булса гына. Әйдә утырып сәдис, хәзер чәй пить будем, – диде Мәйсәрә түти.

– Майсара апа, хазер утырам, – диде Мәскәү егете.

Хатынның эченә бераз җылы керде.

– Урыс ук түгел икән. Татарча белмәсә дә, өметсез үк түгел икән! Татар булгач, кадалсын шунда, Мәскәүнеке булмагае. Кеше алдында – кызы утырып калган дигәнче, балалы булып калыр. Кызы белән икесе үстерерләр әле. Кызы картаймыш көнендә үзе генә калмас. Урыс кына була күрмәсен. – Мәйсәрә түти, табын әзерли-әзерли, шуларны уйлады.

Табынга, майда чыжылдатып, йомырка тәбәсе китереп куйдылар. Өйгә кыздырылган атланмай исе чыкты.

– Посмотри, желток какой, – диде Айдар, – в Москве такого желтка не увидишь.

Чәй эчеп бетергәч, Айдар сүз башлады:

– Майсара апа, мин Ханиягә жениться телим. Сез миңа разрешение дайте. Фатиха, – дип өстәде. Югыйсә юл буе өйрәнеп кайтты бит шушы ике җөмләне, кайту белән барысын да онытты.

Мәйсәрә түти аңлады: бу егет аның кияве буласы икән. Әнә кызы сәке почмагында балкып утыра.

– Ярар, үзегез килешкәч, мин нишли алам, мин берни эшли алмыйм. Карт кыз булып калган ише булмас әле. Ичмасам, баласы булып калыр. Нишлисең бит, Алансу егетләре алмагач.

Хәниянең йөзенә ут капты:

– Әни, ни сөйлисең син? Ник аны бер генә сүз белән, «ярар» дип кенә әйтеп булмыймыни?

– Мин, кызым, күңелемдәгесен әйттем, минем грамыт чамалы. Мин, синең шикелле, аена ике тапкыр зарплат ала торган эштә дә эшләмим. Ун еллык белемем дә юк – дүрт кенә сыйныф укыдым мин. Сезнең шикелле матур итеп сөйләшә белмим. Бигайбә!

– Ярар, кияү, – диде соңыннан Мәйсәрә түти. – Хәерле эш булсын! Тормышларыгыз матур булсын. Миңа тупырдап торган оныклар алып кайтыгыз.

Алъяпкыч итәген күтәреп, күзләрен сөртеп алды да дога кылды.

Хәния Айдарга мәгънәле караш ташлады.

– Әйдә, учыңны кушырып, әни кебек дога кылып куйган бул.

Кияү аңлады. Озынча нәфис бармаклы кулларын күтәреп, янәсе, дога кылды.

Чәйләп алганнан соң, ишегалдына чыктылар. Айдар, аяк киемнәрен салып, яланаяк бәбкә үләнле ишегалды буйлап йөрде.

– Вот как хорошо, прямо рай! – диде ул, елмаеп.

Ул арада Мәйсәрә түти кызыл кикрикле әтәчен күтәреп килде. Әтәчнең ике канатын каерып тоткан, мунчала бау белән аякларын бәйләгән. Әтәч разбой сала, канатларын ычкындырмакчы булып бәргәләнә. Әбинең бер кулында сугым пычагы.

– Мә, суй, – диде ул, Айдарга пычак тоттырып.

Хәния нәрсәгәдер өйгә кереп киткән иде. Айдарның бер кулында пычак, икенче кулында аяклары бәйләнгән әтәч. Аптыраган Айдар әтәчне канатларыннан тотам дигәндә, тегесе ычкынып китте дә, йоннарын тузгытып, яшел чирәм өстендә бер урында зыр-зыр әйләнә башлады. Аның тирәсенә котлары алынган берничә куштан тавык килеп җитте. Алар хуҗабызны харап итәләр дигән кыяфәттә мәрҗән күзләрен әтәчкә төбәгәннәр.

Айдар, пычагын кырыйга куеп, әтәчкә ташланды. Ике аягыннан эләктереп алуга, әтәч ике канаты белән Айдарның кулына бәрә-бәрә җилпенде. Егет аптырап торган арада өйдән Хәния килеп чыкты да, йөгереп килеп, әтәчне кулына алды.

– И әни, нишлисең соң син?! Нәрсәләр майтарасың? Каян килеп әтәч суя белсен ул Мәскәү егете, ә? Аның бит тере әтәчне зоопаркта гына күргәне бар. Әнә, күршеләр суеп бирер, – дип, әнисен битәрләде ул.

– Соң, әтәч тә суя белмәгәч, нинди ир инде ул, җә? Андый ирнең булганыннан булмаганы артык. Җебегән нәрсә. Болай да гомерем буе әтәч суярга кешегә ялындым. Булмый инде булмагач, Марускәдән тумагач, дип кабатлый-кабатлый, Инсафка суйдырырмын дип, әтәчне алып чыгып китте.

Мәскәү татары Мәйсәрә түтинең йөрәгенә ятмады. Шулай да әтәч шулпасы пешкәнче, мунча өлгергәнче, кулына чүкеч белән кадак алып, җилкапканың каерылган күгәнен, рәшәткәнең сынган урыннарын яңага алыштырып йөргәнен күргәч, бераз тынычланды. Кулы хәйран гына эш белә икән.

Айдар Мәйсәрәнең үзенә тавык суярга кушканын аңлап бетермәде.

– Зачем губить птицу? Петух такой красивый был. Я ведь не живодёр, и петух тоже жить хочет,  – дип, бу кансызлыкка бик аптырады.

Хәния белән мунча кереп чыккач, әтәч итеннән пешкән шулпаның, кулдан кискән авыл токмачының тәмлелегенә сокланды. Теге чуар әтәчнең «тоже жить хочет» икәнен дә исенә төшереп тормады. Яшь хатын белән мунчага кереп чыккач, шулай инде: бу сиңа Кызыл мәйданга карап торган квартираның ваннасы түгел. Яңа суйган әтәч шулпасын ашап утыралар иде, Инсаф белән Фатыйма килеп керделәр.

– И-и, кунаклар кайткан икән. Әле Инсафның кайтканын көттем дә, керәсе иттек. Иртәгә китәсездер, күрми калмыйк дип кердек менә.

Инсаф пакеттан бер шешә тартып чыгарды.

Инсаф белән Айдар уртак телне бик тиз таптылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Фатыйма апасы тормышлары турында озак итеп сөйләде. Апрель айларында Сәет белән Мәрьямнең балалары туарга тора, диде.

Хәниянең башыннан «минем балам да шул чамарак туарга тиеш» дигән уй яшен тизлеге белән үтеп китте.

Таң атканчы утырдылар алар.

– Хәниянең бәхете булырга тора, – диде Инсаф, хатынының юантык биленә кулын салып,  – бик укымышлы, зыялы егет. Безнең авылда әле андый Мәскәү кияүләренең күренгәне юк иде.

– Мәйсәрә түтигә дә бәхет елмаерга тора. Зарлануын зарланды, әтәч тә суя белми, ничек торыр моның белән Хәния? – ди.

– Әтәч суя белмәсә белмәс, но кияү шәп күренә. Бер «урыс малаен» икебезгә бөкләдек. Бер күзенә дә чыкмады! Сез, ди, монда рәхәттә яшисез, шәп мунча, двор зелёный, куры, петухи, дом как музей. В такой дом мы по билетам заходим, ди. Мин әйтәм, син давай татарча өйрән, ату Мәйсәрә түти с тобой дружить не будет, дим. Мин уранам, ди бу. Мама очень понравилась. У меня теперь две мамы, одна в Москве, одна в деревне. И весной, в апреле у нас родится ребёнок, ди. Мин әйтәм, бездә кызның әнисен әби дип йөртәләр, ә син әни дисеңме, дим. Нет, нет, ди бу. Мин ани атам. Хания же моим родителям ати-ани ата. Я тоже ани атам.

– Алай икән, балалары апрельдә туа икән,  – диде Фатыйма, апрель сүзенә басым ясап. – Баласы Сәетләрнеке белән бер чамада туасы икән, Аллага тапшырдык.

Шулай итеп Мәйсәрә түти кияүле булды. Авыл халкы шаккатты.

– Хәния прафиссыр малаена кияүгә чыккан. Мәскәүдә Кызыл мәйданда Ленин мавзолее янында торалар икән. Киләсе елга Мәскәүгә китәселәр икән. Мәйсәрә түтине дә Мәскәүгә алып китәләр, ди. Яз көне балалары туачак икән. Түлке, кияү әтәч тә суя белми икән. Әтәч тә суя белмәгән ир белән Хәния ничекләр торыр икән? Мәскәү татарының күзлек кысасы алтын икән!

Күзлегенең бер як канаты аерылып төшкән, шул сынган күзлек канатын хатыны Гыйззинең тузган зәңгәр рейтузыннан суырып алган падмискы белән бәйләп куйган, балалар җилдән туарга не имеют право дип закон чыгарып, пичәт басып куйган Хәтмулла әйтте:

– Кит аннан, алтын ук димени? Әйтәм аны авылга такси белән кайтканнар дип ишеттем. Ничә тәңкә сукты икән Казаннан Алансуга кадәр? Шактыйдыр! Ай-яй, бәхете була инде Мәйсәрәнең, Мәскәүдә Красный плушатта тора калса! Кешеләргә әллә нинди бай кияүләр табыла. Әнә безнең кыз фермыда ат караучы Ринатка гына чыкты. Үзе дә сыер савып чиләнә, каенанасы да  – җавызның җавызы. Мәйсәрәнең кызы утыздан узган иде бит инде, дүртенче дистәне ваклаган иде. Бәхете Казанда көтеп торган икән. Аннан соң аның аты-даны чыкмады, тәртипле йөрде. Шуңа Мәскәү татары аласы иткәндер, аңа да инсафлы, чиста кыз кирәк булгандыр. Әтәч суя белмәсә белмәс, – дип сүзен бетерде Хәтмулла, авызындагы тәмәкесен җиргә ташлап, төпчеген кирзовый итеге белән таптап куйды.

* * *

Апрель ахырларында, җиһанны нурга төреп, әти-әнисен, әби-бабаларын куандырып, Сәет белән Мәрьямнең кызлары дөньяга аваз салды. Дөньяның инде әллә нинди нурларга төренеп, күңелләрне алгысытып торган көннәре иде бу. Төнлә белән Мәрьям авыртып уянды, аннары Сәетне уятты:

– Сәет, әйдә, «скорый» чакырт, мин бәбигә авырыйм, ай-ай, – дип сыгылып төште ул. Азрактан, авыртуы тынып торган арада акрын гына әйберләрен җыя башлады. Кичә соң гына Венециядән килгән делегацияне каршылап кайткан Сәетнең арыган баш миенә Мәрьямнең сүзләре барып җитә алмады.

– Ник, иртә белән иркенләп барырбыз, нәрсәгә төн уртасында кузгалабыз?

– Җүләр син, Сәет! Ну җүләр дә инде син! Ул туасы бала таң атканны көтеп торамыни?! Бер юл алгач, туа инде ул. Әйдә, тизрәк кыймылда, – дип, Мәрьям тагын бөгелеп төште. Сәеткә шуннан соң гына барып җитте. Сикереп торып, күлмәген, чалбарын киде. Чалбар кигәндә, каушавыннан ике аягын бер балакка тыгып азапланды.

Аның бүген йә улы, йә кызы туачак! Аларның бертөрле тормышына сабый яңа мәгънә салачак. Кичләрен, эшем күп дигән сылтау белән, өйгә кайтасы килмичә, кабинетында утырмас, нәние янына ашыгыр. Дөнья үзгәрер, яшәүгә яңа төсләр өстәлер. Югыйсә кайтып керүенә Мәрьямнең аһ-зарлары, үзенә игътибар җитми дип зарланып елаулары Сәетне бөтенләй эштән чыгарды. Инде менә аларның никахларын саклап калган сабый дөньяга килергә ашкына. Сәет, үзе җыенып беткәч, «скорый»га шалтыратты. «Скорый» килеп җиткәндә, Мәрьям караватта ауный-ауный ухылдый, нәрсә эшләргә белмичә бәргәләнә иде инде.

Эсселәтми-суытмый дигәндәй, Мәрьямнең әти-әнисе дә килеп җитте. Кайдан белгәннәр? Бабасының шәһәрдә абруе зур шул. Сәет «скорый»га шалтыратуга, әби-бабасына шундук хәбәр салганнар.

Әти-әнисе, Мәрьям тирәсендә нәрсә эшләргә белмичә аптырап, кызларына булыша алмауларына газапланалар иде.

– Кызым, уты-ялкыны бер көн инде аның, – дип юатмакчы булды әтисе.

– Бар, ачу китереп торма әле монда, үзең бала табып караган кеше сыман. Шунда белер идең. Уты-ялкыны бер көн, имеш! Менә шулай газаплана-газаплана бала тапкан хатын өстеннән чуваш-мордвалар белән йөреп, үзәккә үтәсез. Ирләрнең үзләреннән таптырыр идем мин баланы. Уты-ялкыны бер көн, имеш!

Бабасы читкәрәк китеп басты. Эшли башлаганнан бирле, хатыны бик үзгәрде. Бер сүз әйтер хәл юк, кабынып китәргә генә тора. Әллә җен алыштырды инде үзен! Ә бабайның шундый хәтәр чакларда бәрергә уен тузы юк, күптән оттырган инде ул уен тузын. Шуңа күрә сүз куертып тормады. Хатыны әйтмешли, бала табып караган кеше түгел, рәтен-чиратын, утын-ялын каян белсен?! Әбисенең сөйләгәнен генә ишетеп белә бит ул сүзне.

– Уты-ялы бер көн инде аның, бала табуның. Без әнә бала таптык та, икенче көнне үк уракка чыгып киттек. Синең атаң урак өстендә туды. Шундый да эссе көн иде. Кошлар эсселектән әлсерәп, авызларын ачып, интегеп агач башларында утырдылар ул елны. Инешебез кипте, су эчәргә елгага хәтле очарга кирәк. Ә син бала да имез, урак та ур. Менә шулай яшәлде инде, – дип сөйләгән иде туган елын да белмәүче әбисе. – Мин, көннәр суыткач, бәрәңге алган вакытларда туганмын. Ерак әбиең – минем әни әйтер иде: «Син җитлекмичә тудың. Аягыңны шырпы тартмасына салып караган идем, тартмада бер бармак сыярлык урын калды. Инде үлә, инде үлә, дип тордык. Әни мич ягар иде дә, бераз суына төшкәч, сине, агач көрәккә салып, мичкә тыгар иде. Мичкә тыккач, тычкан баласы чыелдаган аваз чыгарыр идең. Җылы җитмәгән инде сиңа. Менә шулай кеше иттек без сине. Әни, ашка баргач, чәйгә салган җимешне ашамыйча, сиңа алып кайта иде. Шул җимеш суларын тамызгалап, тәрбия күреп кенә кеше булдың син. Әни туган елымны әйткән иде инде, онытылган».

Белә әбисе туган елын, кеше күз тидерер дип кенә әйтергә курка. Инде туксаннан узганына да шактый, көзгә әллә туксан сигез буласы.

«Скорый»га утырып, Мәрьямнең әнисе дә китте. Сәет белән бабасы служебный машинада киттеләр. Юлда ләм-мим бер сүз сөйләшмичә, һәрберсе үз уена батып барды.

Исән-имин генә туа күрсен!

Дүрт саны төгәл булсын!

Игелекле бала булсын!

Шул иртәдә Сәет белән Мәрьямнең кызы, бу якты дөньяга килеп: «Мин тудым», – дип аваз салды.

– Тавышы каты, яңгырап тора, җырчы булыр,  – диде табиблар.

Коданың беренче оныгы, Сәет белән Мәрьямнең беренче балалары туды. Рәхәт иде барысына да, шундый рәхәт иде!

Мәрьямгә баласын китерделәр. Кап-кара күзле, туганда ук, кара җитү чәчле, кап-кара керфекле, кып-кызыл йөзле бу баладан да матуррак җан иясе юк иде бәхетле хатын өчен. Иреннәрен имигә тидерүгә, мес-мес итеп, Мәрьямнең әле сөт төшәргә өлгермәгән күкрәген авырттырып имә башлады.

– Әй балам, балакаем минем, мин сине шундый озак көттем. Әтиең белән икәү көттек, – диде Мәрьям, сөенечтән күзләренә яшь җыелып.

Бер елдан исә Алансуга бабалары бәби туена бүләк иткән машинада Сәет белән Мәрьям кайтып төштеләр. Сәетнең кулында курчак, чыннан да, курчак кебек киенгән кызчыгы да бар иде.

Кочаклашып күрештеләр, сагынышканнар иде.

– И балакайларым, бәхетегез арткыры! Ничекләр генә кайтасы иттегез?! Әле апаң да монда. Илдар ике атнага калдырып китте. Декрет ялында әле апаң. Тагын бер-ике атнадан бәбие туарга тиеш. Исән-имин генә тусын инде, – дип гөрелдәде тәмле телле Фатыйма.

Күчтәнәчләрне мул итеп алып кайтканнар иде. Ишектән декрет ялындагы апасы ишелеп килеп чыкты. Сәет белән оялып кына күреште.

– Ай-яй, апа, монда синең берәү генә түгелдер, икедер! – диде Сәет.

– Үзем дә шулай дип уйлап торам. Аллага тапшырдык, сау-сәламәт балалар булсын! Әй, нәни кызны күрми дә торам. Үсеп беткән ләбаса бу кыз. Тере курчак ич бу! – дип күтәреп алмакчы булды Фирая. Бала, елап, әтисенә ябышты.

– Ятсына ул, апа. Өйдә әнисе белән әбисеннән башка кеше күргәне юк, кеше арасында үсмәгәч.

– Әйдә, Хәят кызым, дәү әниеңнең дә яшәмәгән гомерен яшәргә язсын сиңа. Күзләрең нәкъ дәү әниеңнең күзләренә охшаган, кап-кара икән. Әниеңә тартым якларың да бар. Тфү-тфү, күз тимәсен, наным, – дип, тирә-ягына төкеренеп куйды Фатыйма.

– Әйдә, әни-әти, өйгә керик, – дип кузгалды кунаклар. Шау килеп, гөрләшеп ашап-эчтеләр. Фатыйма әниләренең ризыкларын мактый-мактый ашадылар да, машинага төялешеп, чишмәгә, Ялантау буена төшеп киттеләр. Күрше-күлән шаккатты.

– Инсаф малае ак Жигули алган! Авылда машина хәтле машина алган кеше юк иде әле. Ну, уңды да соң Фатыйма үги малаеннан! Алай дисәң, ул малайны Фатыйма үз баласыннан да артык күреп тәрбияләде, кеше итте бит. Хәзер шуның рәхәтен күрә. Әле теге кайтканында Фатыймага акчаны төргәге белән биргән. «Өф» итсәң, очып китәрдәй оренбург шәле алып кайтты улым, дип сөйләп торганые, көтү куганда. Инде машина хәтле машина белән кайтканнар, ди. Бер яшьләр бардыр кызларына. Исемен әнисе хөрмәтенә «Хәят» дип кушканнар. Әнисе күрсә, нәрсә уйлаган булырые икән? Сөенеченнән йөрәге ярылыр иде! Бар инде ул бәхетле кешеләр, – дип сөенде авылдашлары.

Ярый әле, Инсаф вакытында акылына килде. Әнә, үги малае Рәфыйкның төрмәдән чыкканы юк. Айгыр Маһинур да тапканнарын юкка чыгарганчы типтерде дә әллә кая китеп олакты. Өен дә Үзбәкстан ягыннан кайткан кешеләргә юк бәягә сатып җибәргән. Тегеләр, кыш көне утыннары беткәч, абзар-кураны сүтеп якканнар. Ярый, вакытында Маһинурны аерып, Фатыймага өйләнде. Хәзер әнә, кеше кызыктырып яшәп яталар. Сәетләре тиздән завод директоры буласы, ди. Менә әйтте диярсең, директор булырлыгы бар, булыр да.

Авыл халкы шулай сөйләнде. Кайсы көнләшеп, кайсы куанып әйтте бу сүзләрне.

Ә нәни кыз тау буенда бер егылды, бер көлде. Әтисе белән әнисенә ябышып йөреп рәхәтләнде!

Төкерә ул синең ялтырап торган ак машинаңа! Дәү әнисе Фатыймага әтисе бүләк иткән, йөзеккә сыярлык ап-ак өрфия шәлдә ни эше бар аның!? Әнә ул пес иткән дә әнисенең күзләренә карап тик тора.

– Әни, мин пес иттем, минем юешләнгән колготкамны алыштыр, – дигән сыман, күзләрен мөлдерәтеп карап тора.

Сәетләр ике атна авылда ял иттеләр. Апасын, машинага утыртып, Казанга озатып куйды. Тыны-көне бетеп сөенде Фатыйма. Югыйсә ничек итеп киткән булыр иде кызы?! Инде тәмам вакыты җиткән. Корсагы бигрәк тә зур, кешенеке кебек кенә түгел. Врачлар әйткәннәр:

– Ике йөрәк тибеше ишетелә, игезәкләр туасы,  – дигәннәр.

Фираясы бик куркып китте инде:

– Әни, котым чыгып тора. Ничекләр итеп табармын да, ничекләр итеп үстерербез ул балаларны? Илдарның да хезмәт хакы зур түгел. Каенатам әйтте үзе:

– Бер дә кайгырма, килен, үзебез булышырбыз. Бер дә кайгырма, оныкларны ач итмәбез, исән-сау гына була күрсеннәр. Әниең дә пенсиягә чыкты. Ярдәмебездән ташламабыз, – диде.

– Әй кызым, курыкма. Әтиең әйтте: кызымның гаиләсенә күпме кирәк, шуның кадәр булышырбыз. Яңа фатир юнәтеп булмасмы? Северный посёлогында өйләр сатыла, ди. Ял көне Казанга барып кайтырга исәпләп торам. Бәби туена берәр йорт бүләк итеп булмасмы? – диде Фатыйма.

Сәет тә әйтте:

– Әти, апаның торыр җире юк. Бер Илдарның хезмәт хакына әллә ни эшли алмаслар. Бер йорт алып бирик. Күпме җитмәгәнен әйтерсең, булышырбыз. Минем хезмәт хакы яхшы. Әле дәрәҗәлерәк эшкә күчерергә торалар. Апаны, интектереп, кеше өстендә яткырмабыз.

Инсафның яңаклары тартышып куйды шул вакытта, тамак төбенә, ачыттырып, әллә нинди төер тыгылды. Еламаска тырышты. Тавышы сынып чыкты… Һәм ул малаеның иңнәренә кулын салды.

– Рәхмәт, улым!

Барыбер ике хыянәтче күз яше бәреп чыкты.

– Син нәрсә, әти, картая башладың, ахры! Ир башың белән елап утыралар димени?! Оныкларың артканда еларга ярамый, сөенергә кирәк!

– Улым, сөенечтән елыйм да инде мин! Мондый көннәрне күрермен дип уйлаган кешемени мин?! Төчеләнеп тормыйм, улым, рәхмәт сиңа! Мине гафу итә алганың өчен бик зур рәхмәт!

Аталы-уллы шулай аңлаштылар ул кичне.

Август аеның йолдызлы тымызык киче иде. Алма бакчасына әтисе агачтан шомартып, бизәп, озын өстәл ясап куйган.

– Гаилә ишәйде, шуңа озын итеп ясадым өстәлне, – диде Инсаф, Сәетнең күз карашын абайлап.

Бертуктаусыз йолдыз атыла. Сәет күз карашын Чүмеч йолдыз сабындагы Зәйтүнә белән икесенеке генә дип сайланган йолдызга төбәде.

– Менә шулай, Зәйтүнгөл. Инде син дә томаннар, мәңге онытылмаслык хатирәләр артында акрынлап эреп югала барасың. Хәзер йолдызларга карарга да вакыт табылмый башлады. Мәшәкатьләр баштан ашты. Торып-торып шаккатам: яшүсмер малайның хисләре – бер, утыз яшен тутырган ирнең хисләре икенче була икән. Мәңге онытылмассың, синнән башка сулап та булмас кебек иде бит югыйсә! Ә бу нәни кызчык туып аваз салуга, дөньяга әллә нәрсә булды. Хатынның да холкы икенче якка үзгәрде. Ул хәзер күпкә йомшаграк. Элеккеге иркә, көйсез кыздан менә дигән әнигә әйләнде. Шулай тормыш дәвам итә икән, Зәйтүнгөл.

– Син нәрсә дөньяңнан үтеп утырасың? Әйдә, миндә шәп коньяк бар, азрак тотып куябызмы? Мин хәзер рюмкалар алып чыгам, ә син бар, келәт почмагыннан каклаган каз кереп ал. Казның инде вакыты узып бара, тиздән яңа казлар җитешер. Шулай да бар, кереп алып чык әле. Каз – каз булыр!

– Әти, коньякны каз белән закусить итмиләр бит.

– Кайда бар андый закун? Коньяк ясый торган җирдә каклаган каз булмаган. Шуңа күрә генә коньякны каклаган каз белән закусить итмиләр. Әгәр белсәләрме? Патшалар алдында гына тора торган затлы сый ул каклаган каз!

Урыстау өстеннән алсуланып таң беленә башлаганчы сөйләшеп утырдылар Инсаф белән Сәет – ата белән ул. Казның, теге вакытта Мәрьям белән ашагандагы кебек, түшенең бер ягы ашалып бетте. Коньяк янына каз ярамый дип тормадылар. Хәйран гына үз урыннарына барып урнашты каз белән коньяк.

Тып-тын, алмалар коелып торган, туктаусыз чикерткәләр чурлаган, күктән шыбыр-шыбыр йолдызлар атылган салкынча кич.

Инсаф үзенең тормышы, урак өсте, көзге чәчү, бишьеллык сөт, ит планнары турында, Сәет исә үз эше, химия сәнәгатенең бурычлары, алдагы көннәрдә химиянең нәрсәләрне алыштыруы турында гәп куерттылар.

Инсаф вакыты-вакыты белән кызып та китә.

– Менә шул химиягез белән бөтен табигатьне агулап бетердегез инде сез! Әнә, Мишәдә балыклар бетә бара. Басуларны яраплан белән агулыйлар да, яңгырлар ишле булса, шул агу Мишәгә агып төшә. Караширмә авылында көчле яңгыр булган. Шул яктан, корсакларын ялтыратып, күпме үле балык акты, су өсте ап-ак булып торды. Балыклар гына түгел, аксыл-сары корсакларын өскә калкытып, үле бакалар, бака кавыклары да акты. Сугыш вакытында әнә шул бака кавыклар эчендәге безнең татар халкы ашамаган лайлалы әйберсен ашап, эвакуированный Ленинград хатыннары үлмичә калды. Әле беркөнне Казанга делегация белән баргач, шул бака кавыгын, бик кыйммәтле ризык дип, ресторанда өстәлгә чыгардылар. Билләһи, шаккаттым! Ул бака кавыгына, сугыштан соң эвакуированныйлар киткәч, инеш, Мишә буйлары тулып ятты. Хәзер күзеңә дару итеп салырга да юк ул бака кавыгы. Ә Ташлыкта күпме ташбаш балыгы булырые! Бала-чага әниләреннән җәймә урлап сөзеп алып кайта торганые ташбашны. Үзең дә хәтерлисеңдер. Әнә Ташлыкка төшеп кара, табарсыңмы бер ташбаш маймычын? Менә шул инде ул сезнең авызыгызны корытып сөйли торган химиягезнең казанышы!

Химиясез генә үстергән уңышка җитми инде ул! Аз булсын, тик организмны агуламый торган бәрәкәтле ризык булсын!

Мелиорация дип, Көлич әрәмәсен киптерделәр. Рәзе тияргә ярый табигатькә! Ул бит үзе бер тере организм. Кеше организмы кебек бит ул табигать. Менә, например, киптер син кешенең берәр органын, үлә кеше. Потамушты кешене яратканда, табигать ибен-ипкә, җеген-җеккә туры китереп, тәңгәл итеп яраткан. Шуңа күрә пачум-зря табигатькә тияргә ярамый! Безнең оныкларга нәрсә кала, табигатьне корыткач?

Көлич әрәмәсе беткәч, сандугач тавышлары сирәгәйде. Күпме карлыган, бөрлегән, кура җиләге, шомырт, балан җыеп кайталар иде ул Көлич әрәмәсеннән! Бөтен авылның бала-чагасы шунда ятты. Сугыш вакытында чыбык-чабык алып кайтып яктык. Бөтен авылны туендыручы, җылытучы әрәмә иде бит ул. Инде менә Көлич әрәмәсе дә бетүгә бара.

Нәрсә дип әйтерсең балаңа? Без, кызым, шундый зур ялгышлык ясадык, шуңа күрә мин сиңа хәзер агу салып үстергән ипиеңә химиядән ясаган май сылап ашатам, диярсеңме? Рәхмәт әйтерме сиңа кызың моның өчен? Химия ашап үскән анадан нинди сәламәт бала тусын? Оныкларыңа нәрсә дип җавап бирерсең, шуны уйлыйсыңмы син?

Инсаф кызды, инде аны туктатырлык түгел. Муенындагы кан тамырлары менә шартлыйм, менә шартлыйм дип бүртеп тора.

– Химия, имеш! Ашаулары да химия булачак, имеш. Химия ашый башлагач, калхузчы нишли? Синең балаң каучуктан яисә нефтьтән ясалган колбаса ашыймы? Шул колбасаны ясар өчен, мал үстерергә кирәк, малга печән кирәк. Әнә, Көлич әрәмәсе урынында түмгәклек калды. Ни файда күрдегез, Көлич әрәмәсен корытып? Нинди доход алдыгыз? Сөйләп утырасың син дә, укыдым дигәч тә!

Сәет аңлады: әтисен туктату өчен, берәр манёвр ясарга кирәк. Чөнки каз ите белән закусить иткән коньяк Инсафка начар тәэсир итте. Мич башында пых-пых итеп әчеп утырган балга гына килешә ул каклаган каз!

– Әти, – диде Сәет, – син быел гектарыннан ничә центнер бодай чыгар дип уйлыйсың? Утызлап булыр бит, әйеме? Бу – безнең яклар өчен шәп күрсәткеч инде.

Инсаф химия ипие, колбасаларын шунда ук онытты. Муенындагы бармак юанлыгы тамырлары секунд эчендә юкка чыкты. Тирләгән кызыл бите май пәрәмәче кебек җәелеп китте, йөзенә әллә нинди бер канәгатьләнү кунды.

– Алла боерса, улым, урак вакытында явым-төшемнәр булмаса, бер утыз алты центнер алырбыз дип торам. Дөрес әйтәсең, безнең туфрак өчен шәп инде бу. Бездә бит Буа якларындагы кебек кара туфрак түгел. Анда гына ул арыш ипиенә ягып ашарлык майлы кара туфрак. Бездә, панимаешь, мондый уңыш алыр өчен җан тирләреңне чыгарып эшләргә кирәк. Патамушты шуннан башка җүнле уңыш алу турында уйларга да ярамый.

Сәет әтисе белән килеп чыга язган бу җәнҗалдан җиңел котылды, моңа үзенең җитәкче вазифасын башкаруы ярдәм итте.

Инде әтәчләр кычкыра башладылар. Ишегалдыннан Фатыйманың, чиләкләр шалтыратып, сыер саварга җыенып йөргәне ишетелә.

Менә ул бакчага керде дә өстәл янында утырган Инсаф белән Сәетне күрде:

– Әле һаман йокларга ятмадыгызмыни, төн җеннәре? Йоклап торгач сөйләшеп булмыймыни ул сүзләрне? Әтиеңә эшкә барырга кирәк, – дип, җиңелчә генә шелтәләп алды.

– Сәет бит ул ел ярымга бер генә тапкыр кайта, күреп тә өлгерә алмыйсың, китеп тә бара. Шуңа күрә бик чәпчемә инде син аңар, әнисе.

Каз ите белән закусить иткән коньяк, бәхәс китереп чыгарса да, ата белән улның араларын бик якынайтты.

Ә иртән сәгать уннар тирәсендә кияүләре Илдардан телеграмма килеп төште:

«Поздравьте, у нас двое сыновей. Оба по два с половиной килограмма. Ильдар»

Инсаф өйгә очып кайтты. Сәет белән Мәрьям йоклап яталар иде әле. Бакчада кичә каклаган каз белән закусить иткән коньяк шешәсен шөпшәләр сырып алганнар да калган коньякны ялыйлар. Фатыйма өйдә нәрсәдер пешереп йөри. Инсаф хатынын кочаклап ук алды.

– Әнисе, сөенчегә нәрсә бирәсең?

– Үз колагың үзеңә инде, – ул әле Фираясының бәби табуы турында белми иде.

– Әй шушыны, сөенә дә белми! Фирая малайлар тапкан! Ике ярымшар кило, ди. Ике ярымга ике ярымны кушкач, биш үк була бит инде ул!

Фатыйма лап итеп корама киез җәелгән урындыкка утырды да елап җибәрде.

– Әй Аллам! Әнисе исән-саумы? Балалар сәламәтме, дүрт саннары да төгәлме?

– Барысы да әйбәт, балалар сау-сәламәт. Фирая да ару гына икән, – дип тынычландырды Инсаф.  – Биш кило ди бит, биш кило! Маладис, Фирая, булдыргансың, кызым! – дип гөрелдәде шатлыктан нишләргә белмәгән Инсаф.

– Тукта әле, ниткән биш кило? Икегә бүлгәч, ике ярымшар гына була бит ул. Инсаф, болар бигрәк кечкенә була түгелме соң? Йә Раббым, бер Аллам! Торырлар микән соң болар? Ике кило итне күз алдына китер әле. Мин Фираямның туганда ничә кило булганын хәтерләмим. Саушта сестралар: бигрәк зур бала, ничә кадак булыр икән бу, дип, аптырап шаккатып торганнарые. Ә болар бигрәк кечкенә, исән-сау гына калсалар ярарые!

Шау-шуны ишетеп, Сәет белән Мәрьям чыктылар.

– Улым, апаң бәбәйдән котылган – ике малае бар ди. Тик бик кечкенәләр икән, торсалар ярый инде. Ике кило ярымшар ди. Атаң биш кило дип сөйләшкәч тә. Ул бит икесен бергә кушып саный,  – дип, Фатыйма мышкылдап елап җибәрде.

– Әни, – диде Мәрьям, – игезәк балалар өчен ике кило ярым – норма! Шуннан да зуррак булса, әнисе ничек күтәреп йөрсен ди аларны? Бу – бик нормаль балалар. Ике ай дигәндә, яшьтәшләрен куып җитәләр алар. Ой молодец, Фирая, большая молодец, – диде Мәрьям, Фатыйманы юатып.

– Шулай дисеңме, килен, әллә мине юатыр өчен генә әйтәсеңме? Авызыңа бал да май! Шулай гына була күрсен! Сау-сәламәт кенә булсыннар! Бүлнистән чыгышларына үзем барып, атна-ун көн торып кайтырмын. Йә Алла, бу көннәрне дә күрәсем бар икән! Ходаем, мең рәхмәт сиңа!

* * *

Хәятне беренче класска Сәетне йөртә торган служебный машинада озата киттеләр.

Кичтән букварен, башка уку әсбапларын портфеленә тутырып, иртәгә киясе күлмәк-алъяпкычын үтүкләп, элгечләргә элеп, пөхтәләп куйды Мәрьям. Форма күлмәкләрен Мәскәүгә командировкага барган җиреннән Сәет алып кайтты. Күлмәге гармун итәкле иде. Алъяпкычы да башка кызларныкыннан аерылып тора. Аякларында – ап-ак лаклы туфли. Әллә нинди, башка балаларныкыннан аерылып торган чәчәк кебек бантик. Озын кара чәчләрен Мәрьям, ике толым итеп үреп, ике якка беркетеп куйган. Кызы курчак инде, курчак! Сәет, Мәрьям, әби, бабай кызларыннан күз алмадылар, сөенечләре тулып ашты!

Унынчы сыйныфта укучы бер егет, Хәятне күтәреп алып, иңенә утыртты, шул вакытта Хәят өчен беренче кыңгырау шалтырады.

Сәет Инсафовичның бабасы пенсиягә чыкты. Соңга таба йөрәге бик какшаган иде аның. Алтмышны көчкә тутырды да лаеклы ялга китте. Хәзер күбесенчә дачаларында кыяр, помидор үстереп, хатыны белән мәш килеп, икесе дә бер дәрәҗәдәге пенсионерлар булып яшәп яткан көннәре. Мәрьям кызы туганнан соң эшкә чыгып тормады. Бөтен җанын-тәнен кызына багышлады. Эшендә тоткарланып, Мәрьямгә игътибары җитмәгән Сәет икенче планга күчте. Шулай итеп лаеклы ялдагы әби, бабай һәм баласы өчен җанын ярып бирергә әзер Мәрьям кызны өф-өф итеп кенә, җил-давыл тидермичә үстерделәр. Бу кызый начар холыклы, иркә, һавалы булып үсәргә тиеш иде, ләкин алай булмады. Башкорт дәү әнисе белән әбисенә охшап, Хәят тыйнак булып үсте һәм гаҗәп чибәр иде. Инде җиденче класста ук артыннан өере белән егетләр йөрсә дә, Хәят бөтен күңелен укуга бирде, егет-малайларга карамады.

Сәетнең дә эшләре гел алга барды. Соңгы вакытта завод директоры, Сәет белән очрашканда, озаграк сөйләшеп тора башлады. Бүген дә утырыштан соң:

– Сәет Инсафович, беразга калып торыгыз, сөйләшәсе сүзләр бар иде, – дип алып калды. Кабинетындагы китаплар тезелгән диварның төймәсенә басты да, дивар ачылып киткәч, яшерен ял бүлмәсенә чакырды. Кыйммәтле коньяк, виски чыгарды. Озаклап гәпләштеләр.

Сәет эчтән генә елмаеп куйды: теге вакытта әтисе белән тып-тып алмалар коелып торган, бал исе, яңа сауган сөт исе эленеп торган бакчада каклаган каз капкалап коньяк эчеп утыргандагы эчкерсез сөйләшү түгел бу! Бу сөйләшү химиягә дә, авыл хуҗалыгына да кагылышлы түгел. Бу сөйләшүнең төбендә әле Сәет үзе дә аңлап бетермәгән хикмәт ята!

– Синең кызың быел укырга кая барырга җыена? – дип сорап куйды завод директоры. – Минем Арыслан МГУга барам ди. Мәктәпне алтын медальгә бетерде бит. Малай башлы минем – үземә охшаган. Үзеннән менә дигән җитәкче чыгачак.

– Минеке Казан ягына, медицинага таба каера.

– Планканы югарырак алырга кирәк. Әйт кызыңа – барсыннар икесе дә МГУга или МГИМОга. Ул да алтын медальгә бетерде бит.

– Ярар, сөйләшеп карармын, – диде Сәет, – үзе нәрсә дип әйтер?

Кич белән Сәет бу турыда кызына сүз катты:

– Кызым, Арысланның әтисе сезгә бергәләп МГУга яки МГИМОга барырга тәкъдим итә. Син моңа ничек карыйсың?

Ләкин кызы Казан медицина институтына керергә карар кылган иде инде.

– Юк, әти, минем табиб буласым килә, чын табиб булырга телим, – дип кырт кисте. – Арыслан  – әйбәт, акыллы, тыйнак малай. Ул барсын, ә мин Казанга медицина институтына барам.

Хәятне үгетләүдән файда юк иде.

* * *

Зәйтүнәнең улы, институт бетереп, шахтада мастер булып эшли башлады. Кызы Надежда, әнисе кебек, медицина өлкәсен сайлады.

Әнисе үлгәннән соң, җаны яраланып, дөньясына рәнҗеп калган хатын аз-азлап хәзерге хәленә ияләшә төште. Каенанасы белән арасы җылына алмады. Балаларына татар телен өйрәтү мөмкинлеге дә булмады. Ләкин ирен, ике баласын каршына утыртып әйтте:

– Василий, я тебя предупреждаю, если я увижу дома крест или лампаду, просто возьму детей и уеду. Хотя… зачем я, ты уйдёшь.

Ире институт бетереп хирург булып эшли иде. Көннәрдән беркөнне эштән бик кәефсез кайтып керде.

– Зайтуна, что-то у меня с сердцем очень плохо. Сегодня операцию еле-еле завершил.

Бу хәлләр еш кабатлана башлагач, аны операция ясаудан читләштерделәр, инвалидность бирделәр. Ул өйдә генә утыра башлады. Ә беркөнне Зәйтүнә өенә кайтып керсә, Василий кухняга керә торган ишеккә аркылы ятып үлеп ята иде. Кап-кара янган йөзендәге пыялаланган күзләре кайчандыр лампада эленеп торган почмакка төбәлеп катып калганнар. Киемнәрен салдырганда, Зәйтүнә Василийның күлмәк кесәсеннән, кулъяулыкка төреп, булавка белән каптырып куйган чылбырлы тәресен табып алды.

Зәйтүнә шулай кырык биш яшендә тол калды.

Яратып яшәдеме ул ирен? Юк, ләкин ияләнгән иде. Ул – балаларның атасы иде. Ул – тормышны алып баручы эшчән ир булды. Зәйтүнәнең әнисе авырганда да, аның бик күп ярдәме тигән иде.

Ләкин балаларын Зәйтүнәдән рөхсәт сорамыйча гына чукындырып кайтканнан соң һәм әнисе шул хәсрәттән үлеп киткәннән соң, хатын белән ир арасына боз катламы ятты. Ул боз, мәңге эремәслек булып, Зәйтүнәнең йөрәгенә кереп урнашты да, җаннарын әрнетеп, шырпы кебек гел чәнчеп торды.

Василийны, күршеләре кереп, караватка сузып салдылар. Зәйтүнә иренең кап-кара янган йөзенә җәймә ябып куйды. Улы, кызы эштә. Өстенә өелеп килгән хәсрәттән тәмам югалып калды хатын, ләкин нигәдер елый алмады.

Илаулап елап, инде картайган, хәлсезләнгән каенанасы килеп керде һәм улы өстенә капланды. Үкерә-үкерә елады:

– Ты, только ты погубила моего сына! Из-за тебя у него случился инфаркт, – дип, Зәйтүнәне талады. Ләкин кайгыдан тәмам акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән, улын Алладан да зур күреп яраткан, инде менә картаймыш көнендә япа-ялгыз калган карчыкны юатырлык көч таба алмады Зәйтүнә үзендә.

Бер яктан караганда, каенанасының оныкларын үз динендә, христиан динендә тәрбияләргә хакы бардыр. Улының мөселман кызын яратуында әнисенең ни гаебе бар соң?

Кичен балалары кайтты.

– Папочка! – дип килеп, әтиләренә капландылар, үксеп-үксеп еладылар.

Зәйтүнәнең күзеннән чыт иткән яшь чыкмады, җаны каткан иде. Бу вакытта ул бөтенләй бу дөнья кешесе түгел иде.

– Даже не плачешь, радуешься, наверное, – диде каенана.

Өйгә озын сакаллы, түгәрәк күзлек кигән поп килеп керде. Киеменнән ладан исе аңкыды. Өйгә элек лампада янып торган чактагы кебек авыр ис таралды.

Бу ис Зәйтүнәне чыгырыннан чыгарды, әнисенең елый-елый әйткән сүзләре исенә төште:

– Өйгә тәре кертә күрмә, кызым! Урыска кияүгә чыга күрмә. Картайгач, кеше барыбер үз диненә кайта ул, динсез булып озак яши алмый. Балаларыңны озын сакаллы поп, «Господи, помилуй!» дип чукындыра башласа, нихәлләр итәрсең, балам? Тәмуг утларына утын булырсың!

Өйгә тәре кертә күрмә!

Күкрәгенә зур тәре таккан, кайгының үзе кебек кап-кара киемле попка ишекне ачып: «Проходите»,  – дип, үзе кертте Зәйтүнә.

– Я, Зайтуна, креста не ношу, я – мусульманин, – дип, исемен Васыйлга алыштырган ире кесәсендә пөхтәләп кулъяулыкка төреп куелган тәре йөрткән икән… Тәре тагып йөрмәсәләр дә, балалары чукынган.

Кичен өйгә карага төренгән, күзләренә төшереп кара челтәр шәлләр, яулыклар бәйләгән карчыклар кереп тулды. Еладылар, җырладылар. Зур тәрене Василийның күкрәк турысына куеп, поп әллә җырлады, әллә нәрсәдер укыды.

– Отпеваем, – диде кызы.

Болар барысы да Зәйтүнәгә ят иде. Табут эчендә, ак атлас өстендә өр-яңа костюм-чалбардан, ак күлмәктән, ялтырап торган лаклы туфлилар кигән ире ята. Маңгаенда – «Христос» дип язылган тасма. Йөзе кара янган, сап-сары ике кулын күкрәк турына куеп шәм тоттырганнар.

– Раб божий Василий… – поп калын, күкрәгенең әллә кай җирләреннән актарылып чыккан тавыш белән нәрсәләрдер укый, җырлый. Мәет тирәли утырган бар халык чукына.

Каенана чукына.

Малае чукына.

Кызы чукына.

Кырыйда Зәйтүнә берүзе аптырап басып тора.

Йортка үлем килде. Әҗәл Каракай әбинең оныгы Зәйтүнгөл өенә кара кием киеп, муенына зур тәре тагып, шәм исен аңкытып, чукына-чукына килеп керде… Керде дә зал уртасына, Зәйтүнгөл әти-әнисенә «Шахта көе»н, «Мәдинәкәй», «Сарман»нарны пианинода уйнаган, аларның бәхетле, шәмаилле, намазлы бүлмәсенә кызыл табут эчендәге ак атласка кап-кара йөзен түшәмгә төбәп, ак күлмәк, өр-яңа костюм, ак штиблетлар киеп сузылып ятты.

Өйдә шомлы иде. Өйдәгеләр чукынган саен, ике бала да чукына, авыз эчләреннән «Господи, помилуй!» дип, нәрсәләрдер укыналар.

Зәйтүнә аңлады: дөрес яшәмәде, әнисен тыңламады. Алай дисәң, нишли ала иде соң ул? Япь-яшь килеш зур шәһәрдә, кош баласы кебек, ялгыз калды. Ул чарасыз иде шул.

* * *

Сәетне Илфат Абдуллаевич урынына заводның баш инженеры итеп куйдылар.

Язларны язлар алыштыра торды, яңа җәйләр килде, көзе, кышы… Шулай да күңел нидер көтте, өмет итте. Нидер үзгәрер, алда әле гомернең моннан да матуррагы, нәтиҗәлерәге көтәдер кебек. Алансуның «Эх, кайдан гына чалбарлык акча юнәтергә?» дип хыялланып йөргән малае инде, Сәет Инсафовичка әйләнеп, кемнәрнеңдер төшенә дә керми торган затлы киемнән, зур кара машинада йөри башлады. «Хыялый Сәет», соңыннан «Чатан Сәет», җиде яше тулганда, ятим калган, бабасы ясап биргән фанер букчасын тотып, елый-елый беренче сыйныфка укырга барган Алансу малае бүген зур заводта баш инженер вазифасын башкара.

Гаиләсендә дә тынычлык. Хатыны – табиб, кызы – чибәр Хәят – шулай ук табиб булырга укый. Инде Зәйтүнә дә онытылып, гомер тәгәрмәче туздырган ак тузаннарга күмелә бара. Шулай да, болытсыз төннәрдә күккә карап ятарга ярата Сәет. Зәйтүнә белән икесенең бәхетләрен чумырып салу өчен генә күккә ашкан Чүмеч йолдыз янында нәни генә, тонык кына, ләкин аның җанын җылытып, күңелен җилкендереп, татлы, назлы өметләр уятып янып торучы сихри йолдызы белән сөйләшә.

– Менә, Зәтүнгөл, йолдызыбыз белән сөйләшергә дә вакыт юк, гомер уза. Олыгаям бугай, чәчләрдә чал күренә башлады. Биттә дә һәрбер узган ел үзенең эзен калдыра бара. Безне яшьләр алыштырды. Инде синең дә оныкларың туган дип ишеттем. Әби булгансың икән.

Кара күзле, кыска итәкле, суы түгелгәнгә дә елый торган кызны әби итеп күз алдына китереп карый Сәет. Ул аны берничек тә иллегә җитеп килүче хатын итеп күзаллый алмый. Сәет өчен ул  – гомере буе күңеленнән китми торган хыял кызы – Зәйтүнгөл – саф мәхәббәтнең үзе.

«Йөрәк чире аларның нәселдән килә торган чир икән. Улын да вакыты-вакыты белән йөрәк өянәге тота икән. Бәхете булмады инде нанымның!» – дип язган иде Фатыйма әнисе.

Әтисе белән Фатыйма әнисе дә картайдылар шул. Яшьтән авыр эш эшләп, ватылып, интегеп яшәгән Фатыйма бөкрәеп йөри башлады. «Менә, соңга таба, яшьлегемне эзләп, гел җиргә карап йөри башладым әле. Тик таба гына алмыйм каһәр суккырыны! Әтиең әйтә, карчык, туры гына басып йөреп булмыймыни соң, ди. Булмый икән шул, Каракай әбиең әйтмешли, картлык җиргә таба сөйри икән. Адәм баласы балчыктан яралган, җиргә, балчыкка кереп ятасы, шул җир тарта торгандыр инде, күрәсең».

Ул Сәеткә күбрәк үлем турында яза:

«Урынны Каракай әбиең янында алып куйган идем. Анда әтиеңә урын юк. Инде бергә шактый гомер иттек. Аның белән яшәгән гомерем, шөкер, бик бәхетле булды. Зиратта да бергә ятасыбыз килә. Әтиең дә беркөнне шулай сөйләнеп утырды».

Үлем турында шулай тыныч кына итеп яза Фатыйма әнисе, кунакка барып, бер түшәктә икесе бергә ятып йоклау турында язган кебек. Әйтерсең икенче көнне, уянып, өйләренә кайтып китәсе! Бер киткәч кайту юк икәнен белә, ләкин ул турыда язып тормый.

«Яшәгез әле, җаннарым! Сугыш вакытында, аннан соңгы авыр еллардагы яшәү яшәү идемени соң ул? Инде менә җитеш, тыныч, матур тормышта яшисез. Апаның өч баласы үсеп буйга җитте. Дүрт тапкыр әби-бабай булдыгыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз, Каракай әбинең васыятен тотып, тату булып, аралашып, хатлар алышып яшиләр. Хат дигәннән, хәзер кәрәзле телефон дигәне чыкты бит. Хат язулар сирәгәя бара. Ләкин мин сезгә хат язарга яратам. Чөнки беләм: хат ташучы Саниянең өй түрегездән үтеп китүенә, чыгып, почта тартмасын карыйсыздыр. Хат килсә, әти белән, сөенә-сөенә, кабат-кабат һәр җөмләдән үзегез өчен берәр яңалык эзләп һәм табып, ләззәтләнеп укый торгансыздыр. Аннан соң күршеләр белән сөенечегезне уртаклашасыз:

– Менә Сәетемнән хат килгән әле. Аллага шөкер, исән генә яшәп яталар икән. Кызлары Хәят  – дөньяның бер чибәре – духтыр булырга укый. Иллә дә акыллы бала инде. Бәхете генә булсын нанымның!

Бу сүзләрне, хат килгән саен, күршеләрегез Рәйхана һәм Гөлйөзем белән утырып чәй эчкән саен, тәмен белеп, рәхәтләнеп сөйлисез. Мактанып түгел, горурланып. Чөнки күңелегездә энә очы кадәр дә кер юк. Икенче юлы ападан хат килгәч тә кабатлана торгандыр теге сүзләр:

– Менә, Фираямнан хат бар әле…

Бәхет шушы буладыр!

Озак, бәхетле итеп яшәсәгез иде әле», – дип кабатлады Сәет эченнән генә. Ата-ана өчен балаларның бәхетле булуы кирәк. Тәүфыйксыз, димәк, бәхетсез баланың ата-анасыннан да бәхетсезрәк адәм җир йөзендә юктыр!

Зариф карт әйтер иде:

– Үзеңнән соң тәүфыйксыз бала калдырсаң, яшәп тә торасы юк. Чөнки яшәү мәгънәсе – нәсел калдыру. Нәсел агачының тамыры черек булса, нинди кәүсә, нинди яфрак, нинди чәчәк, нинди җимеш инде ул?! Нәсел тамырлары нык булырга тиеш!

Акыллы, укымышлы, зирәк иде шул Сәетнең бабасы Зариф карт. Югыйсә университетлар бетермәгән, бары тик тормыш, яшәеш дигән дөньядагы иң зур институттан үзенә кирәген генә алып, кеше рәнҗетмичә, үзе артыннан Сәетне калдырып дөньядан китте. Әле бүген дә авылдашлары сагынып искә алалар үзен. Сәетнең исә бабасын искә алмаган көне сирәк. Зур заводның җитәкчесе булгач та, бабасының яшәү рәвеше үрнәк булып калды Сәеткә.

– Улым, кешеләрне дәрәҗәләренә карап бүләргә ярамый. Адәм балалары, анадан туганда, барысы да бер булып, ыштансыз булып туалар. Ата-ана өчен баладан да татлы, кадерле зат җук! Рәнҗетә күрмә кеше баласын.

Сәет үзе өчен бабасының бу сүзләрен шигарь итеп алды. Һәм ул бабасының васыятенә дә, Мәрьямгә дә тугры булып яши.

Мәрьямгә биргән вәгъдәсен бозмады ул. Дөрес, Сәет кырыенда йөрүче озын аяклы, елтыр күзле, кызыл тырнаклы кызларның аның янында чытлыкланып торганнары күп булды. Ләкин Сәет бабасына, Мәрьямгә, кызына биргән антына хыянәт итмәде. Инде менә аның да шәп чаклары узып бара. Тиздән кызлары кияүгә чыгар, Зәйтүнәнеке кебек, аларның да оныклары туар. Алда өметләнеп көткән бәхет шулдыр. Сәет намазын калдырмады. Илфат Абдуллаевич утырган кабинет артындагы бүлмәдә намазлыгын җәеп, өйлә намазын укый торган булды. Тастымалга төргән Коръәнен шунда тотты. Мәрьям белән Хәят тә Сәетнең биш вакыт намаз укуына күнектеләр. Елга бер тапкыр зурлап, күрше-күләнне җыеп, мулла чакырып, Коръән ашы үткәрделәр. Шулай матур гына яшәп ятканда, Сәетнең тормышы асты-өскә килде.

* * *

Алансуда яңа мәчет салдылар. Мәчет манарасын күтәрү бәйрәменә Сәетне дә чакырып, телеграмма килде. Телеграмманы мәчеткә имам итеп билгеләнгән әтисе суккан: «Сәет, җыйнаулашып кайтыгыз. Бу җомгада мәчет манарасын күтәрәбез. Әтиең».

Гаиләләре белән кайттылар. Мәчетне мәхәллә җыйган акчага салганнар. Сәет тә саллы гына өлешен керткән иде. Инде менә Корбан гаете алдыннан җомга көнне, авылга нур өстенә нур өстәп, мәчет манарасы күтәрәселәр.

Картайган әти-әнисе сөенеп каршы алдылар, куандылар, каударландылар. Буй җиткән оныгын күреп, бабасы шаккатты. Инсаф тиз генә оныгы Хәятне әбисе Хәятнең дивардагы сурәте янына алып килде.

– Кил әле монда, кызым! Син бит чат әбиең икәнсең. Икегезне янәшә бастырсаң, аерып та булмас иде. Дөньядан киткәндә, әбиең синнән берничә яшькә генә өлкәнрәк иде. Әбиеңнең яшәп бетермәгән гомерен дә яшә, балам. – Инсафның күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште.

Хатынының шулай кыска гомерле булуында үзен гаепләвеме, узган хәлләрне ничек тә үзгәртә алмавына газаплануымы иде Инсафның.

Сәет, әтисенә уңайсыз булмасын дип, читкәрәк китте. Чыннан да, кызы Хәят әбисенә шулкадәр охшаган. Сәет әнисенең салкын кулларын һәм йөрәк тибешен генә хәтерли. Ул әнисенең туктап-туктап тибүче йөрәге типми торган вакытта аңа үзенең тонык кына йөрәк тибеше белән көч биреп торган вакытны оныта алмый. Һәм әнисен, күтәреп, мәңгелеккә зиратка илткәндә, аның өстенә ябылган кызыл җәймәнең бер почмагы яралы кош канаты кебек җилдә җилфердәп баруы хәтерендә уелып калган.

Инде кызының бәхете булсын! Аллага шөкер, тигез ата-аналы, әби-бабайлы булып үсте кызы. Сәет белән Мәрьямгә бернинди борчу-хәсрәт китермәде. Медицина институтында уку авыр. Төннәр буе дәрес әзерләп, китаплар арасында утыра торган иде Хәят.

Авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, озаклап чәй эчтеләр. Менә-менә гаиләсе белән апасы да кайтып төшәргә тиеш.

– Һәрбер йортта кунак бар бүген. Авылдашлар мәчетнең идәненә шулкадәр күп келәмнәр алып кайтканнар, ике кат итеп җәярлек булды, намаз укырлык кеше генә булсын инде. Зариф бабай саклаган айны мәчетнең капкасына куйдык. Манарасы биек, ул ай кечкенә булыр, дидек. Манара башына менгерәсе айны сугышка кергән көндә һәлак булган Мәхмүтнең малае Айрат ясатып, алтынга мандырып алып кайткан иде, рәхмәт яугыры! Авылдашларның барысы да бик булыштылар инде. Әнә Мәскәүдән Хәния дә ире, улы һәм кызы белән кайткан. Алар да мәчет төзелешенә бик күп акча бирделәр. Бөтен авыл белән салдык мәчетне. Аллага шөкер, берәү дә читтә калмады. Имансызланып күп йөрелде. Инде кешеләрнең йөрәгенә иман нуры кайта башлады. Шулай гына була күрсен, Раббым, бер Аллам!

Инсаф җыйнак кына сакал-мыек җибәргән, үзенә килешеп тора. Башында бәрхет түбәтәй. Матур итеп, сүзнең тәмен белеп, калын тигез тавыш белән сөйли. Коеп куйган имам инде! Хатын-кызлар табын җыйган арада бакчага, алмагач төбендәге өстәл янына чыгып утырдылар. Ата белән улның сөйләшәсе сүзләре күп иде.

– Әле теге атнада гына Хәбибулланы күмдек. Җитмеш биштән узып бара иде инде, яше бар иде. Озак авырып ятты. Урын хастасы булып яту әйбәт түгел, балаларың да туя, үзеңә дә авыр. Котылды мәрхүм, урыны җәннәттә булсын.

Хәбибулла Инсафтан ике яшькә яшьрәк.

– Хәниянең әнисе дә хәзер еш авырый. Бергә гомер иттек. Улым, кереп хәлен белеп чык. Хәния кергән иде, әнине алып китәбез, монда үзе генә яши алмый, – диде. Ничекләр генә ияләшер Мәйсәрә кордаш Мәскәүләренә. Казан гына да түгел, Мәскәү хәтле Мәскәү бит ул! Кайда гына йөртми ризык адәм баласын!

Мәйсәрә сөйләп утырды: кызыма әйттем, әгәр мине авылга алып кайтып күмсәгез генә барам Мәскәвегезгә. Минем җәсәдемне җәһәннәм тишегендә, Кызыл мәйданда калдырасы түгел, дип әйтеп әйттем, ди. Хәния тынычландырды – Кызыл мәйданга Алансудан килгән карчыкларны күммиләр, диде. Мәйсәрә Мәскәүнең бөтен халкын Кызыл мәйданда Ленин мавзолее янына күмәләр дип белә икән.

Әңгәмә гел үлем-китем турында, инде Алансу зиратында берәм-берәм үз урыннарын тапкан авылдашлары турында барды.

– Безнең Рәфыйкны да яз башында алып кайтып җирләделәр. Төрмәдән чыгып тормады ул малай. Холыксыз булгач, анда да кеше шикелле генә утырмаган. Үзе белән бергә утырган иптәшен чәнчеп үтергән. Шунда кыйнап үтергәннәр үзен, карар җирен калдырмаганнар. Җүнсезнеке гел җүнсез була инде ул! Теге вакытта битендә зәңгәрсу җөй калган иде бит. Ә монда бөтен тәненә нәрсә генә төшертмәгән?! Үзем юып кәфенләдем. Нәрсә генә юк тәнендә: шәрә хатыннар дисеңме, әллә нинди җәнлекләр, язулар. Тәненә энә белән зәңгәр кара сеңдереп яздырткан. Ничек итеп үзеңне-үзең шулай җәзаларга кирәк?! Шаккатмалы.

Әнисен табып алып кайта алмадылар. Эчәргә сабышты бит Маһинур. Аның турында беркем берни белми.

Капка төбендә кешеләр шаулашкан тавыш ишетелде. Фираялар кайткан икән. Шау-гөр килеп, аларны каршы алдылар. Барысына да рәхәт, күңелле иде.

* * *

Түбәтәйле ирләр, ап-ак яулык япкан хатын-кызлар мәчеткә агыла. Яулыкларын озын итеп япкан авылдашларын аккошларга тиңли Хыялый Сәет. Күпме гомер имансызлыкта узган… Динне сөрем, наданлык дип тәрбияләнгән кавем, ниһаять, аңына килде.

– Их бабай, син исән булсаң, һичшиксез, мәчеткә беренче булып атлап керер идең. Сөенеп туя алмас идең. Бу көннәрне күрә алмадың шул.

Ләкин Сәетнең иманы камил, бабасы бу хәлләрне белеп, күреп ятадыр.

«Менә, улым, әйттем бит мин, яңа мәчетләр салырсыз, имансыз булып озак яши алмый адәм баласы. Дин барыбер кайта ул. Тагын да ныгып, көчәеп, куәтләнеп кайтачак әле ул дин. Сез менә бу айны яңа мәчетнең манарасына менгереп куярсыз. Дин өчен корбан булган авылдашларыбызның якты рухларына дога булып балкып торыр бу изге ай»,  – ди торган иде бабай. Кешелекнең үзенә карата ясалган җинаятенә шаһит булган айны – Сәетнең бабасы, аннан соң Сәет, Сәет читкә китеп баргач, Фатыйма белән Инсаф саклаган айны мәчетнең капкасына беркетеп куйганнар. Беркемнән куркасы юк хәзер. Сәет өчен манара башына беркетелгән алтынланган айга караганда бу кечкенә ай мең кат кадерлерәк. Ул кайчандыр айны, кача-поса гына, Зәйтүнәгә күрсәткән иде. Еллар үткәч, кешеләргә иман кайткач, күпне күргән айны яңа мәчет манарасына куярбыз дип вәгъдәләр бирешкәннәр иде Сәет белән Зәйтүнә.

Яңа мәчетне элеккеге урынына салганнар. Матур итеп, зур итеп! Авылга кергәндә үк, ерактан күренеп тора ул. Хәзер инде мәчет, бу авылда динле, иманлы, укымышлы кешеләр яши, андый кешеләр яшәгән авыл бетмәячәк дип, сөенеп, куанып тора кебек.

Менә кран белән мәчет манарасын күтәрә башладылар. Халык тәкъбир әйтә:

– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!

Күзләрдә – яшь. Авыл өстендә әллә ничә еллар тынып торган азан тавышы яңгырый – Сәетнең әтисе Инсаф азан әйтә.

Җанга рәхәт, җиңел. Әллә нинди, моңарчы җан, тән татымаган җиңеллек бу! Тәннең һәр күзәнәгенә, җанга кагыла бу азан тавышы! Сәет үз гомерендә нинди генә илләрдә, нинди генә җирләрдә булмады, нинди генә дин йортлары күрмәде, ләкин мондый рәхәтлекне татыганы булмады. Самими, гади, эшчән авылдашлары аның өчен шулкадәр якын, барысын да озаклап кочаклап торасы килә. Беркемнән оялып тормыйча, тавыш-тынсыз гына, күз яшьләрен беркемнән яшермичә генә елыйсы килә.

Намаз укыдылар. Ләкин намаз укый белүчеләр аз иде. «Булыр, өйрәнерләр», – дип уйлады Сәет, азрак күңеле кителеп. Намаздан соң халык шактый вакыт таралышмыйча торды.

Сәет авылдашлары белән берәм-берәм кул биреп, исәнләшеп чыкты. Яшьләрнең күбесен танымый. Кайберләрен әти-әнисенә охшатып төсмерли генә. Әнә, айның ундүртенче кичәсе кебек балкып, Хәния басып тора. Янында улы, кызы, мәһабәт гәүдәле, затлы ире. Болар башка кешеләрдән аерылып торалар. Ирнең зыялылыгы, укымышлылыгы күренеп тора. Мәскәүдә институтта укыта икән хәзер «теге алтын сыман күзлекле егет». Инде иллене узып барса да, битендә бер җыерчык әсәре юк. Хәния – затлы ирнең иркә хатыны, күрәсең, бәхете йөзенә чыккан. Ул Сәетне ире, кызы һәм улы белән таныштырды. Кызы иренә охшаган, озын, зифа буйлы. Ә улын күргәч… Сәет сискәнеп китте. Аңа, коңгырт күзләрен тутырып, үзенең яшьлеге карап тора иде!

– Йә Хода, минем яшьлектә кылган гөнаһымнан туган улым лабаса бу! Никадәр көтеп, Мәрьям белән төннәр буе хыялланып та көтеп җиткерә алмаган улы менә каршында басып тора. Ләкин Сәетнеке түгел ул! Алтын сыман кысалы күзлек кигән, шома битле, укымышлы ир белән Хәниянеке. Сәет Хәниягә күтәрелеп карады. Хәния:

– Әйе, ул – синең улың, ләкин синеке түгел. Аның әтисе башка, теге вакытта киләм дидең дә килмәдең. Ләкин ул бала туды. Мин, сине яратканга, үзем теләп таптым ул улымны. Һәм без аны ирем белән инсафлы, матур итеп үстердек, – дигән кебек, Сәетнең күзенә карап тора иде.

– Мин синең гаиләң белән танышуыма бик шат,  – диде Сәет, уңайсызланып. Сәеткә бөтен авыл халкы аны гына күзәтә кебек тоелды. Һәм ул тизрәк китәргә ашыкты.

Авыр иде Сәеткә.

Ялантау итәгендә: «Сез бәхетле, пар канат белән очып була ул. Менә, ялгыз канат белән очып карагыз! Сине яратканга гына ялгыз калдым мин», – дип, калтырана-калтырана елап, Сәетнең күкрәгенә капланып басып торган Хәния, бүген Мәскәүдән хәтле кайтып, үзенең гаиләсе белән:

– Менә мин кем! Үтермәдем мин синең улыңны, бу якты дөньяга китердем, ирем белән тәрбияләп, аякка бастырдык. Ләкин ул сине белми. Аның әтисе – Мәскәүнең танылган профессоры. Ул ирне мин бәхетле иттем. Әгәр мине яраткан булсаң, һичшиксез, син дә бәхетле булыр идең, – дигән кебек басып тора.

Шундый улы булсын өчен, Сәет белән Мәрьям нинди генә докторларга йөрмәделәр, чөнки Мәрьям Хәяттән соң балага узмады.

Тукта, бу малай Хәят белән бер елгы булырга тиеш бит. Димәк, аңа да егерме өч яшь. Исемен Искәндәр диде бугай. Сәет каушавыннан юньләп исендә дә калдыра алмады. Йөзе, кыяфәте белән охшаш кына түгел, җанына бик якын иде Хәниянең улы. Йөрәге кысылып, еш-еш типте. Балачакта әтисенә рәнҗеп, ятимлектә үскән Сәет үзе дә әтисенең язмышын кабатлаган түгелме соң?! Ләкин бу егет бер дә интегеп үскән балага охшамаган. Әти-әнисе яратып, иркәләп үстергән, укымышлы егет, үз дәрәҗәсен белеп кенә исәнләште.

Хәния белән очрашып сөйләшергә кирәк, дип уйлап куйды Сәет. Ә нәрсә турында сөйләшергә? Мин теге вакытта сиңа килә алмадым, килгән булсам, үз кызым ятим калырга тиеш иде, дип әйтсенме? Шуннан нәрсә була? Искәндәргә әйтеп, Хәниянең тормышын бозсынмы? Ул малайның аныкымы, юкмы икәнен генә ачыкларга кирәк. Ә калганы… Аның башка бер нәрсәгә дә хакы юк.

Инсаф корбан чалган иде. Хатын-кызлар табын әзерләделәр. Хәят, апасының кызы белән көлешә-көлешә, өстәлгә тәм-томнар тезә. Шау-гөр килеп тора Инсаф белән Фатыйманың өе! Умарта оясы кебек гөж килә.

Табынга утырдылар.

– Әтием, – диде Хәят, – мин бүген бер егет белән таныштым, к соседям приехал. Мәскәү егете. Вечером бергә клубка барырга сөйләштек. Ул егет Искәндәр исемле. Шундый да сиңа охшаган инде. Помнишь, я тебе говорила, что мне муж нужен такой, как ты? А он – твоя копия.

Сәет дәшмәде.

– Безнең авылда кешеләр күптән туганлашып беткәннәр инде, – дип, сүзгә кушылды Фатыйма.  – Чөнки балалар үсеп, өч-дүрт буын алмашынгач, бер-берсен яратышып өйләнешәләр. Ни бит… Бала җиде буын әби-бабасына да охшап туарга мөмкин ди. Әле күрше Гөлйөзем сөйләп торганые. Казанда бер хатын негр баласы тапкан, ди. Ире татар булган. Бер дә гөнаһым юк, дип елаган теге хатын. Ире шунда ук ташлап чыгып киткән. Хатынның әбисе әйткән шунда, безнең нәселдә булган бер негр. Әллә кайчан әбисенең әнисенең ире кара тәнле, бөдрә чәчле булган икән. Әбисе дә, әнисе дә ак тәнле булып туганнар, ә оныгының баласы  – кап-кара, бөдрә чәчле негр! Тәкъдирнең шаяруы инде бу!

– Ие, кызым, кайчагында шулай да була, – дип, чынаяк тәлинкәсенә генә карап, чәй эчә башлады Фатыйма әнисе.

Аңлады Сәет: Фатыйма әнисе барысын да белә. Әллә кайчаннан белә, ләкин дәшми. Чөнки Фатыйма – дипломат. Әгәр чит илләргә илче итеп Фатыйма әнисен куйсалармы?! Бу дөньяда беркайчан да сугышлар, орышлар булмас иде. Ул, барып, патшалар белән татарча сөйләшеп булса да, теге калай әтәч шикелле сугышырга гына торган патшаларны, табын янына утыртып, Инсафының бал кәрәзеннән ачыткан балын, кырлы стаканнарга салып эчәрлек итеп, дошманнарны дуслаштырып кайтыр иде.

Менә хәзер дә хәлнең шәп түгеллеген,  ситуациянең катлаулана баруын сизеп, сүзне тиз генә әллә туган, әллә тумаган кара тәнле, бөдрә чәчле негр баласына таба борып җибәреп, Сәетне коткарды ул.

Хәят – доктор кеше, ул инде генетиканы өйрәнгән. Мондый хәлләр булуы мөмкин икәнен үзе дә белә, сүзне озайтып тормады. Мәрьям генә бөтнек, карлыган яфраклары салып пешергән чәйне болгатты да болгатты.

– Әтием, хәзер Айдар абый белән Искәндәр Мишәгә балыкка төшәләр, мин дә барыйм әле. Без бит синең белән балыкка йөрергә яратабыз. Может, син дә барырсың?

– Йөрмисең, кыз кешегә алай килешми. Безнең авылда балыкны малайлар гына тота. Буй җиткән башың белән кеше көлдереп йөрисең юк! Ул Искәндәр тирәсендә дә йөрмә, сиңа кирәк кеше түгел ул. Бер-берегезгә ияләнеп китәрсез. Бердәнбер кызымны Мәскәүгә җибәрә алмыйм, – дип кырт кисте әтисе.

– Странно, разве рыбу ловить позорно? Ты же в Башкирии меня сам в каждую субботу на рыбалку приглашаешь! Әтием, син бүген әллә нинди, странный. Я тебя не узнаю. Я же за него замуж не собираюсь, просто хотели погулять.

– Әйттем бит, аның белән бармыйсың, – дип, табын яныннан торып чыгып ук китте Сәет. Алла сакласын, андый эшләр азмыни дөньяда, үзенең бертуганына гашыйк булып куйса?! Бүген үк кереп, Хәния белән сөйләшеп чыгасы булыр.

Мәрьям дә балтасы суга төшкән кебек йөри. Ашамады, эчмәде, бакчага чыгып утырды. Искәндәрне күрүгә аңлады хатыны. Сәетнең авыз суларын корытып көткән улын Мәрьям түгел, Хәния алып кайткан! Сүз куертып торуның мәгънәсе юк.

Әнә, Фатыйма әнисе дә өтәләнеп йөри. Ничек кенә булмасын, Сәет белән Мәрьямне аннан да яхшырак аңлый алучы юк. Сәет янына, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.

– Мин бит Хәния Казанга чыгып киткән көнне үк барысын да сиздем, Сәет. Ничектер йөрәгем сизде. Инде син кайгырма, буласы булган, тузаны тузган. Кызның иң курыкканы күршебез Мәйсәрәнең хурлыкка калуы иде. Аллага шөкер, кеше-кара белми калды. Шулай да авыл халкы арасында, Хәниянең улы нәкъ Сәет инде, әллә күршеләр булгач, аның җиле кагылганмы, дип сөйләүчеләр булды. Бәлки, Хәния бәхетенә булгандыр бу хәл. Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас, кияве бигрәкләр дә әйбәт кеше булды күршекәемнең! Үзе акыллы, үзе укымышлы, прафисырмы, әкәдимерме ди шунда. Мәскәүнең үзендә студеннар укытып җата ди. Мәйсәрәне дә алып китәләр инде. Күршемнән башка ничекләр итеп гомер итәсе булыр? Башы бутала башлады шул Мәйсәрәнең, үзе генә ничек яшәсен? Алар әле берар атна торырлар, ял көне китәбез дип сөйләп торды Хәния. Искәндәрне бер яше тулгач алып кайтканнар иде. Шунда күрдем дә, йөрәкләрем өзелеп төшкәндәй булды, тач синең бала чагың инде, суйган да каплаган. Инде менә Хәятең очынып йөри. Иртә белән дә койма аша Искәндәр белән сөйләшеп торалар иде. Гашыйк булып маташа кызың! Бик тирәнгә киткәнче китегез сез. Шуннан башка чараң юк.

Сәет әнисен иңнәреннән кочып алды:

– Рәхмәт, әни, аңлавың өчен рәхмәт! Хәзер Мәрьямгә әйтәм, җыенсын.

– Мәрьям – акыллы, төпле хатын. Ул мәчеттә Искәндәрне күрүгә аңлады, ләкин сүз куертып тормады. Чөнки тавыш чыгарудан фәтвә юк. Акыллы хатын ире белән парә-парә кычкырышып тормый ул. Андый катлаулы мәсьәләне әкрен генә, тыныч кына хәл итәләр. Үзе дә… Шунда апаңның туена кайткан булса соң! Ирләрне ялгыз йөртергә ярыймыни? Алар барысы да бер чыбыктан сөрелгән, кәҗә кебек, кәбестә басуына керергә генә торалар! Ярар, мин әйтәсемне әйттем. Син, улым, үзеңә кара инде, яме. Баш ярылып күз чыкмаган.

– Шулаен шулай, әни, ләкин без Мәрьям белән ул малайны шулкадәр тилмереп көттек. Малайлары белән балыкка төшкән әтиләрне күреп, үзәкләрем өзелә иде. Их, минем дә шундый бер малаем булса, тормышым түгәрәк булыр иде, дип, күпме хыялландым?! Ә шул вакытта Хәния Мәскәүдә минем улымны үстереп яткан. Үз улыма «мин синең әтиең» дип әйтерлек хокукым да юк лабаса!

– Улым, син бу турыда оныт! Югыйсә үз тормышың да, Хәниянеке дә чәлпәрәмә килер. Ярар, мин керим әле.

Фатыйма кереп китәргә өлгермәде, Мәйсәрәләр капкасыннан, кармакларын күтәреп, Айдар белән Искәндәр килеп чыкты. Аталы-уллы башта Фатыйма белән, аннан соң Сәет белән кул биреп күрештеләр дә, сөйләшә-сөйләшә, Мишәгә төшеп киттеләр.

Хәниянең ире һәм Сәетнең улы. Сәетнең йөрәгеннән, күкрәгеннән актарылып, сызлану өне чыкты.

Өйгә кергәч, Сәет Мәрьям белән Хәяткә әйтте:

– Җыеныгыз, телефоннан хәбәр иттеләр, иртәгә иртүк эшкә барып җитәргә кирәк.

Мәрьям шунда ук әйберләрен җыя башлады. Ә Хәят аптырап калды:

– Зачем? Мы же на неделю приехали, можно я останусь, әтием, потом сама приеду.

– Юк, калмыйсың, бу инде хәл ителгән мәсьәлә.

– Ты вечно так! У тебя работа важнее нас, – диде Хәят, күзләренә яше тыгылып.

Бер сәгать дигәндә җыенып чыгып та киттеләр.

* * *

– Ни булды сиңа, что случилось, – дип, әнисе Хәяттән сораштырып караса да, «әнием, всё хорошо»дан башка сүз ишетмәде. Кызы табиб булып эшли, иртән чыгып китә, кич соң гына кайта. Әллә ничек кенә шунда, салкынлык керде гаиләгә. Сәетнең үз эше: әллә ниткән зур заказлар, җыелышлар, киңәшмәләр. Мәрьямнең үз авырулары, операцияләр. Хәят – балалар табибы. Ул төн җиткәндә генә эштән кайта да әти-әнисенә:

– Доброй ночи, – дип, үз бүлмәсенә кереп китә.

Инде яше дә узып бара, кияү буласы кеше күренми. Оныклар сөясе килә Сәят белән Мәрьямнең.

* * *

Егерме тугыз яше тулганда, Хәят озын буйлы, сары чәчле чибәр генә бер егет ияртеп кайтып керде. Бу сирәк кәҗә сакаллы егет Сәет белән кул биреп исәнләште дә Мәрьямгә ак розалар бүләк итте.

– Константин, – дип таныштырды ул үзен.

Сәет белән Мәрьям кичке ашка әзерләнеп йөриләр иде, яшьләргә өстәл янына утырырга тәкъдим иттеләр.

Утырышкач, Хәят сүз башлады:

– Константин – мой будущий муж. Он сегодня пришёл просить моей руки.

– Да, да, – диде кәҗә сакаллы, – я хочу жениться на вашей дочери. Пришёл за вашим благословением.

Сәет чигәсеннән әллә нинди кырмыскалар йөгергәнен тойды, башы әйләнеп китте. Ул хәшәрәт кырмыскалар бөтен тәненә таралдылар, күз аллары караңгыланды.

– Как замуж?

– А что тут особенного? Мы любим друг-друга. Әтием, әнием, это уже решено.

– Нет, – диде Сәет, – ты выйдешь замуж только за татарина! Вы, молодой человек, простите, никогда моя дочь не выйдет замуж за русского, никогда. Не позволю!

– Әтием, у нас будет ребёнок. Как ты можешь запретить мне? Что, мой ребёнок будет расти без отца?

– Как будет ребёнок? – диде Сәет, инде юашланган тавыш белән. – Без никаха, без свадьбы?

– Мы уже венчаны! В церкви… Константин служит там. Я приняла христианство, прошла крещение.

Сәетнең күкрәк турысы әчетеп, нәрсәдер өзелгән кебек булды.

– Чыгып китегез! Син минем кызым түгел, оныт безне! Бусагадан атлап керәсе булма, – дип гайрәтләнмәкче булды ул. Ләкин тавышы пышылдап кына чыкты. Йөрәк турында, чынлап та, нәрсәдер өзелде.

Диван кырыена авып төшкән Сәеткә Мәрьям ниндидер дарулар каптырды.

– Кызым, тизрәк «скорый» чакырт, әтиеңне үтердең, – дип кычкырды ул.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәндә, Сәеткә инде уколлар ясаганнар, кызы, аның өстенә иелеп, елый-елый, йөрәк турына массаж ясамакчы була. Шул чакта муенына алтын чылбыр белән эленгән зур гына алтын тәре – Константинның никах бүләге, Хәятнең күлмәк изүеннән шуып чыгып, Сәетнең күкрәгенә килеп төште. Сәет хәлсез куллары белән тәрене тартып өзмәкче идеме, алтын чылбыр Хәятнең муенын кисеп керде. Кәҗә сакаллы, килеп, Сәетнең кулларыннан тәрене ычкындырды.

– Не беспокойтесь вы так, всё будет хорошо, это её выбор.

Сәет аңын югалтты. Каядыр очты да очты, күкрәге янды, җаны сызлады. «Ашыгыч ярдәм» машинасында хатыны илереп-илереп елады.

– Скорее, скорее, мы его теряем… – Бу сүзләр Сәетнең башында «тәре, тәре», – дип яңгырап тордылар.

Сәеткә инфаркт булган иде. Бер ай буе хастаханәдә ятты ул.

* * *

Хәят Константин фатирына күчте. Әтисе хастаханәдән чыгып, берәр ай вакыт үткәч кенә, әнисеннән рөхсәт сорап, үзе генә әтисенең хәлен белергә килде. Инде көмәне беленә башлаган, йөзенә саргылт таплар – тут төшкән. Хәят, кереп, әтисен кочакламакчы булды, Сәет, аксыл ябык куллары белән ишарәләп, кызын якын китермәде.

– Миңа якын килмә, Хәят. Хәзер синең поп кушкан исемең кем инде, башта танышыйк.

– Анастасия, – диде кызы. Мине Анастасия дип крестили.

– Менә таныштык та, Анастасия. Теперь по-порядку. Я тебя не благословляю. Оныгымны да чукындырасыздыр. Үзең чукынган булгач, балаңа да тәре тагарсың. Мин нәсел калдыра алмадым. Зариф бабаң әйтмешли, яшәп тә торасы калмаган. Нишләмәк кирәк, бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Ярар, бар кайт, әниең янына килеп йөр, ташлап бетермә.

– Мин, әти, Константиннан кунарга рөхсәт сорап килгән идем, сезне бик сагындым.

– Юк, өеңә, урысың янына кайт. Минем бүген әниең белән икәүдән-икәү генә каласым килә.

– Әтием, ты почему так со мной разговариваешь? Тогда авылда мне этот Искандер очень понравился. А ты запретил мне с ним встречаться. Больше никого полюбить не смогла. А Константин так красиво ухаживал, и я полюбила его.

– А зачем креститься надо было?

– Это было его условие.

– Бар, өеңә кайт, Анастасия! Кабаттан миңа инфаркт булмасын дисәң, өеңә кайт.

Сәет арып-талып йоклап китте.

Уянгач, Мәрьямне чакырып китерде:

– Карчык, безнең үлемтекләр әзерләп куелганмы ул? Әзер булып торсыннар әле. Әгәр ул-бу хәл була калса, васыятем шул: мине Алансуга кайтарыгыз. Монда каласым килми, әни, Зариф бабай, Каракай әбиләр белән бергә авыл зиратында ятасым килә.

– Кит, булмаганны! Нәрсә турында сөйләгәнеңне беләсеңме соң син?! Әле бергә яшисе дә яшисе, оныклар үстерәсе, – дип әйтә башлауга, Сәет:

– Безнең, Мәрьям, оныклар булмаячак. Кызым да юк моннан ары… Ә ул туачак сабый – Константин белән Анастасия баласы. Шулай… Без бу дөньяда ялгыз калдык, карчык!

– Мине дә, үлгәч, синең яныңа алып кайтып күмсеннәр иде лә ул, – диде Мәрьям, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

Алар икәүләшеп, ут та яндырмыйча, озак утырдылар. Сәет Мәрьямнең иңнәреннән кочып алды. Аңа бу минутларда хатыныннан да якын кеше юк иде.

Айлы болытсыз төн. Сәет күккә карады. Җидегән сабындагы кечкенә йолдыз, Сәетне үчекләгән кебек, һаман шул урынында нурланып янып тора.

– Сәет, син алай бетеренмә, синең бит улың, Искәндәрең бар. Сине әти дип белмәсә дә, ул бар. Синең дәвамың, улың бар. Ә минем? Минем беркемем дә юк. Әгәр син дә ташлап китсәң, мин нишлим? Син китмә, яме, минем хакка, минем өчен озак итеп яшәргә тырыш, яме, җаным, яши генә күр!

Мәрьям, башын Сәетнең иңнәренә салып, елап җибәрде. Арып-талып йоклап китте Сәет. Әллә нинди төшләр кереп йөдәтте. Кайдадыр, чиркәүдәме шунда йөри, имеш. Баштанаяк карадан киенгән кешеләр мәш киләләр кырыенда. Муеннарына зур алтын тәре аскан балалар Сәеткә килеп сарылмакчы булалар. Ул алардан кача, йөгерә, ләкин аяклары тыңламый. Менә кара киемле, тәре аскан балалар аның куенына кереп тулдылар. Ә каршында Зәйтүнә белән Хәят, алар да шул төркемдә. Муеннарында зур алтын тәреләр. Ә уң ягында әнисе Хәят белән Зариф бабасы.

– Кач, улым, кач, – ди Зариф бабасы. Кил монда, әниең янына кил. Качып котыл, балам, бетәсең бит, бетәсең. Дога укы, әлхәм…

Шунда шабыр тиргә батып уянып китте Сәет. Мәрьям, уянып, утны яндырган иде.

– Әтисе, нишләдең, тәмам котны алдың. «Коткарыгыз!» дип кычкырасың, ыңгырашасың.

– Әллә нинди шайтан төшләре керде. Бу арада, авырып ятып, намазларым калды. Шуңа борчыла бабай, кисәтә торгандыр.

Сәет, бисмиллаһ әйтеп, борылып ятты. Озак итеп дога укыды. Нәкъ шул яктан – тәрәзәдән аларның йолдызлары күренеп тора. Гүя:

– Нәрсә булды сезгә, тормыш диңгезенең кайсы ярына килеп бәрелдегез? Мәхәббәтегезгә, әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә биргән вәгъдәләрегезне үтәдегезме? Сәет, Зәйтүнә урыска чыккан, балаларын чиркәүгә алып барып чукындырганнардыр әле, минем балам беркайчан да бу эшкә бармаячак, дигән идең. Бердәнбер кызың, йөрәк җимешең нишләде? Ә син монда берни эшли алмыйсыңмы? Шулай, халык юкка гына «Улы булган кеше – улын, кызы булган кеше кызын сөйләмәсен!» дип әйтмәгән. Балалары үзәкләрен өзеп, канатларын каерып, йөрәкләрен канатып, җаннарын елаткан ата-аналардан чыккан сүзләр бу! Шул ата-аналарның ачыргаланып әйткән сүзләре, мәкаль булып, буыннан-буынга күчеп йөри торгандыр.

– Әле кабыкка менмәгәнсең, Сәет. Тормыш сиңа соңгы сәгатеңдә дә нәрсә күрсәтәсен белмисең. Әнә Зәйтүнгөл дә йолдызлары аша:

– Бирешмә, Сәет, ничек булса да яшәргә тырыш. Ә без синең белән җаннарыбыз күкләргә ашкач күрешербез. Ә балалардан ваз кичәргә ярамый. Алар – нинди генә булмасын, безнең йөрәк җимеше. Ялгышсалар, дөрес юлны без күрсәтергә тиеш. Кеше кайгысы – кешнәктә, үзеңнеке – үзәктә дигәннәр. Булыш кызыңа! – диядер сыман.  – Кызыңа ничек авыр. Язмыш Искәндәр белән икесенең арасына керде. Шулай, кара сакалың үзеңә ияреп йөри инде ул. Беркая качып котылыр хәл юк. Бер кат ялгышсаң, үзеңә-үзең хыянәт итсәң, гөнаһысы, еллар үткәч тә, сине эзләп таба икән! – дип, үзенчә юата сыман.

Тора-бара үз хәленә ияләшә төште Сәет. Башы-аягы белән эшенә чумды. Мәрьям көне-төне Хәятләрдә. Тиздән оныгы туарга тора. Хәят көч-хәл белән генә йөри. Сәет Мәрьямгә үзе әйтте:

– Син Хәяткә барып булышып тор инде. Бигрәк бетәшкән. Исән-сау гына тапсын баласын. Раббым, бер Аллам, туачак баланың ни гаебе бар?

Ял көннәрендә кунакка кодалары килә. Кап-кара киемнән өерләре белән килеп керәләр. Хәят тә, хастаханәдән китеп, ире янына чиркәүгә эшкә керде. Һәм, өстенә кап-кара кием киеп, күзләренә кадәр төшереп, кара яулык бәйләп йөри башлады. Әбисенеке кебек кап-кара күзләре генә, Сәетнең җанын җылытып, «Әти, мин – синең кызың бит» дигәндәй, нур чәчеп торалар.

Алар килеп керүгә, өйгә сасы шәм исе тарала. Ашарга утыргач, озаклап чукыналар. Хәят тә чукына. Ашап бетергәч, әллә нәрсәләр турында җырлый-җырлый, тагын чукыналар. Сәет белән Мәрьям дога кылалар. Озын затлы өстәлнең бер ягында чукыналар, икенче ягында дога кылалар. Шаккатмалы хәл, кызын танымый Сәет. Әйтерсең гомере буе христиан динен тоткан. Шундый итеп башкара христиан диненең йолаларын! Константинның күзенә генә карап тора. Кичен, кунаклар киткәч, Сәет фатирларын җилләтә. Озак итеп җилләтә. Ләкин Сәетнең күңелләрен болгатып, җанына тия торган ул ис тиз генә бетми, озакка җитә.

* * *

Бүген Сәет өчен иң бәхетле көннәрнең берседер – оныгы, нәселен дәвам итәргә тиешле оныгы туды. Мәрьям белән икесе өзелеп көткән малай – Константин белән Анастасиянең уллары туды. Ул сабыйда Сәетнең дә каны ага.

Менә үзе дә лаеклы ялга чыгарга тора. Ул малайны татарча сөйләшергә өйрәтер, Агыйделгә балыкка алып йөрер. Исемен Яков дип кушасылар ди.

– Ярар, мин аның колагына «исемең Якуб булыр» дип кычкырырмын.

Сәетнең оныгының исеме Якуб булыр. Ә үсеп җиткәч, кайсы динне тотасын үзе белер әле. Алла боерса, бик өметсез түгел бит әле. Мәрьям белән икәүләшеп тәрбияләрләр оныкларын.

– Йә Раббым, ишет минем өзгәләнеп, үзеңнән ярлыкау сорап ялварганнарымны! Туар җанны җиргә үзеңнең рәхмәтең белән тудыргансың. Шушы баланың йөрәгенә мәрхәмәт, ислам диненә мәхәббәт сал, безнең бәхетебезне Чүмеч йолдызга мөлдерәмә итеп тутырсаңчы.

Сәет озаклап намаз укыды. Намаздан соң җаны тынычланып калгандай булды. Бөтен җанына, тәненә әллә нинди бер чисталык, тынычлык таралды.

Бер атнадан оныкны, нәни, кечкенә генә өтерге хәтле малайны бала табу йортыннан Константиннар йортына алып кайттылар.

Кодалар әллә кайчан килеп куйганнар. Өйдә өстәл әзерләнгән. Балага карават, коляска сыман кирәк-яракларны Сәет шофёры белән җибәреп куйган иде. Өйләренә шушы кечкенә генә кып-кызыл малай аңлашу китерде. Хатын-кызлар малай янында мәш килделәр. Мәрьям тиз генә Яков-Якубның маңгаена, күз тимәсен дип, иннек ягып куйды. Малайга нәрсә, аңа Яков ни дә, Якуб ни. Бер бабасы «Господи, помилуй!» дип, өч бармагы белән дүрт почмагына төртә. Икенче бабасы, колагына бисмиллаһ әйтеп, «Балам, синең исемең Якуб булыр» дип дога кыла. Яков-Якубка барыбер. Төкерә ул сезнең мәшәкатьләрегезгә! Әнә, уянды да, авызын ачып, әнисенең күкрәген эзли башлады. Өйдә мес-мес итеп бала имгән тавыш ишетелде. Үзеннән шундый да тәмле ис килә инде! Сәеткә яңа туган бала исе сасы шәм исен басып киткән кебек тоелды. Тамагы туйган баланы, бисмиллаһ әйтеп, кулына алды да киң итеп елмайды.

– Һи улым, үсәм дә дәү әтием белән балыкка барам әле мин дисеңме? Дәү әтинең вакыты күп була аның дисеңме? Үсим генә менә дисеңме?  – Эченнән генә дога укып, төкереп куйды. – Күзләрең нәкъ әниеңнеке шикелле зур, кара икән. Күзләрем генә тия күрмәсен. Ләкин мин сине кәҗә сакаллы әтиеңә охшасаң да яратыр идем.

Өйләренә күтәренке кәеф белән кайттылар.

– Мәрьям, – диде Сәет, – син Якуб янына миңа караганда күбрәк барып йөриячәксең. Зинһар, дип әйтәм, күбрәк татарча сөйләш, бала ишетә ул. Бишек җырлары җырла. Җанына татар моңы, үзебезнең ислам дине сеңеп үссен. Кызыбызга сеңдерә алмаган татар рухын оныгыбызга бирик.

Мәрьям дәшмәде. Мәрьям бишек җырларын белми иде. Чөнки үзенең дә татарчасы ипилек-тозлык кына калып бара. Сәет белән сөйләшүләре бер-ике җөмләдән артмый. Сәет өенә йокларга гына кайта, кайткач та намазына утыра, Коръән укый. Ә кызы урыс телле булып үсте. Бала чагында әтисе:

– Марҗа мәллә син? Әнә, агач яфраклары да үз телләрендә җилфердәп сөйләшә, – дип ачулангач, ике телне бергә куша-куша сөйләп китә торган иде. Хәзер исә татар телен бөтенләй онытып бара.

* * *

Зәйтүнәгә илле яшь туласы көннәрдә кызы игезәк бала тапты – кыз белән малай.

– Кызым, мин сезгә килеп-китеп йөри алмам, ерак торасыз. Ә үзеңә генә ике баланы карау кыен булыр, ирең гел эштә. Әйдә, балаларны безгә алып чыгыйк, азрак үсә төшкәч, өегезгә кайтырсыз.

Кызы белән кияве риза булдылар. Шул килүләреннән биш ел буе өйләренә күчмәделәр.Балаларга исемнәрне урыска да, татарга да ярый торган итеп куштылар: улы – Марат, кызы Венера исемле булды. Матур итеп исем кушу мәҗлесе оештырдылар.

Балаларның теле «әннә», «әттә», «әббә» дип ачылды. Үсә төшкәч, Зәйтүнәгә матур итеп «дәү әни» дип әйтә башладылар. Әнисен җирләгәннән соң ук намазга баскан Зәйтүнә сөенеп туя алмады. Пианинода татар көйләре уйнады, балалар биеде. Зәйтүнәнең оныклары татарча бишек җырлары тыңлап үстеләр. Ашап эчкәч, нәни кулларын күтәреп, әкбәр әйттеләр. Дәү әниләренең һәрбер хәрәкәтен кабатлады сабыйлар. Йортка бәрәкәт кайтты.

– Кызым, әйт иреңә, ашагач, битен сыпырып куйсын, аннан гына кулы корымас. Ә минем күңелем булыр.

– Әй әни, син Толяның күңеле булсын өчен генә чукынып куя алмыйсың ич. Аларга да диннәре шулай ук кадерле. Балаларны үзең ничек теләдең, шулай тәрбияләдең, Толя бер сүз дә әйтмәде.

– Аллага шөкер, Алланың биргәненә мең шөкер! Әниемнең кылган догалары кабул булды. Сине үзем карап үстерә алмаган идем, балам, мөмкинлегем булмады. Инде менә синең балаларны дөрес итеп тәрбияләп үстерик.

– Шулай, әни. Менә мин дә үземнең тормышым турында озак уйладым. Толя белән дә ул турыда киңәшләштек. Мин ислам диненә күчәргә уйладым. Ирем каршы килмәде:

– Син үзең ни теләсәң, шуны эшлә. Һәрбер кеше нинди дин тоту турында үзе хәл итәргә тиеш,  – диде.

Зәйтүнә, килеп, кызын кочаклап алды.

– Кызым, балакаем минем, кадерлем! Аллага шөкер! Син мине бүген шундый бәхетле иттең! Тәңрем, ишеттең мине, сораганнарымны бирдең. Рәхмәт сиңа, Раббым, Аллам!

Зәйтүнәнең күзләреннән туктаусыз яшь акты. Оныклары, килеп, нәни куллары белән аның күз яшьләрен сөрттеләр:

– Дәү әни, елама, елама, яме! Без бит сине шундый яратабыз. Син елама гына!

Ә беркөнне, кичке ашны ашаганнан соң, Толя да, кулын күтәреп, дога кылып куйды.

– Әни, мин дә ислам диненә күчәргә булдым. Гаиләм мөселман булып, мин үзем генә христиан динендә кала алмыйм. Бик күп бөек кешеләр күчкән бу дингә. Уйладым-уйладым да гаиләм белән бер диндә булырга тиешмен дип хәл иттем.

– Рәхмәт, Анатолий кияү, бик зур рәхмәт сиңа,  – диде Зәйтүнә, ә үзенең тавышы сынып китте.

Бу көннәрне күрер өчен, күпме кайгы, күпме хәсрәт күрергә туры килде аңа! Тормыш сындырып сыный дигәннәре хак, күрәсең! Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең каннары, рухлары гасырлар аркылы оныкларга дәшә:

– Имансыз яшәп булмый, иманыгызга кайтыгыз, оланнар!

– Аллага шөкер, – дип, Зәйтүнә намазына утырды.

Яшьли үлеп киткән иренә, яши дә алмыйча дөнья куйган улына, әти-әнисенә, Каракай әбисенә озаклап дога кылды. Калганнарга исәнлек-саулык, хәерле гомер теләде. Елый-елый, озаклап укыды ул намазын.

Кызы берничә тапкыр аның бүлмәсенең ишеген ачып карады, исән-саумы икән әнисе?

Зәйтүнә исән генә түгел, ул бүген яңадан туган кебек иде. Ул бәхет-сәгадәт диңгезендә йөзә:

– Әлһәмдүлиллаһи, биргәнеңә мең шөкер! Кайгысын да, хәсрәтен дә бирдең. Инде менә сабыр иткәннәремнең нәтиҗәсе – мөселман гаиләсендә яшим, – дип, Ходайга рәхмәтләр укыды ул.

Баласын җирләгәндә:

– Раббым, ник баламны алдың? Мине түгел, улымны алдың. Ни гаепләрем бар иде соң? Шундый газапларга дучар иттең? – дип, бәргәләнә-бәргәләнә елаган иде Зәйтүнә. Ул йокысыз караңгы төннәр мәңге үтмәс кебек иде.

– Якын кешене югалткач, йөрәккә кырык бер энә кадалыр. Мәетнең кырыгы җиткәндә, шул энәләрнең көн саен берсе чыгар, ә кырык беренче энә, мәңгегә йөрәктә калып, чәнчеп, йөрәкне авырттырып торыр, – диләр.

Ә баласын җирләгән ата-ананың йөрәгендә кырык бер энәнең берсе дә чыкмыйча, әрнетеп, ачыттырып, җаннарын сызлатып тора икән. Бу хәлләрне баласын югалткан кеше генә белә! Ата-анага үзеннән алда баласын җирләргә язмасын! Дошманыңа да бирмәсен андый газапны! Шуңа күрә дә баласын үзеннән алда күмгән ата-ананың тәне мәңге тәмуг уты күрмәс, ди.

Чөнки тәмугны җирдә үк күреп китә баласын җуйган ата-ана. Йөрәккә кадалган кырык бер энәнең җәрәхәтен гомер буе йөрәкләрендә йөртәләр дә шул газаптан үлеп тә китәләр.

Шул газапны күрде Зәйтүнә, түзде, сабыр итте, сабырлык сорап, Тәңрегә ялварды. Ишетте лә Раббысы ялваруларын.

Инде әнә кияве дә:

– Әни, мин дә ислам диненә күчәм, күпме бөек кешеләр күчкән мөселман диненә, – дип тора бит, рәхмәт яугыры.

Ходай саулыкларын бирсен, балаларының игелеген күреп бәхетле яшәсеннәр!

* * *

Инсаф белән Фатыйма тыныч кына, ипле генә, картларча яшәп яталар. Фатыйма, ах-ух килеп, Инсафка тәмле-тәмле ризыклар пешерә, өстен-башын карый. Инсаф исә ишегалдында мәш килә. Һәркем өмет иткән тыныч, бәхетле картлык шулдыр!

Кыш көннәрендә мунча ягарга ярата карты. Кичтән карчыгы белән киңәшләшә:

– Син, карчык, әгәр мин иртәгә мунча ягыйм дисәм, ни әйтерсең икән? Атна кич җитте, кан басымың ничек синең?

– Ару, – ди Фатыйма, – ягыйк. Җомга көнгә пакьләнеп керик.

Кышкы салкын көнне мунча ягу – Инсаф өчен үзенә күрә бер ритуал ул. Кичтән мунчага коедан су ташый, мичкә аз гына утын ягып җылытып ала. Алай эшләмәсәң, утын да бәрәкәтсез була, икенче көнне мунчага җылы да парланып төшми, пары ләззәтле, карт сөякләрне сихәтләндерерлек булмый. Кичтән төз лапастан берничә кочак утын кертеп куя. Җәйдән киптереп, ярып куелган утын җылы мунчада рәхәтләнеп җылынып тора. Мунчаның суы иртән торышка яңа сауган сөт шикелле талыккан була.

Инсаф иртән-иртүк ягып җибәрә мунчаны. Күккә туп-туры булып зәңгәр төтен күтәрелә. Шул төтен баганасы күктә йөзгән ак болыт мамыкларына барып кушыла. Урамга шундый да тәмле булып үзенә бертөрле ис – чисталык, пакьлек, пөхтәлек исе тарала. Күрше-күлән бу искә сөенеп уяна:

– И рәхмәт төшкере! Инсаф күрше мунча яккан икән, мин бу юлы ягып тормам, аларга гына кереп юынырмын.

Татар халкында бер-береңә мунчага әйтү, мунчадан чыккач, кайнап чыккан самовардан җимешләп, сөтләп чәй эчү – борынгыдан килгән матур бер гадәт.

Инсаф вакытын белеп кенә, күмере калып, ис тимәслек итеп кенә мунчаны томалап куя. Аннары кайнар сулы калай ләгәндә май ахырыннан июньнең уникесенә кадәр җыеп, бөтнекләр, мәтрүшкәләр кушып бәйләгән себеркене пешерә. Мунчага бөтнек, мәтрүшкә, каен яфрагы исләре – сафлык исе тарала. Инде, Фатыймасы кергәч, аңа ис тимәсен дип, ишекләрне ачып куя. Фатыйма ләүкәне, идәннәрне юып чыгара. Чиста сөлгеләрне элә дә:

– Кая, беренче мунчага Гөлйөземгә әйтим әле,  – дип чыгып китә.

Менә шундый мунча яга, сихәтләнә, күршеләр белән чәй эчә торган көн ул атна кич.

* * *

Инде Инсаф белән Фатыйма да Алансуның тыныч, җиләкле зиратына – әби-бабалары, әти-әниләре, авылдашлары янына күчтеләр.

Инсаф яшәү дәверендә хатынына әйтә килде:

– Карчык, син миннән алда китә күрмә, яме. Башта мине тәрбияләп, хәстәрләп, хасиятләп озат. Картлык көнендә хатыныннан калган ир затыннан да бәхетсезрәк җан иясе юк ул. Шуңа күрә ирләр алданрак китә торгандыр, ә хатыннарның гомерен Ходай озынрак иткәндер. Ир затына, тормыш итәр өчен, синең кебек җүнле хатын кирәк. Ипле, зирәк, пөхтә хатын. Ләкин андый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми шул ул! Мине сиңа биргән, сине миңа биргән. Бергә яшәгән вакытыбыз тормышыбызның иң матур өлеше булды, ул да, бер мизгел булып, күзгә дә күренмичә, сизелмичә үтеп китте. Әйе, күз ачып йомганчы үтеп китте бу гомер. Ә тегендә баргач, барысы өчен дә җавап бирәсе бар. Минем җавап тотарлык гамәлләрем, үзең беләсең, Фатыйма, бик күп. Әти өчен дә, үзем өчен дә хисап тотасы бар. Менә шуннан куркам мин. Тәмуг утларына утын булмасам ярар иде. Инде намазга баскан саен, һәрбер адымымны атлаган саен, Аллаһы Тәгаләдән, ярлыка, дип үтенәм. Аннан соң, карчык, икәү бергә ятыйк инде. Бу – минем васыятем. Син минем белән янәшә ятсаң, миңа тынычрак булыр иде.

Инсафның әйткәннәрен ишетте Тәңре. Әбиләр чуагында, зираттагы агачлар алтынсу-сары төскә кереп, битләргә тоҗымнар уралган чакта китеп барды Инсаф.

Ул көнне мунча яккан иде. Үзе мәтрүшкәләр кушып бәйләгән каен себеркесе белән чабынып, юынып, чистарынып, пакьләнеп китте җомга намазына. Сакал-мыекларын сөннәтләде. Чиста кием-салымын киде.

– Син, карт, анда озын-озаклап йөрмә. Мин әчегә коймак куеп җибәрдем, син кайтуга әзер булып торыр. Кордашларыңны күрәсең дә, билләһи, аерыла алмыйсың. Нәрсә генә сөйләшәсездер?

– И карчык, кордашлар бигрәк аз калды бит инде. Кулдагы бармаклар санына да тулмый. Җир астыннан юллар юк бит, исән чагында аралашасы килә.

Фатыйма ух-ах килеп урыныннан кузгалды да Инсафын озата чыкты. Иренең авыр адымнары артыннан, кулларын каш өстенә куеп, озак итеп, күздән югалганчы карап калды.

– Шулай, икебез дә картайдык. Инде урын хастасы гына итмәсен. Икең бер көнне үлеп булмый. Син дә, мәчеткә барып җиткәнче, әллә ничә мәртәбә туктыйсың. Озак итеп тирә-юньгә карап торасың. Сиздермисең генә, йөрәгең атларга бирми инде сиңа. Йөрәгең беткән, – дип, эченнән генә әйтеп куйды Фатыйма.

Инде үзе дә начар күрә. Күзен әллә нинди җәтмә каплаган кебек. Сөртеп тә карый күзләрен. Ләкин элеккеге җетелеге юк. Намазны да урындыкка утырып кына укый. Сәҗдәгә китсә, тора алмый азаплана.

Инсаф кайтыр вакытка чамалап, Фатыйма чәен куеп җибәрде, коймак пешерде. Иллә дә мәгәр ярата инде ире Фатыйманың юка гына итеп пешергән коймагын! Өйгә шундый да тәмле булып коймак исе таралды. Хәзер менә шау килеп ире кайтып керер.

– Рәхмәт, карчык! Яратам да соң намаздан кайтып керешкә таба исен, бигрәкләр тәмле итеп пешерәсең коймакны, – дип, Фатыйманы мактап алыр. И-и, күңеле була инде Фатыйманың, башы күккә тия! Тик Инсафка сиздерми:

– Сөйләгән булып утырыр инде тузга язмаган сүзне.

Ишек ачылган тавышка борылып караса, Инсаф инде ишектән атлап кергән, йөзе ап-ак. Бер кулы белән күкрәгенең сул ягын тоткан.

– Булыш әле, карчык, аз гына атларга булыш. Азрак ятып торыйм. Көчкә кайтып җиттем. Йөрәкнең рәте-чираты юк.

Фатыйма ирен диванга салды да торып китмәкче булды. Инсаф салкын куллары белән беләгеннән тотып алып туктатты:

– Тукта, ашыкма, карчык. Бераз гына янәшәмдә утырып тор әле. Мин бүген китәрмен, ахрысы. Гаҗәп төш күрдем. Өнемдәге кебек булды. Утырып тора идем. Уң ягыма борылып карасам, шундый да матур, нурлы карт утыра. «Син бик арыдың инде, бик озак эшләдең. Сиңа ял кирәк», – ди. Башымны икенче якка борсам – тагын шул ук карт: «Әйе, бик арыдың инде, сугышларны күрдең, сиңа китеп ял итәргә кирәк», – диде дә юкка чыкты. Шул минуттан йөрәгемне утлы шөшле белән яндырып торалар. Күңелем сизә: бүген китәрмен мин. Сиңа бик риза-бәхил. Карчык, син үзең миңа бәхиллегеңне бирәсеңме соң?

– Кит, норсыз, тузга язмаганны сөйләнеп утырма, сүзләрең фәрештәләрнең «Амин» дигән вакытына туры килер! Йөрәк кыскан саен үлеп торырга монда, шундый матур дөньяны калдырып! Әйдә, тор, коймак ашыйбыз. Син яратканча юка гына итеп пешердем. Үлем турында сөйләнеп утырган була бит! Ә бәхиллек дигәннән, бәхил, бәхил, мең кат бәхил! Кич белән йокларга яткан саен, бәхилләшеп ятарга кирәк инде ул безнең яшькә җиткән картларга! – Фатыйманың җанына әллә нинди салкын кереп оялады. – Хәзер, тел астыңа салырга сәдәп китерәм, – дип, урыныннан кузгалды ул. Кырлы стаканга су агызып, Инсаф яныңа килсә, ире күзләрен Фатыймага таба төбәп тынып калган.

– Әстәгъфирулла, Инсаф, суламыйсың түгелме соң? Кайларга гына ашыктың, миңа да сәфәр чыгарга аз гына калган иде ләбаса, – дип елап, иренең күзләрен йомдырды да күкрәгенә капланды.

– Ясин да чыга алмый калдым, ясинсыз киттең, норсыз, – диде Фатыйма, елый-елый. Аның бүгенге «норсыз» сүзе йөрәк түрләреннән айкалып чыкты.  – Бәгырькәем, синнән башка ничекләр яшәп бетерермен?! Үлепләр ярата идем бит үзеңне! Яшәгән вакытта әйтә генә алмадым, әйтә генә алмадым! – дип өзгәләнде Фатыйма.

Өстәл өстендә Инсафы ярата торган алтын сыман кояш төсле коймаклары өелеп калды.

– Авыз итмәдең, авыз итә алмадың, – дип телгәләнде Фатыйманың йөрәге.

Сыерчыклар килгән вакытта, тереклек уянганда, агачларның бөреләренә яшәү суты тулып шартларга торганда, Фатыйма үзе дә иртән йокысыннан уянмады. Иреннән башка ярты гына ел яшәп калды.

Сәгать уннар тирәсендә тәрәзәдәге ак пәрдәләрнең әле һаман тартылып ачылмавын күреп, күршесе Гөлйөзем хәл белергә керсә, ишекләре ачык, Фатыйма исә, аклы күлмәген киеп, ап-ак яулыгын япкан да, күзләрен йомып, мәңгелек йокыга талган. Ишекләрен ватып кермәсеннәр өчен, алдан ук ачып куйган хәстәрле, хасиятле, уңган Фатыйма карчык. Йөзендә шундый тынычлык, елмаеп ята кебек. Әйтерсең ничә еллар ялгыз яшәп тилмергәннән соң кавышып, калган гомерен сәгадәтле, бәхетле тормышта яшәткән Инсафка:

– Әй норсыз! Әйттем бит мин сиңа, ник ашыктың, дидем. Аз гына көтсәң шунда, мин дә ахирәт сәфәренә чыгарга әзерләнгән идем бит инде. Ул сәфәргә икәүләшеп, бергәләшеп чыккан булсак, җиңелрәк булмас идемени соң, шулай ашыкмасаң? Гомерең буе ашыгып, каударланып яшәдең шул син. Гамәлләреңне уйлап кылмаганга, күпме гөнаһлар, хаталар ясадың?! Инде менә мәңгелектә кавышабыз. Әле анда да кызлар күзләп ятырсың, норсыз! Анда ирләр утыз өч яшьтә генә була ди. Ә миңа унсигез яшь буласы икән, – дип елмаеп яткан кебек Фатыйма карчык.

Фатыйманы, васыятен үтәп, карты янына җирләделәр. Ике кабер янәшә – Инсаф теләгенә иреште. Ә Каракай әби янәшәсендәге Фатыйма үзенә дип алып калган урын, кемнедер көтеп, нәүмизләнеп калды.

Бик матур кояшлы көнне күмделәр үзе дә кояш кебек нурлы Фатыйма карчыкны. Челтер-челтер кар сулары ага. Суларга кушылып, гомерләр ага. Яшь вакытта мәңге үтмәс кебек тоелган гомер кар суларына кушылып ага да ага.

Яңа язлар килгән саен, челтер-челтер итеп, гөрләвекләр булып, кешене ымсындырып, әллә нинди бәхетле көннәр вәгъдә итеп, көлә-көлә ага кар сулары. Кар сулары карны түгел, кеше гомерен ашый икән.

Бүген изге күңелле Фатыйма Инсафы янына кереп ятты.

Әнә, карт каен башында кешеләрнең йөрәгенә шом, каннарына тоз салып, өзеп-өзеп козгын кычкыра: «Коңы-коңы, иртәгә кем, иртәгә кем?»

Фатыйма исән булса әйтер иде:

– Кит, норсыз! Нәрсә дип, җаннарга шом салып каркылдыйсың?! Болай да кешеләргә авыр. Бар, кеше юк җиргә барып каркылда. Көш, көш,  – дияр иде.

Ләкин ул юк. Ул инде Каракай әби, авылдашлары, туганнары, гомер иткән Инсафы янына мәңгелеккә кереп ятты.

– Урыннарыгыз җәннәттә булсын, җаннарым! Безгә риза-бәхил булып китә күрегез, рәнҗемәгез. Нихәлләр кылмак кирәк? Бер килгән, бер китәсе. Адәм баласы җир йөзенә сыналу өчен килә. Сезне тормыш сындырып сынады. Тезләнсәгез дә егылмадыгыз. Тузанланган итәкләрегезне кактыгыз да, башларыгызны югары тотып, калган гомерегезне матур итеп яшәп бетердегез. Рәхмәт сезгә! Сезнең гомерләрне дәвам итәргә, теләкләрегезне гамәл итәргә без калдык, ә бездән соң оныкларыбыз калыр, – дип, үз уйларына батып кайтты Сәет  – Хыялый Сәет.

Буш, ятим өйләренә тын гына кайтып керделәр. Беркемнең бер сүз дәшәсе килми. Тынлык, бушлык. Мәһабәт гәүдәле Инсаф вәкарь генә кыяфәт белән балалары, оныклары янында сөенеп йөрми.

– И наным, кайттыгызмы? Сезне шундый сагынып беттем. Менә кайтырлар, менә кайтырлар дип, тәрәзәдән күзләремне алмадым. Әлһәмдүлиллахи, биргәнеңә мең шөкер, тагын күрештек. Җир астыннан юллар юк, ешрак кайтып йөрегез, – дип, җил-җил килеп йөрергә Фатыйма әниләре дә юк.

Йорт ялгыз, ятим. Әнә, күрше Мәйсәрә карчыкның да йорты ятим. Авылда ялгыз йортлар күбәйде. Шулай итеп авыл бетәрме? Яшьләр, укып бетерүгә, шәһәргә агыла, йортлар бушый.

Сул як күршеләре чәйгә дәшәргә кергән.

– Әйдәгез, оланнар, сез кайтышка өстәл әзерләп тордым. Мәет чыккан йортта тәгам җыярга ярамый. Чәйләр эчкәч, җаннар җылынып китә ул. Күңелләрегездәге бозлар эрер. Нихәл итәсең, бик елашмагыз. Үлгән артыннан үлеп булмый, исәннәргә яшәргә кирәк. Киткәннәр елаганны яратмыйлар. Күп еласаң, мәетләр су эчендә ятар икән. Елашмагыз, – диде Хәдичә карчык.

Әниләренең өчесен уздыргач, китәргә булдылар.

Кичен караңгы төшкәч кенә китәргә кузгалдылар. Көн бозылды, җил чыкты. Зыр-зыр итеп, Инсаф ясап куйган уенчык җил тегермәне әйләнә. Сәет йорт ишеген бикләде дә ачкычын Фираяга тоттырды.

– Апа, мин еш кайтып йөри алмам, син нигезне ташлап бетермә инде. Казан якын, җәйләрен кайтып йөрегез. Нигезне бетерергә ярамас, әти-әни рәнҗеп ятмасын. Каберләре утыргач, икесенә дә матур итеп чардуган, таш куярбыз. Каберләрне карап тору – безнең, исәннәрнең бурычы. Матур итеп яшәделәр, яткан урыннары да гөлчәчәкләр арасында булсын. Аларга хәзер дога гына кирәк.

Чыгып киткәч, Сәет караңгы тәрәзәләргә борылып карады. Өй түрендәге карт миләш, ялангач ботаклары белән шык-шык итеп, тәрәзәләргә кага:

– Кем бар анда, әй, хуҗалар! Чыгыгыз, ишегегезне ачыгыз, балаларыгызны озатып калыгыз. Кулларыгызны күтәреп, юл догасы укыгыз. Юллары хәерле булсын!

Ишетмиләр…

Ишек ачучы, озатып калучы юк. Зырылдап, җил тегермәне әйләнә дә әйләнә. Әйтерсең лә карт бичура, орчыгын зырылдатып, оныкларына җылы оекбашлар бәйләр өчен, язгы бәрәннең йомшак сузма йоныннан җеп эрли.

Чыгып киткәндә, Сәет күршеләргә юл хәере бирде. Рәхмәтләр әйтеп кузгалып киттеләр. Юллары зират яныннан уза. Зират капкасы янында ук әтисе белән әнисенең каберләре. Әнисенең кызыл балчыгы әле кар белән капланып өлгермәгән кабере, моңсуланып, тынычланып, бөгәрләнеп яткан кызыл төлке сыман, балаларын озатып калды.

– Хушыгыз, оланнар, бәхетле булыгыз! Без киттек, дөнья сезгә калды, монда килергә ашыкмагыз, – дигән кебек шаулашты карт каеннар.

* * *

Сәет әнисенең кырыгына үзе генә кайтты. Оныгы Яков-Якуб авырып киткән, шуңа күрә Мәрьям кайта алмады. Ул машинасы белән зират янына килеп җитте. Авылда мәет күмәләр. Зиратта, нәкъ кырык көн элек кенә күмелгән әнисе кабере янәшәсендә ирләр кабер казыйлар. Кар эреп беткән, җып-җылы язгы көн. Кемне күмәләр, тагын кемнең гомере өзелде икән, язга чыккач кына? Көннәр озаеп төннәр кыскарган, бар табигать уянып, агачлар, сөенә-сөенә, яфрак ярырга җыенган вакытта кемнең җаны күккә ашарга ашыккан?

Сәет, машинасыннан төшеп, кабер казучылар янына килде, сәлам бирде.

– Кемне озатабыз, кардәшләр?

– Мәйсәрә карчыкны бүген Мәскәүдән алып кайталар. Кичә телеграмм сукканнар: «Бүген юып, кәфенләп, өйлә вакытларына алып кайтып җиткерәбез, кабер казып куя алмассызмы? Бик рәхмәтле булыр идек», – дип. Менә Мәйсәрә түтигә кабер казыйбыз, – диештеләр.

Сәет бер читтәрәк торган көрәкне алып казый башлады.

– Абый, сез бигрәк инде, шундый матур өс-баш белән буялып бетәсез бит.

– Берни булмас, энекәш, өс-башка берни дә булмас. Ә менә Мәйсәрә түти кире кайтмас. Киткәннәр кире кайтмыйлар.

Кабер казып бетереп, күп тә үтмәде, мәет ташый торган кара машина, аның артыннан ак чит ил машинасы килеп туктадылар. Кара машина кайгының үзе кебек шуышып килеп керде зиратка. Аннан Искәндәр төште дә, әнисенә кулын биреп, аңа машинадан төшәргә булышты. Ак машинадан Хәниянең ире белән кызы чыктылар. Мәйсәрә түтинең җәсәден авылдашлары машинадан төшереп җиргә куйдылар. Инсаф урынына мулла итеп билгеләнгән, Бохарада укып кайткан яшь егет җеназа намазы укыды. Ирләр, рәт-рәт тезелеп, тәкъбир әйттеләр.

– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…

Өч кеше – якыннары – гүргә иңдерергә тиеш. Башларына бәрхет түбәтәйләр кигән Искәндәр белән Айдар Мәйсәрә түтинең җәсәде янына килделәр.

– Мәетнең якыннарыннан тагын кем бар? – дип сорады яшь мулла.

Сәет кабер янына килеп басты.

– Мин күршесе булам.

– Абый, сезнең киемегез бигрәк затлы, ак. Буялып бетәрсез бит.

– Буялсын. Үзем төшәм, мин – мәет күмгән кеше, рәтен-чиратын беләм. Син, Искәндәр, аяк очыннан тот.

– Юк, абый, мин уртага төшәм, әтигә авыр күтәрергә ярамый. Аяк очына әти төшсен.

Искәндәр чиста татар телендә сөйләшә иде. Әтигә авыр була, ди бит. Егет кеше, молодец!

Сәетнең йөрәген телеп, башыннан «Ә минем алай әйтердәй улым юк шул» дигән уй узды. «Улым бар, ләкин минеке түгел», – дип уйлады ул.

Ул дәү әнисен күмәргә әти-әнисе, сеңлесе белән кайткан. Мәйсәрә карчык Сәеткә әби булырга тиеш иде бит.

Менә хәзер, улы белән рәттән басып, Мәйсәрә карчыкны гүргә иңдерәләр.

– Йөзен кыйблага каратып куярга кирәк, Искәндәр. Әле син бик яшьсең, гомереңдә әллә ничә кешене гүргә иңдерәсең булыр, – диде Сәет. Тар кабердә улының ныклы беләкләрен, сулышын, сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп торган затлы хушбуй исен тоеп тору аңа шулкадәр рәхәт иде. Үзенең кабердә икәнен дә онытты.

– Нәкъ мин ярата торган парфюм куллана икән,  – дип уйлап куйды Сәет.

Егетләр тиз-тиз генә каберне күмеп тә куйдылар.

Янына Хәния килеп басканын Сәет сизми дә калды.

– Нихәл, Сәет, ник инде шундый киемнәрең белән кабергә төштең, буялып беткәнсең бит, – дип, кулындагы ак сөлгесе белән Сәетнең киемнәрен сөртмәкче булды. Ләкин юеш кызыл балчык Сәетнең аксыл киеменә тагын да күбрәк сылана гына барды.

– Исәнме, Хәния, кайгыңны уртаклашам. Ата-ананы озату – бик авыр хәл инде ул. Ә кием өчен кайгырма, кайткач, апа рәтләр әле. Иртәгә әнинең кырыгын үткәрәбез, гаиләгез белән җыелышып керегез.

– Мин Фатыйма апаның үлгәнен ишетмәгән идем. Каберен күргәч, сискәнеп киттем. Әни белән күршеләр булып тату гомер иткәннәр иде. Сөйләшкән кебек, зиратта да өчесе бергә ятканнар. Якты, матур кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын!

Кара машина ничек шуышып кергән булса, шулай тын гына чыгып та китте. Сәет тә үз машинасына таба атлады. Машина янына килеп җитәрәк, Айдар белән Искәндәрне иртәгә әнисенең кырыгына – искә алу мәҗлесенә чакырды.

– Иртәгә керегез, көтеп калабыз. Дәү әниегез дә, әниең дә безнең күршедә генә яшәгәннәр иде.

Искәндәр, ап-ак тешләрен җемелдәтеп, киң итеп елмайды:

– Керербез, Сәет абый. Хәят кайтмадымыни? Теге вакытта саубуллашмыйча да китеп бардыгыз.

– Эштән бик ашыгыч чакыртып алдылар, ашыгыч китеп барырга туры килде. Шулай килеп чыкты инде.

Сәет саубуллашып китеп барды. Яшәреп борын төрткән яшел чирәмгә кызыл балчыкка буялып беткән аяк киемнәрен сөртте.

Күктә өздереп-өздереп тургай сайрый. Үзе кечкенә генә бер нокта булып калган, ә тавышы! Сәет машинасын кабызды. Күз алдыннан Искәндәрнең киң итеп елмайган йөзе китмәде. Шулкадәр килешә үзенә кара бәрхет түбәтәй! Чын мөселман егете!

Авырын мин күтәрәм, әтигә авыр күтәрергә ярамый, ди бит. Сәет тирән итеп көрсенде. Күз алдына кара яулык япкан, тубыгына тиеп торган кара итәк кигән, муенына тавык тәпие таккан кызы килде. Тәне куырылып киткәндәй булды.

– Улым, дип тә әйтергә ярамаган улым минем,  – дип уйлады Сәет. – Рәхмәт сиңа, күрше кызы классташ Хәния. Мине уллы иттең. Мин аның бар икәнен белеп яшим, ул мине үзенең әтисе икәнен белмәсә дә. Минем күңелем түрендә ул. Кызымны югалттым, улымны таптым.

* * *

Әнисенең ашларын үткәреп, Сәет китәргә ашыкты. Тизрәк кайтып, Якубны сөясе, яратасы, иркәлисе килде. Юл буе Искәндәр турында уйлап барды Сәет. Улы әле дә өйләнмәгән икән. Яше утыздан узып киткән инде.

Фатыйманың кырыгын үткәргән көнне җыелышып керделәр, матур итеп, нәкъ мөселманнарча итеп. Хәния ак яулык бөркәнгән, бигрәк тә килешә йөзенә! Азрак тулылана төшсә дә, Мәрьям кебек юанаймаган. Үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә. Кызы Мәскәү татарына кияүгә чыккан икән, оныгы туган.

– Исемен Сәйдә дип куштык, кияүнең әнисе Сәйдә исемле булган, – диде Хәния. – Үзләренә ошагач, без каршы килмәдек.

– Искәндәр минем малаймы, дөресен әйт әле. Теге юлы кайтканда, яшьлегемне очраттым дип торам. Шуннан бирле йокым качты. Ул минем улым бит, әйеме?

– Сәет, бу турыда сүз кузгатып тормыйк инде. Искәндәрнең кем баласы икәнен ачыклау өчен, ДНК үткәреп торасы юк. Әйе, ул – синең малай, ләкин улың түгел. Искәндәр сиңа охшаган, чөнки ул – мәхәббәттән туган бала. Минем сине яратуымнан яралган бала бит ул, мәхәббәт җимеше. Шуңа күрә сиңа охшаган да. Теге юлы кайткач, Айдар сине шунда ук танып алды.

– Сәет Искәндәрнең әтисеме? – ди.

– Әйе, – дидем. – Минем яшьлегемдә үлеп яраткан егет Сәет – Искәндәрнең әтисе. Ләкин, Айдар, хәзер мин аны түгел, сине яратам, үлеп яратам. Син, зинһар өчен, көнләшә күрмә. Ул тиле яшьлекнең шашкын мәхәббәте булган. Ә хәзер мин сине, балаларымның әтисе, бәхетебезнең йозагы итеп, акыллы, тәртипле, укымышлы ир итеп яратам, дидем. «Ә мин не ревную, – диде Айдар.  – Я ему только благодарен за такого сына и за такую прекрасную жену». Менә шулай, Сәет. Ә теге көнне китеп дөрес эшләдегез. Искәндәр әле бүген дә Хәятне оныта алмый. Миннән сезнең адресны табып бирүне сорап аптыратып бетерде. Ә сез киткән көнне, Хәятнең адресын сорап, әниең янына кергән. Акыллы Фатыйма түти: «И наным, Хәят кияүгә чыга бит, бер айдан туйлары була»,  – дигән. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп кайтып керде өйгә. Инде менә Хәяткә охшаган кыз эзли. Әйе, Сәет – синең малаең, ләкин улың түгел, Айдар белән икебезнең улыбыз ул.

– Рәхмәт сиңа, Хәния, миңа башка берни дә кирәкми, үземнең улым булуын белеп тору да җитә. Мең кат рәхмәт сиңа!

Алтын сыман кысалы күзлекле иргә кулын биргәндә дә, Сәет:

– Спасибо Вам за сына! – диде.

– И Вам большое спасибо! – диде Хәниянең затлы ире. – За наше счастье спасибо.

Ә Искәндәрнең көчле кулларын учында озаграк тотып торды Сәет.

– Син бик шәп егет. Әти-әниеңне ярат, алар – дөнья бәһасе кешеләр, Искәндәр. Күрешербез әле, күрешергә язсын!

Сәет юл буе авылдагы хәлләрне уйлап кайтты. Хәния белән Айдар бәхетлеләр. Ә менә Зәйтүнәнең дә, Сәетнең дә бәхетләре булмады. Чайпалттылар бәхет савытларын, бәхетләре түгелеп бетте. Хәния бәхетен Казанга китеп тапты. Сәет, Башкортстан якларына китеп, бәхетле булдымы соң? Алай дисәң, әнә оныгы Якуб үсеп килә, кара күзле, каратут йөзле шук малай. Сары сакаллы әтисенә охшамаган.

Фатирларын үз ачкычы белән ачып керде. Мәрьям кызына киткәндер, берүзе өйдә ятмас, дип уйлады. Өй тулы тагын сасы шәм исе. Кодалар тагын килгәннәрдер, ә Мәрьям җилләтергә өлгермәгәндер.

Өйдә кеше бар кебек тоелды Сәеткә. Үзе намаз укый торган бүлмәгә керде дә катып калды. Мәрьям лампада яндырып куйган да, кап-карадан киенеп, почмакка элеп куйган тәрегә карап, идәнгә тезләнеп, «Господи, помилуй!» дип чукынып тора. Сәетнең кайтып кергәнен дә ишетмәде. Сәет, стенага сөялеп, шаккатып карап торды да йөрәгенә ут капкандай булып сыгылып төште.

– Син бүген кайтырга тиеш түгел идең, ник иртә кайттың? – диде Мәрьям, каушап.

Сәет дәшмәде, дәшәрлек хәле калмаган иде. Аның өчен барысы да бетте, җимерелде, янды, дәһшәтле зилзиләләр очыртып алып китте тормышын. Көч-хәл белән аягына торып басты да ләм-мим бер сүз дәшмичә чыгып китте. Кире әйләнеп керде дә фатир ачкычын әле генә Мәрьям тезләнеп торган урынга атты, алпан-тилпән атлап чыгып, машинасына кереп утырды. Мәрьям аның артыннан урамга атылды, тик озын кара итәгенә абынып егылды. Әбәләнеп торам дигәндә, тагын егылды. Сәет машинасын кабызып китеп барды. Артыннан хатынының:

– Сәет, китмә, китмә, – дип кычкырган тавышы, кайтаваз кебек, колагында кабат-кабат яңгырап торды. Алансудан бәхет эзләп чыгып киткән ятим малайның карага әйләнеп, чәлпәрәмә килгән тормышы, кара елан кебек бөгәрләнеп, ишек төпләрендә аунап ятып калды.

Сәет Казанга юл алды. Акрын гына, ипләп кенә, туктый-туктый кайтты, йөрәгенең кәефе юк иде. Акылы томаланган, бүгенге хәлләр аның баш миенә барып җитә алмый. Иң якын кешесе, гомер иткән хатыны, аның җанын суырып алып, аяк астына салып таптады. Җанын гына түгел, бөтен хыялларын җимерделәр Сәетнең. Әгәр теге еракта калган көнне Хәния янына кайтып киткән булса, хәзер Сәетнең җилкәсенә кулын салып:

– Әти, сиңа авыр, әйдә үзем булышыйм, – дип әйтердәй улы – Искәндәре булыр иде.

Әгәр, әгәр…

Хәяте ятим үсмәсен, дип, туачак баласы аның язмышын кабатламасын дип, Хәния янына кайтып китмәде ләбаса ул.

Ә хатыны белән кызы намаздагы Сәеткә авыр булмасын дип тормадылар, үзләренә ничек ошаса, ничек килешсә, шулай яшиләр. Аның җимерелгән тормышы өстендә кап-кара киемнәрен киеп, муеннарына тәре асып, карга оясы кордылар.

Машина Сәетне Казан ягына алып китте. Ә аннан соң Алансу! Әти-әнисенең ялгыз йорты! Сәетнең күңеле бераз тынычлангандай булды. Аның нәкъ каршысында, җанын җылытып, нәни генә, тонык кына йолдызы яна. Гүя ул йолдыз:

– Бирешмә, Сәет! Алда әле яшәлеп бетмәгән гомерең бар. Алла ни язган булса, шул булыр, – дип, Сәетне алга чакыра иде.

* * *

Зәйтүнәнең кызы гаиләсе белән үз фатирына күчеп китте. Балалар бакчасына урынны үзләре яныннан биргәннәр. Алар киткәч, фатир бушап, ямансуланып калды. Нәни оныкларын сагынды Зәйтүнә. Аларның өйдә мәш килеп уйнаулары, Зәйтүнә пианинода уйнаган татар көйләренә кушылып биюләре, җырлаулары, дәү әнием, дип куенына сыенулары күз алдыннан китми иде. Иртән таң атуга, автобуска утырып, шәһәр читенә оныклары янына ашыкты.

Инде авыру улының әтисе янына урыс зиратына кереп ятуына да күп еллар узды.

Улы озак авырды, аны туктаусыз йөрәк өянәге тотты.

– Әни, – диде беркөнне улы, ябык сары кулларын әнисенең җилкәсенә салып, – ты меня похорони рядом с отцом и над моей могилой установи большой крест, как у отца.

– Син нәрсә, улым, япь-яшь башың белән үлем турында сөйләнәсең?! Булмаганны. Балалар ата-аналарын күмәргә тиеш. Яшә әле, улым! Алла боерса, терелерсең, – диде Зәйтүнә, күз яшьләрен сөртеп.

– Нет, әни, я долго не протяну. Ты мне обещаешь, что я лягу возле отца?

– Ярар, улым, тик башка бу турыда сөйләмә, яме. Җанымны яралап, тузга язмаган сүзләр сөйләнеп утырасың!

Зәйтүнә улы яныннан торып китте дә, малае ишетмәсен дип, ваннага су агызып җибәреп, үкси-үкси елады.

– Раббым, бер Аллам, тагын ниләр күрәсем бар икән? Ни өчен шулкадәр газаплыйсың син мине? Нинди гөнаһларым өчен?

Ике көннән улы әтисе янына кереп ятты. Зәйтүнә, Василий каберендәге шикелле үк тәрене үзе ясатып, үз куллары белән малаеның каберенә куйдырды. Атна саен диярлек зиратка йөрде. Баласының һәм иренең каберләрен чистартып, чәчәкләр утыртты. Елый-елый күзләре шешенеп бетте. Инде ул көннәрдән соң да күпме гомер узган!

Ә бүгенге көне Аллага шөкер диярлек кенә! Оныклар саф татар телендә сөйләшәләр, Анатолий да шәп егет, яхшы ир булып чыкты:

– Мама, переезжай к нам жить, и нам полегче будет, – дип, үзләренә яшәргә чакыра.

Беркөнне Зәйтүнә кызына:

– Мин, Наҗия, авылга кайтып килергә булдым. Фатыйма апаны җирләргә дә кайта алмадым, нигәдер миңа хәбәр итмәделәр. Кайтып, әрвахларга дога кылып, каберләрен карап киләсем килә. Син миңа поездга билет ал әле. Казанга кайтып җитсәм, Алансуга кадәр кайтучы машиналар булыр.

Озак итеп, хасиятләп җыенды Зәйтүнә озын юлга. Фасонлы аклы күлмәген киеп карады, матур затлы ак яулыгын чемоданга салды, матур кофталарын, аяк киемнәрен җыйнап куйды.

Кияве, кызы, ике оныгы тимер юл вокзалына кадәр озатып куйдылар аны. Юл буе узган гомере турында уйланып барды хатын. Әтисе үлгәч, соңгы тапкыр поездга утырып китүе, кулъяулыгын болгап озатып калган Фатыйма апасы, өйдән чыгып киткәндә, бәхилләшеп калган Каракай әби. Һәм гарипләнеп калган, гомере буе күңеленнән китмәгән Сәет. Юл буе, аны алга таба әйдәп, озата баручы нәни йолдызлары.

– Кайтасыңмы, соңарып булса да кайтасыңмы?  – дип тукылдады поезд тәгәрмәчләре.

Әнисенең апасына кайтып төште Зәйтүнә. Елаша-елаша күрештеләр. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Зәйтүнә белгән кешеләрнең күбесе юк иде инде. Азрак хәл-әхвәл алгач, Зәйтүнә өстенә аклы күлмәген киде, башына ап-ак өрфия шәлен япты да, акрын гына атлап, зиратка таба китте. Юлда очраган кешеләр белән исәнләшә-исәнләшә, акрын адымнар белән сагындырган, әнисенең төшләренә кереп йөдәткән авыл урамнарыннан, тирә-юнен ямь-яшел чирәм каплаган сукмакларыннан үз уйларына чумып йөрде дә йөрде. Акрын гына зиратка таба атлады.

Тымызык җәйге көн. Чикерткәләр чурлый, кошлар сайраша. Зиратта тынлык, тынычлык. Каракай әбисенең каберен эзләп тапты, зиратның эчендә үк калган. Елый-елый дога кылды. Фатыйма апасының кабере – яңа кабер, әллә кайдан күренеп тора. Әле таш-мазар куймаганнар. Агарып торган агачка дөньяга килгән һәм үлгән елын язып куйганнар. Фатыйма апасына сиксән биш яшь булган икән.

Кеше киткәч, артыннан кабере кала да, туган һәм үлгән еллары язылган таш кала. Юк, әле тагын кылган гамәлләре кала. Кемнедер үлгәненә күп еллар үткәннән соң да:

– Бу кеше нинди яхшы иде, – дип, сагынып, яратып искә алалар. Ә кайсы кешене – үлгәннәр турында начар сүз сөйләшергә ярамый – оныталар.

Зират капкасыннан чыкканда, Зәйтүнә:

– Әссәламәгаләйкүм, әрвахларга дога кылырга килдегезме? – дигән тавышка борылып карады. Бу тавыш аңа бик таныш иде. Каршында басып торган Сәетне күреп, тораташ кебек катып калды ул. Сүз әйтерлек тә хәле юк иде. Көчкә телен әйләндереп:

– Вәгаләйкем әссәлам, – диде. – Сәет, син түгелме соң бу? Сине дә күрер көн бар икән! Менә гомер азагында булса да очраштык тагын.

– Зәйтүнә, Зәйтүнгөл, син! – диде Сәет, – үзгәргәнсең. Юк, юк, син шул ук Зәйтүнә! Минем өчен син шул ук Зәйтүнә! Кыска итәкле, дулкын-дулкын кара чәчле кыз, мәхәббәтнең үзе. Күпме гомерләр үткәч очраштык. Кайда диген, кешеләрнең мәңгелек йортында – зиратта!

Бүген Зәйтүнә дәшми, дулкынлана-дулкынлана Сәет сөйли. Әйтерсең гомер буе күңеленә җыелган, Зәйтүнәгә әйтәсе, алай гына да түгел, әллә кайчан йолдызлары аша Зәйтүнәгә сөйләп тә, сөйгәне ишетмәгән сүзләрне бүген сөйли. Инде башына ак ефәк шәл бөркәнгән, зур кара күзләре читенә якты нурлар булып җыерчыклар яткан Зәйтүнәсенә, тагын ташлап китәр, өлгерә алмам дигәндәй, ашыга-ашыга сөйли.

Бераз тынычлана төшкәч, Зәйтүнә:

– Соңга калып очраштык, Сәет, соңга калдык. Бу очрашуга кадәр күпме газап, күпме хәсрәт кичерергә туры килде. Аллаһы Тәгалә безне шундый язмышка дучар иткән, нихәл итмәк кирәк? Адәм баласы барлык авырлыкларга да түзә. Кешегә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәт бирмәм, дигән Тәңре, әмма сындырып сынармын, дигән.

Аяклары үзләреннән-үзләре Ялантауга таба атлады… Чишмә буена килеп җиткәндә, азрак үз хәлләренә кайтканнар иде алар.

Ялантау чишмәсе һаман да, теге вакыттагы кебек, челтер-челтер агып ята.

– Килдегезме, мин сезнең киләсегезне белдем. Язлар килгән саен, кар сулары гөрләвекләр булып агып китеп, болыннар шау чәчәккә күмелеп, табигать уянуга, һәр ел саен көттем мин сезне.

Ниһаять, килдегез! Бераз үзгәргәнсез. Ә мин менә һаман яшь, җырлый-җырлый агам да агам. Сезгә кадәр дә, сездән соң да миңа күпләр серләрен сөйләделәр, минем янымда бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлаттылар. Ә мин аларның серләрен беркемгә дә сөйләмәдем, чөнки мин сер саклый беләм! Сәет, синең дә Зәйтүнәгә сөйләргә ярамаган гөнаһыңны беләм мин. Тик син курыкма, мин беркайчан да аңа бу сереңне чишмәм, – дигән кебек, җырлый-җырлый, сөенә-сөенә челтерәп ага Ялантау чишмәсе.

Чишмәне тазартып, чистартып торалар икән. Тирә-юненә чәчәкләр утыртканнар. Ә чишмәдән өстәрәк иске машина тәгәрмәчләреннән кисеп ясалган ике аккош. Аларны акка буяп куйганнар.

Сәет белән Зәйтүнә, озак итеп, бер сүз сөйләшмичә, аккан суга карап тордылар. Икесе дә бер үк уйда иделәр бугай.

– Безнең үткән гомеребездәге барлык кайгы-хәсрәтләребезне, кылган гөнаһларыбызны, алып китеп, диңгезләргә илтеп салсаңчы, изге чишмә, хәтер чишмәсе.

– Әйдә, Зәйтүнә, Ялантауга менәбез, – диде Сәет, тынлыкны бозып.

– Белмим шул, Сәет, аягымдагы туфлиемның асты күн, егылырмын дип куркам.

Сәет елмаеп куйды. Беренче тапкыр тауга менгәндә дә шул ук җөмләне әйткән иде Зәйтүнгөл.

– Курыкма, Зәйтүнә, мин сиңа булышырмын. Без ул тауның башына менеп җитә алырбыз әле. Моның өчен безнең вакытыбыз да бар, көч-куәт тә җитәрлек.

Ялантау башына менеп бастылар. Җаннарын иркәләп, йомшак кына җил исә, туган якның назлы җиле. Зәйтүнәнең ефәк шәле, очарга талпынган кош канаты кебек, җилдә җилферди.

– Әнә, күрәсеңме, – диде Сәет, – безнең җирдәге алтын айлы мәчетебез! Ә бабаларыбыз коткарып калган изге ай, иманнарына кайткан авылдашларын мәчет капкасында каршылап, изгелеккә, иманга, намазга чакырып тора. Тик син китмә генә, Зәйтүнә. Тиздән ай калкыр. Хәзер аның урак чаклы гына булып калган вакыты. Тиздән караңгы төшәр. Айның тулган чагын да күрербез. «Мин сезне бик озак көттем, шулай озын-озак итеп бәхеткә киләләрмени?» – дип, безне шелтәли-шелтәли, тау мәчетебезнең башына – Ялантауга ай килеп кунар.

Равилә Шәйдуллина-Мурат

 

 


2 фикер

  1. Искиткеч!!! Бар эшемне ташлап аерыла алмый укыдым. Кеше язмышлары….. Уйлап карасан хэр авылда да бар ич шундый язмышлы кешелэр. Безнен эти— энилэр заманы… Авыр заманнар. Лэкин, кеше булып калганнар.

Фикер өстәү