Татарстанда быел инде өч кешене ЮХИДИ штрафын түләмәгән өчен чит илгә чыгармаганнар

Закон буенча, штрафны 60 көн эчендә түләргә кирәк.

2021 елда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең бурычы бер кешегә уртача 10 мең сумнан артып киткән. 67се “права”сыннан мәхрүм калган. Агымдагы ел башыннан бирле инде өч кеше, штрафларын вакытында түләмәүләре сәбәпле, чит илгә чыга алмыйча калган. Бу хакта Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итә.

Ведомстводан искә төшереп үтелгәнчә, йөртүчеләргә штрафларны вакытында түләргә кирәк, юкса җитди күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Закон буенча штраф 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләнмәсә. полиция хезмәткәрләре бурычын түләмәгән кеше турында мәгълүматларны суд приставлары хезмәтенә җибәрә.

Шуннан соң приставлар сансыз йөртүченең счетына арест салырга, йә машина белән идарә итү хокукын чикләргә, яисә чит илгә чыгуны тыярга мөмкин.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы машинада барганда чүп ыргытып калдырган өчен штрафлар турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Мондый тәртипсезлекне, шул исәптән, камералар да “тотачак”.


Фикер өстәү