17 февраль тарихта ниләр белән истә калды?

Россия студент отрядлары көне

Бу көн Россия Президенты указы (21 февраль, 2015 ел) белән гамәлгә куелды.

Студент отрядлары хәрәкәте 1959 елда башлана. Ул вакытта Ломоносов исемендәге Мәскәү университетыннан 300 ләп студент, үзләре теләп, җәйге каникулга Казахстандагы чирәм җирләргә юл тота. 1962 елда монда СССР ның төрле шәһәрләреннән 10 меңләп студент илә. Студент отрядлары яшәгән чорда бу эштә 13 млн га якын егет һәм кыз катнаша. 2003 елда Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән “Россия студент отрядлары” дип аталган оешма төзелә. Ул Советлар Союзы вакытындагы отрядларның традицияләрен дәвам итә. 230 меңнән артык яшь кеше төзелештә, иген урып-җыюда, балалар тәрбияләүдә һәм башка эшләрдә катнаша.

«Энергия – Буран»

46 ел элек (1976) КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы «Күп кулланылышлы космик система һәм перспективалы космик комплекслар төзү турында»гы карар кабул итә. Бу программа «Энергия-Буран» дип аталган күп кулланылышлы космик система төзү белән башланып китә. Беренче совет орбита кораблен төзү эшенә 133 предприятие, 80 нән артык министрлык һәм ведомство җәлеп ителә. Моның өчен 16 млрд сум акча тотыла. «Буран» оборона мәсьәләләрен хәл итү, Җир орбитасына космик объектларны чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү, орбитада эре корылмалар һәм планетаара комплекслар җыю, төзек булмаган һәм срогы чыккан  иярченнәрне Җиргә кайтару өчен дип эшләнә. Система үз эченә «Энергия» дип аталган ракета ташучыны ала. Ул орбитага 100 тонна йөк чыгара, 100 очыш ясый ала дип испләнә. Экипаж членнарының саны 10 га җитәргә мөмкин була.

1988 елның 15 ноябрендә Байконур космодромыннан «Энергия» орбитага «Буран» ны чыгара. 206 минутка сузылган очыш экипаждан башка гына, автомат режимда башкарыла. Корабль Җир шарын ике тапкыр әйләнеп, Байконурдагы «Юбилейный» аэродромына утыра. Кызганыч, бу аның өчен бердәнбер очыш була. 1990 елда программа туктатыла, 1993 елда бөтенләйгә ябыла.

Туплы хоккей

86 ел элек (1936) Мәскәүдә туплы хоккей буенча СССР да беренче чемпионат старт ала. Анда 12 команда катнаша: 8е – Мәскәүнеке, 4 се – Ленинградныкы. Барлыгы 36 матч уйныйлар. «Динамо» Мәскәү командасы җиңеп чыга. Аларга ФЭД фотоаппараты бүләк итәләр.

Күргәзмә

87 ел элек (1935) СССР Совнаркомы «Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе оештыру турында»гы карар кабул итә. Ул 1939 елның 1 августына төзелеп бетә. 136 га территориядә 250 корылма һәм павильон, сәнгать ансамбле сафка баса. Бөек Ватан сугышы вакытында күргәзмә Чиләбе шәһәренә күчерелә. 1954 елның 1 августында кире Мәскәүгә кайтарыла. Бүген ВДНХ 317 га җир били. Ул дөньядагы иң зур күргәзмә үзәкләре исемлегендә. Ел саен 100 дән артык экспозиция үткәрелеп, анда 70 тән артык ил катнаша.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү