Татарстан салым җыю буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урынга чыккан

Татарстан узган елда җыеп алынган салым күләме буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урынга чыккан. Бу хакта “Известия” FinExpertiza халыкара аудит-консалтинг челтәренең тикшеренү мәгълүматларына таянып яза.

Республикага барлык салым кеременең 3,9 проценты туры килгән. Аны бары тик Мәскәү (16,8%), Ханты-Манси (14,4%), Ямал-Ненец (6,7%) автономияле округлары, Санкт-Петербург (5%) һәм Мәскәү өлкәсе (4,8%) узган.

Моннан тыш Самара өлкәсе (2,9%), Красноярск крае (2,8%), Пермь крае (2,2%) һәм Иркутск өлкәсе (2,1%) иң күп салым җыюга ирешкән төбәкләр унлыгына кергән. Шул рәвешле төп ун төбәктә барлык салымнарның) 61,5 проценты (17,54 триллион сум) җыелган.

2021 елда Россиядә барлыгы 28,53 триллион сум күләмендә салым җыеп алынган. Бу – 2020 елдагыга (21 триллион сум) караганда 35,8 процентка күбрәк. Шуның 15,88 триллион сумы – федераль бюджетка, 12,65 триллион сумы – төбәкләрнең тупланма бюджетларына алынган.


Фикер өстәү