Пенсионерларга бурычларын киметү мөмкинлеген аңлатканнар

Пенсионерлар, финанс ягы йомшаграк булуга карамастан, бик саллы сәбәпләр белән генә бурыч түләүдән азат ителә. Хәтта пенсияләре бердәнбер керем чыганагы булып торса да. Шулай да кайбер очракларда түләү киметелергә мөмкин.

Санкт-Петербург дәүләт университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип сөйләп үткән.

Өч еллык дәгъва срогы чыкканнан соң кайбер бурычларны гамәлдән алырга мөмкин. “Гражданлык кодексында бурыч түләтүнең мөмкин булган чоры 3 ел белән чикләнә. Әлбәттә, кайбер чыгарма очраклар да бар”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Суд, түләтергә, дигән карар чыгарган очракта да, түләү күләмен киметергә, хәтта бурычны түләүдән котылып калырга мөмкин. Ф.Ногайлиева әйтүенчә, закон бурычны картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсия, тупланма пенсия хисабына түләтү мөмкинлеге бирә. Әмма туендыручыны югалту буенча пенсиядән (федераль һәм төбәк бюджетларыннан түләнә) бурыч түләтелми.

Пенсионер шулай ук суд приставлары хезмәтенә айлык пенсиясен яшәү минимумы күләмендә саклап калу яки бөлгенлек процедурасы аша уздыру таләбен тапшырырга мөмкин, дип аңлаткан белгеч.


Фикер өстәү