Коронавируска каршы антитәнчекләре булганнарга QR-код бер генә тапкыр биреләчәк

Коронавируска каршы антитәнчекләре булганнарга да QR-код бирәчәкләр. Тик аны бары тик бер генә тапкыр алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

QR-кодлы белешмәне 21 февральдән бирә башлаячаклар. Аны алу өчен теләсә кайсы шәхси лабораториядә антитәнчекләргә тест тапшырырга кирәк. Тест нәтиҗәсе «Дәүләт хезмәтләре» порталына эләгәчәк. Өч көн эчендә каралганнан соң, QR-код җибәреләчәк. Ул алты ай гамәлдә булачак.

Дмитрий Лопушов искәрткәнчә, мондый белешмәне бер генә мәртәбә алырга мөмкин. Куллану вакыты чыккач, антитәнчекләргә кабат тикшеренсәгез дә, код бирелмәячәк.

21 февральдән чит ил вакциналарыннан файдаланган кешеләр дә белешмәле булачак. Ул да 6 айга исәпләнгән.


Фикер өстәү