Юморны аңламаучы ирнең көлкегә калу ТАРИХЫ (Марат Кәбиров)

Була бит инде шундый кешеләр, юморны аңламый торган. Берничек тә. Менә бу кешеләр юморны аңламый, ә юмор аларны аңлый. Һәм һәртөрле кызыклы хәлләр нәкъ менә шундый кешеләргә ияреп йөри.

Әнә шундыйрак бер таныш бар минем. Яхшы күңелле, әйбәт кеше. Тик җитди. Бик җитди. Ә кызык хәлләр үзенең билбавына ябышып йөри.

Яшь чагында ук әле… Бер кызга гашыйк була, йөри башлыйлар. Кыз әтисе белән генә яши. Әтисе бик еш командировкага китә. Үзе юкта күз-колак булып торырга күршеләрен яллый. Ну күршеләр текә инде. Подъезд алдында утырган әбиләрдән башлап, барысы да күз-колак була.

Вәт, бер мәлне әтисе командировкага китү белән кыз егеткә шалтырата. Егет килә. Тик сиздермичә генә фатирга үтү җае юк. Подъезд алдында утырган әби-чәби шундук әтисенә хәбәр итәчәк, әтисе кызны тиргәячәк. Фатирлары беренче катта гына булгач, бу балкон аша керергә була.

Дәрте ташып торган егеткә авыр нәрсә түгел – керә бу. Кыз табын әзерләгән, бераз капкалап алалар… Шуннан кочаклашу… Кысыбрак кочаклашырга гына җыенып беткәч, ишектә кыңгырау чылтырый. Берәр күрше карчыгыдыр дип барып ачсалар, өй эченә милиция кереп тула.

Бактисәң, егетнең балкон аша кергәнен бер карчык күреп калган икән. Моны карак дип уйлап, тәртип сакчыларын чакырган. Һәм әле дә: «Менә шушы карак», – дип басып тора. Өстәвенә, күз дә йоммыйча: «Бу минем дә балконга кергән иде, бөтен чүпрәкләрне урлап качты», – ди. Ярый кыз сабыр булып чыга, барысын да тыныч кына аңлатып бирә. Шулай котылып калалар.

Өйләнешәләр болар. Бер-бер артлы кызлары туа. Әти-әниләре эштә чакта кызлар качышлы уйнарга күнегеп китә. Шкафка яшеренәләр. Әниләре кайтуга бөтен дөньяны туздырып бетерәләр. Көн саен. Моңа ничек чик куярга белмәгән әниләре хәйлә кора:

– Кызым, сез шкафка кермәгез, анда мыеклы усал абый бар, – дип кисәтә.

Кызлар чынлап та шкафны туздырмый башлый. Тынычланалар. Ә көннәрнең берендә җыелышып кичке табында утырганда, өлкәнрәк кызлары шыпырт кына сорап куя:

– Әни, ә шкафтагы теге мыеклы абый киттеме әле?

Ә ир җитди. Бу сүздән соң кара коелып төшә. Һәм хатынына бик озак, бик тырышып акланырга туры килә. Ләкин икенче көнне үк тагын көтелмәгән хәл килеп чыга. Ничектер йолдызнамәләр турында сөйләшеп китәләр дә кызлары сорап куя:

– Әни, ә син кем йолдызнамә буенча?

– Кыз.

– Ә мин кем? Ә син бер хәрефен генә әйт, калганын үзем табам.

– К…

– Кысла! – Кыз кулларын кыскыч итеп суза. – Мин – кысла… Ә әти кем?

– Б…

– Болан! – ди кыз, шатланып, һәм кулларын тармаклы мөгез итеп баш өстенә куя. – Безнең әти – болан!

– Юк, кызым, болан түгел, ә балык… – Кичә генә шкафта мыеклы абый юклыгын исбатлап аптыраган хатын дулкынлана төшә. Ә кызга аның халәте мөһим түгел, аның үз уены – уен:

– Балык. Мөгезле балык, әйеме. Безнең әти – балык…

Ә ир җитди. Ул кара көеп хатынына бераз карап тора да ишекне шапылдатып чыгып китә. Ишегалдын әйләнеп килә дә подъезд алдында утырган әбиләр янына туктап, акрын гына сораштырмакчы була:

– Карале, безгә нинди мыеклы ир килгән иде ул?

Әбиләр бер-берсенә карашып ала. Әйтерлек бер сүзләре дә юк. Шунда берсе шаяртырга уйлый:

– Ә син баягы ирне әйтәсеңдер әле. Син чыгып китү белән кереп китте бит…

Ир шундук күздән югала. Йортына атылып керә. Бүлмәләрне, балконны, шкафларны тикшереп чыга. Билгеле инде, беркем дә юк. Шуннан бу бушап калган өстәл янына барып утыра. Җитди итеп уйлана, анализлый. Һәм берзаман шаркылдап көлеп җибәрә. Шатлыктан да, әлбәттә, әлеге күренешнең кәмитлеген аңлаудан да.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү