Татарстанда QR-кодлардан баш тарту мәсьәләсе карала

Татарстан Хөкүмәте ковидка каршы кайбер чараларны, шул исәптән QR-кодларны бетерү мәсьәләсен карый. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергән. “Соңгы көннәрдә чирләүчеләр саны тотрыклылануын күрәбез. Шуңа күрә ниндидер чикләүләрне алу күздә тотыла”, – дип билгеләп үткән ул.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда QR-кодлар 2021 елның 11 октябреннән гамәлдә булып килә. Сәүдә үзәкләренә, театрлар, кинотеатрларга һ.б. шуның буенча гына керергә мөмкин. Моннан тыш республикада 22 октябрьдән җәмәгать транспортына да QR-кодлар кертелде.

Шул ук вакытта Татарстанда күмәк иммунитет 80,31 процентка җиткән. Бу планда каралган күрсәткеч булып тора. Ләкин әле коронавирус йоктыручылар саны бер тәүлеккә 3 меңнән артып китә.
Сүз уңаеннан, кайбер төбәкләрнең QR-кодлар системасын инде әкренләп юкка чыгаруларын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, Идел буе федераль округында Киров өлкәсе 21 февральдән алардан баш тартачак.


Фикер өстәү