Мартта Алабуга районында көрәш буенча балалар арасында ике турнир уздырырга җыеналар. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әлеге районга сәфәрдән әнә шундый хәбәр алып кайткан.
“Районда 130 кеше көрәш белән шөгыльләнә. Районның үзендә өч көрәш секциясе бар. Морт авлына да кереп чыктык. Өчәр мәртәбә Россия һәм Татарстан чемпионатларын, Муса Җәлил турнирын откан, классик көрәш буенча СССРның спорт остасы булып танылган бу шәхесне көрәш дөньясында белмәгән кеше юк. Мортта көрәш белән 20 бала шөгыльлнә. Танылган батыр исә күрше авыл малайларын да китертеп, аларны милли спорт төренә җәлеп итү турында хыяллана”, – диде Марсель Таһиров.
Март аенда исә Мортта күрше-тирә районнардан да яшь көрәшчеләрне чакырып, балалар арасында турнир оештырырга җыеналар. Ул Фазыл Әхмәтҗановның мәрхүм абыйсы истәлегенә багышланачак. Тагын бер бәйгене Алабуга шәһәрендә уздырырга ниятлиләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat