Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фигуристларын Евгения Тарасованы һәм Владимир Морозовны Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Спортчылар парлы шууда көмеш медаль яулады.
«Бу дөньяның иң көчле спортчыларының, тиңдәшсез хис-кичерешләрнең һәм чиксез киеренкелекнең чын көрәше иде. Әмма сез бергә бик күп сынаулар үткәннән соң, чын рух көчен һәм үзегезнең чемпион булуыгызны күрсәттегез”, — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу җиңү — зур хезмәт һәм тренерлар нәтиҗәсе.
«Минем котлауларымны Максим Леонид улына һәм сезгә ышанган Этери Георгий кызына тапшыруыгызны үтенәм, алар сезгә барлык осталыкларын тапшыра алдылар һәм ярышлар дәвамында сезгә ярдәм иттеләр. Без нәкъ менә Сез, Евгения, Татарстанда туып үскән талантлы, максатчан спортчы, күренекле фигуралы шуучы Владимир Морозов белән бергә әлеге абруйлы турнирда Россия җыелма командасы триумфына зур өлеш кертүегез белән горурланабыз,», — диде Татарстан Президенты.
Ул спортчыларга югары осталыклары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat