«Омикрон» дөньяда бөтенләйгә калырга мөмкин

«Омикрон» штаммы пандемияне туктата һәм коронавирус авыруын сезонлы характерга әверелдерә алырмы? Әллә коронавирусның җиңелрәк варианты пәйда булу алга таба тагын да авыррак мутацияләр барлыкка килә алмаячагын аңлатмыймы? Табиблар шул хакта бәхәсләшә, дип яза «Российская газета».

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Г.Н.Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эшләр буенча директор урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова билгеләп үткәнчә, «омикрон» мутацияләр аркасында актив рәвештә таралды.

Әлеге мутацияләр вируска өске тын юллары күзәнәкләрендә ныграк «урнашырга» һәм аларның эченә үтеп керергә мөмкинлек бирде. Бу исә симптомнарның күбрәк сезонлы ОРВИ симптомнарына охшап калуына сәбәпче булды.

«Салкын һәм дымлы һава торышында йоткылык өстенең лайлалы тышчалары вирусларга тиз бирешүен исәпкә алып, «омикрон» сезонлы вирус буларак безнең белән калырга мөмкин. Әмма бу коронавируска яңа өстенлекләр бирергә сәләтле, моннан алдагы штаммнарга формалашкан иммун киртәләрне җиңәргә ярдәм итәчәк яңа мутация барлыкка килүен тоткарлый алмый», — дип искәртте Руженцова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү