Рөстәм Миңнеханов Россия хоккей җыелмасын Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасын, тренерлар штабын, шулай ук ил җыелмасы составында чыгыш ясаган «Ак Барс» хоккейчылары — Дмитрий Воронков һәм Тимур Билаловны Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулавы белән тәбрик итте.

«Безнең команда матур, командалы уен, гадел көрәш һәм җиңүгә ныклы ихтыяр көче күрсәтте. Зур түземлек һәм ныклык күрсәтү нәтиҗәсендә ул көчле көндәшләрен — дөньяның иң яхшы хоккей дружиналарын отты һәм Россия хоккей мәктәбе үсешенә лаеклы өлеш кертеп, финалда искиткеч нәтиҗәгә иреште», — дип искәртте ТР Президенты.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия җыелма командасы составына кергән «Ак Барс» уенчылары — Дмитрий Воронков һәм Тимур Билаловның, Казан клубы тарихында беренче көмеш призер булып, әлеге абруйлы турнирда республиканы лаеклы рәвештә тәкъдим итүе Татарстан җанатарлары өчен аеруча зур куаныч.

ТР Президенты хоккейчыларга сәламәтлек, уңышлар, спортта һәм тормышта яңадан-яңа җиңүләр, ә федерация коллективына илнең спорт потенциалын үстерү хакына алга таба нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү