Республикада коронавирусның 3272 яңа очрагы теркәлгән

Татарстан Республикасында узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең тагын 3272 яңа очрагы ачыкланган. Шуларның 316сы – балалар, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

«241 кеше хастаханәгә озатылды», — дип искәрттеләр ведомствода.

Казанда – 991, Чаллыда – 406, Түбән Кама районында 283 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың 42 муниципалитетында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 94 585 очрагы расланган, 61 350 кеше терелгән, 1688 кеше вафат булган.

Узган тәүлектә 1 139 кеше терелгән, вафат булучылар юк, дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Фикер өстәү