Авария кичә кич республиканың Минзәлә районында, М7 федераль трассасының 1085нче чакрымында булган. Биредә ике җиңел автомобиль — Lifan һәм Hyundai, шулай ук шин төягән фура бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Hyundai автомобиленең пассажиры һәлак булган, әлеге машинаның тагын бер пассажирын һәм йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat