«Бай байлыгы сәбәпле ярлыдан оялып йөргән» заман кире кайтырмы?

        Иртәгә Бөтендөнья социаль гаделлек көне. «Гаделлек ул әхлакый категория, билгеләмә генә түгел, дөньядагы тотрыклылык һәм иминлек тә. Тигез мөмкинлекләр, ярдәмчел-лек, кеше хокукларын хөрмәт итү. Ул – милләт һәм халыкларның көч-егәренә дөрес юнә-леш бирү, күркәм яшәеш булдыру». 2009 елда әлеге датаны гамәлгә кертер алдыннан БМО Генераль секретаре югары мөнбәрдән бөтен дөньяга шулай дип белдергән. Дөрес сүзләр. Гаделсезлек һәр очракта да низаг, гауга чыганагы. Бары социаль гаделлек кенә тынычлык, нәтиҗәле хезмәт һәм дә күтәренке рух тәэмин итә ала.

Нәкъ шуңа күрә дә гади кеше элек-электән гадел мөнәсәбәтләр һәм гадел дәүләт, дип хыялланган. Акыл ияләре, фикерле затлар да читтә калмаган. Гаделдән дә гадел, тигездән дә тигез җәмгыятьләр, илләр уйлап чыгарып, китаплар язганнар, тәгълиматлар корганнар. Платон, Томас Мор, Кампанелладан башлап, Маркска кадәр шулай барган. Ленин исә, практик буларак, марксизм тәгълиматы белән коралланып, кешелек хыялын тормышка ашырырга  Россиядә, булдыра алганда бөтен дөньяда иң гадел, иң күркәм тормыш төзергә алынып караган. Ләкин беләбез, «Кояш шәһәре» бөтенләй дә барып чыкмады. Киресенчә, каш төзәтәбез, дип, күзсез кала яздык – кан түгелде, җан кыелды, гаделлек эзләгәндә олы гаделсезлекләргә юл ачылды. Тик андый глобаль тәҗрибә уңышсызлыкка юлыкканга карап кына кеше заты гаделлек теләү, эзләү, аны таләп итүдән туктамады. Чөнки гаделлек беркайчан да йөз процент тормышка ашмас категория булса да, кеше заты омтылган иң асыл кыйммәтләрнең берсе.

Бер акыл иясе: «Бу дөнья без килгәндә ничек гаделсез булса, без аны ташлап киткәндә дә нәкъ шундый калачак», – дигән. Алай әйтү дөрес тә, дөрес түгел дә. Дөрес түгел, дию шуннан, гаделлеккә юл ифрат та озын, аңа ирешү озак процесс. Ә кеше гомере кыска. Бер гомер эчендә ул сыйфат адәм баласы сизәр дәрәҗәдә үзгәрмәскә дә мөмкин. Тик теләгән-дә, вакыйгалар агышын барлаганда, аны тоемлап була кебек. Мәсәлән, әле бер гасыр элек кенә социаль дәүләт дип аталган дәүләтне көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмаган. Бүген исә алар бар һәм күп. Нәкъ менә социаль дәүләтләрдә социаль гадел-лек дип аталган тезис гамәлгә кертелгән һәм дәүләтенә карап, кайда азрак, кайда күбрәк үтәлеп килә. Андый илдә матди байлыклар кеше дигәнең кешегә лаек тормыш кора алсын, гаделлек принциплары үтәлсен, дип бүленә. Тигезсезлек, булган җәһәттә дә, күзгә төртелеп тормый, бай белән ярлы арасында киң упкын ятмый.

Ятимнәр, гарипләр акчалата да, мораль яклап та яклана, күпбалалы аналар кайгырты-ла, өлкәннәргә пенсия түләүне инде әйткән дә юк. Пенсия дигәннән. Бит Иң яңа тарих дип аталган дәвернең башлангыч чорында андый түләүнең ни-нәрсә икәнен бик аз кеше генә белгән. Патша Россиясендә чиновникларның бер өлешенә һәм хәрбиләргә генә олыгайгач матди ярдәм күрсәтелгән. Анысы да монархиянең соңгы елларында. СССРда исә бар халыкка да пенсияне «кеше чырайлы» социализмга аяк баскач, ягъни Хрущев заманында түли башлыйлар. Мәрхүм әбиемнең, почтальон кулына 12 сум тотырып киткәч, сөенгән-нәре, беркатлыланып: «И-и, бушка килгән акча бит. Шөкер, мондый заманны да күрдек», – диюләре бүгенгедәй күз алдымда. Бүген исә өлкән буын пенсиясез тормышны күз алдына да китерми. Артык сөендерерлек күләмдә булмаса да.

Хәзерге көндә күп илләрнең Төп Законына: «Фәлән ил – социаль дәүләт», – дип язылган. Шул исәптән Россия Конституциясенә дә. Тик, әйткәнебезчә, социаль яклау һәм социаль гаделлек, иленә карап, шактый аерылырга да мөмкин. Скандинавия илләрендәге социаль яклауның максималь дәрәҗәдә булуы күпләргә мәгълүм. Бары аларда гына байларга прогрессив салым аерым очракларда 70–80 процентка җитеп, эшсезлек буенча пособиенең шул ук Норвегия белән Швециядә – 1500, Даниядә хәтта 1800 евро булуын әйтәләр. Бу бит безнең акчага күчергәндә 120–140 мең сум! Бөтен дөньяда социализм һәм дә коммунизм төзергә хыялланган Ленин, бүгенге швед социализмын күрсә, ихтимал, утырып елар иде. Инкыйлаб оештырып юкка җәфаланганмын, дип. Тик биредә бер нечкәлек тә бар. «Швед социализмы» дип аталучы социаль гаделлек, феномен ул, ахыр чиктә, Европа капиталистының шөлләвеннән, Ленин ясаган революция аларга да килеп җитәр, барыннан да колак кактырыр, диюдән туган җәмгыяь.

Ленин, ул теләгән гаделлек дигәндә, тагын да хыялый Кампанелла искә төшә. Вузда фәнни коммунизм өйрәнеп йөргән елларда диагональ буенча гына аның «Кояш шәһәре»н укып чыгарга туры килгән иде. Иң истә калганы – ирләрнең дә, хатын-кызларның да бер үк төрле кием – униформа киюе, бөтен халыкның бер вакытта һәм бергә ашавы. Аннан соң, гафу итегез, кайсы ирнең нинди хатын белән мөнәсәбәткә керүен дәүләт чиновнигы-ның хәл итүе. Болар барысы да – ирексезлек. Ирексезлек яшәгәндә гадел дәүләт турында гомумән сүз куертып була микән? Җыеп әйткәндә, пролетариат юлбашчысы теләгән-нәр белән итальян фикер иясе күз алдында тоткан дәүләттәге тәртипләрдә уртак-лык хәтсез. Аларда ирекле дәүләттә ирекле кешеләр төзегән «швед социализмы» түгел, казарма социализмы шәйләнә. Ә бит гадел җәмгыять дигәндә, барысы да гади кебек: яхшы гадәтләргә, традицион саналган кыйммәтләргә өстенлек бир дә мораль, әхлакый нормаларга тугры кал. Гади кешеме син, хакимият дилбегәсе тотучымы, нәрсәгә-дер алынгансың икән закон буенча эшлә, яшә.Законнарны күпчелек мәнфәгатеннән чыгып кабул ит…

Борынгы грекларның бик күп аллалары арасында Астрея дигәне – гаделлек алиһәсе дә булган. Үзенең бертуган сеңлесе Айдос – тыйнаклык һәм оялчанлык алиһәсе белән ул башта кешеләр арасында яшәгән. Греклар «алтын гасыр» дип аталган чорда алар адәми затларны гаделлеккә һәм тыйнаклыкка, сабырлыкка өйрәткән. Имеш, ул заманнарда кешеләр гадел дә, тыйнак та, оялчан да булганнар: бай байлыгы сәбәпле ярлыдан оялып йөргән. Әмма бераздан, «тимер гасыр» җиткәч, кеше токымы бозылган. Сугышып, ызгы-шып, бер-берен талап яши башлаган. Ике алиһә исә, аларга кул селтәп, имеш, күккә ашкан.

Без үзебезне кешеләр, дип атыйбыз. Кешелеккә: «Астрея белән Айдос киредән җиргә кайткан икән», – дип әйтерлек гадел һәм мәгънәле җәмгыять төзисе, мифик түгел, ә чын  «алтын гасыр»га ирешәсе иде. Булырмы, кайчан да булса килерме андый заман?

 

Наил Шәрифуллин

Фото: Twitter

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү