Норлат әбиләре: «Яшәп калыгыз, үзегезне яратыгыз, дөнья күрегез»

Заман белән бергә әбиләр дә үзгәрә. Хәзерге заман дәү әниләрен әби дип әйтергә тел дә әйләнми. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче әнә шундый өлкәннәрне республикада да беләләр хәзер. «Яшь йөрәкләр» дип аталган төркемгә йөрүчеләрнең иң яшенә – 50, иң олысына – 83 яшь. Төркемне Ләлә Хаҗипова җитәкли.

– Картаерга вакыт юк безнең, – дип башлады сүзен Ләлә апа. – Башта Чаллыда, аннары Алабугада яшәдем һәм төрле җитәкче урыннарда эшләдем. Пенсиягә чыккач, авылга кайтырга уйладым. Кайттым да өлкәннәрне бергә җыясым килде. Иң элек Болгар белән Биләргә сәяхәткә бардык. Әнә шуннан аерылышмадык инде.

Ләлә апаның максаты – пенсиядәге кешеләрне дөньяга чыгару. Авылга кайткач, күрә ул – өлкәннәрнең күбесе үзләренә вакыт таба алмый, тормышлары йорт мәшәкатьләре белән чикләнгән. Гомерләре эш дип, баланы аякка бастырам, дип үткән әби-бабайларны, картлыкларында булса да, үз кадерләрен күрергә өйрәтәсе иде бит.

– Баштарак аңламаучылар да табылды. Янәсе, бу хатын әбиләрне үзенә файда булганга җыя инде. Ә минем авылым өлкәннәрен яшәртәсем,  тормышка карашларын үзгәртәсем килде. Тора-бара эшебезне күрделәр, аңладылар, – ди ул.

Өлкәннәрнең очрашулары, бергә җыелып, бәйрәм үткәрүдән башлана.  Аннары скандинавча йөрергә өйрәнәләр. Кышын чаңгыга басалар, тауда чана шуалар. Күрше Чувашия Республикасына – бассейнга, атнасына бер тапкыр авыл спортзалына йөриләр. Ләлә апа әйтүенчә, спорт  белән шөгыльләнә башлагач, әбиләрнең авырулары кимегән. Йокысызлыктан интегүчеләр дә юк икән хәзер.

Спорт күнегүләрен үзем ясатам. Әбиләрнең яшьләрен исәпкә алып, буыннарга файдалы күнегүләр сайлыйм.  Баштарак авыл кешесенә таяк тотып йөрү сәер тоела иде. Хәзер менә кан басымының җайлануын белеп, безгә ияреп чыгалар. Хәрәкәтнең файдасы күп, – ди Ләлә апа.

Авылдашы Фәрзәнә әбигә 83 яшь. Ул да «Яшь йөрәкләр» төркеменә йөри. Әбинең балалары читтә яши.

– Моңарчы ничек яшәдем икән? – дим. – Ләлә кайтканчы, мин  тәрәзәдән урамны  күзәткән песи кебек идем. Беркая чыкмадым. «Кайчан үләрмен?» – дип утырган кеше инде мин. Аллаһы Тәгалә Ләләне безнең бәхеткә авылга кайтарган. Аңа ияргәннән бирле бөтенләй үзгәрдем. Өемдә җаныма тынычлык тапмыйм, эчем поша. Ә кызлар белән очрашсам, җаным ял итә. Бар авыруларым, борчуларым юкка чыга, – ди ул.

Ләлә апа әбиләрне кайларга гына алып бармый! Казанны да күргәннәр. Яңа ел алдыннан ике ел рәттән Казансу яры буенда ял иткәннәр. Төп чыршыны да карап кайтканнар. Әбиләрнең бу матурлыкны күреп күзләре дымланган.

– Аларның күңелен күрсәм, үземнең дә эшем уңа. Казанга театр-концертка барсак, ресторан-кафеларга алып барырга тырышам. Алдан шеф-поварны чакырып сөйләшәм. Өлкәннәр арасында 8 мең сум пенсия алучылар да бар икәнлеген искәртәм. Хәлгә керәләр, бер ресторан хуҗасы әбиләрне 300 сумга ашатып чыгарды. Ә менә «Ак барс» хоккей командасы уйнаганда, уенчыларга оекбашлар бәйләп алып бардык. Догалары кабул  булды, ул көнне җиңделәр, – ди Ләлә апа.

2018 елда алар  Россия Президенты грантында катнашырга булалар.

– Аңарчы ярдәм сорап кая гына бармадым. Ләкин буш  кул белән кайтып китәргә туры килә иде. Шуннан соң уйлаштык та,  улым исеменә  коммерцияле булмаган социаль оешма ачтык. Грант алуның тәртибен интернеттан өйрәндем. Төннәр буе яздым. Гаризаны җибәргәч тә, бер кешегә әйтмәдем. «Яшел Үзән районы әбиләрен кем белсен дә аларны грантка кем уздырсын инде?» – дип өметемне өзгән идем. «Сез җиңдегез», – дигән хәбәр килгәч, шаккаттым. 500 мең сумлык грант оттык. Бу акчаны тиененә кадәр өлкәннәр өчен тотым, – ди Ләлә Хаҗипова. – Акчага төркемдәгеләр өчен 15 велосипед, чаңгылар, скандинавия таяклары, флешкалар, музыка уйнатыр өчен колонка, боҗралар, башка кирәк-ярак­ алдык, – ди ул.

Быел алар тагын шушы ук грантны отканнар. Бу акчаны авыл туризмын үстерергә тотарга җыеналар. Норлатта туристларны кызыксындырырлык урыннар байтак. Үзләрендә этнография музее булса, күрше Ачасырда – Каюм Насыйри музей-утары. Җәй көне ял итәр өчен мөмкинлекләр тагын да зуррак, диләр. Норлат әбиләренең укучыларга әйтер сүзләре дә бар. «Яшәп калыгыз, үзегезне яратыгыз, дөнья күрегез», – ди алар. Хәрәкәттә  бәрәкәт шул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү