Россиягә Донбасстан 61 меңгә якын кеше эвакуацияләнгән

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Украинаның ике күрше өлкәләреннән килгән кешеләр саны 61 меңгә кадәр артты», — дип ассызыклады ул ДНР һәм ЛНРдан эвакуацияләнүчеләр белән бәйле хәлне хәл итү комиссиясе утырышында. Чара бүген иртән Ростов-Дон шәһәрендә узган.

Россиянең күп кенә төбәкләре аларны үз территорияләрендә кабул итәргә әзер булуларын белдерде. Шимбә көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә ДНР һәм ЛНРдан килгән кешеләрне кабул итү өчен барлык шартларны тудырырга кушты.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, эвакуацияләнүчеләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелә.


Фикер өстәү