«Салават кубогы» кемгә эләгер?

Быел автомобиль спорты буенча “Салават кубогы”на ярышларны кызыклырак итү күздә тотыла, дип яза “Челнинские известия”. Ул, гадәттәгечә, шәһәр ипподромында үткәрелә.

Ярышта катнашучылар ипподром тирәли узышып кына калмыйча, үзәк өлешендә бозда да үзләренең осталыгын сынаячак. Бу аларның бурычын катлауландырып, ярышларны кызыклырак итәчәк, шулай ук югары дәрәҗәдәге спортчыларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк, дигән фикердә оештыручылар.
Чаллыда “Салават кубогы” 26-27 февральдә узачак. Спорт чарасы кысаларында Россия Кубогы финалы һәм Россия чемпионаты этабы үткәрелә. Россиядә хәйрия нигезендә үткәрелүче бердәнбер автомобиль ярышлары бу. Ярышларда катнашучылар (алар арасында танылган спортчылар да бар) старт взносларын Чаллы Балалар йортына тапшыра. Чара, 1998 елдан башлап, һәр ел саен халык артисты Салават Фәтхетдинов ярдәмендә үткәрелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү