QR-код…сыз тормыш

Дүшәмбедә искечә яңа тормыш башланды. Татарстанда QRкод системасын бетерделәр. Искәртеп үтик: коронавируска каршы тору чарасы буларак республикада QR-код куллану узган елның 11 октябреннән башланган иде. 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында да код сорый башладылар.

Хөкүмәт йортындагы «шимбә киңәшмәсе»ндә кайбер чикләүләрнең гамәлдән чыгарылуы хакында Татарстан Президенты үзе хәбәр итте. Моңа коронавируска каршы күмәк иммунитетның формалашуы йогынты ясавын әйтте ул. Билгеле булганча, хәзер ул 80 процентка җиткән.

Шулай итеп, 21 февральдән түбәндәге очракларда QR-код күрсәтү таләп ителмәячәк:

– җәмәгать транспортында;

– боулинг, компьютер клубында;

– сәүдә үзәкләрендә;

– кафе-ресторан, театр, кинотеатр, концерт залы, спорт чаралары, цирк (тамашачылар саны 70 проценттан артмаска тиеш);

– балаларга сәүдә үзәкләренә ата-аналардан башка йөрү рөхсәт ителә;

– 23.00 сәгатьтән алып иртәнге алтыга кадәр мунча һәм сауна эше рөхсәт ителә.

Моңа өстәп ваклап сату нокталарына төнлә эшләү рөхсәт ителде.

Код күрсәтмәү ул әле гадәти саклану кагыйдәләрен үтәмәскә рөхсәт дигән сүз түгел. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кию һәм социаль дистанция саклау сорала. Вакцина ясатмаган яисә соңгы алты айда коронавирус белән чирләмәгән 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен исә үзизоляция кагыйдәләре саклана. Шулай ук кальян тарту, җәмәгать туклануы нокталарына төнлә хезмәт күрсәтү тыела.

– Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату эшен дәвам итәргә кирәк. Шул ук вакытта кабат вакцина ясату юнәлешендә дә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хезмәт урыннарында, мәктәп, югары уку йортларында санитар кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Аларның нәтиҗәле булуын күрәбез.

Президент Татарстан халкына киеренке вакытта аңлы булулары өчен рәхмәтен дә әйтте.

– QR-код системасына бәйле кертелгән чаралар мәҗбүри иде. Әмма без моның исәбенә күмәк иммунитет булдырдык, бу инде чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, 21 февральдән, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, коронавируска антитәнчекләре булган кешеләргә дә QR-кодлы белешмә бирелә башлаячак.

САН

Татарстанда 2454124 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 1915680е икенче дозасын алган. Кабат вакцина ясатучылар саны – 236336 кеше.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү