Алтын бирмәделәр. Олимпиададан Татарстан спортчыларының бишесе медаль белән кайтты

Шау-шулы Олимпиада Татарстан спортчылары өчен иң уңышлысы булып чыкты. Пекинга республикадан 8 кеше барды, шулардан 5е медальгә ия булды. Шатлану һәм горурлану гына түгел, нәтиҗә ясау өчен дә кирәк бу медальләр. 

Көмеш өчен сөенергә кирәк

6 алтын, 12 көмеш һәм 14 бронза. Россия спортчыларының Пекин Олимпиадасындагы уңышы бу. Хәтта Сочида да азрак булган. СССР чорындагы иң зур күрсәткеч булып 1988 елда Калгари Олимпиадасындагы 29 медаль санала. Әлбәттә, медаль күбрәк булган саен күңеллерәк. Әйтик, хоккейчылардан алтын көткән идек. Әмма җиңү финнарга насыйп булды. Безнекеләр исә көмеш белән генә канәгатьләнде. Ә бит НХЛдагы түрәләр, үзләрендәге уенчыларны Олимпиадага җибәрмичә, Россия хоккеена менә дигән бүләк ясаган иде. Әмма бу мөмкинлектән файдалана алмадылар. КХЛ уенчыларыннан тупланган команда бер генә очрашуда да чемпионлыкка лаек уен күрсәтә алмады. Алексей Жамнов кулы астында чыгыш ясаган хоккейчылар һөҗүмгә барудан бигрәк, көндәшнең ялгышуын көтте. Ә көндәш ялгышмады. Швейцария белән Даниядән өстен чыгарга мөмкин әле. Чехларга исә оттырдык, шведларны буллит белән генә җиңә алдык, финалда финнар көчлерәк булып чыкты. Олимпиада алдыннан гына тренерлар алмаштырып уйнау, команда туплаганда аерым бер клубның мәнфәгатьләрен өстен кую нәтиҗәсе бу. Хоккей сөючеләр команданың икенче урын алуын уңышсызлык дип кабул итте. Алай түгел, киресенчә, сөенергә кирәк. Чөнки НХЛ уенчылары да кайтып кушылса, бу команда беренче өчлеккә дә кермәскә мөмкин иде. Аның каравы «Ак барс»тан капкачы Тимур Билалов белән һөҗүмче Дмитрий Воронков Кытайдан көмеш медальләр алып кайта. Тарихи вакыйга, чөнки моңа кадәр Казан командасы уенчыларының Олимпиадада медаль ота алганы юк иде.

Алтынны бирмәделәр

Евгения Тарасованың да Пекинга сәфәре уңышлы булып чыкты. Казан кызы иптәше Владимир Морозов белән спорт парлары ярышында икенче урынны алды. Ул гына да түгел, беренче урындагы Кытай спортчыларыннан нибары 0,62 баллга калыштылар. Хәер, артыгын өмет итеп тә булмас иде. Кытайлар үзләрендә чыгыш ясаган һәм шуның аркасында хөкемдарлардан үзгә мөнәсәбәткә лаек булган өчен генә түгел. Россия спортчыларының фигуралы шууда дүрт алтынның өчесен алуы оештыручыларга да кызык түгел. Ә кызык ул – игътибар, реклама һәм акча дигән сүз. Хәтерләсәгез, Тарасова белән Морозов моннан 4 ел элек Пхенчхан Олимпиадасында да көмеш откан иде. Дөрес, команда ярышында. Бу юлы исә шәхси турнирда да осталыкларын расладылар.

Соңгысы булмасын

Лениногорск егете Данил Садриев та тарихка керде. Ник дигәндә, Россия спортчыларының трамплиннан сикерү ярышларында 54 ел дәвамында медаль ота алганы юк иде. Данил инде Татарстанга кайтып, якыннарын сөендерергә өлгерде. Иптәшләре белән команда ярышларында икенче урынны алган егетне якшәмбе көнне Казан аэропортында зурлап каршы алдылар. «Бу әле минем беренче генә медалем, шуңа күрә Олимпия призеры булуыма ышанып та бетә алмыйм. Казанга кайтып, мине ничек зурлап каршы алганнарын күргәч кенә ни эшләгәнебезне аңлый башладым», – диде Данил. Сөенеп утырырга вакыт күп булмаячак. Егет киләсе Олимпиадада шәхси ярышларда медаль яулау турында хыяллана. «Гомергә истә калырлык вакыйга булды бу. Дүрт елдан тагын медаль булсын өчен тырышып эшләячәкбез. Әлегә исә өйгә кайтып, әбием белән күрешәсем килә. Чөнки тагын ике көннән ярышларга китәргә кирәк. Соңгы ике елда бик сирәк кайтам. Шуңа күрә урамга да чыгып тормыйм. Әби белән утырып, телевизор караячакмын», – диде ул. Данилдан уңыш сере турында сораштылар. «Лениногорск кебек кечкенә генә шәһәрдә үсеп, иң көчле спортчылар арасына керү өчен бик нык тырышырга, бу спортны яратырга кирәк. Ә трамплиннан сикерүне яратмый мөмкин түгел. Ул – артык техник, артык катлаулы спорт төре. Менә шуны аңлый алсаң, бик зур ләззәт кичерәсең», – ди көмеш медаль иясе.

Татарстан спортчысы булып саналган Вик Уайлдның сноубордчылар арасында параллель слалом ярышында откан бронза медаленә дә сөенергә мөмкин. Әмма медальләр шатлану һәм горурлану гына түгел, нәтиҗә ясау өчен дә кирәк. Әйтик, Лениногорскидан яңа чемпионнар үсеп чыксын өчен андагы искергән трамплинның язмышы ничек булачак? Фигуралы шууда инде күп еллар дәвамында Евгения Тарасованың уңышына сөенәбез, Камилә Вәлиеваның боздагы тәүге адымнарын Казанда ясавын искә алырга яратабыз. Ә яңа кызлар пәйда булсын өчен спортның бу төренә игътибар җитәрлекме? Сөенгән арада сорауларга да җавап табасы бар.

 

Фото: gai-news.ru

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү