Донбасс һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләргә Россиядә торак табу буенча проект эшли башлаган. “Ярдәм картасы”нда (“Карта помощи”) качакларны үзләренең өйләренә сыендырырга теләүчеләрнең йортлары билгеләнгән.
Проектны RT эшләгән. Анда катнашу өчен, проект сайтында теркәлеп, ничә кешене кабул итәргә әзер булуыгызны, кайда яшәвегезне һәм элемтәгә керү өчен телефон номерларын күрсәтергә кирәк.
“Ярдәм картасы” – эшчәнлеген түләүсез башкара торган коммерциясез проект. Анда Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнүчеләрне илебездә вакытлыча урнаштыру мөмкинлеге турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat