Маргарин, бәрәңге һәм банан тромб барлыкка китерергә мөмкин. Америка галимнәре шундый фикергә килгән.
“Маргарин составында организм өчен зарарлы трансмайлар күп. Ул майлылыгы бик югары булган ризык санала. Шуңа маргарин йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый. Бәрәңгедә исә крахмал күп. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын какшата. Бананны да чама белән ашарга кирәк. Анда витаминнар башка җиләк-җимешләргә караганда азрак. Банан кан куеруга китерә. Бу үз чиратында тромб килеп чыгу куркынычын арттыра.