Татарстанның 6 шифаханәсе Донецк һәм Луганск Республикаларыннан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәчәк

Штабта балалар өчен кирәкле шартлар булдыру мәсьәләсе аерым каралды.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Донецк һәм Луганск Республикаларыннан эвакуацияләнүчеләрне вакытлыча урнаштыру эшчәнлеген җайга салучы оператив штаб утырышын үткәрде.

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, станцияләрдә кешеләрнең тән температурасын үлчәү оештырыла, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вакытлыча урнаштыру урыннарына бару өчен автобуслар әзерли, юлда кешеләрне тукландыру тәэмин ителәчәк. Штабта балалар өчен кирәкле шартлар оештыру мәсьәләсе аерым каралды. Эвакуцияләнүчеләр арасында балигъ булмаганнар күп. Аларны тукландырырга (шул исәптән, сөт катнашмалары белән), шәхси гигиена әйберләре белән тәэмин итәргә кирәк булачак.

Мәҗбүри күченүчеләр алты урында: “Ливадия”, “Жемчужина”, “Васильевский”, “Санта” шифаханәләренә, “Кварт”, “КамАЗ- жилбыт” кунакханәләренә урнаштырылачак.

Күченүчеләр кабул итү пунктларында, кайчан килүләренә бәйсез рәвештә, кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.

Мәҗбүри күченүчеләр поездының Татарстанга кайтып җитүе турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Сүз уңаеннан, Казанның “Ливадия” шифаханәсенә – 150ләп кеше, “Васильево”га –100, Чаллының “Жемчужино” шифаханәсенә – 250 кеше җибәреләчәк.


Фикер өстәү