Татарстанда һава торышы: көчле җил һәм буран көтелә

Татарстанда һәм Казанда кабаттан һава торышы бозыла.

Бүген, 23 февральдә, республика территориясендә һәм Казанда төнлә һәм көндез тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр), буран булуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр яки аннан да кимрәк булырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Көн дәвамында күк йөзе болытлы булачак. Юеш һәм пыскак кар ява. Төнлә һәм иртән аерым районнарда көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җил белән буран булачак, юлларда бозлавык.

Төнлә һава температурасы 0 градустан -5 градуска кадәр төшә. Көндез исә 0дән 4 градуска кадәр җылытачак. Синоптиклар юлларда урыны белән көчле бозлавык һәм кар измәсе буласын кисәтә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү