Артур Шәйдуллин: «Актерның сере булырга тиеш»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка Камал театры артисты Артур Шәйдуллинны дәштек. Театрдагы үзгәрешләр актерга ничек тәэсир итә? Оста итеп бии белү Артурга ничек ярдәм итә? Без әнә шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Бар да яхшы, Аллага шөкер.

– Камал театрында эшли башлавыгызга ничә ел инде?

– Театрыбызда тугызынчы елымны эшлим. Студент елларын да кушсам, 13 елга тула.

– Үзегезне яшь актер дип саныйсызмы, әллә инде тәҗрибәлерәкләр исемлегенә кертәсезме?

– Үземне урта буын, олпат артистларыбыз исемлегенә кертә алмыйм. Балалар белән дә эшләгәнгәдерме, гел хәрәкәттә булгангадырмы, үземне 16–17 яшьлек егет итеп хис итәм. Ә бу сорауга болайрак җавап бирим әле: мин – тәҗрибәле яшь актер.

Камал театрының яңа бина проектын ошаттыгызмы? Ничек уйлыйсыз, актерлар күченүне ничек кичерер?

– Бик ошый. Беренче күрүдә үк архитектурасын, бина проектының заманча булуын ошаттым. Билгеле, күченү җиңелләрдән булмас, ләкин ул авырлыклар да озакка сузылмас дип ышанам. Театрда эшләүче актерлар һәм, гомумән, бөтен персонал өчен яхшы булсын дип тырышалар бит, эшләве күпкә җиңелрәк булыр дип уйлыйм.

– Актер өчен үзгәрешләр файдагамы?

– Кеше бер урында таптанса, үсеш турында уйламый, димәк. Актерлар өчен үзгәрешләр аеруча мөһим. Төрле режиссерлар белән эшләүне генә алыйк. Һәр режиссерның үз карашы, үз стиле бар. Кемдер күбрәк формага, икенче берәү – пьесага, өченчесе актерга басым ясый. Боларның барысы да – актерга яңа тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек.

Эштә генә түгел, яңалыклар һәр өлкәдә булып торырга тиеш, минемчә. Тормыш бит ул чишмә кебек – гел агып тора, юнәлешен дә үзгәртеп ала. Тарихны алсаң да, бар нәрсә дә мәңгелек түгел. Иң мөһиме – уңай үзгәрешләр күбрәк булсын.

– Сез – оста биюче дә. Шулай да, театрда эшләүне өстен куйгансыз…

– Актер булу минем балачак хыялым иде. Ә бию сәләте театр училищесында укыганда гына ачыкланды. Моңа кадәр, биюгә, хәрәкәткә карата мәхәббәтем булса да, эчтә ташып торган энергияне дөрес итеп чыгара белмәгәнмен. Ләкин мин үземне биюче дип әйтә алмыйм. Мин – актер. Ә бии белү актерга бик ярдәм итә. Гомумән, безнең һәрберебезнең көчле ягыбыз була. Кемдер оста итеп сөйли, кемдер җырлый, кемдер менә бии.

– Профессиональ биюче булу теләге юкмы?

– Мин болай да үземне тонуста тотам. Бию – минем икенче ипием, дияргә дә була. Чөнки хәзер мин булган белемнәремне балаларга өйрәтәм.

Иҗат кешеләренә бераз сәерлек хас, диләр. Килешәсезме?

– Килешәм. Мин моны нормаль хәл дип кабул итәм. Иҗат кешеләре башкалардан аерылып торырга тиеш инде ул. Менә мин, мәсәлән, бераз сәер киенәм. Ләкин бу да кешегә ошарга яисә ошамаска теләүдән түгел. Киемне мин үз теләгемнән чыгып һәм кәефемә карап сайлыйм.

– Татар театрының бүгенге хәле турында да сөйләшик әле.

– Безнең театр бүген хәрәкәттә. Бу – әлбәттә, театрның киләчәге өчен уңай күренеш. Экспериментлар, төрледән-төрле лабораторияләр дисеңме, яңа проектлар, формалар эзләү – барысы да бар. Шулай булгач, татар театры да озак яшәр дигән өмет бар.

– Шәхси тормышыгыз турында сөйләшергә, аны күрсәтергә яратмыйсыз шикелле.

– Беләсезме, спектакль тәмамланып, театр капкасыннан чыгуга, мин актер Артур Шәйдуллин түгел, мин гап-гади Артурга әйләнәм. Ягъни тормыш белән театрны аерып карарга тырышам. Шуңа да халык минем шәхси тормышымны түгел, бары тик башкарган рольләремне генә күрә. Барын да күрсәтеп торсаң, аның кызыгы да бетәчәк. Актерның кечкенә булса да сере калырга тиеш.

Блиц-сораштыру:

– Хәзерге вакытта нинди китап укыйсыз?

– Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» романын.

– Нинди роль башкарырга телисез?

– Шекспирның Гамлетын яисә Фаустның Мефистофелен уйнар идем.

– Бию өйрәнү һәм сүзләр ятлау. Кайсы җиңелрәк?

– Икесе дә бертигез кебек. Ләкин бию өйрәнү якынрак миңа.

– Сез башкарган рольләрнең кайсын тамашачы аеруча үз итте дип уйлыйсыз?

– «Бию пәрие»ндәге Сәйдәш образы. Мин анда үземне-үзем уйныйм кебек. Сюжеты да нәкъ минем тормышка якын.

– Иң зур хыялыгыз?

– Дөнья буйлап сәяхәт итәр идем – әлегә шул турыда хыялланам.

– Актер булмасам…

– …нинди генә эштә эшләсәм дә, иҗат юлын сайлар идем. 11 нче сыйныфта укыганда миңа барысы да: «Сиңа артист булу нигә кирәк?», «Аларның бит акчалары юк!», «Башка һөнәр сайла», – диде. Шушы сүзләрне тыңлап, мин хәтта икътисадчы булырга әзерләнә башлаган идем. Соңыннан үземә тугры калдым. Үзем теләмәгән җирдә эшли алырмынмы? Шушы сорауга «юк» дип җавап бирәсемне аңлагач, кабат актер булу турында уйлый башладым. Һәм бер дә үкенмим. Балачактан ук Камал театрында эшләргә тели идем, максатыма ирешүемә сөенеп туя алмыйм.


Фикер өстәү