Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Россельхознадзор белгечләренә яңа автомобильләр тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» КҮ янындагы мәйданда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россельхознадзор агросәнәгать комплексы эшендә мөһим урын алып тора. «Россельхознадзор бүген бик мөһим мәсьәләләрне хәл итә, шул рәвешле авыл хуҗалыгы тармагын ныгытуга зур өлеш кертә. Ышанам ки, яңа транспорт ведомство хезмәткәрләренең мобильлеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк», — диде ТР Президенты.

Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Константин Савенков, үз чиратында, республика җитәкчелегенә хезмәт күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Россельхознадзорның Татарстан белгечләре юлларда үтүләре югары булган 10 автомобиль алды.

Россельхознадзор ветеринария, карантин һәм үсемлекләрне яклау, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү, туфракның уңдырышлылыгын, ашлыкның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча дәүләт функцияләрен башкара.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 2021 елда 2 мең 276 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, 300 хокук бозу очрагы ачыкланган, административ җаваплылыкка тарту турында 1526 карар чыгарылган, 560 күрсәтмә, 325 кисәтү бирелгән.


Фикер өстәү