Торак бәяләре үскәннән үсә бара

Казанда үз кушыңны булдыру өчен 30 елдан артык акча җыярга кирәк! «Авито» порталы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Җыйган акчаңа гына фатирлы, йортлы була алмау күптән яңалык түгел анысы. Ипотека рәсмиләштереп, үз куышың өчен ай саен кредит түләп яшәү бездә күптән гадәти күренешкә әйләнде. Әмма соңгы арада күпләргә бу бәхет тә тәтеми башлады. Ник дигәндә, Казандагы фатир бәяләреннән чәчләр үрә торырлык! Банк биргән кредит исә фатир бәясенең яртысын гына капларга җитә.

Югары булуы да куркытмый

Апас районында яшәүче Алсу һәм Илнур Садыйковлар да бүген ничек фатир алырга дип баш вата. Яшь гаилә әлегә район үзәгендә фатир арендалап яши. «Мин декрет ялында. Иремнең хезмәт хакы белән банктан 2 миллион сумга кадәр генә кредит рәсмиләштерә алабыз дигән җавап килде. Бу бер бүлмәле фатир алырга да җитми. Үзебез җыйган акча да күп түгел. Шуңа якындагы берәр авылдан искерәк кенә булса да йорт алып торыйкмы дип тә уйлый башладык. Акрынлап, яңартып чыгар идек әле», – ди Алсу.

Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында яшәүче Равил Галиев исә хәзер яшәгән бер бүлмәле фатирын сатып, ике бүлмәлесен алырга хыяллана. «36 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирда дүрт кеше яшибез. Үзебезнең тирәдәге ике бүлмәле фатирлар бик кыйммәт – 7 миллион сумга якын. Андыйны алырга көчебез җитмәячәк. Шәһәр яныннан йорт алыгыз, диләр. Әче таңнан торып, көн саен сәгатьләр буе «бөке»дә утырып эшкә, укырга бару куркыта», – ди ул.

Бер ел эчендә Казанда яңа төзелеп килүче йортлардагы фатирлар 38 процентка кыйммәтләнгән. Искерәк фатир бәяләре исә 28,3 процентка арткан. Озак еллар бу тармакта хезмәт куйган риелтор Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, бер ел эчендә башкалада фатирларга ихтыяҗ 52 процентка арткан. «Соңгы арада фатир бәяләренең котырып өскә үрмәләвенә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе әнә шул. Акча очсызлана. Шуңа күрә кеше акчасын кая да булса урнаштырып калырга тырыша. Аларны хәтта ипотека ставкаларының югары булуы да туктатмый», – ди Дамир.

Белгеч фатир бәяләре артуга китергән тагын берничә сәбәпне атый. Хәтерләсәгез, узган елның октябрендә Үзәк банк алтынчы тапкыр төп ставканы 0,75 процентка (6,75 проценттан 7,5 процентка кадәр) күтәрде. Белгечләр шушы яңалыкка бәйле рәвештә Россиядә барлык кредит төрләре дә кыйммәтләнәчәк, ипотека ставкалары артачак, милеккә сорау кимү аркасында, милек базары туктап калачак дип фаразлады.

— Фатир бәяләре артуга төзелеш материаллары кыйммәтләнү дә зур йогынты ясады. Төзелештә эшче куллар җитмәүнең дә тәэсире зур. Пандемия аркасында Татарстанга читтән килеп эшләүчеләр дә кимеде. Шул сәбәпле күп кенә оешмалар йорт төзү вакытын озайтырга мәҗбүр, – ди Дамир Сафиуллин.

Якыны кыйммәтрәк

Узган ел Татарстанда 342 миллион сумлык 60,5 мең ипотека кредиты бирелгән. Татарстан буенча Росреестр идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Борһанова сүзләренә караганда, фатирларның бик нык кыйммәтләнүе аркасында соңгы арада республикада үз йорты белән яшәүне өстенрәк күрүчеләр саны арткан. Гыйнвар аенда гына да республикада йорт алырга дип 700 килешү рәсмиләштерелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк бу. Ел башыннан бирле җир участогы алуга 2,4 мең ипотека килешүе рәсмиләштерелгән. Фатир алуга исә 3,7 мең кредит бирелгән. Бу узган елның гыйнвары белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк.

Бүген Казанда фатирларның бер квадрат метр бәясе уртача 114 мең сум тирәсендә тирбәлә. Иң кыйммәтлеләрнең берсе саналган Совет районында төзелеп бетмәгән йорттагы бер бүлмәле фатирның квадрат метры 157 мең (!) сумга кадәр җитә. Гомумән алганда, Казанда бер бүлмәле фатирның бер квадрат метры – 130–200 мең сум, ике бүлмәленеке – 100–170 мең сум, өч бүлмәленеке 90–150 мең сум тирәсендә тирбәлә. Шул рәвешле башкалада бер бүлмәле фатир – уртача 4,5 миллион сумга, ике бүлмәлесе – 6 миллион, өч бүлмәле фатир 7 миллион сумга төшә.

Дөрес, мондый фатирларны элеккеге «хрущевка»ларда яки шәһәр читендә төзелеп килүче яңа йортларда гына табарга мөмкин. Үзәккә якынлашкан саен, фатир бәяләреннән чәчләр үрә тора. Фатир хакына, аның кайда урнашуыннан тыш, җәмәгать транспорты, метроның булу-булмавы, инфраструктура, мәктәп, балалар бакчасының янәшә урнашуы, якын-тирәдә кибет, даруханәләрнең булуы да йогынты ясый. Башкаладагы иң арзанлы фатирлар – Авиатөзелеш һәм Киров районнарында, иң кыйммәтлеләре Вахитов, Совет һәм Яңа Савин районнарында урнашкан.

Процентлар үсәчәк

Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, бүген Казанда студия белән бер бүлмәле фатирларга ихтыяҗ зур. Аларны сатып алырга мөмкинлеге булмаган кеше тулай торактан бүлмә, йә гостинка алырга тырыша. «Әгәр кеше хәзерге фатирын сатып, зуррагын алырга планлаштырган булса, хәзер моны эшләү өчен иң кулай вакыт. Әгәр кеше әле беренче тапкыр гына торак алырга җыена икән, әлегә бераз сабыр итеп торырга кирәк. Ник дигәндә, хәзер иске «хрущевка»ларда бер бүлмәле фатирны да 4 миллион сумнан да арзангарак алып булмый. Бу фатирны ипотекага рәсмиләштергән очракта, аның өчен ай саен уртача 36–38 мең сум акча түләп барырга туры киләчәк. Татарстандагы 30–33 мең сумлык уртача хезмәт хакы белән күпләр бу чыгымнарны тарта алмый», – ди риелтор.

Айлык түләү димәктән, Дамир Сафиуллин, өр-яңа йорттан фатир алырга теләгән, кулында беренче кертем өчен 1,5–2 миллион сум чамасы акчасы булган кешегә төзүчедән субсидияләнгән ставка алырга киңәш итә. Бу ни дигән сүз? Әйтик, кайбер төзүчеләр, «Гаилә ипотекасы» программасы буенча бирелгән 5 процентлы кредитка ташлама ясый. «Дөрес, ул ташламалы процентны өстәмә акча түләп сатып алырга туры киләчәк. Әмма бу – үз-үзен аклый торган гамәл. Ник дигәндә, шул рәвешле сезнең айлык түләвегез шактый кимеячәк. Мисал өчен, «Гаилә ипотекасы» программасы буенча аена 6 миллион сум кредит рәсмиләштерсәң, ай саен 39 мең сум акча түләп барырга туры киләчәк. Ташламалы ставка сатып алып, ипотека ставкасын 0,1 процентка киметсәң, кредит буенча айлык түләү уртача 20 мең сумга кадәр кимеячәк. Әмма шунысы бар: ставкасы әлеге ысул ярдәмендә киметелгән ипотека кредитын киләчәктә рефинанслап булмаячак», – ди риелтор.

«Авито» порталы белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, Татарстанда уртача хезмәт хакының өчтән бер өлешен фатир алырга дип җыеп барсаң, моның өчен 33–36 ел вакыт кирәк булачак икән. Хезмәт хакының яртысын янда калдырып барсаң, якынча 20–22 елдан үз куышыңны булдырырга мөмкин, дип ышандыра белгечләр.

— Торак бәяләре тотрыклыланыр ул. Болай кисәк кыйммәтләнгәннән соң, гадәттә, торак бәяләре бераз үзгәрешсез торып ала. Ләкин моның кайчан булачагын әлегә фаразлавы кыен. Ипотека процентлары исә алга таба да үсәчәк кенә. Моңа бу көннәрдәге вакыйгалар да йогынты ясаячак. Доллар курсы үсәчәк. Аны тоткарлау өчен Үзәк банк ставканы арттырачак, – дип фаразлый Дамир Сафиуллин.

Фатир сатып алырга җыенучыларга белгеч киңәше

– Фатир алу уен эш түгел. Шуңа күрә торак базарындагы үзгәрешләрне, фатир бәяләрен даими күзәтеп барыгыз. Яңа гына фатир сатып алган кешеләр белән аралашып тору да комачауламас.

– Булачак фатирыгыз эш урыныгыздан ерак урнашмаса, яхшырак. Эштән өеңә бер сәгать кайтасың икән, ул көненә ике сәгатьлек юл дигән сүз.

– Фатир алганда тәҗрибәле риелторга мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә күңелегезгә якын фатир гына табып калмыйча, аны дөрес итеп рәсмиләштерергә дә ярдәм итәчәк. Бик күп хата һәм югалтулардан да саклап калачак.

– Икенчел торактан фатир алырга теләүчеләргә иң элек хуҗаларның түләнмәгән кредитлары юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Юкса, төп башына утыртулары ихтимал.

– Беренчел кертемгә акчаны каян табарга белмәүчеләргә акчаны картада түгел, кәгазь рәвешендә тотарга кирәк. Ник дигәндә, банк картасында чакта акча су урынына ага. Аның кая киткәнен дә чамалап бетереп булмый. Кулыңда тотканда акчаның исә кадере арта, аны юк-барга тотасы килми.

 

Казанда быелның гыйнварына фатир бәяләре

(Domofond.ru мәгълүматлары)

Район Яңа төзелгән йорттагы фатирның квадрат

метр хакы

Икенчел торак базарындагы фатирның квадрат метр хакы
Авиатөзелеш 114,2 116,6
Вахитов 204,9 154,4
Киров 109,3 109,1
Мәскәү мәгълүмат юк 111,4
Яңа Савин 167,3 140
Идел буе 114,9 123
Совет 137,3 128

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү