Сабырлык сыналганда: илдә, дөньяда барган вакыйгалар вакытында курку, борчылу хисләреннән ничек арынырга?

Шатлык күрсәң, очынма, кайгы күрсәң, пошынма, дигән борынгылар. Илдә, дөньяда барган вакыйгаларга битараф калып булмый, әлбәттә. Әмма артык хисләргә бирелү дә яхшыга илтми. Белгечләр дә шулай дип кисәтә.

Ил-көндәге вакыйгаларга һәркемнең йөрәге үзенчә сызлый. Берәүләре салкын акыл сакласа, икенчеләр коткыга бирелеп, бүтәннәрне дә үзләре белән ияртә. Курку, борчылу хисләреннән ничек котылырга? Даруларсыз гына тынычланып буламы? Психолог Галия Гыймадиева белән шул хакта сөйләштек.

1. Ни өчен кеше коткыга бирелә? Моның сәбәпләре нәрсәдә?

Баш мие шундый кызык инде ул. Аның бер өлеше һәрдаим әйләнә-тирәдәге хәлне күзәтеп тора. Яшәү өчен куркырлык сәбәп бармы? Ниндидер янау, һөҗүм юкмы? Ул әнә шуларны тикшерә. Билгеле, бар дип күрсә, органимзда биохимик процесска башлангыч бирә, курку хисе туа, үзеңне саклау теләге уяна. Тик еш кына коткыга бирелү өчен объектив сәбәпләр булмый да! Хәзерге мизгел яссылыгында карасак та: әйе, дөньяда нидер бара, вакыйгалар күп. Әмма коткыга бирелерлек сәбәп юк бит әле. Моңа да карамастан, кеше борчыла, эче поша. Ник? Чөнки аңы алга таба нәрсә булачагын һәм бу вакыйгаларның шәхсән ничек тәэсир итәсен күрсәтә. Куркыныч сурәтләр пәйда була, кыскасы. Бу чынбарлыкка туры килгән сурәтләрме, әллә фантазия җимеше генәме – баш миенә барыбер!

Шулай да, минемчә, коткыга бирелү, борчылу, хафалану юк урында барлыкка килми. Аның нигезле аңлатмасы бар. Йә ул кешенең шәхси негатив тәҗрибәсенә бәйле, йә ата-бабаларныкына. Шул ук сугыш чорында кемдер концлагерьларда булган, ачлык, сугыштан соңгы авырлыклар кичергән… Әгәр дә әлеге «тәҗрибә»не оныту өчен берни эшләнмәгән икән, ул буыннан-буынга күчеп киләчәк.

2. Борчылу, курку хисләре аек акылдан өстенрәк чыкса, нишләргә?

Курку хисен сүндереп булмый. Ансыз кешелек дөньясы гомумән хәзерге көнгә килеп җитмәс, яши алмас, үлеп беткән булыр иде. Ул – кирәкле хис. Әмма, иң мөһиме, курку хисе белән кеше үзе идарә итәргә тиеш. Киресенчә түгел! Әгәр дә курку аек акылдан да өстенрәк чыга икән, бу инде белгечләргә күренергә бер сәбәп. Моңа тыныч кына карарга ярамый. Гадәти яшәү рәвешен алып бармастай курку хисе биләп алуның сәбәпләре тирәндә ятарга мөмкин.

3. Тотрыксыз вазгыятьтә курку хисен ничек җиңәргә?

Дөнья шулай корылган: ул элек тә, хәзер дә һәм киләчәктә дә куркыныч булачак. Дөньяда хәвеф-хәтәр гел булган һәм булып торачак. Әгәр дә кеше миңа беркайчан да куркыныч янамаячак, барысы да яхшы булачак дип кенә яши икән, бу инде паника, невроз кебек чирләргә туры юл. Дөнья белән идарә итеп булмый. Без тәэсир итә алган һәм итә алмастай очраклар бар. Моны аңларга кирәк. Аңлаган очракта җиңелрәк булачак. Коткы хисеннән котылу өчен әнә шул очракларны таный, аерып карый белергә кирәк. Сәяси карарларга ул тәэсир итә алмый. Мондый вазгыятьтә игътибарны «Мин нәрсә эшли алам?» дигән сорауга юнәлдерергә кирәк. Әйтик, бер-бер хәл булса, үземне һәм якыннарымны ничек кайгыртачакмын, азык-төлек ничек юнәтәчәкмен һәм башкасы. Бу – иң табигый һәм дөрес юл. Иң куркынычы – коткыга бирелеп, кешенең начар гадәтләргә алынуы.

4. Ничек тынычланырга?

Сулыш гимнастикасы булыша. Кешене куркыныч уйларыннан йолкып алырга кирәк. Шул ук өй җыештыру, табак-савыт юу, кул белән кер юу да булыша.

Ярдәмләшү, хәйрия эшләре белән мавыгу да уңай тәэсир итә. Әйтик, шул ук авыр хәлдә калганнарга матди ярдәм яисә кирәк-яраклар белән булышу. Шул чагында кайгы килсә, мин ялгызым гына аның белән күзгә-күз калмаячакмын дигән ышану туа. Сугыш чорында күпләр әнә шулай бердәм булганга, ярдәмләшеп яшәгәнгә коткыга бирелмәгән.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итми мөмкин түгел. Ул да булса кешенең тирә-юне, мохите. Әгәр дә телефоныгыздагы, социаль челтәрләрдәге хәбәрләр негатив белән тулган икән, бу сезнең организмга начар тәэсир итәчәк. Стресс гормоны – кортизол бүленеп чыгуын арттырачак. Кем белән нинди темага сөйләшүегезгә игътибар итегез. Әңгәмәдәшегез һөҗүм итүләр, куркыныч вакыйгалар хакында гына сөйли икән, моннан файда юк. Бу – аның стресс белән көрәшү алымы. Әмма сезгә моннан җиңелме соң? Гадәттә, юк. Шуңа күрә мондый сөйләшүләрдән еракта торырга кирәк. Яисә аның юнәлешен үзгәртергә. Әйтик, сине эвакуацияләнгән кешеләр язмышы борчый икән, кием-салым белән булыш, хәйрия эшендә катнаш. Әгәр дә моңа әзер түгелсең икән, бу хакта сүз куертып торырга да кирәкми. Сезнең рухи халәтегез – сезнең җаваплылыкта, башкаларныкы – үзләрендә. Кешегә җаваплылык хисен кире кайтарырга кирәк. Мин, гомумән, социаль челтәрләрне, хәбәрләр тасмасын чикләргә киңәш итәм. Бик кызыксынганнар моңа аерым бер вакыт бүлеп бирә ала, ә калган вакытны үзләренең көнкүреш эшләрен башкаруга багышласын иде.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү