16 яшьлек Ильмира Кадыйровага табиблар кан рагы диагнозы куйган. Кыз 2021 елның март аенда авырып китә.
Республика клиник хастаханәсендә озак вакыт дәвалана. Әмма узган ел ахырында аның хәле авырлаша. Шуннан соң, кызның әнисе чит ил клиникаларына мөрәҗәгать итә. Андагылар исә, кызга ярдәм итәселәренә ышандыра. Тик чит илдә дәвалану өчен зур суммада акчалар кирәк. Бүгенгә 922 мең сум акча җыелган. Тагын 820 мең акча кирәк. Шуңа да кызның әнисе Айгөл изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорый.
– Баламның хәлләре яхшы түгел. Ул бик сызлана. Көчле дарулар белән генә тотабыз. Кызымны терелтергә булышсагыз иде, – ди ул.
Ильмирага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен кызның әнисе Айгөл Кадыйрова исемендәге Саклык банкы (Сбербанк) картасы номеры: 5336 6902 1288 5109.
ВТБ банкы картасы номеры: 2200 2407 7778 6258.
Акча күчергәндә хәйрия максатыннан дип язсагыз иде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat