«Кеше тәүбә кылып, гайбәт сөйләгән кешесеннән гафу сорамаса, бу аны кабер газабына илтергә мөмкин»

Гайбәт – гөнаһ. Моның шулай икәнен белсәк тә, сөяксез тел еш кына сөйләвен белә тора. Күптән түгел Канада галимнәре гайбәт сөйләүдән тәм табуның сәбәбен ачыклаган. Баксаң, гайбәт сатканда кешедә күпләп мәхәббәт гормоны бүленеп чыга икән. «Кеше бу мизгелдә әйтеп бетермәслек ләззәт кичерә», – ди галимнәр. Ә гайбәт сатуның гөнаһын кая куярга? Усад бистәсе мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән гайбәт турында сөйләштек.

– Гайбәт сөйләү ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Кешедә булган нәрсә турында сөйләсәк, ул – гөнаһмы?» – дип сораганнар. Пәйгамбәр исә: «Әгәр сез анда булган нәрсә турында сөйләсәгез, бу гайбәт була. Әгәр аның турында булмаган нәрсә сөйләсәгез, ул ялган була», – дип җавап кайтарган.

– Кеше ни өчен гайбәт сөйли?

– Күп очракта кеше хөсетлек аркасында гайбәт сата. Яхшырак булуның ике ысулы бар. Аның беренчесе – хакыйкатьтән яхшырак булу, нәрсәдер эшләү, тырышу, үзгәрү. Икенчесе башка кешеләрне түбәнсетүдән гыйбарәт. Ни кызганыч, арабызда күпләр нәкъ менә шушы соңгы алым бәрабәренә үзен яхшырак итеп күрсәтергә тырыша. Эшсезлек аркасында гайбәткә кереп китүчеләр дә бар. Кешене эштән алу, аның урынын яуларга тырышу кебек мәкерле ниятләр дә моңа сәбәпче булырга мөмкин. Гайбәт сатуга иң зур сәбәпләрнең тагын берсе – телеңне изгелектә эшләтмәү. Кешеләрне яхшылыкка өндәп, изгелек турында сөйләп, телен шундый яхшы ысул белән генә эшләткән кешенең гайбәт сатарга вакыты да, көче дә калмаячак.

– Гайбәт тыңлау – гөнаһмы?

– Гайбәтне сөйләү генә түгел, аны тыңлау да – гөнаһ. Ник дигәндә, әгәр без кешегә гөнаһ эштә теләктәшлек күрсәтәбез икән, үзебез дә гөнаһлы булып саналабыз. Әгәр кеше гөнаһ эшләгәндә урында басып, карап торса, гайбәт сөйләгәндә аны тыңлап утырса, димәк, ул аңа үзенчә бер көч-куәт биреп тора дигән сүз. Шуңа күрә кеше гайбәт сөйли башлый икән, аны шундук туктатырга кирәк. Бу – безнең вазыйфабыз. Әмма моны аңа тупас итеп түгел, хикмәтле, йомшак ысуллар белән аңлатырга кирәк.

– Үзе турында гайбәт сүзе ишеткән кеше, гадәттә: «Сөйләсеннәр, гөнаһларым кимер», – дип тынычлана. Үз-үзеңне болай юату дөресме?

Әгәр берәү кеше турында сөйләгәннән соң, килеп, аннан гафу үтенмәсә, яисә аның турында начар сүз сөйләгән урыннарда яхшылык сөйләп, шул кешегә хакын кайтармаса, Кыямәт көнне ул үзенә тиешле әҗер-савабын шул кешегә бирәчәк. Шуңа күрә үзең турында гайбәт ишеткәч: «Сөйләсеннәр», – дип әйтү дөрес түгел, әлбәттә. Бу аларны куәтләгән кебек килеп чыга. Без исә гөнаһларны сүздә дә, гамәлдә дә хупларга тиеш түгел. Шуңа күрә бу очракта: «Сөйләсәләр, киләчәктә әҗер-савапларын үземә бирерләр», – дияргә кирәк.

– Гайбәт кабер газабына илтә, диләр…

– Гайбәт сөйләү кабердә дә, Кыямәт көнендә дә газапка алып бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре дә шуңа ишарәли. Кеше тәүбә кылып, гайбәт сөйләгән кешесеннән гафу сорамаса, аның хакын бу дөньяда хакламаса, ул, дөрестән дә, кабер газабына илтергә мөмкин.

– Диндә гайбәт сөйләү рөхсәт ителгән очраклар бармы?

– Рөхсәт ителгән җирдә кеше турында сөйләсәк, ул гайбәт саналмый. Әйтик, берәүнең кызын кияүгә бирәсе килә дә фәлән егет турында сораша, ди. Бу очракта ул гайбәт саналмый. Кешене эшкә алганда элеккеге эшеннән аның турында мәгълүмат сорау да моңа керми. Әмма бу очракта да кеше үзен билгеле бер кысада тотарга тиеш. Аннан кеше турында эшкә бәйле мәгълүмат сораганнар икән, ул шул турыда гына сөйләргә тиеш. Артыгын сөйләргә кирәкми. Бу очракта инде ул гайбәткә әвереләчәк.

– Гайбәттән ничек котылып була?

– Моның өчен иң элек гайбәт сөйләүдән туктарга кирәк. Алга таба Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау зарур. Ходай Тәгаләгә: «Киләчәктә башка гайбәт сөйләмим», – дип вәгъдә бирергә кирәк. Аннары гайбәте сөйләнгән кеше янына барып, аннан гафу сорарга кирәк. Әгәр ул кешедән гафу сорагач, ара тагын да бозылырлык булса, кеше аның турында начар сөйләгән җирләрдә яхшы итеп сөйләргә кирәк. Кыямәт көнендә бу да изгелек булып исәпләнәчәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү