Россиягә яңа автомобильләр кайтарылмый башлаган

Бу Украинадагы хәлләргә бәйле. Россиягә яңа автомобильләр кайтару туктатып торыла, дип хәбәр итә Autonews.

Дилерлык үзәкләре вәкилләре әйтүенчә, геосәяси хәлләрнең үзгәрү ихтималына бәйле бу. Икенче сәбәбе – сумның курсы төшү. Машиналарны бүгенге бәядән сату отышлы түгел. Автокредит 17 процентка кадәр җиткән.

Шулай булуга карамастан, Россиянең автомобиль салоннарында машиналарны котырып алу күзәтелми. Дилерлар әйтүенчә, сатуда яңа машиналар да, тотылганнары да бар.

Быел гыйнвар аенда Россиядә 90 меңнән артгырак яңа машина сатылган. Бу – 2020 елның шушы ук чорындагыга караганда 3,7 процентка кимрәк.


Фикер өстәү