Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр үткәрү өчен Минскига делегация җибәрергә әзер

Россия Украина белән сөйләшүләр үткәрү өчен Минскига делегация җибәрергә әзер. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Бүген Зеленский Украинаның нейтраль статусы буенча фикер алышырга әзер булуын әйткән. “Россия Президенты Владимир Путин башта ук хәрби операциянең максаты – шул исәптән, Украинаны националистлардан чистарту юлы белән, Донецк һәм Луганск республикаларына ярдәм итү, дип белдергән иде. Ә бу нейтраль статусның аерылгысыз өлеше булып тора да инде”, – дигән Кремль вәкиле.

Аның әйтүенчә, делегациягә Оборона һәм Тышкы эшләр министрлыклары, шулай ук Президент администрациясе вәкилләре керәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү