Әмир Сафин Татарстан башкаласы Транспорт комитетының яңа җитәкчесе итеп билгеләнде.
Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, транспорт юнәлеше — шәһәр хуҗалыгының мөһим тармакларыннан берсе.
«Сафин Әмир Наил улы Транспорт комитеты рәисе итеп билгеләнде. Без әлеге вазифага туры килә торган кандидатураны бик озак эзләдек, чөнки бу — бик мөһим тармак, ул динамик рәвештә үсеш кичерә торган өлкәләрнең берсе. Казан халкының ярты миллионнан артыгы пассажир транспортыннан файдалана, бу сан тагын да артырга тиеш», — диде Метшин.
Мэр билгеләп үткәнчә, әлеге вазифага билгеләнгәнче Әмир Сафин республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эшләгән, шуннан соң сигез ел дәвамында «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе башлыгы урынбасары булган.
«Ул бу тармакны эчтән белә торган кеше», — дип сүзен төгәлләде шәһәр башлыгы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat