Быел Пасха һәм православиенең башка бәйрәмнәре кайчан булачак?

Пасха (Олы көн) бәйрәме 2022 елда 24 апрельдә булачак. Ә кичә – 28 февральдә Май чабу көннәре башланды. Ул 6 мартта Гафу үтенү көнендә (“Прощеное воскресенье”) тәмамлана, дип яза “Челнинские известия”.

6 март Бөек Уразага керергә әзерләнүнең соңгы көне булып тора. Православие динендә бу көнне бер-береннән гафу үтенү кирәк дип санала. Бөек Ураза 7 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итә.

7 апрельдә — Благовещенье, 17 апрельдә – Тал песие ала торган көн (керәшеннәрдә – Бәрмәчлеки, “Вербное воскресенье”), 21 апрельдә – “чиста пәнҗешәмбе” (“чистый четверг”)


Фикер өстәү