Кәрим Тинчурин театрында «Умай» беренче опера лабораториясе эшли

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә оештырылган опера лабораториясе эшли. Лаборатория эшенең нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска опера иҗат ителә.

Беренче лаборатория татар хатын-кызының милли мәгърифәткә, тарихи үзгәрешләргә керткән өлешенә багышланган. Чарага хатын-кыз композиторлар, рәссам, либретто авторларыннан 30га якын гариза килгән.

– Хатын-кыз темасы бүген күп кенә мәдәниятләр өчен әһәмиятле булып тора. Безнең тормышта күп нәрсә хатын-кызга бәйле. Бу – мәгариф темасы да, мәдәният тә, тәрбия дә. Хатын-кызның ниләр  кичергәнен үзе аша күрсәтергә телибез, – ди Тинчурин театрының әдәби бүлеге җитәкчесе, лабораториянең кураторы Энҗе Дусаева.

Хатын-кыз темасын хатын-кызлар үзләре ачып бирергә тиеш дип саный оештыручылар. Шуңа да лабораториядә нәфис затлар гына катнаша.

– Опера җәмгыятьнең хатын-кыздан нәрсә көтүе турында. Без өч кисәкне өч төркемдә эшлибез. Мин язган опера хатын-кыз тәне, җәмгыятьнең хатын-кыз тәнен кабул итүе, аңа таләпләр куюы турында,  – ди шагыйрә Миләүшә Гафурова.

Беренче лаборатория төрки халыкларның борынгы хатын-кыз алиһәсе Умай исеме белән аталды.

– Безнең өчен «Умай» ул – хатын-кыз һәм хатын-кыз темаларына мөнәсәбәте булган җыелма символик образ. Умай – хатын-кызның асылы, нәкъ менә аның  рухын күрсәтә торган образ. Асыл затларда булган бөтен нәрсә  ул – Умай,  – ди лабораториянең җитәкчесе Энҗе Дусаева.

Өч операның премьералары Тинчурин театрында 21, 22 һәм 23 апрельдә узачак.

                                                                                         Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү