Финанс белгече Фәнис Хөсәенов: «Коткыга бирелергә кирәкми! Бу – вакытлы күренеш»

Икътисадагы авырлыклардан азрак зыян зыян күрү гади кешегә ни эшләргә? Бу сорауны Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәеновка бирдек.  

– Соңгы 22 елда икътисадтагы дүртенче кризис инде бу. Атна башында Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Соңгы тапкыр мондый югары ставкалар 2014 елда күзәтелгән иде. Ул чакта төп ставка 17 процентка кадәр күтәрелде. Аннары 1,5 ел эчендә ул акрынлап төшеп бетте. Төп ставка югары булганда икътисадның үсә алмавы көн кебек ачык. Шуңа күрә бу – вакытлы күренеш, – ди Фәнис Хөсәенов. –  Безнең халыкның 80 процентының банкта кертемнәре юк. Булган очракта да алар өчен куркырга кирәкми. Алар банкларда тулысынча саклана. Сез аны теләсә кайсы вакытта салдырып ала аласыз. Әмма бу акчаны кая куярга? Аңа 10 телевизор яки 100 килограмм карабодай сатып алудан ни мәгънә? Шуңа күрә ашыгып карарлар кабул итмәгез. Сабыр итегез.

Белгеч якын арада халыкның керемнәре шактый кимергә мөмкин дип фаразлый.

– Элегрәк айлык керемнең төп өлеше азык-төлек алу, кредит каплауга киткән булса, якын арада кешеләрнең шушы чыгымнарны да каплап бара алмавы ихтимал. Шул рәвешле илдә банкротлыкка чыгучылар саны да артачак. Моңарчы күп товарын чит илдән кайтарткан оешмалар санкцияләр аркасында ябылачак. Кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы аеруча зыян күрәчәк. Эчке базарда эш иткән оешмаларга алай ук авырга туры килмәс, – дип фаразлый Фәнис Хөсәенов.

Белгеч фикеренчә, азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак, төзелеш материалларына бәяләр алга таба да үсәчәк. Әмма аларның күпмегә артачагын берәр айдан гына төгәл әйтеп булачак, ди ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү