1 апрельдән Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

Яз көне зур йөк машиналарының юлларны бозу ихтималы көчәюгә бәйле бу.

Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертеләчәк. Чикләүләр 1 апрельдән гамәлдә булачак. Юл-транспорт хуҗалыгы министрлыгында шулай дип белдерелгән.

Язын, кар һәм боз эрегән чагында, юл түшәмәсенең тотрыклылыгы кимү сәбәпле, зур йөк машиналарының аны бозу куркынычы артуга бәйле бу. Чикләү бер ай – 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ведомствода аныклап үтелгәнчә, чикләү күчәренә 6 тоннадан артыграк авырлык төшкән йөк машиналарына гына кагыла.


Фикер өстәү