Күңелне төшермәсәң, алтынсыз да яшәп була. «ВТ хәбәрчесе» киләчәктән ни өмет итә?

 Безнең тормышка бәреп кергән вакыйгалар фантастиканы хәтерләтә бүген, куркыныч төшне… Барысы да көтелмәгәнчә кебек: кисәк кенә башланган махсус хәрби операция дә, безне аяктан егарга тиешле санкцияләр дә, моңарчы тарихта күрелмәгән изоляциядә калуыбыз да…

Менә соңгысы, изоляция дигәне көчәя соңгы көннәрдә: Россия очкычларына Европа күгендә очарга ярамый, АКШ яңа гына шундый тыюлар кертеп ята, Бөекбритания портларында санкцияләр астындагы ил корабларына тукталу тыелды. Чып-чын сюрреализм инде менә. Бу юллар язылыр алдыннан гына АКШта Байден чыгыш ясады. Россияле олигархларның җинаятьләрен тикшерә башлячакларын, малларын тартып алырга әзерләнәчәкләрен белдерде. АКШның Юстиция министрлыгы махсус төркем төзеп эшкә керешергә әзерләнә икән. «Без Европадагы союзниклар белән сезнең яхталарыгызны, элиталы торакларыгызны, хосусый очкычларыгызны тартып алу өчен көчләрне берләштерәбез», – диде Байден. Дөрес, Америка лидерының башы киткән инде, ул украинлылар белән иранлыларны бутады. Әмма аның кисәтүе – чын кисәтү. Польшада Россия милкен конфискацияли башладылар инде. Илчелекнең мәктәбенә кадәр тартып алалар. Көтелмәгән хәл, әйеме? Юк, бу юлларның авторы көтелмәгән дип әйтмәс иде. «Ватаным Татарстан»ның сайтында 2020 елның 1 май датасы белән безнең «Финанс кыенлыклар шартында ничек яшәргә?» дигән язмабыз эленеп тора. Анда мондый юллар бар: «COVID-19 – без күрергә язган кыенлыкларның беренче сериясе генә бит әле. «Кино»ның дәвамы тагын да киеренкерәк һәм дәһшәтлерәк булачак. Эшсезлек артуга, акчасызлыкка дөнья сәясәтенең тектоник плитәләре хәрәкәткә килү нәтиҗәсендә туган тетрәнүләр килеп кушылачак. Чынбарлыкка аек күз белән текәлеп карыйк: кыен һәм бик кыен булачак». «…сәясәтенең тектоник плитәләре хәрәкәткә килү нәтиҗәсендә туган тетрәнүләр килеп кушылачак», – дигән сүзләргә игътибар итегез әле. Аңлаган кешегә без пандемиядән соң геосәяси киеренкелеккә корылган тетрәнүләр башланасын әйттек. Календарьда 2020 ел иде без кисәткәндә,  коронавирустан куркып өйләргә качкан идек. Пандемия төгәлләнеп килә инде, мантыкый рәвештә аны дәүләтләр һәм блоклар арасындагы конфликтлар алыштыра. Әле күптән түгел генә, 2021 елның декабрендә «Караңгылык таң алдыннан көчәя» дип, яңа елга фаразлар язган идек. Без ул фаразларда сәясәтнең тектоник плитәләре кайсы төбәкләрдә үзара бәрелешәсен төгәл итеп әйттек. «Әмма 2022 елда, мөгаен, төп вакыйгалар Көнбатыш – Россия, Көнбатыш – Кытай яссылыгында барыр. Әгәр конфликт Көнбатыш – Кытай мәйданында көчәйсә, Россиягә Көнбатыш белән аркадашлык итәргә туры киләчәк. Учак безнең чикләрдә ягылса, бер дә яхшыга түгел», – дидек. Әйтеп карагыз, кисәтмәдегез, дип. Редакциядә гел сүгәләр бу юлларның авторын: «Кешеләрне куркытасың», – диләр. Юк, бәгырьләрем, куркытмыйм, кисәтәм. Бу кисәтүгә колак салып, ун-унбиш көн элек кенә булган барлык акчагызга долларлар сатып алсагыз, матди хәлегезне ярыйсы гына яхшырта идегез. Башка кайбер чаралар да күреп була иде. Әмма поезд китте инде.

Әйдәгез, хәзер аз гына алга таба ничек яшәргә дигән сорауга бергәләп җавап эзләп карыйк. Бер нәрсәне ассызыклыйбыз: держваларның үзара чәкешүе – тарихи котылгысызлык ул, шуңа күрә гаеплеләрне эзләп тормыйбыз. Фаталь әйберләргә кешеләр тәэсир итә алмый, алар, бигрәк тә лидерлар, тарих сәхнәсендә үзләренә язылган рольне башкаралар гына. Фаҗигале сукмактан тәкъдирләренә буйсынып атлыйлар. Гамәлләре өчен җаваплы алар, әлбәттә, әмма җавапка тартучылар без түгел.

Килеп туган вазгыятьтә Россия лидеры Владимир Путин үзеннән таләп ителгәннәрне башкара инде. Сишәмбе көнне генә ул финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен өстәмә икътисади чаралар турында указга кул куйды. Аңлый торгансыздыр инде: указ белән генә доллар курсын да стенага кадаклап булмый, бәяләрне дә киштәгә беркетә алмыйсың. Көнбатыш санкцияләрен без айдан-айга ныграк тоячакбыз. «Российская газета», санкцияләрдән зыян күргән тармакларда меңләгән яңа эш урыны пәйда булачак, дип белдерә. Бу юлларның авторы бераз гына башкачарак фаразлый. Эш урыннары булыр ул булуын, квалификацияле һәм югары технологияле продуктлар җитештерергә яраклы белгечләр җитмәс. Булганнары да чит илгә кыяклау ягын карый хәзер. Креатив класс Россиядән качу идеясен байрак итеп күтәрә социаль челтәрләрдә. Менә аларны тотып калу һәм эш фронты белән тәэмин итү – җитәкчелекнең бурычы. Цифрлаштыру министрлыгы «ай-ти» кадрлар өчен өстенлекләр вәгъдә итте. Тик яшьләр бик егылып ук китмиләр әле ул өстенлекләргә, чит җирләрдә үзләренә тору урыны эзлиләр һаман да. Аһ, белсәләр иде алар үзләре китәргә теләгән илләрнең киләчәктә зур бәрелешләр мәйданына әвереләсен. Геосәяси тетрәнүләр Россия өстеннән гөрелдәп узгач, бәрелеш Көнбатыш белән Якын Көнчыгыш арасында башланчак дип фаразлый, мәсәлән, бу юлларның авторы. Ялгышса, бик шат булачак. Шуңа күрә илдән китәргә теләүчеләргә маршрутны бик уйлап сайларга киңәш итә. Бәлки, Россиядә калып тору (вакытлыча гына булса да) яхшырактыр. Дөрес, Россия белән идарә итү форматы тамырдан һәм кискен үзгәрер (без бөтенләй уйламаган рәвештә), срокларын гына әйтеп булмый. Әлегә илнең югары җитәкчелеге халык ачыкмасын һәм бөлгенлек ярында аякларын салындырып утырмасын өчен булдыра алганча чаралар күрә. Әйтик, чәчүлек җирләрне 1 миллион гектарга ишәйтергә ниятлиләр. Россия өчен миллион гектар зур сан түгел, әмма анысын да эшкәртү өчен эшче куллар табасы бар әле. Җәй, Аллаһ теләсә, яхшы килер, уңыш мул булыр дип өметләник. Бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәбез: ашлык экспортлаучы ике төп ил – Россия белән Украина үзара мөнәсәбәтләрен ачыклый, бу дөньяның башка почмакларында, аеруча Якын Көнчыгышта, матди хәлне катлауландырырга ихтимал.

Барлык илләр дә безгә ишекләрен шап итеп ябып бетермәделәр. Төркия үзара хезмәттәшлек ягында. Технологик яктан кызу темплар белән үсеп баручы бу ил Көнбатыш сатудан баш тарткан кайбер технологик продуктлар белән безне тәэмин итә алыр иде. Димәк, хәл катлаулы, әмма баш китәрлек түгел.

Гади кеше – ялланып эшләп тамагын туйдыручы халыкка нишләргә? Һәркем үзе өчен файдалы булган гамәлгә чытырдап ябышырга тиеш, билгеле. Билләрне кысып буарга туры киләчәк, ансыз гына булмый. Менә шул чакта зарланмаска! Инглизләрнең «Шыгырдаган көпчәкне майлыйлар» дигән әйтеме бар-барын. Әмма хәзерге вазгыятькә бер дә туры килми. «Шыгырдаган көпчәкне беренче алыштыралар», менә шуны истә тотыйк.

Нью-Йорк университетының икътисад профессоры Нуриэль Рубини дигән кеше бар бит әле. Кризисларны фаразлау белән шөгыльләнә. Ул әйтә: «2022 ел алдагысыннан өч фактор: көчәюче инфляция, пандемиянең дәвам итүе һәм геосәяси киеренкелек сәбәпле начаррак булачак», – ди. Без әйткәнне әйтә инде асылда.

«Финанс кыенлыклар шартында ничек яшәргә?» дигән язмада: «Бердәнбер ышанычлы актив – алтын, билгеле. Доллар станогы әйләнгән саен, алтын бәясе үсә», – дип язганбыз. Акчасы барлар өчен яхшы киңәш булган инде ул чакта. Алтын бәясе 2000 долларга якынлашып килә, доллар бәясе дә ике тапкырга якын үсте. Алтын икеләтелгән табыш биргән ике елдан азрак вакыт эчендә. Кайсы актив шуның кадәр табыш бирә ала? Әмма алтынсыз да яшәп була, күңелне төшермәсәң.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү