81нче яшендә Татарстанның элеккеге юстиция министры, республика Конституциясен эшләүчеләрнең берсе Альберт Салабаев вафат булды.
Салабаев вафатына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев аның якыннарының кайгысын уртаклаштылар.
Альберт Салабаев 1941 елның августында Чуваш АССРында туа. 1970 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Казанның Идел буе район суды халык судьясы була. 1987 елдан 2004 елга кадәр ул республика юстиция министры вазыйфасында эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat