Сөйләшүләр өстәле янында

Дөнья сәясәтендә төп вакыйга Украинадагы вазгыять, әлбәттә. Барлык телеканаллар, радио, басма матбугат, интернет-сайтлар шул теманы төрләндерә. Бөтен дөньядагы икътисади хәл, социаль тормыш шуңа бәйле чөнки.

Бизнес-катлаулар, гади халык түземсезләнеп конфликтның чишелешен көтә, төрле диндәгеләр утның туктатылуын сорап дога кыла. Сәясәтчеләр дә хәтта эшнең тирәнгә китүен аңладылар. Бар планетада проблемалар йомгагы шул мәйдандагы вазгыятькә бәйле рәвештә кар йомарламы кебек үсә. Вашингтоннан Ак йорт кичә, бездә төн булганда, Россия деэскалация адымнары ясаса (ягъни махсус операция көчләрен чигерсә), санкцияләрне йомшарту турында фикер алышырга әзер булулары хакында сигнал бирде. Бик мөһим хәбәр бу. Байден атом бомбасы шартламас дип уйлый, монысы да начар түгел, димәк, каршы як бу юнәлештә киеренкелекне үстерү ягында түгел.

Мәскәү белән Киев та сөйләшүләр өстәленең утлы мәйданга караганда яхшырак икәнен аңладылар. Якшәмбе көнне үк игълан ителгән сөйләшүләр дүшәмбедә булып узды. Мәскәү сөйләшү өчен бик уңышлы бер моментны уздырды ләкин. Беренче ракеталар оча башлаганда, иртәнге сәгатьләрдә Зеленский Кремльнең бөтен таләпләрен дә искә алып сөйләшүләр өстәле янына утырырга әзер иде. Ул бары тик куркынычсызлык гарантияләре генә сорады. Тик Россия җитәкчелеге бу мөмкинлекне югалтты. Беренче курку үткәч, Украина ягы үзен башкача тота башлады. Белоруссия белән Украина чиген бүлүче Припять елгасы ярына бик көттереп, озаклап килде, килеп җиткәч, ятып йоклап та алдылар, диделәр. «Российская газета»ның сишәмбе саны бу турыда: «При этом украинские «источники» не скрывали, что за капризами украинской стороны скрывалось намерение затянуть время, которое якобы работает на них», – дип язды. Чынлыкта вакыт ике якка да зыянга эшли: ут ява, корбаннар арта, икътисади җимерелү көчәя…

Сөйләшүләр өстәле янына Украина ягы оборона министры Алексей Резников җитәкчелегендәге илнең төрле сәяси көчләрен үзенә туплаган делегация белән утырды. Хәтта Россиядә тыелган «Мәҗлес» эшлеклесе, Югары Рада депутаты Рөстәм Үмәров тә бар иде. Бу Киевның Кырым картасын да уртага салачагын аңлата. Россия ягын элекке мәдәният министры, хәзер Президент ярдәмчесе Мединский әфәнде җитәкләде. Бу кешенең тарихчы булуы Мәскәүнең тарихи фактларга басым ясаячагын дәлилли иде. Әлегә яклар бер-берсенә кабул ителмәслек таләпләр куйдылар. Киев бар төбәкләрдән дә (Донбасстан һәм хәтта Кырымнан да) Россия гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. Мәскәү махсус операция башлар алдыннан куйган таләпләреннән чигенми диярлек. Аңлашыла инде: бу таләпләрдә кисешкән нокталарны табу кыен. Украина хәтта репарация түләүне дә таләп итә, ди «Росийская газета». Мединский, ике як та барлык сорауларны да карап чыкканнан соң, киләчәктә уртак позицияләрне фаразларлык кайбер нокталар табылды, диде. Россия делегациясенең кайбер башка вәкилләре дә киләчәктә алгарыш булачагына өметләнәләр. Зеленский сөйләшүләрдә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмады, ди, әмма ул да кайбер өметле сигналлар алынуын яшерми. Сөйләшүләр тагын ике көннән соң дәвам итәчәк. Илләрнең югары җитәкчелегенә үзара фикерләшергә дә кирәк бит әле. Ике якның да зур компромисслы адымнары сорала. Шундый адымнарның буласына өметләник.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү