Владимир Путин Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 7әр миллион сумнан артыграк күләмдә акча биреләчәген белдерде

Украинда хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә – 7шәр миллион сумнан артыграк һәм өстәмә рәвештә – 5әр миллион сум түләнеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

“Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә, закон нигезендә, иминият акчасы һәм бер тапкыр түләнелә торган пособие – 7 миллион 421 мең сум түләнәчәк. Шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәр гаиләсенең һәрбер әгъзасына айлык акчалата компенсация билгеләнәчәк. Моннан тыш хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә 5әр миллион сум күләмендә өстәмә түләү билгеләргә кирәк дип саныйм”, – диде Владимир Путин Россия иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмәсендә.
Ул шулай ук хәрби операциядә яраланган, җәрәхәтләнгән яки контузияләнгән хәрби хезмәткәрләргә дә иминият акчасын һәм бер тапкыр түләнелә торган пособие биреләчәген әйтте. Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәр, яралану сәбәпле, алга таба хезмәт итүгә яраксыз дип табылса, аңа 2 миллион 968 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнелә торган пособие биреләчәк, ә инвалидка әйләнсә – айлык акчалата компенсация билгеләнәчәк. Моннан тыш, Президент белдергәнчә, яраланган хәрби хезмәткәрләргә 3әр миллион сум күләмендә өстәмә түләүне күздә тотарга кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү