Татарстанда 6-8 мартта күпфункцияле үзәкләр эшләмәячәк

Татарстанда бәйрәм ялларында күпфункцияле үзәкләр эшләмәячәк.

«6,7 һәм 8 мартта бәйрәм яллары булу сәбәпле, күпфункцияле үзәкләрнең Татарстандагы барлык филиаллары да ял итә. Күпфункцияле үзәккә килергә җыенганда моны исәпкә алуыгызны сорыйбыз», — дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.

Быел Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбегә туры килә. 5 март — шимбә ялы 7 мартка — дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, Татарстан халкы 6, 7, 8 март көннәрендә ял итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү